Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшәүгә һәм канга карата хөрмәт

Яшәүгә һәм канга карата хөрмәт

12 дәрес

Яшәүгә һәм канга карата хөрмәт

Безгә яшәүгә (1), абортка (1) ничек карарга кирәк?

Мәсихчеләр хәвефсезлеккә омтылуларын ничек күрсәтә? (2)

Хайваннарны үтерергә ярыймы? (3)

Яшәүне ихтирам итмәгән гадәтләрнең кайберсе нинди? (4)

Алла канунында кан турында нәрсә әйтелә? (5)

Бу кан җибәрүне дә үз эченә аламы? (6)

1. Йәһвә — яшәү Чыганагы. Бөтен тереклек үзенең яшәве өчен Аллага бурычлы (Мәдхия 35:10). Алла каршында яшәү изге. Хәтта анасы карынындагы тумаган баланың гомере дә Йәһвә өчен кадерле. Белә торып ана карынындагы үсә барган баланың гомерен өзү — Алла каршында явызлык (Чыгыш 21:22, 23; Мәдхия 126:3).

2. Чын мәсихчеләр һәрвакыт хәвефсезлеккә омтыла. Алар машинада йөрү һәм өйдә яшәү куркыныч булмасын дип тырыша (Икенчезаконлык 22:8). Алла хезмәтчеләре рәхәт алу яисә көчле тойгылар кичерер өчен генә үз гомерләрен нигезсез куркыныч астына куймыйлар. Шуңа күрә алар спортның көч кулланып башка кешеләргә белә торып зарар китерә торган төрләре белән шөгыльләнмиләр. Алар көч куллануны хуплаган күңел ачулардан саклана (Мәдхия 10:5; Яхъя 13:35).

3. Барлыкка Китерүче өчен хайваннарның яшәүләре шулай ук изге. Мәсихчеләр, үзләрен азык һәм кием белән тәэмин итү өчен, авыру һәм куркынычтан саклану өчен хайваннарны үтерә ала (Яшәеш 3:21; 9:3; Чыгыш 21:28). Ләкин хайваннарга карата үзебезне начар тоту һәм аларны спорт яисә күңел ачу өчен генә үтерү — дөрес түгел (Гыйбрәтле хикәя 12:10).

4. Мәсихчеләргә тәмәке тартырга, арек орлыгы чәйнәргә һәм кәефләнер өчен генә наркотиклар кабул итәргә ярамый. Андый гадәтләрнең барысы да дөрес түгел, чөнки: 1) алар үзенә кол итә, 2) тәнебезгә зыян китерә һәм 3) чиста түгел (Римлыларга 6:19; 12:1; 2 Көринтлеләргә 7:1). Мондый гадәтләрдән котылу бик кыен. Ләкин Йәһвәгә яраклы булу өчен безгә моны эшләргә кирәк.

5. Алла каршында кан да изге. Алла безгә җанның, ягъни яшәүнең, канда булуын әйтә. Димәк, канны азык итеп куллану дөрес түгел. Каны яхшылап чыгарылмаган хайванның итен ашау да дөрес түгел. Әгәр хайван тончыгып яисә капкында үлгән булса, аны ашарга ярамый. Әгәр дә хайванны сөңге белән кадап яки мылтыктан атып үтерсәләр, аның канын тиз генә чыгарып бетерергә кирәк, шуннан соң гына ашарга ярый. (Яшәеш 9:3, 4; Левит 17:13, 14; Рәсүлләр 15:28, 29).

6. Кан җибәрергә ярыймы? Исегездә тотыгыз: Йәһвә бездән каннан тыелуны таләп итә. Бу безнең башка кешеләрнең канын һәм хәтта үзебездән алынып кайдадыр сакланган канны да тәнебезгә һичничек тә кабул итмәүне аңлата (Рәсүлләр 21:25). Шуңа күрә чын мәсихчеләр кан җибәрүдән баш тарта. Алар дәвалануның башка төрләренә, мәсәлән, кансыз даруларны кертергә риза. Мәсихчеләр яшәргә тели, ләкин гомерләрен Алла кануннарын бозу юлы белән саклап калырга тырышмый (Маттай 16:25).

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Аллага яраклы булу өчен без кан җибәрүдән, чиста булмаган гадәтләрдән һәм гомеребезне нигезсез куркыныч астына куюдан сакланырга тиеш