Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы нияте тиздән үтәләчәк

Аллаһы нияте тиздән үтәләчәк

Сигезенче кисәк

Аллаһы нияте тиздән үтәләчәк

1, 2. Аллаһы газапларны юк итәр өчен, нәрсә эшләгән?

КЕШЕЛӘР белән җеннәрнең идарәсе астында кешелек хәле начарая барган. Бу инде күп гасырлар дәвам итә. Ләкин Аллаһы безнең газапларга ваемсыз булмаган. Ул бу гасырлар дәвамында кешеләрне явызлыктан һәм газаплардан азат итү өчен көч куйган.

2 Аллаһы үз ниятен Едемда фетнә күтәрелгән вакыттан ук ача башлаган: ул җирне кешеләр өчен оҗмах итәчәк хөкүмәтне булдырам дигән (Яратылыш 3:15). Соңрак Гайсә пәйгамбәр — Аллаһының төп вәкиле — ул хөкүмәт турында күп сөйләгән. Бу хөкүмәт кешелек өчен бердәнбер өмет булачак, дигән ул (Данил 2:44; Маттай 6:9, 10; 12:21).

3. Гайсә җирнең булачак хөкүмәтен ничек атаган һәм ни өчен?

3 Булачак Аллаһы хөкүмәтен Гайсә «күкләр Патшалыгы» дип атаган, чөнки бу хөкүмәт күктән идарә итәчәк (Маттай 4:17). Ул аны шулай ук «Аллаһы Патшалыгы» дип атаган, чөнки бу хөкүмәтне Аллаһы булдырачак (Лүк 17:20). Бу хөкүмәттә кем идарә итәчәк, ул нәрсә башкарачак? Аллаһы моны үзенең пәйгамбәрләре аша гасырлар дәвамында ачып барган.

Җирнең яңа патшасы

4, 5. Аллаһы Гайсәнең үзе билгеләгән Патша булуын ничек күрсәткән?

4 Аллаһы Патшалыгының булачак Патшасы турындагы күп пәйгамбәрлекләр ике мең ел элек нәкъ Гайсәдә үтәлгән. Кешелек өстеннән идарә итәчәк бу күктәге хөкүмәтнең Хакиме итеп Аллаһы аны сайлаган. Гайсә үлгәч, Аллаһы аны күктә яшәү өчен куәтле, үлемсез рухи зат итеп терелткән. Терелтелгән Гайсәне күп кешеләр күргән (Рәсүлләр 4:10; 9:1—9; Римлыларга 1:1—4; 1 Көринтлеләргә 15:3—8).

5 Күктә Гайсә «Аллаһының уң ягына утырган» (Еврейләргә 10:12). Аллаһы аны үзенең күктәге Патшалыгында Патша итеп билгеләячәк. Гайсә шул вакытны көткән. Шулай итеп Зәбурдагы пәйгамбәрлек үтәлгән. Анда Аллаһы Гайсәгә: «Мин дошманнарыңны аягың астына салганчы, Минем уң ягымда утыр»,— дигән (Мәдхия 109:1).

6. Гайсә үзенең Патша булырга лаеклы икәнен ничек күрсәткән?

6 Гайсә җирдә яшәгәндә Патша булырга лаеклы икәнен күрсәткән. Эзәрлекләүләргә карамастан, ул Аллаһыга тугры булып калган. Шулай итеп ул Шайтанның бер кеше дә сынауда Аллаһыга тугры булып калмый дигән сүзләре ялган икәнен исбат иткән. Камил кеше Гайсә, «соңгы Адәм», шуны күрсәткән: Аллаһы камил кешеләрне барлыкка китереп ялгышмаган (1 Көринтлеләргә 15:22, 45; Маттай 4:1—11).

7, 8. Гайсә җирдә нинди яхшы эшләр башкарган һәм моның белән нәрсә күрсәткән?

7 Гайсә берничә ел гына хезмәт итсә дә, һәркайсы хакимгә караганда күбрәк яхышылык эшләгән. Аллаһының изге рухы ярдәмендә Гайсә авыруларны, гарипләрне, сукырларны, чукракларны һәм телсезләрне сәламәтләндергән. Ул хәтта үлеләрне дә терелткән! Ул моның белән Патша булгач кешелек хакына башкарачак эшләрен күрсәткән (Маттай 15:30, 31; Лүк 7:11—16).

8 Гайсә җирдә шулкадәр күп яхшылык эшләгән ки, хәтта аның шәкерте Яхъя болай дигән: «Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде дип уйлыйм» (Яхъя 21:25) *.

9. Ни өчен эчкерсез кешеләр Гайсәгә тартылган?

9 Гайсә кешеләрне бик нык яраткан, шуңа күрә игелекле булган һәм кеше хәленә керә белгән. Ул ярлы һәм җәберләнгән кешеләргә булышкан, ләкин бай һәм атаклы кешеләргә дә каршы булмаган. Гайсә ярату күрсәтеп мондый сүзләр әйткән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» Эчкерсез кешеләр бу чакыруны кабул иткәннәр (Маттай 11:28—30). Аллаһыдан куркып яшәгән кешеләр аңа тартылганнар һәм аның идарә итүен көткәннәр (Яхъя 12:19).

Хакимдәшләр

10, 11. Гайсә белән бергә җир өстеннән кем идарә итәчәк?

10 Кеше хөкүмәтләрендә бергә берничә кеше эшли, күктәге Аллаһы Патшалыгында да шулай булачак. Җир белән идарә итүдә Гайсәдән тыш башкалар да катнаша, чөнки Гайсә үз шәкертләренә алар аның белән бергә кешелек өстеннән патшалык итәчәкләр дигән вәгъдә биргән (Яхъя 14:2, 3; Ачылыш 5:10; 20:6).

11 Димәк, Гайсә белән күктәге тормышка билгеле сандагы кешеләр дә терелтелә. Алар Аллаһы Патшалыгын тәшкил итә, ул кешелеккә мәңгелек фатихалар китерәчәк (2 Көринтлеләргә 4:14; Ачылыш 14:1—3). Шулай итеп, Йәһвә гасырлар дәвамында кешелеккә мәңгелек фатихалар алып киләчәк хөкүмәткә нигез сала барган.

Аллаһыдан бәйсез идарәнең ахыры

12, 13. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләргә әзер?

12 ХХ гасырда Аллаһы кешелек тормышына үзгәрешләр керткән. 1914 елда Мәсих җитәкчелегендә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган, һәм ул Шайтанның төзелешен юк итәргә әзер. Моны без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектән беләбез һәм бу брошюраның тугызынчы кисәгендә карап чыгарбыз. Бу Патшалык Мәсихнең «дошманнары арасында баш булып торырга» әзер (Мәдхия 109:2).

13 Бу турыда Данил 2:44 тә язылган пәйгамбәрлектә әйтелә: «[Бүгенге] патшалыклар көннәрендә күктәге Аллаһы [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык төзеячәк, һәм ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк [кешелек идарәсе башка булмаячак]; ул [Аллаһы Патшалыгы] бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак».

14. Кешелек идарәсен юк итү нинди фатихалар китерәчәк?

14 Аллаһыдан бәйсез булган идарә итү юк ителгәч, җир өстеннән Аллаһы Патшалыгы гына идарә итәчәк. Патшалык күктән идарә иткәнгә кешеләр аңа бернинди зыян китерә алмаячак. Җитәкчелек башта бирелгән урыныннан — күктән, Аллаһыдан биреләчәк. Аллаһы бөтен җирне күзәтеп торачак, шуңа күрә беркем дә ялган дин, фәлсәфә һәм сәяси уйдырмалар белән кешеләрне алдый алмаячак. Моның берсе дә булмаячак (Маттай 7:15—23; Ачылыш китабы, 17—19 нчы бүлекләр).

[Искәрмә]

^ 8 абз. Гайсә тормышы турында күбрәк белер өчен «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» (рус) дигән китапны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Җирдә Гайсә авыруларны сәламәтләндергән, үлеләрне терелткән. Шулай эшләп, ул яңа дөньяда башкарачак эшләрен күрсәткән

[19 биттәге иллюстрация]

Аллаһының күктәге Патшалыгы Аллаһыдан бәйсез булган барлык идарә итү формаларын юк итәчәк