Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?

Без аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?

Өченче кисәк

Без аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?

1, 2. Нинди принцип «Аллаһы бармы?» дигән сорауга җавап алырга булыша?

«АЛЛАҺЫ бармы?» — дигән сорауга җавап алыр өчен, бер яхшы билгеле булган принципны кулланырга кирәк: ясалган әйбернең ясаучысы булырга тиеш. Әйбер катлаулырак булса, ясаучысы да остарак булырга тиеш.

2 Үз өеңә күз сал. Өстәлләр, урындыклар, язу өстәлләре, караватлар, кастрюльләр, табалар, тәлинкәләр һәм башка савыт-сабалар — боларның барысын да, шул исәптән стеналарны, идәнне һәм түшәмне дә, кемдер ясаган. Боларның барысын ясау әллә ни авыр түгел. Гади әйберләрне ясар өчен кемдер кирәк икән, катлаулырак әйберләрне ясар өчен тагы да акыллырак ясаучы кирәк, шулай бит?

Гаҗәеп Галәм

3, 4. Галәм Аллаһының барлыгын белергә ничек булыша?

3 Сәгать ясар өчен сәгать остасы кирәк. Ә катлаулы Кояш системасы турында нәрсә әйтеп була? Инде ничә гасырлар планеталар гаҗәеп төгәллек белән Кояш тирәсендә әйләнә! Без яши торган искиткеч Киек каз юлы галактикасы турында уйлап карагыз. Анда 100 миллиардтан артык йолдыз бар! Йолдызларга төнлә карап торганың бармы? Син таң калгансыңдыр. Чиксез зур, безнең галактикага охшаш бихисап күп миллиардлаган галактикадан торган Галәм турында уйлап кара! Күктәге планеталар һәм йолдызлар гасырлардан гасырларга шулкадәр төгәл хәрәкәт итә ки, хәтта кайберәүләр аларны төгәл йөри торган сәгать белән чагыштыра.

4 Әгәр гади генә сәгатьне ясар өчен оста кирәк икән, һичшиксез, чиксез катлаулы һәм гаҗәеп Галәмнең Барлыкка Китерүчесе булырга тиеш. Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Күзләрегезне күк биеклегенә күтәрегез һәм карагыз»,— дип әйтелгәч, сорау бирелгән: «Кем аларны барлыкка китергән?». Һәм: «Ул [Аллаһы] аларның барысын да исемнәре белән атый: аның куәтенең күплеге һәм бөек көче аркасында бернәрсә дә юкка чыкмый»,— дигән җавап бирелә (Ишагыйя 40:26). Шулай итеп, Галәмне күзгә күренми торган идарә итүче, акыллы көч — Аллаһы барлыкка китергән.

Тиңсез Җир

5—7. Җир турында нәрсәне белү аның Конструкторының барлыгын күрсәтә?

5 Галимнәр Җирне өйрәнгән саен, аның кешеләр өчен барлыкка китерелгән икәненә күбрәк дәлилләр табалар. Җирнең Кояштан ераклыгы җитәрлек яктылык һәм җылылык алырга мөмкинлек бирә. Бер ел эчендә ул кояш тирәсендә бер әйләнеш ясый һәм кирәкле почмакка авышкан булганга, җирнең күп өлешләрендә җәй, көз, кыш һәм яз алмашынып тора. Җир шулай ук 24 сәгать эчендә бер тулы әйләнеш ясый, һәм шулай итеп җирдә яктылык белән караңгылык вакытлары алмашынып тора. Аның атмосферасы төрле газлардан тора, һәм без сулый алабыз. Атмосфера шулай ук Җирне Галәмдәге радиациядән саклый. Җирнең азык-төлек үссен өчен кирәкле суы һәм туфрагы бар.

6 Бу һәм бер-берсенә бәйле башка үзенчәлекләр булмаса, җирдә яшәү мөмкин булмас иде. Болар үзеннән-үзе килеп чыкканмы? «Шундый үзенчәлекле һәм төгәл шартларның үзеннән-үзе килеп чыгуы бик шикле»,— дип әйтелә бер журналда («Science News»). Әйе, алар үзеннән-үзе барлыкка килә алмаган. Моның өчен яхшы Конструкторның билгеле максаты кирәк булган.

7 Син бер матур өйгә кердең ди. Анда мул азык бар, өйне җылытыр өчен, һавасы саф, ә суы чиста булсын өчен барысы куелган. Син бу йорт турында нәрсә әйтерсең? Барысы үзеннән-үзе барлыкка килгән дипме? Һичшиксез, син бу йортны акыллы кеше план ясап һәм яшәячәк кешеләр турында кайгыртып, төзегән диярсең. Җир дә алдан планлаштырылып, анда яшәячәк затларның кирәкле бар нәрсәсе булсын дип, ярату белән «төзелгән». Ул йортка караганда күпкә катлаулырак һәм күпкә яхшырак ясалган.

8. Җирдәге тагын нинди нәрсәләр Аллаһының безне яратуын күрсәтә?

8 Тормышны шатлыклы итүче күп нәрсәләр бар. Мәсәлән, төрле-төрле хуш исле матур чәчәкләр, күп төрле тәмле ризыклар, гаҗәеп урманнар, таулар, күлләр һәм башка күп әйберләр. Без кояш баеганда гаҗәпләнеп карап торабыз. Әллә шаян көчекләрнең, песи һәм башка хайваннар балаларының уйнавы безне сокландырмыймы? Димәк, табигатьтә яшәр өчен әллә ни мөһим булмаган, әмма шатлык китерә торган бүләкләр дә бар. Бу мисаллардан нәрсә күрәбез? Җир кешеләр өчен, алар шатланып яшәсен өчен, ярату һәм кайгыртучанлык белән ясалган булган.

9. Кем җирне барлыкка китергән һәм ни өчен?

9 Шуңа күрә, моның барысын Бирүче бар дигән нәтиҗә ясау акыллы булыр. Изге Язмаларның бер китабын язган пәйгамбәр дә Йәһвә Аллаһы турында: «Күкне һәм җирне син барлыкка китердең»,— дигән. Нинди максат белән? «Ул, җирне ясаган һәм аны барлыкка китергән Аллаһы; ул аны нык урнаштырган, аны юкка гына бар итмәгән; ул аны яшәү өчен ясаган»,— дип яза ул (Ишагыйя 37:16; 45:18).

Искиткеч тере күзәнәк

10, 11. Ни өчен тере күзәнәкләр шундый гаҗәеп?

10 Хәзер тере организмнарга игътибар итик. Аларның да ясаучысы булырга тиеш. Мисал итеп тере күзәнәкнең кайбер гаҗәеп якларын карап чыгыйк. Молекуляр биология белән шөгыльләнүче галим Майкл Дентон үзенең китабында болай дип яза: «Бүген җирдә иң гади тере система — бу бактерияләр күзәнәкләре. Әмма хәтта алар да чиктән тыш катлаулы. Кечкенә булсалар да... аларның һәрберсе кечкенә фабрика шикелле: анда катлаулы молекула механизмның меңләгән өлешләре бар, һәм алар бер камил конструкция кебек [ясалган]... ул [молекула] кеше ясаган һәркайсы механизмнан катлаулырак, һәм андый механизмнар арасында аңа тиң механизм юк» («Evolution: A Theory in Crisis»).

11 М. Дентон күзәнәкнең генетик коды турында болай дип яза: «ДНКның информация саклау сәләте башка һәркайсы системаның сәләтеннән күпкә яхшырак. Хәтта кеше кебек катлаулы организмны төзер өчен кирәкле информациянең авырлыгы бер граммның миллиардлаган өлешеннән дә кимрәк... Молекуляр тере механизм акыллы һәм катлаулы, һәм алар иң алдынгы [кеше уйлап тапкан] әйберләрдән күпкә яхшырак. Без оятта калабыз».

12. Галим күзәнәкнең барлыкка килүе турында нәрсә әйткән?

12 «Иң гади күзәнәк тә бик катлаулы. Шуңа күрә ул үзеннән-үзе, гаҗәеп һәм көтмәгән хәл аркасында туды дигән фикер белән һич тә ризалашып булмый»,— дип өсти Дентон. Аның конструкторы, барлыкка китерүчесе булырга тиеш.

Кешенең гаҗәеп мие

13, 14. Ни өчен кеше мие безне күзәнәктән дә күбрәк гаҗәпләндерә?

13 Шуннан соң бу галим болай ди: «Ә имезүче хайван мие аерым күзәнәк белән чагыштырганда тагы да катлаулырак. Кеше мие якынча ун миллиард нейроннан тора. Һәрбер нейронның якынча ун меңнән алып якынча йөз меңгә кадәр бәйләүче тукымалары бар. Алар ярдәмендә нейрон мидәге башка нейроннарга тоташа. Шулай итеп кеше миендә бер мең триллион бәйләнеш бар».

14 «Әгәр кеше миендәге бәйләнешләрнең йөздән бер өлеше генә билгеле бер тәртиптә оештырылса, бу барыбер бер система булыр иде. Һәм бу системадагы бәйләнешләр җирдәге бар булган элемтә челтәрендәге бәйләнешләрдән күпкә күбрәк булыр иде»,— дип дәвам итә Дентон. Аннан соң ул: «Мондый системалар ниндидер үзеннән-үзе килеп чыккан очрак аркасында туа алыр идеме?» — дип сорый. Әлбәттә юк. Кеше миен ясар өчен, яратучан Конструктор һәм Барлыкка Китерүче кирәк.

15. Кеше мие турында башкалар нәрсә әйтә?

15 Кеше мие иң алдынгы компьютерга караганда да күпкә катлаулырак. Фәнни язучы Мортон Хант: «Безнең хәтердә зур фәнни тикшерүләр өчен кулланыла торган компьютерга караганда берничә миллиард тапкыр күбрәк информация бар»,— дип әйткән. Шуңа күрә нейрохирург д-р Роберт Дж. Уайт мондый нәтиҗә ясый: «Мин Югары Интеллект бар дип саныйм. Ул ми белән акыл арасындагы гаҗәеп үзара бәйләнешләрнең структурасын төзегән, алга таба барсын өчен көч куйган. Кеше моны аңлый алмый... Моның барысының акыллы чыганагы бар. Мин моңа ышанырга мәҗбүр. Кемдер моның барысын хәрәкәткә китергән». Бу Кемдер шулай ук бик яратучан булырга тиеш.

Канның гаҗәеп системасы

16—18. а) Кан системасы нәрсә белән гаҗәпләндерә? б) Без нинди нәтиҗә ясарга мәҗбүр?

16 Ә хәзер тәннең гаҗәеп кан системасына игътибар итик. Ул «ризыкны», кислородны, тән буйлап тарата һәм инфекциядән саклый. Канда кызыл кан күзәнәкләре бар. Алар турында бер китапта болай дип әйтелгән: «Бер тамчы канда 250 миллионнан артык аерым кан күзәнәге бар... Ә тәндә, күрәсең, 25 триллион. Аларны җиргә җәйсәң дүрт теннис кортын каплап була... Ә бер секунд эчендә 3 миллион күзәнәк яңара» («ABC’s of the Human Body»)

17 Канда шулай ук ак кан күзәнәкләре бар. Шул ук китапта болай дип әйтелә: «Кызыл күзәнәкләрнең бер генә төре бар, ак кан күзәнәкләре күп төрле. Һәрбер төр тәнгә үз файдасын китерә. Мәсәлән, бер төр үле күзәнәкләрне юк итә, башкалар вирусларга каршы антитәнчеләр эшләп чыгара, чит матдәләр эләксә, аларны зарарсыз итә яки ашап бетерә һәм бактерияләрне эшкәртә».

18 Карагыз, нинди гаҗәеп һәм нинди югары оештырылган бу система! Һичшиксез, шундый яхшы оештырылган, һәм шундый яхшы саклаучы системаны ясар өчен, бик акыллы һәм яратучан оештыручы — Аллаһы кирәк.

Башка могҗизалар

19. Кеше ясаган аппаратларны күз белән чагыштырсак, нәрсә күрербез?

19 Кеше тәне башка күп могҗизаларга бай. Аларның берсе — күз. Күз кебек бер генә камера да юк: шулхәтле яхшы итеп ул ясалган. Астроном Роберт Ястров болай дигән: «Күз, күрәсең, ясалган булган; телескоплар ясаучы бер конструктор да аны яхшырак ясый алмас иде». Ә бер басмада болай дип язылган: «Кеше күзләре фотопленкага караганда күпкә күбрәк җентекле якларны күреп ала. Күзләр бер үк вакыт өзлексез хәрәкәттәге гаять күп әйберләрне аларның озынлыгын, киңлеген, биеклеген бозмыйча күрәләр... Камераны кеше күзе белән чагыштыру дөрес булмас иде. Кеше күзе —ул суперкомпьютер: аның интеллекты, эш режимнары, килгән хәбәрне эшкәртү, тизлеген үзгәртү сәләте бар. Ул кеше ясаган һәркайсы аппарат, компьютер яки камерадан күпкә яхшырак» («Popular Photography»)

20. Организмның башка гаҗәеп якларын әйтеп бирегез.

20 Шулай ук тәннең катлаулы органнарына игътибар итик. Алар, без үзебез көч куймасак та, бергә үз эшләрен башкаралар. Мәсәлән, ашказанына кергән күп төрле ризык һәм эчемлекне организм эшкәртә һәм энергия итеп тәнгә бирә. Бу ризыкларны машинаның бензин багына салсаң, машина ерак китәрме? Тагын бер могҗиза — баланың тууы. Тугыз ай эчендә нәкъ үз әти-әнисенә охшаган бала туа. Ә берничә ел үткәч, ул инде катлаулы сөйләү телен үзләштерә!

21. Кеше тәненә игътибар иткән кешеләр нәрсә дип әйтә?

21 Әйе, кеше тәненең гаҗәеп, катлаулы яклары безне сокландыра. Бернинди инженер да аларны кабатлап ясый алмый. Алар үзеннән-үзе барлыкка килгәнме? Әлбәттә, юк. Киресенчә, кеше организмының барлык бу гаҗәеп якларына игътибар иткән акыллы кешеләр мәдхия җырлаучы кебек әйтәләр: «Сине [Аллаһы] данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый» (Мәдхия 138:14).

Иң бөек Төзүче

22, 23. а) Ни өчен без Барлыкка Китерүченең барлыгын танырга тиеш? б) Инҗилдә Аллаһы турында нинди хак сүзләр язылган?

22 Инҗилдә: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган»,— дип әйтелә (Еврейләргә 3:4). Гади генә йортның да төзүчесе булырга тиеш икән, димәк, күпкә катлаулырак Галәмнең һәм күп төрле җәнлек вә үсемлек белән тулган җирнең, һичшиксез, төзүчесе булырга тиеш. Без самолет, телевизор һәм компьютер кебек аппаратларны кеше уйлап чыгарган дибез. Димәк, без кешегә аларны ясар өчен ми Бирүченең барлыгын танырга тиеш.

23 Изге Язмаларда ул «күкләрне һәм аның киңлекләрен барлыкка китергән, җирне һәм андагы бар булганны җәеп куйган, андагы халыкларга сулыш һәм анда йөрүчеләргә рух биргән Аллаһы Тәгалә» дип атала (Ишагыйя 42:5). Инҗилдәге сүзләр хак: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (Ачылыш 4:11).

24. Без Аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?

24 Аллаһының барлыгын ул булдырган әйберләр аша белеп була. «Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла» (Римлыларга 1:20).

25, 26. Берәр нәрсә белән дөрес кулланмасалар, бу аның барлыкка китерүчесе юк дигәнне аңлатамы?

25 Берәр әйберне дөрес кулланмасалар, бу аның барлыкка китерүчесе юк дигәнне аңлатмый әле. Самолетны пассажир самолеты итеп кулланып була. Әмма ул шулай ук бомбалар атар өчен дә кулланылырга мөмкин. Әгәр аны үтерү коралы итеп кулланалар икән, бу ул үзеннән-үзе барлыкка килгән дигәнне аңлатмый.

26 Кешеләр дә начар була, әмма бу аларның Барлыкка Китерүчесе, Аллаһы юк дигәнне аңлатмый. Димәк, Изге Язмаларда дөрес әйтелгән: «Нинди акылсызлык! Әллә чүлмәкче кызыл балчыкмы? Әйбер үзен ясаучы турында: „ул мине ясамады“,— дип әйтерме? Һәм рәсем үз рәссамы турында: „ул аңламый“,— дип әйтерме?» (Ишагыйя 29:16).

27. Ни өчен без Аллаһы газаплар турында биргән сорауларыбызга җавап бирәчәк дип өметләнә алабыз?

27 Барлыкка Китерүче үзенең акыллылыгын катлаулы әйберләр ясап күрсәткән. Ул безне чыннан да ярата икәнен күрсәткән: җирне без яшәрлек итеп ясаган, тәнебезне һәм акылыбызны искиткеч итеп булдырган, һәм шатлыклы тормыш өчен күп нәрсәләр биргән. Әмма ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Аларны юк итәр өчен, ул нәрсә эшләячәк? Аллаһы бу сорауларга җавап бирә һәм моның белән үз акыллылыгын һәм яратуын күрсәтә.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрация]

Җир үзен саклаучы атмосфера белән капланган. Ул — Аллаһы безнең өчен яратып ясаган йорт

[6 биттәге иллюстрация]

Җир без шатланып яшәр өчен ярату белән барлыкка китерелгән

[7 биттәге иллюстрация]

«Кеше миендәге бәйләнешләр Җирдәге бар элемтә системаларындагы бәйләнешләреннән күпкә күбрәк» (молекуляр биология өлкәсендәге галим)

[8 биттәге иллюстрация]

«Күз, күрәсең, ясалган булган; телескоплар ясаучы бер конструктор да аны яхшырак ясый алмас иде» (астроном)