Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ихтыяр иреге — искиткеч бүләк

Ихтыяр иреге — искиткеч бүләк

Бишенче кисәк

Ихтыяр иреге — искиткеч бүләк

1, 2. Безгә нинди искиткеч бүләк бирелгән?

НИ ӨЧЕН Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Ул аларны юк итәчәкме? Моңа җавап алыр өчен, безгә башта: «Ул безне нинди итеп барлыкка китергән?» — дигән сорауга җавап алырга кирәк. Әйе, безнең тәнебез, миебез бар. Әмма Аллаһы шулай ук безгә акыл һәм хисләр биргән.

2 Акылны ничек кулланырга? Хисләрне ничек белдерергә? Бу яктан ихтыяр иреге зур роль уйный. Әйе, Аллаһы безгә сайлау иреге биргән. Бу чыннан да искиткеч бүләк булган.

Без нинди итеп яратылган?

3—5. Ни өчен без ихтыяр иреген кадерлибез?

3 Ихтыяр иреге һәм Аллаһының газапларны рөхсәт итүе ничек итеп бер-берсе белән бәйле? Әйдәгез моны карап чыгыйк. Син нәрсә эшләргә, әйтергә, ашарга һәм кияргә, ниндирәк эш белән шөгыльләнергә, кайда һәм ничек яшәргә икәнен үзең сайлыйсың. Син бу ирегеңне кадерлисеңме? Яки берәрсенең сиңа нәрсә әйтергә һәм нәрсә эшләргә икәнен һәрвакыт әйтеп торуын яхшырак күрер идеңме?

4 Бер кеше дә моны теләми. Ни өчен? Чөнки шундый итеп безне Аллаһы яраткан. Тәүратта Аллаһы кешене «Үзенә охшатып яраткан» дип әйтелә, ә Аллаһы сыйфатларының берсе — бу сайлау иреге (Яратылыш 1:26; Канун 7:6). Кешеләрне барлыкка китергәч, Аллаһы аларга шундый ук искиткеч сәләт — ихтыяр иреге бүләк иткән. Менә ни өчен без ил белән берәр җәберләүче кеше идарә итсә, үзебезне начар хис итәбез.

5 Аллаһы — ул ирек Аллаһысы, шуңа күрә без ирекле булырга телибез. Инҗилдә: «Раббы Рухы булган җирдә — азатлык»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 3:17). Димәк, Аллаһы безгә ихтыяр иреге биргән, һәм ул безнең бер аерылгысыз өлешебез. Аллаһы акылыбыз ничек эшләячәк икәнен һәм хисләребез нинди булачак икәнен белгән. Шуңа күрә ул без ихтыяр иреге белән бәхетлерәк булачакбыз икәнен дә белгән.

6. Аллаһы миебез ихтыяр иреге белән үзара бәйләнештә эш итсен өчен, аны нинди итеп ясаган?

6 Аллаһы безгә шулай ук фикерләү, чагыштыру, карарлар кабул итү һәм яхшылык белән начарлыкны аеру сәләтен биргән (Еврейләргә 5:14). Шулай итеп, ихтыяр иреген акыл белән кулланырга кирәк. Без уйламый торган, ихтыяры булмаган роботлар түгел. Без, хайваннар кебек, инстинкт буенча да яшәмибез. Миебез ихтыяр иреге белән үзара бәйләнештә эш итәр өчен ясалган. Аллаһы аны шундый итеп яраткан.

Камил кешеләр

7, 8. Аллаһы Адәм белән Хауваны нинди итеп яраткан?

7 Аллаһының безне яратуы күренеп торган. Мәсәлән, ул борынгы ата-анабыз, Адәм белән Хаува, бәхетле яшәсен өчен, аларга ихтыяр иреге белән бергә барысын да биргән. Алар зур паркка охшаган оҗмахта яшәгән. Аларда барысы мул булган. Тәннәре һәм акыллары камил булган, шуңа күрә алар картаерга, авырырга һәм үләргә тиеш булмаган. Алар мәңге яши алыр иде. Аларның балалары камил булырга һәм шулай ук бәхетле мәңге тормыш белән яшәргә тиеш булган. Кеше саны артыр иде, һәм алар канәгатьлек китерүче эш башкарырлар иде: бөтен җирне оҗмахка әйләндерерләр иде (Яратылыш 1:26—30; 2:15).

8 Тәүратта аларга бирелгәннәр турында болай дип әйтелә: «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде» (Яратылыш 1:31). Шулай ук Аллаһы турында: «Аның эшләре камил»,— дип әйтелә Тәүратта (Канун 32:4). Әйе, Барлыкка Китерүче беренче ике кешене камил итеп яраткан. Яхшырак барлыкка китереп булмый. Әйе, Аллаһы бик яратучан!

Чикле ирек

9, 10. Ни өчен ихтыяр ирегенә тиешле чикләр кирәк?

9 Аллаһы кешеләргә чиксез ихтыяр иреге биргәнме? Күз алдыңа китер: зур шәһәрдә, юл кагыйдәләрен исәпкә алмыйча, күп санлы машиналар ничек теләсә, шулай йөри. Син андый юлга чыгар идеңме? Юк. Чөнки андый юлларда тәртипсезлек, һәм бу күп аварияләргә китерә.

10 Аллаһы бүләге, ихтыяр иреге, турында да шуны ук әйтеп була. Әгәр ул ирек чикләнмәгән булса, бу кешеләр җәмгыятендә тәртипсезлеккә китерер иде. Кеше эшләрен тәртиптә тотар өчен законнар кирәк! Аллаһы Сүзендә: «Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз»,— дип әйтелә (1 Петер 2:16). Аллаһы, бар кешеләр дә бәхетле булсын өчен, ихтыяр ирегенең контроль астында булуын тели. Без ирекле булсак та, бу ирек тулы түгел, ә законнар белән чикләнгән ирек. Аллаһы бездә шундый ирекнең булуын теләгән.

Кемнең законнарына буйсынырга?

11. Без кемнең законнарына буйсынырга тиеш идек?

11 Без кемнең законнарына буйсынырга тиеш идек? «Аллаһының коллары кебек яшәгез»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Петер 2:16). Бу — кешене мыскыл итүче, җәберләүче коллык түгел. Без Аллаһы законнарына буйсынып, бәхетле яшибез, Аллаһы безне шундый итеп яраткан (Маттай 22:35—40). Аллаһы законнары иң яхшы җитәкчелек бирә. Кешеләрдә андый яхшы законнар юк. «Мин Ходай сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаһың» (Ишагыйя 48:17).

12. Аллаһы законнарын үтәгәндә, бездә нинди ирек бар?

12 Шул ук вакыт Аллаһы законнарын үтәгәндә бездә гаять зур сайлау иреге кала. Нәтиҗәдә, һәрбер кешенең үзенчәлеге бар, һәр кешегә карап сокланасың. Чыннан да, һәр ил кешеләренең ризыклары, киемнәре, музыкасы, сәнгате һәм яшәү урыннары аерылып тора. Һәр халык үзе сайлау ясый.

13. Үзебезгә зыян китермәс өчен, без нинди физик законнарга буйсынырга тиеш?

13 Шулай итеп, кеше Аллаһының кеше тәртибенә кагылышлы законнарын үтәп яшәсә, бәхетлерәк була: без шундый итеп яратылган. Бу Аллаһының физик законнарына буйсынуга охшаш. Без беләбез: бар нәрсә җиргә тартыла. Бу Аллаһы биргән закон. Әгәр без, бу законны санга сукмыйча, биеклектән сикерсәк, без үзебезгә зыян китерәчәкбез яки үләчәкбез. Безнең тәнгә дә законнар бирелгән. Әгәр без, аларны санга сукмыйча, ашап-эчмәсәк яки һава суламасак, үләчәкбез.

14. Кешеләр Аллаһыдан бәйсез яшәп уңышлы була алмый икәнен без кайдан беләбез?

14 Әйе, без Аллаһының физик законнарына да һәм аның әхлак белән тәртипкә кагылышлы законнарына да буйсынырга тиеш. (Маттай 4:4). Кешеләр үзләренең Барлыкка Китерүчесеннән бәйсез яшәп уңышлы була алмый. Аллаһы безне шундый итеп яраткан. Иремия пәйгамбәр: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел... Ходай, җәза бир миңа»,— дип язган (Иремия 10:23, 24). Әйе, кешеләр үз-үзләре белән идарә итәр өчен түгел, ә Аллаһы идарәсе астында яшәр өчен яратылган. Бу тормышның һәр ягына кагыла.

15. Аллаһы законнары Адәм белән Хаува өчен авыр йөк булганмы?

15 Адәм белән Хаува өчен Аллаһы законнарына буйсыну авыр йөк булганмы? Һич тә юк. Киресенчә, бу аларга һәм барлык кешеләргә файда китерергә тиеш булган. Адәм белән Хаува Аллаһы биргән законнарны үтәгән булса, барысы да уңышлы булган булыр иде. Һәм без бүген бер-берсен яраткан бер гаилә булып яшәгән кешеләр арасында искиткеч оҗмахта рәхәтләнеп яшәр идек! Явызлык, газаплар, үлем булмас иде.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Барлыкка Китерүче беренче кешеләрне камил итеп яраткан

[12 биттәге иллюстрация]

Юл кагыйдәләре булмаган машина тулы юлдан барырга теләр идеңме?