Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләргә Алла ихтыярын үтәргә ярдәм итү

Кешеләргә Алла ихтыярын үтәргә ярдәм итү

15 дәрес

Кешеләргә Алла ихтыярын үтәргә ярдәм итү

Ни өчен өйрәнеп белгәннәрең турында башкаларга сөйләргә кирәк? (1)

Яхшы хәбәрне кемгә сөйли аласың? (2) Синең тәртибең башкаларга ничек тәэсир итә ала? (2)

Кайчан җыелыш белән бергә вәгазьли башларга мөмкин? (3)

1. Хәзерге вакытта син Изге Язмалардан күп яхшылыклар турында белдең. Бу белемнәр синдә мәсихче шәхесе үстерү теләге тудырырга тиеш (Эфеслеләргә 4:22—24). Мондый белем мәңгелек тормышка ирешер өчен мөһим (Яхъя 17:3). Ләкин исән калыр өчен башка кешеләргә дә яхшы хәбәрне ишетергә кирәк. Чын мәсихчеләрнең барысы да башка кешеләргә бу яхшы хәбәрне сөйләргә тиеш. Бу Алланың әмере (Римлыларга 10:10; 1 Көринтлеләргә 9:16; 1 Тимутегә 4:16).

2. Өйрәнеп белгән яхшылыклар турында син үзеңнең якыннарың белән уртаклаша башлый аласың. Аны үзеңнең гаиләңә, дусларыңа, мәктәптәге иптәшләреңә һәм эшләгән җиреңдәге кешеләргә сөйлә. Сөйләгәндә киң күңелле һәм түземле бул (2 Тимутегә 2:24, 25). Исеңдә тот: кешеләр еш кына синең сөйләгәнеңә түгел, тәртибеңә карый. Шуңа күрә үзебезне яхшы тотып, кешеләрне вәгазь иткән яхшы хәбәребезгә җәлеп итәбез (Маттай 5:16; 1 Петер 3:1, 2, 16).

3. Тора-бара син, бәлки, яшәгән җиреңдәге Йәһвә Шаһитләренең җыелышы белән бергә вәгазь итәргә хокук алырсың. Бу мәсихче юлының мөһим адымы (Маттай 24:14). Кемгә дә булса Йәһвә Шаһите булырга һәм мәңгелек тормыш алырга ярдәм итү нинди зур куаныч! (1 Тессалуникәлеләргә 2:19, 20).