Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа дөньяның нигезе хәзер салына

Яңа дөньяның нигезе хәзер салына

Унберенче кисәк

Яңа дөньяның нигезе хәзер салына

1, 2. Без Изге Язмалар пәйгамбәрлегенең үтәлешен нинди эшләр аша күрәбез?

ШАЙТАННЫҢ иске дөньясы бетеп бара. Һәм нәкъ безнең көннәрдә Аллаһының яңа дөньясына нигез салына, һәм бу гаҗәеп. Аллаһы барлык халыклардан кешеләр җыя һәм алардан җирдә яшәячәк яңа җәмгыятнең нигезен сала. Без үз күзләребез белән моны күреп торабыз. Бу җәмгыять тиздән таркалып беткән бүгенге дөньяны алмаштырачак. Ул Инҗилдә «яңа җир» дип атала (2 Петер 3:13).

2 Изге Язмаларның пәйгамбәрлегендә мондый сүзләр дә бар: «Соңгы көннәрдә [без яши торган чорда]... күп халыклар барачак һәм болай дип әйтәчәк: „Килегез һәм Ходайның [хак гыйбадәт кылу] тавына меник... Һәм ул безне үзенең юлларына өйрәтер; һәм аның сукмаклары буйлап йөрербез“» (Ишагыйя 2:2, 3).

3. а) Ишагыйя пәйгамбәрлеге кемдә үтәлә? б) Инҗилнең соңгы китабында моның турында нәрсә әйтелә?

3 Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлек Аллаһыга буйсынып аның «юллары... һәм аның сукмаклары буйлап йөргән» кешеләрдә үтәлә. Алар — тыныч яшәүче, халыкара җәмгыять, һәм Инҗилнең соңгы китабында алар «бихисап күп кеше» дип атала һәм «алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр» дип әйтелә. Алар Аллаһыга бердәм хезмәт итәләр һәм чын бердәмлектә яшиләр. «Алар зур газап кичереп килгәннәр»,— дип әйтелә Инҗилдә. Бу сүзләр алар бу явыз дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калачак дигәнне аңлата (Ачылыш 7:9, 14; Маттай 24:3).

Чын халыкара кардәшлек

4, 5. Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья кардәшлеге яшәп килә?

4 Миллионлаган Йәһвә Шаһите Аллаһы әмерләрен чын күңелдән үтәп һәм аның нормаларын тотып яшәргә тырышалар. Алар мәңгелек тормышка, Аллаһының яңа дөньясына, өметләнеп яши. Алар Аллаһының законнарын һәр көн үтиләр һәм шуның белән Аллаһы идарәсенә хәзер һәм киләчәктә буйсынырга әзер икәнен күрсәтәләр. Йәһвә Шаһитләре һәр илдә, милләт һәм расага карамастан, Аллаһы Сүзендәге бер үк таләпләрне үтәп яши. Шуңа күрә алар — чын халыкара кардәшлек, Аллаһы булдырган яңа бөтендөнья җәмгыять (Ишагыйя 54:13; Маттай 22:37, 38; Яхъя 15:9, 14).

5 Йәһвә Шаһитләре бу бөтендөнья кардәшлек аларның көчләре белән төзелгән дип санамый. Алар бу Аллаһының куәтле рухы ярдәмендә мөмкин дип саный. Бу рух Аллаһы законнары буенча яшәгән кешеләргә тәэсир итә (Рәсүлләр 5:29, 32; Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Бу кардәшлекне Аллаһы булдырган. Гайсә әйткәнчә, «кешеләргә мөмкин булмаган Аллаһыга мөмкин» (Лүк 18:27). Әйе, какшамас Галәмне барлыкка китерергә сәләтле Аллаһы яңа дөньяның какшамас җәмгыятен дә барлыкка китерергә сәләтле.

6. Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең кардәшлеген безнең заман могҗизасы дип атап була?

6 Шулай итеп, Аллаһының яңа дөньяда идарә итү юлын инде хәзер яңа дөньяның нигезе салынганда күреп була. Ул үз Шаһитләре өчен башкарганны хәзерге заман могҗизасы дип атап була. Ни өчен? Чөнки ул Йәһвә Шаһитләреннән чын бөтендөнья кардәшлек булдырган. Аны милли, раса һәм дини хәрәкәтләр беркайчан да тарката алмаячак. Безнең көннәрдә 235 ил һәм территориядә миллионлаган Йәһвә Шаһите яши. Шулай да алар бер-берсе белән бердәм. Бөтендөнья кардәшлек чыннан да безнең заман могҗизасы, ул — Аллаһы эше (Ишагыйя 43:10, 11, 21; Рәсүлләр 10:34, 35; Гәләтиялеләргә 3:28).

Кем Аллаһы халкы?

7. Гайсә сүзләре буенча, аның шәкертләрен ничек танып була?

7 Яңа дөнья нигезен салыр өчен, Аллаһы нинди кешеләрне куллана? Аларны ничек танып була? Гайсәнең Яхъя 13:34, 35 тә язылган сүзләренә игътибар итик: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр». Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең сүзләренә ышана һәм аларны үти. Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, алар «барыннан да бигрәк бер-берсен эчкерсез яраталар» (1 Петер 4:8). Алар «камиллеккә илтүче» мәхәббәт сыйфатын үстерәләр (Көлессәйлеләргә 3:14). Шулай итеп, аларны кардәшләрне ярату берләштерә.

8. 1 Яхъя 3:10—12 дәге сүзләр буенча, Аллаһы халкы тагын нәрсә белән аерылып тора?

8 Инҗилдә шулай ук болай дип әйтелә: «Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый» (1 Яхъя 3:10—12). Шуңа күрә Аллаһы халкы — бөтендөнья кардәшлек — җәбер-золым, көч куллануны нәфрәт итә.

Тагын бер билге

9, 10. а) Без яшәгән соңгы көннәрдә Аллаһы хезмәтчеләрен нинди эшләр аша билгеләп була? б) Ничек Йәһвә Шаһитләре Маттай 24:14 тәге сүзләрне үтиләр?

9 Аллаһы хезмәтчеләрен таныр өчен тагын бер билге бар. Гайсә ахыр заман турында пәйгамбәрлек әйткәндә, күп вакыйгаларны искә алган, алар соңгы көннәрнең билгесе булып тора. (9 нчы кисәкне кара.) Инҗилдә бу вакыйгаларның берсе турында болай дип әйтелә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14).

10 Без бу пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрәбезме? Әйе. 1914 елдан, соңгы көннәр башлангач, Йәһвә Шаһитләре Гайсә үрнәген тотып, бөтен дөнья буенча өйдән-өйгә йөреп Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьлиләр (Маттай 10:7, 12; Рәсүлләр 20:20). Барлык илләрдә миллионлаган Йәһвә Шаһите кешеләргә яңа дөнья турында сөйләр өчен килеп-китәләр. Йәһвә Шаһитләре шулай ук Аллаһы Патшалыгы турында әйтелгән басмалар чыгаралар һәм тараталар, шуңа күрә син бу брошюраны укый аласың да инде. Син бөтен дөньяда өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән кешеләрне беләсеңме? Инҗилдә «ахыры килеп җиткәнче» вәгазьләү һәм өйрәтү эше үткәрелергә тиеш дип әйтелә (Марк 13:10).

Икенче бөек бәхәсле сорауга җавап

11. Аллаһы хакимлегенә буйсынып, Йәһвә Шаһитләре тагын нәрсә күрсәтә?

11 Шайтан кешеләр сынаулар вакытында Аллаһыга тугры калмаячак дигән. Йәһвә Шаһитләре Аллаһы законнарын үтәп һәм аның принципларына буйсынып, кешеләр сыналганда да Аллаһыга тугры кала ала һәм Шайтанның ялганчы икәнлеген күрсәтәләр. Шулай эшләп, алар кешеләрнең сафлыгына кагылышлы икенче бөек бәхәсле сорауга җавап бирәләр (Әюб 2:1—5). Йәһвә Шаһитләре төрле халыклардан чыккан миллионлаган кеше җәмгыяте булса да, Аллаһы идарәсенә бер бөтен булып тугры калалар. Алар камил түгел, Шайтан да аларга басым ясый, әмма алар Галәмдә хакимлек турындагы сорауда Аллаһы ягында торалар.

12. Иман ягыннан Шаһитләр кемнән үрнәк ала?

12 Бүген миллионлаган Йәһвә Шаһите Аллаһы турында шаһитлек биреп, Аллаһыга тугры калган башка шаһитләргә, мәсәлән, Һабил, Нух, Әюб, Ибраһим, Сара, Исхак, Ягъкуб, Дебора, Рут, Давыт һәм Данил кебек шаһитләргә кушылалар (Еврейләргә язылган хат, 11 нче бүлек). Инҗилдә алар турында: «Тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп»,— дип әйтелә (Еврейләргә 12:1). Алар һәм башкалар, шул исәптән Гайсә шәкертләре дә, Аллаһыга карата сафлыкларын саклаганнар. Гайсә үзе дә, саф калып, бөек үрнәк калдырган.

13. Гайсәнең Шайтан турында әйткән нинди сүзләренең дөреслеге раслана?

13 Бу Гайсәнең дини башлыкларына Шайтан турында әйткән сүзләренең дөреслеген раслый: «Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән Бәндәне, үтерергә йөрисез... Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:40, 44).

Син нәрсә сайларсың?

14. Яңа дөнья нигезе турында нәрсә әйтә аласыз?

14 Әйе, Аллаһы Йәһвә Шаһитләрен халыкара җәмгыять итеп, яңа дөньяның нигезен сала, һәм бу нигез көннән-көн ныгый бара. Һәр ел йөзләгән мең кеше, үзләренең төгәл белемгә нигезләнгән ихтыяр иреген кулланып, Аллаһы идарәсенә буйсына башлый. Алар яңа дөнья җәмгыятенең өлеше булып китә, Галәмдә хакимлек турындагы сорауда Аллаһы ягына басып, Шайтан ялганчы икәнен күрсәтәләр.

15. Безнең көннәрдә нинди эш үткәреләчәк?

15 Алар Аллаһы идарәсен сайлап, Гайсәнең «уң ягына» басарга лаеклы булачаклар. Бу Гайсә «сарыкларны» «кәҗәләрдән» аерганда булачак. Соңгы көннәр турында пәйгамбәрлек иткәндә Гайсә болай дип әйткән: «Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак. Сарыкларны Үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр». Сарыклар — бу басынкы кешеләр. Алар Аллаһы идарәсенә буйсына, Мәсих кардәшләренә хезмәттәшләр булып, аларга булышалар. Кәҗәләр — бу үзсүзле кешеләр. Алар Аллаһы идарәсенә буйсынмый һәм Гайсәнең кардәшләрен кире кага. Нәтиҗәдә «алар [кәҗәләр] мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар [сарыклар] мәңгелек тормышка барачак» дигән Гайсә (Маттай 25:31—46).

16. Киләчәк оҗмахта яшәр өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

16 Чыннан да, Аллаһы безне ярата! Тиздән ул җирдә гаҗәеп оҗмах булдырачак. Син шул оҗмахта яшәргә телисеңме? Телисең икән, Аллаһының бар эшләре өчен рәхмәтеңне күрсәт: аның турында белем ал һәм белгәннәрең буенча эш ит. «Ходайны табарга мөмкин булганда эзләгез; ул якын булганда, аны чакырыгыз. Явыз кеше үз юлын, ә бозык үз ниятләрен калдырсын, һәм Аллаһыга мөрәҗәгать итсен, һәм ул аны кичерер» (Ишагыйя 55:6, 7).

17. Кемгә хезмәт итәргә дигән сорау каралганда, ни өчен ашыгырга кирәк?

17 Ашык, бу иске дөнья төзелешенең ахыры бик якын. Инҗилдә: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк... Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйтелгән (1 Яхъя 2:15—​17).

18. Аллаһының гаҗәеп яңа дөньясында яшәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

18 Хәзер Аллаһы халкы яңа дөньяда мәңге яшәр өчен өйрәтелә. Алар җирне оҗмах итеп үзгәртер өчен кирәкле рухи һәм башка һөнәрләр үзләштерәләр. Без сиңа Аллаһыны Хаким итеп сайларга һәм бөтен дөнья буйлап үткәрелә торган эшкә кушылырга киңәш итәбез. Бу эш кешеләрне коткарырга булыша. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрән, Аллаһы турында белем ал. Ул безне ярата һәм тиздән газапларны юк итәчәк. Шулай эшләп, син дә яңа дөнья нигезенең өлеше була аласың. Аллаһы сине хуплаячак һәм син искиткеч яңа дөньяда яши алачаксың.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре — чын халыкара кардәшлек

[32 биттәге иллюстрация]

Аллаһының яңа дөньясының нигезе хәзер салына