Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фетнәнең нәтиҗәсе

Фетнәнең нәтиҗәсе

Җиденче кисәк

Фетнәнең нәтиҗәсе

1—3. Вакыт Аллаһының хаклыгын ничек күрсәткән?

БАШТА Аллаһының идарә итәргә хокукы турындагы бәхәсле сорауга игътибар итик. Кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез идарә итүе нәрсәгә китергән? Бу идарә итү Аллаһының идарә итүеннән яхшыракмы? Тарихтан нәрсә күрәбез? Кешеләр, тулаем алганда, бер-берсенә карата мәрхәмәтсез булган, шуңа күрә бу сорауга: «Юк!» — дип җавап бирәбез.

2 Адәм белән Хаува Аллаһы идарәсен кире каккач, бәхетсез тормыш башланган. Алар үзләренә дә һәм булачак кешелеккә дә газаплар китергән. Адәм белән Хаува бу газапларда үзләре генә гаепле булган. «Алар аның [Аллаһы] алдында бозылдылар, алар үзләренең бозыклыклары буенча аның балалары түгел»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Канун 32:5).

3 Аллаһы кешеләрне алдан ук кисәткән иде: алар аны тыңламаса, аларның сәламәтлеге начарланачак һәм ахыр чиктә алар үләчәк. Һәм бу шулай булган да (Яратылыш 2:17; 3:19). Адәм белән Хаува аны тыңламаган һәм картаеп үлгәннәр.

4. Ни өчен без камил түгел, һәм ни өчен без авырыйбыз һәм үләбез?

4 Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгы кешелеккә нәрсә китергән? «Бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 5:12). Адәм белән Хаува Аллаһы идарәсен кире каккач, алар камиллекне югалткан гөнаһлы кешеләр булып киткән. Генетика законнары буенча, алар үз балаларына камилсезлек мирас итеп биргәннәр. Шуңа күрә без камил түгел, һәм без авырыйбыз һәм үләбез.

5, 6. Кешеләр тыныч-имин тормыш төзергә тырышсалар да, тарихтан нәрсә күрәбез?

5 Күп гасырлар үтте. Күп дәүләтләр алышынды. Кешеләр идарә итүнең күп төрләрен сынап карады, әмма һәрвакыт бәхетсез булдылар. Кешеләр инде 6 мең ел идарә итә, һәм алар тыныч, имин яшәр өчен гадел дөнья төзергә тиеш иде кебек. Алар инде игелекле, мәрхәмәтле булырга һәм бер-берсе белән тату яшәргә тиеш иде.

6 Ләкин без киресен күрәбез. Кешеләр уйлап чыгарган хөкүмәтләрнең берсе дә бар кешеләргә тыныч-имин тормыш китермәде. ХХ гасырда гына Холокост аркасында миллионлаган кеше юк ителде һәм сугышларда 100 миллионнан артык кеше үтерелде. Безнең көннәрдә сәяси каршылыклар һәм кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итмәве аркасында күп кешеләр җәзалап үтерелгән яки төрмәгә утыртылган.

Дөньяның хәзерге хәле

7. Кешелекнең бүгенге хәле турында нәрсә әйтер идегез?

7 Башта кешелек хәленә игътибар итик. Җинаять саннары арта, кешеләр мәрхәмәтсез, наркотикларны куллану эпидемия кебек тарала. Җенси юл белән күчә торган авырулар пандемиягә әйләнде. Миллионлаган кеше үлемгә китерүче СПИД авыруы белән чирли. Кайберәүләр зур байлыкка хуҗа, ә миллионлаган кеше ачлыктан яки авырулардан үлә. Кешеләр җирне пычрата һәм аның байлыгын бетерәләр. Гаиләләр таркала, кешеләр әхлаксыз тормыш алып бара. Әйе, хәзерге дөнья хәле «бу гасырның илаһы» Шайтанның начар идарәсен күрсәтә. Ул идарә иткән дөнья ваемсыз, рәхимсез һәм тулысынча бозык! (2 Көринтлеләргә 4:4).

8. Ни өчен кеше уңышларын чынлыкта уңыш дип атап булмый?

8 Аллаһы, кешеләр фән һәм материаль яктан югары уңышларга ирешсен өчен, җитәрлек вакыт биргән. Җәя һәм укларны пулемет, танк, реактив самолетлар, атом-төш коралы алмаштырды. Моны уңышлар дип атап буламы? Кешеләр космоска оча, ә җирдә бер-берсе белән тату яши алмый, кич белән, ә кайбер урыннарда көндез дә, урамга чыгарга куркалар. Моны уңыш дип атап буламы?

Вакыт нәрсә күрсәтте

9, 10. а) Үткән гасырлардан нәрсә күрәбез? б) Ни өчен Аллаһы кешеләрдән ихтыяр иреген кире алмаган?

9 Вакыт шуны күрсәтте: Аллаһы кешеләр белән идарә итмәсә, алар дөрес адымнар ясый алмый. Без ашамыйча-эчмичә һәм суламыйча яши алмыйбыз. Безгә яшәр өчен ризык, су һәм һава кирәк булган кебек, шулай ук Аллаһы җитәкчелеге дә кирәк. Без шундый итеп яратылганбыз.

10 Аллаһы явызлыкның булуын рөхсәт итеп, мәңгегә шуны күрсәткән: кеше ихтыяр иреген дөрес кулланмаса, бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Ихтыяр иреге — кыйммәтле бүләк, шуңа күрә Аллаһы аны кешеләрдән кире алмаган. Ул аларга аны дөрес кулланмауның нәтиҗәләрен күрергә мөмкинлек биргән. «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Анда шулай ук: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә»,— дип язылган (Иремия 10:23; Вәгазьче 8:9).

11. Кешеләр уйлап чыгарган берәр идарә итү формасы газапларны юк итә алганмы?

11 Аллаһы кешеләргә 6 мең ел идарә итәргә рөхсәт итте, һәм бу вакыт кеше газапларны юк итә алмый икәнен күрсәтте. Мәсәлән, Исраил патшасы Сөләйман акыллы һәм бай патша булса да, кешелек идарәсе китергән зыянны төзәтә алмаган (Вәгазьче 4:1—3). Бүген дә дөньяның җитәкчеләре, хәтта яңа техник казанышлар ярдәмендә дә, газапларны юк итә алмый. Әмма начаррагы шул: тарихтан белгәнебезчә, Аллаһы идарәсе булмаганда кешеләр, газапларны юк итмиләр, ә аларны арттыралар гына.

Аллаһы киләчәк турында уйлап эш итә

12—14. Аллаһының газапларны рөхсәт итүе нинди мәңгелек файда китерәчәк?

12 Аллаһының газапларны рөхсәт итүе безгә авырлыклар китерде. Әмма Аллаһы киләчәк турында уйлап эш иткән һәм аларны рөхсәт итү ахыр чиктә файда китерәчәген белгән. Аллаһының шулай эш итүе берничә елга яки берничә мең елга гына түгел, ә миллионлаган елларга, хәтта мәңгелеккә файда китерәчәк.

13 Әгәр киләчәктә Галәмдә берәрсе үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаса һәм Аллаһының эш итү юлларын шик астына алса, аңа үз шикләренең дөрес булуын күрсәтер өчен инде беркайчан да вакыт бирелмәячәк. Моның кирәк түгел икәнлеген Аллаһы үзенә каршы чыккан затларга идарә итәргә меңләгән еллар биреп күрсәткән.

14 Аллаһы явызлык белән газапларны шушы көнгә кадәр рөхсәт итеп, аңа каршы күтәрелгән беркем дә уңышлы була алмый икәнен күрсәткән. Шунсы ачык итеп күренәчәк: кешеләрнең яки фәрештәләрнең бернинди планы да мәңгелек файда китерә алмаячак. Шуңа күрә Аллаһының үзенә каршы күтәрелгән һәркайсы затны шунда ук юк итәргә хакы булачак. «Бозыкларның барысын кырып бетерер» (Мәдхия 144:20; Римлыларга 3:4).

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Адәм белән Хаува Аллаһыдан бәйсез яшәү сайлагач, картайганнар һәм үлгәннәр

[16 биттәге иллюстрация]

Кешелекнең Аллаһыдан бәйсез идарәсе үзенең уңышсыз булуын күрсәтте

[Чыганак турында мәгълүмат]

U.S. Coast Guard photo