Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне кайдан беләбез?

Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне кайдан беләбез?

Тугызынчы кисәк

Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне кайдан беләбез?

1, 2. Соңгы көннәрдә яшәгәнебезне без кайдан белә алабыз?

НИ ӨЧЕН без Аллаһы Патшалыгы кешеләрнең идарә итүенә каршы безнең көннәрдә чыгачак дип әйтә алабыз? Аллаһының тиздән бар явызлыкны һәм кайгы-хәсрәтне юк итәчәген кайдан белергә?

2 Гайсә Мәсихнең шәкертләре дә бу сорауларга җавап алырга теләгән. Алар Гайсәдән: «Синең [Патша булып] килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораганнар (Маттай 24:3). Җавап итеп Гайсә бөтен дөньяны тетрәтәчәк вакыйгаларны сурәтләп биргән. Бу вакыйгалар «ахыр заманның», бу явыз дөньяның «соңгы көннәренең» башлануын күрсәтә (Данил 11:40; 2 Тимутегә 3:1). Бу җыелма билгене без үз күзләребез белән күрәбезме? Һичшиксез, күрәбез!

Бөтендөнья сугышлары

3, 4. ХХ гасырдагы сугышлар Гайсә әйткән пәйгамбәрлекнең үтәлүен ничек күрсәтә?

3 Гайсә: «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар»,— дип алдан әйткән булган (Маттай 24:7). 1914 елда бөтендөнья сугышы башлана. Бу сугыш моңа кадәр булган сугышлардан аерылып тора: бу сугышта күп халыклар һәм патшалыклар катнаша. Шуңа күрә тарихчылар бер вакыт бу сугышны «Бөек сугыш» дип атап йөрткәннәр. Тарихта бу беренче бөтендөнья сугышы булган, һәм бу сугышта 20 000 000 га якын солдат һәм башка кеше үлгән. Андый сугышның булганы юк иде әле.

4 Беренче бөтендөнья сугышы соңгы көннәрнең башлануын билгеләгән. Гайсә бу һәм башка вакыйгалар «газапларның башлануы» дип әйткән (Маттай 24:8). Бу сүзләр дөрес булып чыккан, чөнки Икенче бөтендөнья сугышы тагын да һәлакәтлерәк булган: якынча 50 000 000 солдат һәм башка кеше үлгән. ХХ гасырдагы сугышларда, тулаем алганда, 100 000 000 га якын кеше үтерелгән булган. Бу сан үткән дүрт гасырда һәлак булганнарның саныннан дүрт тапкыр күбрәк! Моңа кеше идарәсе гаепле!

Башка дәлилләр

5—7. Соңгы көннәрдә яшәгәнебезне нинди башка дәлилләр исбатлый?

5 Гайсә соңгы көннәрдә булачак башка вакыйгаларны да әйткән: «Урыны-урыны белән көчле җир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). 1914 елда башланган вакыйгалар боларның барысы үтәлә икәнен күрсәткән. Бу вакыйгалар газапларның бик нык артуына китергән.

6 Зур җир тетрәүләр өзлексез булып тора. Алар бик күп кешеләрнең үлеменә китерә. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң булган испанка гриппы 20 000 000, ә кайбер исәпләүләр буенча 30 000 000 яки артыграк та, кешенең үлеменә китергән. СПИД аркасында йөзләгән мең кеше үлә, ә якын киләчәктә бу чирдән тагын миллионлаган кеше үләр. Һәм ел саен миллионлаган кеше гомерен йөрәк авыруы, рак һәм башка авырулар өзә. Миллионлаган кеше шулай ук ачлыктан үлә. Инҗилдә, Ачылыш китабында, үзләре белән сугыш, ачлык һәм үләтләр алып килүче җайдаклар турында әйтелә. Әйе, 1914 елдан башлап алар бик күп санлы кешеләрне һәлак итә (Ачылыш 6:3—8).

7 Гайсә, шулай ук, җинаятьләр саны артачак дигән. Һәм бу сүзләр бөтен дөньяда үтәлә. «Явызлык көчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дигән Гайсә (Маттай 24:12).

8. 2 Тимутегә 3:1—13 тәге пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәләме?

8 Шулай ук Изге Язмаларның пәйгамбәрлегендә әхлак ягыннан начар якка үзгәрешләр булачак дип әйтелгән. Бу сүзләрнең дөреслеген бөтен дөнья хәленнән күрәбез. «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр [...] Әмма мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр» (2 Тимутегә 3:1—13). Боларның барысын без үз күзләребез белән күрәбез.

Тагын бер сәбәп

9. Соңгы көннәр башында күктә нинди вакыйга булган?

9 ХХ гасырда кеше газаплары тагын бер сәбәп аркасында арта. 1914 елда тагын бер вакыйга булган. Ул кешелекне тагы да куркынычрак хәлгә куйган. Инҗилнең соңгы китабында болай дип әйтелә: «Күктә сугыш башланды: Микаил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. Бу зур аждаһа, бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп төшерелде; аның белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп төшерелделәр» (Ачылыш 12:7—9).

10, 11. Шайтанны һәм җеннәрне җиргә бәреп төшерү кешелеккә нинди зыян китергән?

10 Кешелеккә бу нәрсә китергән? «Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!»,— дип әйтелә пәйгамбәрлектә. Әйе, Шайтан шуны белә: аның дөньясы тиздән юк ителәчәк. Шуңа күрә ул, кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен, бар тырышлыгын куя (Ачылыш 12:12; 20:1—3). Ихтыяр иреген дөрес кулланмаган фәрештәләр шулкадәр нык бозылган! Алар аркасында дөнья, аеруча 1914 елдан, коточкыч хәлгә эләккән.

11 Шуңа күрә Гайсәнең безнең көннәр турында: «Күктән куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр күренер»,— дип әйткәненә гаҗәпләнәсе юк (Лүк 21:11).

Тиздән кешеләр белән җеннәр идарәсе юк ителәчәк

12. Бу дөнья төзелеше юк ителер алдыннан нинди пәйгамбәрлек үтәләчәк?

12 Аллаһы бу дөнья төзелешен юк иткәнче тагын ничә пәйгамбәрлек үтәлергә тиеш? Бик әз! Аларның берсе 1 Тессалуникәлеләргә 5:3 тә язылган: «Кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт... аларга кинәт һәлакәт килер». Димәк бу дөнья төзелешенең ахыры бу сүзләр әйтелгәндә киләчәк. Юк итү кешеләр көтмәгәндә, уйламаганда, кешелек тынычлык һәм куркынычсызлык көткәндә киләчәк.

13, 14. Гайсә нинди «зур афәт» турында әйткән, һәм ничек ул тәмамланачак?

13 Шайтан идарә иткән дөньяның вакыты бетеп бара. Тиздән ул юк ителәчәк. Бу вакыт бик авыр булачак. Моның турында Гайсә болай дип әйткән: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер» (Маттай 24:21).

14 «Зур афәтнең» иң югары ноктасы Аллаһының Һармагедун сугышы булачак. Данил пәйгамбәр сүзләре буенча, ул вакытта Аллаһы «бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак». Кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез идарә итүләре юк ителәчәк! Аллаһының күктәге Патшалыгы барлык кешелек өстеннән идарә итәчәк. Данил идарә итү беркайчан да «башка халыкка» бирелмәячәк дип алдан әйткән булган (Данил 2:44; Ачылыш 16:14—16).

15. Шайтан һәм җеннәр белән нәрсә булачак?

15 Ул вакытта Шайтан белән җеннәрнең йогынтысы да юк ителәчәк. Алар «халыкларны алдамасын өчен» упкынга ташланачак (Ачылыш 12:9; 20:1—3). Алар үлемгә хөкем ителгән һәм аларны юк ителү көтә. Бу сүзләр үтәлгәч кешеләр иркен сулап куячак!

Кем исән калачак, ә кем юк ителәчәк?

16—18. Бу дөнья төзелеше юк ителгәндә, кем исән калачак, ә кем юк ителәчәк?

16 Аллаһының бу дөньяга чыгарган хөкемнәре үтәлгәндә, кем исән калачак, ә кем юк ителәчәк? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: Аллаһы идарәсендә яшәргә теләүчеләр исән калачак, ә аның идарәсен теләмәүчеләр Шайтан дөньясы белән бергә юк ителәчәк.

17 Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22 дә болай дип әйтелә: «Гаделләр [Аллаһы идарәсенә буйсынучылар] җирдә яшәячәк, һәм саф булганнар анда торачак; ә законсызлар [Аллаһы идарәсенә буйсынмаучылар] җирдән юк ителәчәк, һәм хыянәтчеләр аннан юкка чыгарылачак».

18 «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр [...] Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— диелгән Зәбурда (Мәдхия 36:10, 11, 29).

19. Нинди киңәшне чын күңелдән кабул итәргә кирәк?

19 Безгә Зәбурдагы мондый киңәшне чын күңелдән кабул итәргә кирәк: «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр: сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер; гөнаһлылар югалып беткәнне күрерсең». Анда шулай ук: «Турылыкны күр, юаш кешенең алда өмете бар. Канунсызлар бөтенләй бетәрләр, бозыкларның калганнары да бетәр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:34, 37, 38).

20. Без гаҗәеп көннәрдә яшибез дип ни өчен әйтеп була?

20 Аллаһы безне ярата, һәм тиздән ул бөтен явызлыкны һәм газапларны юк итәчәк. Моны белү безгә көч бирә һәм юата! Бу гаҗәеп пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше якынлаша. Чыннан да дулкынландыргыч!

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтүче вакыйгалар алдан әйтелгән булган

[22 биттәге иллюстрация]

Тиздән Һармагедун сугышында Аллаһы идарәсенә буйсынмаганнар юк ителәчәк, ә аңа буйсынучы кешеләр исән калачак