Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт иткән?
Алтынчы кисәк
Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт иткән?
1, 2. Адәм белән Хаува үзләренә Аллаһы бүләк иткәнне ничек бозганнар?
НӘРСӘ булган соң? Аллаһы Едем, ягъни Гадән, бакчасында Адәм белән Хаувага биргән тормышны нәрсә бозган? Ни өчен безнең көннәрдә Оҗмахта булган тынычлык һәм татулык юк? Ни өчен иңде меңләгән еллар кешеләр газапланып яши һәм явызлык киң таралган?
2 Чөнки Адәм белән Хаува үзләренең ихтыяр иреген дөрес кулланмаган. Алар шуны Яратылыш, 3 нче бүлек).
оныткан: Аллаһыга һәм аның законнарына буйсынмыйча алар уңышлы була алмый. Аллаһы аларны шундый итеп яраткан. Алар Аллаһыдан бәйсез булуны сайлаганнар, һәм шулай эшләп үз тормышларын яхшыртачаклар дип уйлаганнар. Шуңа күрә алар Аллаһы биргән ихтыяр ирегенең чикләреннән чыкканнар (Галәмдә хакимлек итү турындагы сорау
3—5. Ни өчен Аллаһы Адәм белән Хауваны юк итеп, барысын яңадан башламаган?
3 Ни өчен Аллаһы Адәм белән Хауваны юк итеп, яңа кешеләрне ясамаган? Чөнки аның Галәмдә хакимлек итәргә хокукы шик астына алынган.
4 «Кемнең идарә итәргә хакы бар, һәм кемнең идарәсе дөрес?» — дигән сорау күтәрелгән булган. Аллаһы чиксез кодрәтле, һәм ул бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе, шуңа күрә аның алар белән идарә итәргә хакы бар. Аның акылы чиксез, шуңа күрә аның идарәсе иң яхшы. Ләкин Едем бакчасында Аллаһының хакимлек итәргә хокукы шик астына алынган булган. Шулай ук: «Аллаһы барлыкка китергән кеше начармы?» — дигән сорау да күтәрелгән булган. Соңрак без кешенең сафлыгы турындагы сорауны карап чыгарбыз.
5 Кешеләр Аллаһыдан бәйсез яши башлагач, тагын бер сорау күтәрелгән булган: «Аллаһы кешеләр белән идарә итмәсә, аларга яхшырак булмасмы?» Әлбәттә, Барлыкка Китерүче җавапны белгән, әмма кешеләр җавап алсын өчен аларга үзләре теләгән азатлыкны бирергә кирәк булган. Алар бу юлны үз теләкләре белән сайлаган, шуңа күрә Аллаһы аларга андый сайлау ясарга рөхсәт иткән.
6, 7. Ни өчен Аллаһы кешеләргә шулхәтле озак вакыт үз теләкләре буенча барысын эшләргә рөхсәт итә?
6 Аллаһы, кешеләргә алган ирекләрен кулланырга җитәрлек вакыт биреп, мәңгегә мондый сорауга җавап бирәчәк: «Кешеләргә Аллаһыдан бәйсез яшәү яхшыракмы яки аның җитәкчелегендә яшәү яхшыракмы?» Бу вакыт аларга сәясәттә, шулай ук промышленность, фән һәм медицина өлкәләрендә иң югары уңышларга ирешер өчен җитәрлек булган.
7 Шуңа күрә Аллаһы: «Кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез булган идарәсе уңышлы була аламы?» — дигән сорауга җавап бирер өчен, кешеләргә бүгенге көнгә кадәр идарә итәргә рөхсәт иткән. Шулай итеп кеше үзе сайлау ясый алган: игелекле яки рәхимсез булыргамы, яратырга яки нәфрәт итәргәме, гадел яки гаделсез булыргамы. Әмма ул үзе сайлау ясап моның нәтиҗәсен дә «урган»: тынычлыкта һәм игелектә яшәгән яки явызлыктан газапланган.
Аллаһыга каршы фәрештәләр күтәрелә
8, 9. а) Ничек күктәге фәрештә Аллаһыга каршы чыккан? б) Шайтан Адәм белән Хаувадан тыш Аллаһыга каршы чыгарга тагын кемне котырткан?
8 Тагын бер якка игътибар итик. Аллаһы идарәсенә каршы Адәм белән Хаувадан тыш фәрештәләр дә күтәрелгән. Аллаһы, Әюб 38:7; Мәдхия 103:4; Ачылыш 5:11).
кешеләрне барлыкка китергәнче, күктә яшәр өчен күп санлы фәрештәләрне яраткан. Алар кешеләрдән аерылып тора, әмма аларның да ихтыяр иреге бар, һәм алар да Аллаһыга буйсынып яшәргә тиеш. Алар шулай итеп яратылган (9 Изге Язмалар буенча, башта күктәге бер фәрештә Аллаһыга каршы күтәрелгән. Ул Аллаһыдан бәйсез яшәргә теләгән. Ул хәтта кешеләрнең үзенә табынуларын теләгән (Маттай 4:8, 9). Бу фәрештә Адәм белән Хауваны Аллаһыга каршы чыгарга котырткан һәм Аллаһы алардан нәрсәдер яхшыны яшерә дип алдаган (Яратылыш 3:1—5). Шуңа күрә бу фәрештәне Иблис (яла ягучы) һәм Шайтан (дошман) дип атыйлар. Соңрак ул Аллаһыга каршы күтәрелергә башка фәрештәләрне дә котырткан. Аларны җеннәр дип атыйлар (Канун 32:17; Ачылыш 12:9; 16:14).
10. Кешеләрнең һәм фәрештәләрнең Аллаһыга каршы чыгулары нәрсәгә китергән?
10 Кешеләр, Аллаһыга каршы күтәрелеп, Шайтан һәм җеннәр идарәсе астында яши башлаганнар. Шуңа күрә Инҗилдә Шайтан «бу гасырның илаһы» дип атала һәм ул «имансызларның акылын томалаган» дип әйтелә. Аллаһы Сүзендә: «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип язылган. Ә Гайсә Мәсих Шайтанны «бу дөньяның мирзасы» дип атаган (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19; Яхъя 12:31).
Ике бәхәсле сорау
11. Шайтан тагын нинди сорау күтәреп Аллаһыга каршы күтәрелгән?
11 Шайтан тагын бер бәхәсле сорау күтәргән: ул Аллаһыны начар кешеләрне барлыкка китерүдә гаепләгән. Һәм бер кеше дә авыр булганда дөресне эшләргә теләмәячәк дигән. Шайтан сүзләрендә кешеләр сыналганда, Аллаһыны хәтта каһәрләр дигән фикер яңгыраган (Әюб 2:1—5). Шулай итеп Шайтан кешеләрнең тугрылыгын шик астына алган.
12—14. Вакыт Шайтан күтәргән ике сорауга җавапны ничек бирергә тиеш булган?
12 Бу сорау һәм Аллаһының хакимлеге турындагы сорау ничек чишеләчәк? Кешеләр һәм фәрештәләр моны күрсен өчен, Аллаһы җитәрлек вакыт биргән. (Чыгыш 9:16 ны чагыштыр.) Кешелек тарихы бу ике сорауга җавап бирергә тиеш булган.
13 Иң мөһиме: Аллаһының Галәмдә идарә итәргә хокукы турында вакыт нәрсә күрсәтер? Кешеләр үзләре белән Аллаһыдан яхшырак идарә итә алырмы? Кешеләр уйлап чыгарган идарә итү системасы сугышсыз, җинаятьсез, гадел һәм бәхетле тормыш төзи алырмы? Аларның бу идарәсе кешеләргә фәкыйрьлексез, ризыкка мул тормыш бирерме? Авыруларны, картлыкны һәм үлемне җиңәрме? Аллаһы идарәсе астында болар барысы булырга тиеш иде (Яратылыш 1:26—31).
14 Икенче бәхәсле сорау турында әйткәндә, вакыт нәрсә күрсәтер? Аллаһы кешене яратканда, аңа төрле сыйфатлар биреп ялгышканмы? Төрле сынауларда аларның берәрсе дөрес эшләрме? Берәрсе кешеләрнең бәйсез идарәсе урынына Аллаһы идарәсен сайлармы?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[13 биттәге иллюстрация]
Аллаһы кешеләргә төрле өлкәләрдә иң югары нәтиҗәләргә килер өчен җитәрлек вакыт биргән
[Чыганак турында мәгълүмат]
Shuttle: Based on NASA photo