Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу китапны укырга кирәк

Бу китапны укырга кирәк

Бу китапны укырга кирәк

Бер университетның профессоры яшь хатынга: «Изге Язмаларны чынга алырга кирәкми»,— дип әйткән.

Хатын аңардан: «Ә сез аны үзегез укыдыгызмы?» — дип сораган.

Бу сораудан соң профессор нәрсә әйтергә белмәгән һәм укымаганын таныган.

«Ничек соң сез бер дә укымаган китап турында алай дип әйтә аласыз?»

Бу хатын хак иде. Профессор Изге Язмаларны башта укып чыгарга, ә аннан соң үз фикерен әйтергә хәл иткән.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР китабы Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларыннан тора. Тулаем алганда бу — 66 кечкенә китап җыентыгы. Күп кешеләр Изге Язмаларны «кешелек тарихына иң зур йогынты ясаган» китап дип саный1. Чыннан да, ул бөтен дөньяда танылган сәнгать, әдәбият һәм музыка әсәрләрен иҗат иткән кешеләргә бик нык тәэсир иткән һәм төрле законнар чыгаруда зур роль уйнаган. Аны әдәби стиле өчен мактаганнар, ә белемле күп кешеләр аны югары бәяләгән. Ул кешеләрнең, аларның җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, тормышын бик нык үзгәрткән һәм үз укучыларында Аллаһыга карата искиткеч тугрылык үстергән. Ә кайберәүләр, аны укып чыгар өчен генә дә, үз гомерләрен куркыныч астына куйганнар.

Әмма Изге Язмаларга шикләнеп караучылар да бар. Бу китапны үзләре укып чыкмаса да, алар аның турында билгеле бер фикердә тора. Алар аның әдәби һәм тарихи әһәмиятен таныйдыр да, әмма: «Ничек инде мең еллар элек язылган китапта бүгенге тормыш өчен файдалы киңәшләр булсын ди?» — дип гаҗәпләнәләр. Әйе, без «информация гасырында» яшибез: без бүгенге вакыйгалар һәм хәзерге заман техникасы турында өр-яңа хәбәрләр, тормышта берәр кыенлык туса, белгечләр киңәшен таба алабыз. Ә Изге Язмаларда бүгенге тормыш өчен файдалы киңәшләр бармы?

Бу брошюра андый сорауларга җавап бирер өчен бастырылган. Аның максаты сезгә берәр дини карашны яки тәгълиматны көчләп тагу түгел, юк. Бу брошюрадан сез тарихка зур йогынты ясаган китап — Изге Язмалар сезнең игътибарыгызга лаек икәнен күрерсез. Мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләр 1994 елда бер отчет бастырганнар. Бу отчетта Изге Язмалар көнбатыш культурасына бик тирән үтеп кергән дип әйтелгән, һәм хәтта: «Изге Язмаларның тәгълиматлары һәм хәбәрләре белән таныш булмаган кеше культура ягыннан надан»,— дип язылган2.

Кеше Аллаһыга иман итмәсә дә, аңа Изге Язмаларны укырга кирәк. Бу брошюраны укып чыккач, сез, бәлки, бу сүзләр белән килешерсез.

[3 нче биттәге рамка/иллюстрация]

«Минем күзләрем бер китап укыганда ачылды. Бу нинди китап? Бер борынгы, гади, табигать кебек тыйнак, табигый бер китап... һәм... ул китап дип, ягъни Изге Язмалар дип атала» (Генрих Гейне, XIX гасырдагы немец язучысы)3.