Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?

Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?

5 дәрес

Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?

Йәһвә җирне ни өчен барлыкка китергән? (1, 2)

Ни өчен җир хәзер оҗмах түгел? (3)

Явыз кешеләр белән нәрсә булачак? (4)

Киләчәктә Гайсә авыру кешеләр, картайганнар, үлгәннәр өчен нәрсә эшләячәк? (5, 6)

Киләчәктәге фатихаларны алу өчен сиңа нәрсә эшләргә кирәк? (7)

1. Йәһвә җирне кешеләр мәңге һәм бәхетле яшәсеннәр өчен барлыкка китергән. Ул җир йөзендә һәрвакыт гадел, шат кешелек яшәвен теләгән (Мәдхия 113:24; Исай 45:18). Җир беркайчан да юк ителмәячәк; ул мәңге булачак (Мәдхия 103:5; Вәгазьче 1:4).

2. Кешене барлыкка китерер алдыннан Алла җирдә урын сайлаган һәм анда бик матур оҗмах ясаган. Ул аны Едем бакчасы дип атаган. Ул беренче ир һәм хатынны — Адәм белән Хауваны — шунда урнаштырган. Алла аларның балалар тудырып бөтен җир йөзен кеше белән тутыруларын теләгән. Акрынлап кешеләр бөтен җир йөзен оҗмахка әйләндерерләр иде (Яшәеш 1:28; 2:8, 15).

3. Адәм белән Хаува аңлы рәвештә Алла канунын бозып, гөнаһ кылганнар. Шуңа күрә Йәһвә аларны Едем бакчасыннан куып җибәргән. Оҗмах югалтылган булган (Яшәеш 3:1—6, 23). Ләкин Йәһвә җирне ни өчен барлыкка китергәнен онытмаган. Ул аны кешеләр мәңге яши торган оҗмахка әйләндерергә вәгъдә бирә. Алла үзенең ниятен ничек тормышка ашырачак? (Мәдхия 36:29).

4. Җирне оҗмахка әйләндерер алдыннан явыз кешеләр юк ителергә тиеш (Мәдхия 36:38). Бу Һармагедунда — Алланың явызлыкны юк итү сугышында булачак. Аннан соң Шайтан 1 000 елга богаулап куелачак. Бу җиргә зарар китерүче башка беркемнең дә булмавын аңлата. Исәннәрдән Алла халкы гына калачак (Ачылыш 16:14, 16; 20:1—3).

5. Шуннан соң Гайсә Мәсих җир өстеннән 1 000 ел Патша вазифасында идарә итәчәк (Ачылыш 20:6). Акрынлап ул кешеләрнең акылларын һәм тәннәрен гөнаһтан арындырачак. Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәнгә кадәр камил булган кебек, кешеләр дә камиллеккә ирешәчәкләр. Ул вакытта авырулар, картлык һәм үлем булмаячак. Авыру кешеләр авыруларыннан котылачак, картлар яңадан яшәрәчәк (Әюп 33:25; Исай 33:24; Ачылыш 21:3, 4).

6. Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Аллага тугрылыклы кешеләр бөтен җир йөзен оҗмахка әйләндерәчәк (Лүк 23:43). Моннан тыш, Алла миллионлаган үлгәннәрне җирдәге тормышка яңадан терелтәчәк (Рәсүлләр 24:15). Әгәр дә ул кешеләр Алла таләпләрен үтәсә, җирдә мәңге яшәячәк. Әгәр үтәмәсә — бөтенләйгә юк ителәчәк (Яхъя 5:28, 29; Ачылыш 20:11—15).

7. Алланың баштан ук җир өчен ниятләгәне шулай уңышлы гына тормышка ашачак. Синең дә киләчәктәге фатихаларны аласың килер идеме? Аның өчен сиңа Йәһвә турында белем алуыңны дәвам итәргә һәм аның таләпләренә буйсынырга кирәк. Йәһвә Шаһитләренең сиңа якын Патшалык Залында үткән җыелышларына йөрү сиңа аларны эшләргә ярдәм итәчәк (Исай 11:9; Еврейләргә 10:24, 25).

[10 биттәге иллюстрация]

Югалтылган оҗмах

[11 биттәге иллюстрацияләр]

һармагедуннан соң җир йөзе яңадан оҗмахка әйләнәчәк