Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу китап ничек сакланган?

Бу китап ничек сакланган?

Бу китап ничек сакланган?

Борынгы китаплар янган, дымлылык аркасында юкка чыккан яки күгәреп бозылганнар. Изге Язмаларның кулъязмаларына да бу зыян китергән. Әмма күп гасырлар дәвамында ул сакланып калган һәм дөньяда иң киң таралган китап булып киткән. Бу яктан ул борынгы әсәрләрдән бик нык аерылып тора. Әйдәгез, аның тарихын игътибар белән карап чыгыйк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ сүзләрен ташка уеп та һәм балчык такталарга да язмаганнар. Аның сүзләрен папируска (Мисырдагы үсемлек) һәм пергаментка (хайван тире) язганнар. Ә бу бик тиз бозыла торган материаллар.

Кая соң аның беренче кулъязмалары? Алар инде әллә кайчан, күпчелеге әле борынгы Исраилдә череп юкка чыккандыр. Галим Оскар Парет болай дип язган: «Язу өчен кулланылган ике материалга [папирус белән тирегә] дымлылык, төрле кортлар зыян китерә алган һәм алар күгәреп бозылган. Кәгазь, хәтта иң яхшы тире дә, ачык һавада яки дымлы бүлмәдә тиз бозыла»1.

Димәк, беренче кулъязмалар юк. Алайса Изге Язмаларда язылган сүзләр безнең көннәргә кадәр ничек сакланган?

Төгәл күчерүчеләр

Беренче кулъязмалар язылганнан соң аларны күчереп яза башлаганнар. Борынгы Исраилдә Изге Язмаларны күчерү хәтта һөнәр дә булып киткән (Езра 7:6; Мәдхия 44:2). Әмма бу кулъязмалар да тиз бозыла торган материалларга язылган. Алар яңартылып торган һәм беренче кулъязмалар юкка чыккач, алардан күчереп язганнар. Шулай итеп берничә гасыр эшләгәннәр. Күчереп язучылар хаталар ясамаганмы һәм Изге Язмаларның тексты үзгәрмәгәнме? Булган дәлилләргә нигезләнеп: «Юк»,— дип әйтә алабыз.

Оста күчереп язучылар үз эшләрен төгәл үтәгәннәр. Алар языласы сүзләргә тирән курку-хөрмәт белән караган һәм үз эшләрен җиренә җиткереп эшләгәннәр. «Күчереп язучы» дип тәрҗемә ителгән софе́р дигән еврей сүзе санау яки язу дигән мәгънә йөртә. Никадәр төгәл алар үз эшләрен үтәгән? Мәсәлән, масоретлар мисалын карап чыгыйк *. «Алар... Тәүрат текстының уртасында нинди хәреф, һәрбер китап текстының уртасында нинди җөмлә тора икәнен һәм Еврей Язмаларында [еврей] алфавитының һәрбер хәрефе ничә тапкыр очрый икәнен санап чыгарганнар»,— дип сөйли галим Томас Хартуэлл Хорн3.

Күчереп язучылар үз эшләрен оста башкарганнар һәм төрлечә тикшереп чыкканнар. Мәсәлән, текстның бер генә хәрефен дә төшереп калдырмас өчен, алар сүзләрне дә һәм хәтта хәрефләрне дә санап чыкканнар. Бу бик күп көч таләп иткән, чөнки Еврей Язмаларында 815 140 хәреф бар һәм масоретлар моны белгән!4 Андый тырышлык белән күчереп язылган текст төгәл булган.

Әмма күчереп язучыларның да кимчелекләре булган. Изге Язмалар гасырлар буе күчерелеп язылса да, ул төгәл сакланганмы? Төгәл сакланганына нинди дә булса дәлилләр бармы?

Ышанычлы дәлилләр

Изге Язмалар безнең көннәргә үзгәрмичә килеп җиткән. Моңа ышанычлы дәлилләр бар. Мәсәлән, безнең көннәрдә Еврей Язмаларының яки аның өлешләренең 6 000 гә якын, ә Грек телендәге Мәсихче Язмаларның (Инҗилнең) 5 000 нән артык кулъязмасы бар. Еврей Язмаларының 1947 елда табылган кулъязмалары Изге Язмаларның төгәл күчерелгәнен исбатлый. Бу кулъязмаларны «хәзерге заманның иң зур табылдыгы» дип атыйлар5.

1947 елның башында бәдәви малае көтү көткәндә Үле диңгез янында тау куышлыгын күрә. Аның эченә кергәч, ул берничә балчык чүлмәк таба. Күбесе буш була, әмма берсенең авызы ныклап ябыштырылган була, ә эченә киндергә әйбәтләп төрелгән күн төргәк — Изге Язмаларның Ишагыйя китабы салынган була. Төргәк яхшы сакланган, ләкин кайбер урыннарына ямау салынган була. Бу малай шушы борынгы төргәккә бөтен дөнья игътибар итәчәк дип күз алдына да китерә алмагандыр.

Ни өчен бу кулъязмага шундый зур игътибар бирелгән? 1947 елга кадәр иң борынгы тулы Еврей Язмаларының кулъязмалары якынча б. э. Х гасырында язылган булган. Әмма табылган төргәк б. э. к. II гасырда язылган дип исәпләнә *. Бу мең елдан артык вакытка борынгырак дигән сүз! Галимнәр бу төргәкне ул вакытка инде булган кулъязмалар белән чагыштырып караганнар *.

Галимнәр шул Ишагыйя китабының 53 нче бүлеген Х гасырда язылган масорет тексты белән чагыштырганнар. Нинди нәтиҗәгә алар килгән? Бер китапта болай дип әйтелә: «Ишагыйянең 53 нче бүлегендәге 166 сүздә 17 хәреф кенә шик тудыра. Аларның 10 сы — текст мәгънәсен бер дә бозмый торган грамматика мәсьәләсе, 4 се — кечкенә стиль үзгәрешләре (мәсәлән теркәгеч). Калган 3 хәреф — бу „яктылык“ сүзе. Бу сүз 11 нче шигырьгә өстәлгән һәм мәгънәне чак кына үзгәртә... Шулай итеп, кулъязма мең ел күчереп язылса да, 166 сүзнең берсе генә (3 хәреф) шик тудыра; һәм бу сүз өземтәнең мәгънәсен чак кына үзгәртә» («A General Introduction to the Bible»)7.

Андый кулъязмаларның эчтәлеген анализлап инде күп еллар эшләгән профессор Миллар Бэрроус болай ди: «Ишагыйя төргәге һәм масорет тексты арасындагы күп кенә аермаларны... күчереп язганда керә торган хаталар белән аңлатып була. Ул хаталарны исәпкә алмаганда, [Ишагыйя төргәге] урта гасыр кулъязмалары белән гаҗәеп туры килә. Бу кулланыштагы текстның төгәл булуын күрсәтә»8.

Инҗил дә төгәл күчереп язылган. Мәсәлән, XIX гасырда Синай кодексы табылган. Ул б. э. IV гасырында юка пергаментка ясалган һәм берничә йөз ел элегрәк ясалган Инҗил кулъязмалары төгәл икәнен күрсәткән. Шулай ук Файюм районында (Мисыр) Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр өзеген табалар. Ул б. э. II гасырының беренче яртысында папируска язылган. Димәк аны, Яхъя Яхшы хәбәрне язганнан соң, якынча 50 ел узгач күчереп язганнар. Бу өзек коры комда сакланган һәм аның тексты күпкә соңрак ясалган кулъязмалар текстына туры килә9.

Шулай итеп, күчереп язучылар үз эшләрен чынлап та төгәл башкарган дип әйтә алабыз. Әмма алар да хата ясаган. Кимчелексез кулъязма юк. Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабының да кимчелеге бар. Әмма бу очракта да галимнәр хаталарны табып төзәтә алганнар.

Хаталар ничек төзәтелгән?

Әйтик, 100 кешегә бер озын документны күчереп язарга кушалар ди. Әлбәттә, аларның кайберләре хата ясар, әмма хаталар бертөрле булмаячак. 100 документны чагыштырсак, хаталарны табып була, һәм төп документның текстын, без аны беркайчан күрмәгән булсак та, төгәл ачыклап була.

Нәкъ шулай ук Изге Язмаларны күчереп язучылар да бертөрле хата ясамаганнар. Бүген текстологлар Изге Язмаларның меңләгән кулъязмасын чагыштырып хаталарны тапканнар һәм төп текстны билгели алганнар. Алар шулай ук нинди төзәтүләр кертергә кирәк икәнен язып куйганнар. Шундый зур эш башкарып алар кулъязмалар язылган телләрдәге төп текстны ачыклаганнар, һәм бу текстларга галимнәрнең күпчелеге дөрес дип санаган сүзләр кертелгән. Кайбер кулъязмаларда башкарак язылса, бу аермалар искәрмәләрдә күрсәтелә. Текстологлар төзәткән басмалар Изге Язмаларны бүгенге телләргә тәрҗемә итәр өчен кулланыла.

Шуңа күрә Изге Язмаларның берәр тәрҗемәсен укыганда, сез ул тәрҗемә Изге Язмаларның еврей һәм грек телләрендәге төгәл текстларына нигезләнеп ясалган дип ышана аласыз *. Изге Язмалар, меңләгән еллар күчереп язылса да, сакланган һәм бу, һичшиксез, таң калдыра. Күп еллар буе Британия музеенда эшләгән Фредерик Кеньон болай дип әйткән: «Изге Язмалар тексты шик тудырмый. Моны нык ышаныч белән әйтеп була. [...] Дөньядагы борынгы китапларның берсе турында да алай дип әйтеп булмый»10.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Масоретлар («гореф-гадәт саклаучылар») б. э. VI—X гасырларында яшәгән. Алар Еврей Язмаларын күчереп язганнар. Алар ясаган копияләр масорет текстлары дип атала2.

^ 14 абз. «Б. э. к.» — «безнең эрага кадәр» дигәнне, «б. э.» — «безнең эра» дигәнне аңлата.

^ 14 абз. Эмануэл Товның китабында болай дип әйтелә: «1QIsaa [Үле диңгез янында табылган Ишагыйя төргәге] радиоуглерод методы б. э. к. 202—107 елларда (палеография датасы буенча: б. э. к. 125—100 елларда) язылган икәнен күрсәтте... Соңгы елларда камилләштерелгән палеографик ысул төгәл елны исәпләп чыгарга булыша. Моның өчен ел сугылган тәңкәләрдәге һәм язмалардагы хәрефләрнең формаларын һәм хәреф язылышын чагыштыралар. Бу ысул чагыштырмача төгәл» («Textual Criticism of the Hebrew Bible»)6.

^ 22 абз. Әлбәттә, кайбер тәрҗемәчеләр алай эшләми.

[8 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмалар оста күчереп язучылар ярдәмендә сакланып калган

[9 нчы биттәге иллюстрация]

Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабы (фотосы күрсәтелгән) мең ел соңрак ясалган масорет тексты белән тулысынча диярлек туры килә