Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы безне яратамы?

Аллаһы безне яратамы?

Беренче кисәк

Аллаһы безне яратамы?

1, 2. Кешеләр Аллаһы турында нинди сорау бирә, һәм ни өчен?

«БЕЗНЕ яратучы Аллаһы булса, ул шулхәтле күп газапларга юл куяр идеме?» — дип, синең дә сораганың бардыр. Газап чикмәгән кеше юктыр.

2 Кешелек тарихы кайгы-хәсрәт белән тулы. Моның сәбәбе: сугышлар, рәхимсезлек, җинаять, гаделсезлек, хәерчелек, авырулар һәм якын кешеләрнең үлеме. ХХ гасырда гына сугышларда 100 миллионнан артык кеше үтерелгән, йөзләрчә миллионнар яраланган яки йортларын һәм мал-туарларын югалтканнар. Безнең көннәрдә дә күп санлы коточкыч вакыйгалар аркасында кешеләр кайгыра, елый һәм өметсезлеккә бирелә.

3, 4. Күп кешеләр Аллаһының газапларны рөхсәт итүе турында нәрсә әйтә?

3 Кайберәүләр явызланып китә һәм: «Аллаһы булса да, ул безне яратмый»,— диләр. Яки алар Аллаһы юк дигән нәтиҗәгә киләләр. Бер ир-ат беренче бөтендөнья сугышында, этник эзәрлекләүләр аркасында, үз гаиләсен һәм дусларын югалткан. «Безгә Аллаһы кирәк булганда, ул кайда иде?» — дип сорый ул. Ә башка бер кеше икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар миллионлаган кешене үтергәндә исән калган. Ул күп газап күргән һәм: «Сез минем йөрәгемне ялый алсагыз, агуланган булыр идегез»,— ди.

4 Әйе, күп кеше: «Ни өчен игелекле Аллаһы начарлыкка юл куя?» — дип гаҗәпләнә. Һәм хәтта: «Аллаһы бармы? Булса, ул безне яратамы?» — дип сорый алар. Күпләр кеше һәрвакыт газап чигеп яшәячәк дип уйлый.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[2, 3 биттәге иллюстрация]

Газаплардан азат ителгән яңа дөнья якынмы?