Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының гаҗәеп яңа дөньясы

Аллаһының гаҗәеп яңа дөньясы

Унынчы кисәк

Аллаһының гаҗәеп яңа дөньясы

1, 2. Һармагедун сугышында явызлык юк ителгәннән соң нәрсә булачак?

АЛЛАҺЫНЫҢ Һармагедун сугышында явызлык юк ителгәч, нәрсә булачак? Гаҗәеп көннәр башланачак. Бу сугышта исән калган кешеләр Аллаһы идарәсенә тугры булуларын инде күрсәткәннәр, алар яңа дөньяда яшәячәкләр. Кешеләр Аллаһыдан мул итеп фатихалар алачак. Кешелек тарихының бу яңа өлеше дулкынландыргыч булачак!

2 Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә кешеләр оҗмах төзи башлаячак. Алар бар кешеләргә файда китерүче эшләр башкарачак. Җир кешелек өчен рәхәтлек китерә торган гүзәл, тыныч яшәү урыны булып үзгәрә башлаячак.

Явызлыкны гаделлек алмаштыра

3. Һармагедун кешеләргә нинди файда китерәчәк?

3 Боларның барысы Шайтанның дөньясы юк ителгәнгә мөмкин булачак. Бүленүләргә китерүче ялган дин, иҗтимагый оешмалар һәм хөкүмәтләр булмаячак. Кешеләрне адаштыручы Шайтан пропагандасы булмаячак, ә аны таратучы барлык оешмалар Шайтанның дөньясы белән бергә юк ителәчәк. Шайтан дөньясының агулы «һавасы» юк ителгәч, кешеләр җиңел сулап куячак!

4. Өйрәтү турында әйткәндә нинди үзгәрешләр булачак?

4 Ул вакытта кеше уйлап чыгарган төрле уйдырмалар урынына файда китерүче белем биреләчәк. Аны Аллаһы бирәчәк. «Синең барлык улларың Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак» (Ишагыйя 54:13). Бу өйрәтү елдан елга дәвам ителәчәк, шуңа күрә «җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак» (Ишагыйя 11:9). Кешеләр начар бозык нәрсәләргә өйрәнмәячәк: «Дөньяда яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнәчәкләр» (Ишагыйя 26:9). Һәр көн кешеләр яхшы нәрсәләр турында гына уйлаячак һәм яхшылык кына эшләячәк (Рәсүлләр 17:31; Филиппуйлыларга 4:8).

5. Барлык явызлык һәм явыз кешеләр белән нәрсә булачак?

5 Шулай итеп үтерү, җәбер-золым, көчләү, талау һәм башка җинаятьләр булмаячак. Беркем дә кешеләрдән зарар күрмәячәк. Гыйбрәтле  сүзләр 10:30 да болай дип әйтелгән: «Тәкъва кеше гомер-гомергә какшамас, ә яман кеше җирдә яшәмәячәк».

Кабат камил сәламәтлек

6, 7. а) Патшалык нәрсәне юк итәчәк? б) Гайсә җирдә булганда моны ничек күрсәткән?

6 Яңа дөньяда Адәм белән Хаува фетнәсе китергән зыян юк ителәчәк. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә авырулар һәм картлык булмаячак. Синең сәламәтлегең хәзер яхшы булса да, вакыт узу белән күзләрең начар күрә башлар, тешләрең сирәгәер, начар ишетә башларсың, җыерчыклар чыгар, авырый башларсың һәм ахыр чиктә син үләчәксең.

7 Ләкин Адәм белән Хаувадан мирас итеп алынган боларның барысы үткәндә калачак. Гайсә җирдә нинди эшләр башкарган? Инҗилдә болай дип әйтелә: «Аның янына халык төркемнәре аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне алып килделәр. Алар авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды. Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күрүен күреп, халык таң калды» (Маттай 15:30, 31).

8, 9. Яңа дөньяда камил сәламәтлек булгач, кешеләр нәрсәгә шатланачак?

8 Барлык авырулар юк ителгәч, яңа дөньядагы тормыш бәхетле булачак! Без начар сәламәтлек аркасында беркайчан да интекмәячәкбез. «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс». «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар» (Ишагыйя 33:24; 35:5, 6).

9 Һәр иртә уянганда көчең ташып торачак. Бу искиткеч булачак, шулай бит? Олы яшьтәгеләр кабат яшь, көчле, Адәм белән Хаува кебек, камил булачаклар. Әллә бу аларны шат итмәсме? «Ул чакта аның тәне яшь чагындагы тәненнән көчлерәк булачак; ул үзенең яшьлек көннәренә кайтачак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Әюб 33:25). Күзлек, тыңлау аппараты, култык таяклары, инвалид креслолары һәм дарулар, хастаханәләр, табиблар, теш табиблары инде кирәк булмаячак!

10. Үлем белән нәрсә булачак?

10 Сәламәт кешеләр инде үләргә теләмәс. Алар үлмәячәк тә, чөнки кешеләр мирас итеп алынган камилсезлектән һәм үлемнән азат ителәчәк. «Барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. Һәм соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак». «Аллаһының мәрхәмәт бүләге... мәңгелек тормыш» (1 Көринтлеләргә 15:25, 26; Римлыларга 6:23; Ишагыйя 25:8 не дә кара).

11. Ачылыш китабында яңа дөньядагы фатихалар турында нәрсә әйтелә?

11 Оҗмахта яратучан Аллаһы кешеләргә фатихалар бирәчәк. Бу фатихалар турында Инҗилнең соңгы китабында болай дип әйтелә: «Аллаһы... аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Үлгәннәр терелә

12. Гайсә үзенә Аллаһыдан үлеләрне терелтү сәләте бирелгәнен ничек күрсәткән?

12 Гайсә авыруларны сәламәтләндергән, гарипләрне савыктырган, әмма ул үлгәннәрне дә терелткән. Бу шуны күрсәткән: Аллаһы аңа кешеләрне терелтү сәләте биргән. Хәтерлисеңме: бер ирнең кызы үлгәч, Гайсә аның йортына килгән һәм үлгән кызга: «Кызым, сиңа әйтәм, тор!» — дип әйткән. «Һәм кыз бала шунда ук торган һәм йөри башлаган». Кешеләр моны күреп «хәйран калганнар». Алар бик шат булганнар! (Марк 5:41, 42; Лүк 7:11—16; Яхъя 11:1—45 не дә кара).

13. Нинди кешеләр терелтелгән булачак?

13 Яңа дөньяда «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Гайсә үзенә бирелгән сәләтне кулланачак, чөнки ул: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк»,— дигән (Яхъя 11:25). Ул шулай ук: «Кабердәгеләрнең [Аллаһы хәтерендәге] һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак»,— дигән (Яхъя 5:28, 29).

14. Үлем булмагач, тагын нәрсә юкка чыгачак?

14 Үлгәннәр бер-бер артлы терелгән вакытта бөтен җир шарында зур шатлык булачак! Алар үз якыннары белән очрашачак. Газеталарда кеше үлеме турында кайгы китерүче хәбәрләр булмаячак, ә, бәлки, терелгән кешеләр турында белдерүләр булыр. Аларның якыннарына бу зур шатлык китерәчәк! Мәет җирләү, крематорийлар һәм зиратлар юкка чыгачак!

Чын тыныч тормыш

15. Михей пәйгамбәрлеге ничек тулысынча үтәләчәк?

15 Бөтен җирдә чын тынычлык булачак. Сугыш, аны яклаучылар һәм сугыш коралы башка булмаячак. Ни өчен? Чөнки кешеләр милләт һәм расага карап бер-берсен бүлмәячәкләр. Ул чакта «халык халыкка кылыч күтәрмәс, һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәячәкләр» (Михей 4:3).

16. Сугышлар булмасын өчен, Аллаһы нәрсә эшләячәк?

16 Кешелек тарихы — бу бертуктаусыз канкойгыч сугышлар икәнен исәпкә алсак, Михей сүзләре хыял гына кебек күренергә мөмкин. Әмма сугышлар дөнья белән кешеләр һәм җеннәр идарә иткәнгә булган. Яңа дөньяда, Патшалык идарәсе астында, мондый сүзләр үтәләчәк: «Килегез һәм Ходайның эшләрен... күрегез. [Ул] җир читеннән барлык сугышларны туктатып, җәяне ватып, сөңгене сындырды, каплаучыларны ут төртеп яндырды» (Мәдхия 45:9, 10).

17, 18. Яңа дөньяда кеше белән хайваннар ничек яшәячәк?

17 Кеше һәм ерткыч хайваннар, Едем бакчасында кебек, тату яшәячәк (Яратылыш 1:28; 2:19). Аллаһы болай дип әйтә: «Ул вакытта алар өчен кырдагы ерткычлар белән һәм күктәге кошлар белән һәм җир буйлап сөйрәлүчеләр белән килешү төзермен... Алар иминлектә яшәячәкләр» (Һошея 2:18).

18 Татулык кем арасында булачак? «Бүре белән бәрән бәтие яшәр, һәм чуар юлбарыс кәҗә бәтие белән бергә ятар; һәм бозау да, яшь арыслан да, үгез дә бергә булыр, һәм яшь бала аларны тотып йөртер». Хайваннар кешегә дә һәм бер-берсенә дә зыян китермәячәк. Хәтта «арыслан үгездәй салам ашар»! (Ишагыйя 11:6—9; 65:25).

Җир оҗмах итеп үзгәртелә

19. Җир ничек үзгәрәчәк?

19 Кешеләр өчен бөтен җир оҗмах итеп үзгәртеләчәк. Шуңа күрә Гайсә аңа иман иткән ир кешегә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дип әйткән. «Чүлләр һәм коры җир шатланыр, һәм кеше яшәми торган ил сөенер, һәм нәркис кебек чәчәк атар... Чөнки чүлдә сулар һәм далада ташкыннар бәреп чыгар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Лүк 23:43; Ишагыйя 35:1, 6).

20. Ни өчен ач кешеләр инде булмаячак?

20 Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә бер кеше дә ач яшәмәячәк. «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр; җимешләре... дулкынланып торыр». «Кыр агачы үзенең җимешен бирер, һәм җир үзенең җимешен бирер; һәм алар үз җирләрендә куркынычсыз булырлар» (Мәдхия 71:16; Йәзәкил 34:27).

21. Йортсыз кешеләр, җимерек өйләр яки җинаятьчелек белән тулган районнар булачакмы?

21 Анда ярлы, йортсыз кешеләр һәм җимерек өйләр яки җинаятьчелек белән тулган районнар булмаячак. «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар». «Һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак һәм беркем дә аларны куркытмас» (Ишагыйя 65:21, 22; Михей 4:4).

22. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы идарә иткәндә кешелек нинди фатихалар алачак?

22 Оҗмахта кешеләргә башка күп фатихалар да биреләчәк. Зәбурда: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың»,— дип әйтелгән (Мәдхия 144:16). Зәбурдагы бер пәйгамбәрлектә: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр. [...] Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:11, 29).

Үткәндәге булмаячак

23. Аллаһы начар истәлекләребезне ничек юк итәчәк?

23 Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә кешелек 6 мең ел дәвамында күргән зыян юк ителәчәк. Кайгыны шатлык каплаячак, начар истәлекләр инде искә төшмәячәк. Кешеләр һәр көн файда китерүче нәрсәләр турында уйланачак, яхшы эшләр башкарачак, һәм бу әкренләп начар истәлекләрне алмаштырачак.

24, 25. а) Ишагыйя пәйгамбәрлеге буенча нәрсә булырга тиеш? б) Ни өчен без үткәндәгеләр ерактагы истәлекләр генә булып калачак дип әйтә алабыз?

24 Яратучан Аллаһы болай ди: «Мин яңа күк [кешелек өстеннән идарә итә торган яңа күк хөкүмәте] һәм яңа җир [гадел кешеләр җәмгыяте] барлыкка китерәм, һәм элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк. Ә сез мин барлыкка китергән турында мәңге шатланачаксыз һәм күңел ачачаксыз». «Бөтен җир ял итә, тыныч, шатлыгыннан кычкыра» (Ишагыйя 14:7; 65:17, 18).

25 Шулай итеп Аллаһы үз Патшалыгы ярдәмендә озакка сузылган начар хәлне үзгәртәчәк. Ул безгә мәңге фатихалар биреп торачак һәм шулай итеп үз яратуын күрсәтәчәк. Алар элекке зыянны тулысынча каплаячак. Үткәндәге кайгы-хәсрәтләр, аларны искә алырга теләсәк тә, ерактагы истәлекләр булып кына калачак.

26. Ни өчен Аллаһы үткәндә кичергән авырлыкларыбызны каплаячак?

26 Бу эшләрне башкарып, Аллаһы без бу дөньяда яшәп күргән бар кайгы-хәсрәтне каплаячак. Аллаһы белә: без Адәм белән Хаува аркасында камил түгел, без моны мирас итеп алганбыз. Без бу Шайтан дөньясында тууыбызга да гаепле түгел, чөнки Адәм белән Хаува тугры булып калса, без оҗмахта туган булыр идек. Шуңа күрә Аллаһы, безнең хәлгә кереп, үткәндә кичергән авырлыкларыбызны каплаячак.

27. Яңа дөньяда нинди пәйгамбәрлекләр үтәләчәк?

27 Яңа дөньяда кешелек азат булачак. Бу азатлык турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бөтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак дигән өмет булганга бу шулай эшләнде. Чөнки без беләбез: Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә» (Римлыларга 8:21, 22). Ул вакытта кешеләр: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дигән сүзләрнең үтәлешен күрәчәк (Маттай 6:10). Җирдәге оҗмахта булачак искиткеч шартлар күктәгенең чагылышы булачак.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Яңа дөньяда картлар яшь һәм көчле булачаклар

[24 биттәге иллюстрация]

Яңа дөньяда авырулар һәм гарипләр булмаячак

[25 биттәге иллюстрация]

Яңа дөньяда үлгәннәр терелтелгән булачак

[26 биттәге иллюстрация]

«Моннан ары сугышырга өйрәнмәячәкләр»

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Оҗмахта кешеләр һәм хайваннар тату яшәячәк

[27 биттәге иллюстрация]

Аллаһы «кулын ачып, һәрбер җанны дәүләте белән тукландырачак»

[28 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Патшалыгында барлык газапларны шатлык алмаштырачак