Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу китап ышанычка лаекмы?

Бу китап ышанычка лаекмы?

Бу китап ышанычка лаекмы?

«Изге Язмаларда тарихи хезмәтләр белән чагыштырганда дөреслек күбрәк» (танылган инглиз галиме Исаак Ньютон)1.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА язылган сүзләргә ышанып буламы? Анда әйтелгән кешеләр, урыннар һәм вакыйгалар чынмы? Чын булса, аны намуслы кешеләр төгәл язган икәненә дәлилләр булырга тиеш. Һәм андый дәлилләр чыннан да бар. Аларның күпләре җирдә, археологлар казу эшләре алып барганда табылган, ә тагы да күбрәк дәлилләр китапның үзендә бар.

Казып алынган «дәлилләр»

Археологлар Изге Язмаларда искә алынган илләр булган урыннарда борынгы заман калдыкларын тапканнар, һәм бу китапның тарихи һәм географик төгәллеген раслаган. Бу дәлилләрнең кайберләрен генә карап чыгыйк.

Кыю яшь көтүче, соңрак Исраил патшасы һәм пәйгамбәр булып киткән Давыт Изге Язмаларны укыган кешеләргә яхшы таныш. Аның исеме бу китапта 1 138 тапкыр, ә «Давыт йорты» (аның нәселе дигәнне аңлата) дигән сүзләр 25 мәртәбә очрый (1 Патшалык 16:13; 20:16). Әмма Давытның чыннан да яшәгәненә дәлилләр башка чыганакларда булмаган. Давыт пәйгамбәр чыннан да яшәгәнме?

1993 елда профессор Авраам Биран җитәкчелегендәге археологлар искиткеч ачыш ясый. Моның турында Израильнең бер газетасында хәбәр ителә («Israel Exploration Journal»). Израильнең төньяк өлешендә, Телль-Дан дип аталган борынгы калкулыкта, археологик эзләнүләр алып барылганда базальт таш табалар. Ташка уелып «Давыт йорты» һәм «Исраил патшасы» дип язылган була2. Бу таш, күрәсең, б. э. к. IX гасырда Исраилнең көнчыгыштагы дошманнар — арамейлар куйган җиңү ташының өлеше. Ни өчен бу ташка язылган сүзләр шулкадәр мөһим?

Бер журналда мәкалә бастырыла һәм анда: «Беренче мәртәбә „Давыт“ исеме Изге Язмаларда түгел, ә борынгы язмаларның берсендә табылды»,— дип әйтелә *3 («Biblical Archaeology Review»). Бу мәкалә профессор Биран һәм аның хезмәттәше профессор Иосиф Навех отчетына нигезләнеп бастырыла. Табылган язманың тагын кайбер якларына игътибар итик. «Давыт йорты» дигән сүзләр бер сүз белән язылган. Лингвистика профессоры Ансон Рейни болай ди: «Гадәткә кереп киткән исемнәргә кагылышлы сүзләр күп очракларда... бергә языла. Һичшиксез, „Давытның йорты“ дигән әйтем б. э. к. IX гасырның уртасында сәяси атама һәм географик исем булган»5. Шулай итеп, Давыт патша һәм аның нәселе, күрәсең, борынгы заманда яхшы билгеле булган.

Изге Язмаларда шулай ук Ассириянең бөек шәһәре — Ниневә турында әйтелә. Андый шәһәр чыннан да булганмы? Әле XIX гасыр башында Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр юк дигәннәр. Ләкин 1849 елда Остин Генри Лэйярд Куюнжик шәһәрендә Синахериб патша сараеның хәрабәләрен казып тапкан. Бу шәһәр борынгы Ниневә шәһәренең өлеше булып чыккан. Шуңа күрә тәнкыйтьләүчеләр сүзсез калган. Әмма тагын күп нәрсәләр ачылган. Бер бүлмәнең стеналары яхшы сакланган һәм анда рельеф ясалган: яхшы ныгытылган шәһәр яулап алына һәм җиңгән патша алдыннан әсирләр үтә. Патша өстендә шундый язма бар: «Дөнья падишаһы, Ассирия патшасы Сенахериб, нимеду-тәхеткә менеп утырды һәм Лахиста (Ла-ки-су) (алынган) байлыкларны тикшерде»6.

Бу рельеф һәм язуны Британия музеенда күреп була, һәм ул Изге Язмаларның 4 Патшалык 18:13, 14 тә язылган хәбәргә туры килә. Анда Сенахериб яһүд шәһәре Лахисны яулап алды дип әйтелә. Лэйярд болай дип язган: «Бу ачышлар ясалганчы, беркем дә Ниневә урынын билгеләп торучы урында, туфрак белән чүп астында, [Яһүд патшасы] Хизәкыйя белән Синахериб сугышы турында язма табылыр дип күз алдына да китерә алмаган иде. Бу язуларны шул вакытта Сенахериб үзе төзегән, һәм алар Изге Язмалардагы сүзләр төгәл икәнен раслый»7. Әйе, бу ачыш чыннан да мөһим!

Археологлар шулай ук керамика, бина хәрабәләре, кызыл балчыктан ясалган такталар, тәңкәләр, документлар, һәйкәлләр һәм язмалар казып чыгарган. Алар да Изге Язмаларның төгәл булуын исбатлый. Археологлар шулай ук Ибраһим пәйгамбәр яшәгән сәүдә һәм дин үзәген — халдейларның Ур шәһәрен тапканнар (Яратылыш 11:27—31)8. XIX гасырда җирдән Набонид елъязмалары казып алынган. Анда б. э. к. 539 елда Бөек Кирның Бабыл шәһәрен яулап алуы турында әйтелә. Моның турында Данил китабының 5 нче бүлегендә язылган9. Борынгы Тессалуникә шәһәрендәге аркага язылган сүзләр арасында шәһәр башлыкларының исемнәре язылган (кайбер өлешләре Британия музеенда саклана). Аларны «политарх» дип атаганнар. Бу сүз классик грек әдәбиятында билгеле булмаган, әмма бу сүзне Лүк кулланган10 (Рәсүлләр 17:6, (ЯД) искәрмә). Шулай итеп бу һәм башка яклар Лүкнең төгәл итеп язганын раслаган. (Лүк 1:3 не дә карагыз.)

Әмма археологлар кайвакыт үз хезмәттәшләре белән килешми. Ә инде Изге Язмалар белән килешү турында әйтеп тә торасы юк. Шулай да Изге Язмаларның үзендә бу китап ышанычка лаек икәнен күрсәтүче дәлилләр бар.

Яшеренмәгән хәбәрләр

Лахисны яулап алу турындагы язмада тарихчылар Синахерибның җиңүләре, уңышлары һәм яхшы сыйфатлары турында гына яза. Әмма гадел тарихчылар җиңелүләр, уңышсызлыклар һәм кимчелекләр турында да язарлар иде. Мондый гаделлек тарихчыларның кайберләренә генә хас.

Ассирия тарихчылары турында Даниел Лакенбилл болай дип яза: «Патша данны яратканга, алар еш кына тарихны үзгәрткәннәр»11. Мәсәлән Ассирия патшасы Ашшурнасирпалның елъязмаларындагы сүзләренә игътибар итик: «Мин мәһабәт, мин бөек, мин олы дәрәҗәле, мин куәтле, мин хөрмәтле, мин данлыклы, мин күренекле, мин көчле, мин батыр, мин арысландай кыю, һәм мин гайрәтле!»12 Сез мондый елъязмаларда язылган тарихның төгәл булуына ышаныр идегезме?

Ә Изге Язмаларны язучы кешеләр, киресенчә, бернәрсәне дә яшермичә язганнар. Мәсәлән, Исраилнең юлбашчысы Муса абыйсы Һарунның, апасы Мәрьямнең, туганнары Надаб һәм Абиһу, үз халкының кимчелекләре һәм үз хаталары турында яшермичә язган (Чыгыш 14:11, 12; 32:1—6; Левиләр 10:1, 2; Саннар 12:1—3; 20:9—12; 27:12—14). Ә Давыт патшаның җитди хаталары турында нәрсә әйтелгән? Алар турында әле Давыт патша булып идарә иткәндә язып куелган булган (2 Патшалык, 11 нче, 24 нче бүлекләр). Инҗилнең бер китабын язган Маттай рәсүлләр кем бөегрәк дип бәхәсләшкән һәм Гайсәне кулга алган төнне аны ташлап киткәннәр дип яза. Ул үзе алар арасында булган! (Маттай 20:20—24; 26:56). Инҗилдәге хатларны язган ирләр кайбер мәсихче җыелышларда авырлыклар — әхлаксызлык, каршылыклар бар дип таныганнар һәм моның турында яшермичә язганнар (1 Көринтлеләргә 1:10—13; 5:1—13).

Әйе, язучылар гадел булган һәм яшермичә язганнар, бу аларның дөреслекне яратканнарын күрсәтә. Әгәр алар Изге Язмаларда үз якыннары, үз халкы һәм хәтта үзләре турында дөреслекне язганнар икән, без аларның сүзләренә ышанырга тиеш түгелме?

Төп-төгәл

Судта шаһитның дөрес сөйләвен еш кына кечкенә фактлар аша ачыклап була. Әгәр кечкенә фактлар бер-берсе белән туры килсә, димәк шаһит дөресен сөйли. Ә җитди аермалар булса, димәк ул ялганлый. Әмма кимчелексез, бар фактлар да туры килә торган хикәя дә шикләр тудырырга мөмкин.

Ә Изге Язмаларны язган «шаһитләр» турында нәрсә әйтеп була? Аларның язганнары бер-берсе белән бәйле, кечкенә нәрсәләрдә дә туры килә. Әмма алар моны юри эшләмәгән, юкса бу шик уятыр иде. Язучылар еш кына белмичә туры китереп язганнар. Моңа кайбер мисалларны карап чыгыйк.

Инҗилдә Маттай: «Гайсә Петернең өенә килде һәм аның каенанасының кызышып авырып ятуын күрде»,— дип язган (Маттай 8:14). Маттай кызык, әмма бик мөһим булмаган кечкенә якны әйтеп китә: Петернең хатыны булган. Паул да моны искә ала: «[Безнең] башка рәсүлләр, Раббының энеләре һәм Кифас * кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?» (1 Көринтлеләргә 9:5). Паул бу сүзләрне язганда нигезсез гаепләүләрдән үзен яклый (1 Көринтлеләргә 9:1—4). Ул Петер хатынлы кеше икәнлеген сүз уңаеннан гына искә ала. Шунсы ачык күренеп тора: аның максаты Маттай язганны раслау булмаган.

Инҗил язуда катнашкан Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя Гайсә кулга алынган төнне аның бер шәкерте кылыч алып иң баш руханиның хезмәтчесенә суга һәм аның колагын чабып өзә дип язганнар. Әмма Яхъя генә: «Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде»,— дип яза (Яхъя 18:10, 26). Ни өчен ул гына бу кешенең исемен атый? Бу бүлектә Яхъя «иң баш рухани белән яхшы мөнәсәбәттә булган» дип әйтелә. Бу кечкенә як турында башка бер җирдә дә әйтелми. Яхъя иң баш руханиның гаиләсенә дә, аның хезмәтчеләренә дә таныш булган, һәм ул да аларны белгән (Яхъя 18:15, 16). Шуңа күрә Яхъя хезмәтченең исемен искә ала, ә башкалар, ул кеше белән таныш булмаганга, искә алмый.

Кайвакыт бер хәбәрдә әйтелмәгән нәрсә башка бер хәбәрдә китерелә. Мәсәлән, Маттай Гайсә яһүд синедрионы каршында торганда аңа кайберәүләр сугып: «„Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты?“ — диделәр»,— дип яза (Маттай 26:67, 68). Суккан кеше Гайсә алдында басып торган, ни өчен соң ул «пәйгамбәрлек итеп әйт» дип сорый? Маттай моны аңлатмый. Әмма Марк белән Лүк Маттай искә алмаган якны ачыклыйлар: Гайсәгә сугар алдыннан аның битен каплаганнар (Марк 14:65; Лүк 22:64). Маттай үз хәбәрендә бар якларны да исәпкә алырга тырышмаган.

Яхъя язган Яхшы хәбәрдә Гайсә сөйләгәнне тыңларга зур халык төркеме килде дип әйтелә. «Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә: „Аларны ашату өчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән?“ — диде» (Яхъя 6:5). Ни өчен Гайсә Филипкә сорау биргән? Яхъя моны аңлатмый. Әмма Лүк бу вакыйга Гәлиләя диңгезенең төньяк ярындагы Бәйтсайда шәһәре янында булган дип яза. Алдарак Яхъя: «Бәйтсайда шәһәреннән булган Филип»,— дип язган булган (Яхъя 1:44; Лүк 9:10). Шуңа күрә Гайсә ул якларда яшәгән кешедән — Филиптән сораган. Әйе, язучыларның хәбәрләре кечкенә нәрсәләрдә дә туры килә. Алар моны юри эшләмәгән.

Кайвакыт Изге Язмаларны язган кеше кечкенә нәрсәләрне төшереп калдыра, һәм бу шул язучыга ышанычны ныгыта. Мәсәлән, Патшалыкның 3 нче китабында Исраилдәге бик көчле корылык турында әйтелә: хәтта патша да үз атларын һәм үгезләрен саклап калыр өчен җитәрлек су һәм үлән таба алмаган (3 Патшалык 17:7; 18:5). Ләкин шул ук хикәядә Ильяс пәйгамбәр Кармил тавына, якынча 1 000 квадрат метр җирне әйләндереп алган чокырны тутырыр өчен, (корбан китергәндә кулланыр өчен) су китерергә куша (3 Патшалык 18:33—35). Корылык вакытында суны кайдан алганнар? Бу хәбәрне язган кеше моны аңлатмаган. Әмма Исраилдә яшәгән һәрбер кеше Кармил тавы Урта диңгез ярында урнашкан икәнен белә, һәм хәбәрдә бу искә алына (3 Патшалык 18:43). Шулай итеп, якында гына диңгез суы булган. Башка яклардан төгәл булган бу китапны берәр оста ялганчы уйлап чыгарган булса, ничек ул шундый хата ясар иде?

Изге Язмаларга ышанып буламы? Археологлар җитәрлек борынгы калдыклар казып чыгарган, һәм алар Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр, урыннар һәм вакыйгалар чыннан да булган икәнен күрсәтә. Әмма Изге Язмаларның үзендә дә дәлилләр күп. Аны язган кешеләр барысын да, хәтта үзләре турында да яшермичә һәм арттырмыйча язганнар. Аларның хәбәрләре төгәл, бер-берсе белән туры килә һәм бу аларның «шаһитлекләре» дөрес икәнен исбатлый. Андый дәлилләр Изге Язмалар чыннан да ышанычка лаек китап икәнен күрсәтә.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Бу ачыштан соң профессор Андрэ Лемэрдан мондый хәбәр килгән: 1868 елда табылган Меса стелласындагы (Моавит ташы дип тә атала) бер җөмлә төзәтелгәндә анда да «Давыт йорты» искә алына4.

^ 21 абз. «Петер» семит телендә «Кифа» дип языла (Яхъя 1:42).

[15 нче биттәге иллюстрация]

Телль-Данда табылган таш

[16 нчы биттәге иллюстрация]

Стенага ясалган Ассирия рәсеме: Лахисны яулап алу. Моның турында 4 Патшалык 18:13, 14 тә әйтелә