Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?

Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?

Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?

Дин фәнне үзенең дошманы дип санаган чаклар да булган. Үткән гасырларда кайбер теологлар үзенчә Изге Язмаларны аңлатканнар һәм фәнни ачышлар бу аңлатуны шик астына куйса, фәнгә каршы чыкканнар. Фән чыннан да Изге Язмаларның дошманымы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ язган кешеләр шул көннәрдәге киң таралган фәнни карашлар белән риза булса, Изге Язмаларда фән ягыннан күп хаталар булыр иде. Әмма язучылар бүгенге фән карашыннан чыгып караганда дөрес, ә ул көннәрдәге карашларга каршы килгән берничә фикер язганнар.

Җирнең формасы нинди?

Бу сорау меңләгән еллар кешеләрне борчыган. Борынгы заманда кешеләр Җир яссы дип уйлаган. Мәсәлән, Бабыл шәһәрендә яшәүчеләр Галәмне тартма я бүлмә дип, ә Җир аның идәне дип ышанган. Һиндстандагы Веда диненең башлыклары Җир яссы һәм аның бер ягында гына кешеләр яши дип уйлаганнар. Азиядәге бер кабилә кешеләре Җирне зур бер чәй подносы дип санаган.

Греция философы Пифагор б. э. к. VI гасырда Ай белән Кояш шар кебек булганга, Җир дә шар булырга тиеш дигән теория чыгарган. Аристотель (б. э. к. IV гасыр) аның белән килешеп, Ай тотылышлары вакытында Җиргә урак сыман күләгә төшкәнгә, Җир шар формасында дигән.

Әмма аннан соң да (өске өлешендә генә кешеләр яшәгән) яссы Җир турындагы караш тулысынча юкка чыкмаган. Кайберәүләр Җирнең түгәрәк булуын, ягъни антиподлар турындагы тәгълиматны кабул итә алмаган *. Б. э. IV гасырының христиан апологеты Лактанций көлеп болай дип язган: «Кешеләр баштүбән йөри... Игеннәр һәм урманнар аска үсә, яңгыр һәм боз өскә җиргә ява. Нинди акылсыз кеше моңа ышаныр?»2.

Теологлар авыр хәлгә эләккән. Антиподлар булса, аларны билгеле цивилизациядән киң диңгез яки экватордагы үтеп чыга алмаслык тропик пояс аерып торырга тиеш дигән теорияләр туган. Әмма кайдан килеп чыккан анда кешеләр? Кайбер теологлар аптырашка калган һәм антиподлар юк дигән. Алар, Лактанций кебек, Җир шар кебек була алмый дип ышанганнар!

Шулай да Җирнең шар булуы исбат ителгән һәм киң танылган булган. Ләкин XX гасырда гына — космонавтика гасырында гына — кешеләр космоска очып үз күзләре белән Җирнең шар булуын күрә алдылар *.

Ә Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Б. э. к. VIII гасырда кешеләр Җир яссы дип ышанганда, Ишагыйя пәйгамбәр: «Ул [Аллаһы] җир түгәрәге өстендә утыручы»,— дигән гади сүзләр язган (Ишагыйя 40:22). Грек философлары берничә гасыр үткәч кенә Җир шардыр дигән теория чыгарачак, ә кешеләр космостан Җирнең шар булуын күргәнче әле мең еллар үтәчәк. «Түгәрәк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе хуг «шар» дигән мәгънә дә йөртә3. Башка тәрҗемәләрдә бу сүзләр «җир шарының өстендә» («Douay Version») һәм «түгәрәк җирнең өстендә» («Moffatt»), дип тәрҗемә ителгән *.

Ишагыйя Җир турында киң таралган мифлар буенча язмаган. Ул киләчәктәге фәнни ачышлар үзгәртә алмаячак сүзләр язган.

Җирне нәрсә тотып тора?

Борынгы заманда кешеләр Галәм турында уйланганда, мондый сорауларга да җавап эзләгәннәр: «Җир нәрсә өстендә тора? Кояш, Ай һәм йолдызларны нәрсә тота?» Алар Исаак Ньютон ачкан һәм 1687 елда бастырган гравитация законын әле белмәгәннәр. Җир, Кояш, Ай һәм йолдызлар бушлыкта бер нәрсәгә дә эленмичә тора. Моны белмәгәнгә күрә кешеләр еш кына Җирне, Айны, Кояшны һәм йолдызларны берәр нәрсә тотып тора дип уйлаганнар.

Мәсәлән, бер борынгы теория буенча, Җир үзен әйләндереп алган суда йөзеп йөри дип уйлаганнар. Моны, күрәсең, утрауда яшәүчеләр уйлап чыгарган. Индуслар Җирнең бер-берсе өстендә урнашкан берничә нигезе бар дип уйлаганнар: җир дүрт фил өстендә, филләр зур ташбака өстендә, ташбака зур елан өстендә тора, ә боҗралар ясап уралган елан Галәмнең суларында йөзеп йөри. Ә б. э. к. V гасырда яшәгән грек философы Эмпедокл Җир давыл өстендә урнаша һәм давыл йолдызларны, планеталарны һәм Кояшны хәрәкәткә китерә дип уйлаган.

Кешеләргә иң зур йогынты Аристотель карашы ясаган. Ул Җирнең шар булуы турында теорияне уйлап чыгарса да, Җир бушлыкта эленеп тора алмый дигән. Үзенең «Күк турында» дигән фәнни хезмәтендә ул Җир су өстендә тора алмый дигән: «Су да, табигате буенча, [Җир кебек] асылынып тора алмый, ул һәрвакыт берәр нәрсә өстендә тора»4. Алайса Җир нәрсә өстендә «тора»? Аристотель карашы буенча, Кояш, Ай һәм йолдызлар пыяла кебек сфераларга беркетелгән. Сфералар бер-берсенә урнашкан, ә алар уртасында Җир. Ул бер урында тора. Сфералар әйләнгәнгә күрә Кояш, Ай һәм планеталар күк буенча хәрәкәт итә.

Аристотель сүзләре дөрес кебек күренгән. Кояш, Ай һәм башкалар берәр нәрсәгә беркетелгән булмаса, ничек өстә тора алырлар иде? Тирән хөрмәт ителгән Аристотельнең карашы 2 000 ел буе дөрес дип саналган. Чиркәү аның тәгълиматларын XVI һәм XVII гасырларда «дини канун дәрәҗәсенә кадәр күтәргән» дип әйтелә бер энциклопедиядә («The New Encyclopædia Britannica»)5.

Телескоплар уйлап табылгач астрономнар Аристотель теориясен шик астына куя башлаганнар. Әмма И. Ньютон планеталар бушлыкта урнашкан һәм аларны күзгә күренми торган көч — гравитация үз орбиталарында тотып тора дип аңлатканчы, Җир нәрсәгә эленеп тора дигән сорауга җавап таба алмаганнар. Ньютон теориясе акылга сыймаслык булган. Аның кайбер хезмәттәшләренә космос — бу вакуум һәм аның зур өлешендә бернәрсә дә юк дигән тәгълиматка ышану авыр булган *6.

Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? 3 500 ел элек Изге Язмаларда Җир «һичнәрсәсез» эленеп тора дип ап-ачык әйтелгән булган (Әюб 26:7). Борынгы еврей телендәге кулъязмада бу урында «берни түгел» (бели-ма́х) дигән сүз «бернәрсәсез» дигән мәгънә йөртә7. Инглиз телендәге бер тәрҗемәдә «буш киңлектә» дигән сүзләр кулланыла («Contemporary English Version»).

Әйе, Җир — бушлыкта эленеп торучы планета. Изге Язмалар язылган көннәрдә күп кешеләр аны андый итеп күз алдына китермәгән. Әмма Изге Язмаларда фәнни яктан дөрес караш язылган булган. Андый караш күп гасырлар үткәч кенә кабул ителгән.

Изге Язмалар һәм медицина. Алар бер-берсенә каршымы?

Бүгенге медицина ярдәмендә без күп нәрсәләр беләбез. Мәсәлән, авырулар ничек тарала һәм чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләбез. XIX гасырда медицина зур уңышларга ирешкән һәм кешеләр антисептиклар куллана башлаганнар. Алар төрле инфекцияләрдән саклый башлаган һәм бу искиткеч нәтиҗәләргә китергән. Инфекция эләгү һәм вакытсыз үлүчеләр саны шактый кимегән.

Әмма борынгы врачлар авырулар ничек тарала икәнен һәм чирләмәс өчен санитариянең мөһимлеген дә аңлап бетермәгәннәр. Аларның чирләрне дәвалаулары бүгенге көндәге дәвалау белән чагыштырганда хәтта зарарлы да булган!

Безнең көннәргә кадәр сакланган медицина белән бәйле документларның берсе — бу «Эберс Папирусы». Анда якынча б. э. к. 1550 елда мисырлыларның медицина буенча киңәшләре язылган. Аңарда 700 гә якын дару турында әйтелә. Алар «крокодил тешләсә», «аяк бармагындагы тырнак авыртса» һәм башка төрле чирләрдән савыгырга булыша8. Бер китапта: «Ул табибләрнең белемнәре бары тик тәҗрибәгә генә нигезләнгән һәм күбрәк сихерләүгә бәйле булган, алар фәнни түгел»,— дип әйтелә («The International Standard Bible Encyclopaedia»)9. Даруларның күбесе файдасыз, ә кайберләре хәтта сәламәтлек өчен куркыныч та булган. Мәсәлән, яраны дәвалар өчен даруны кеше тизәген һәм башка нәрсәләрне кушып ясарга кирәк дип әйтелгән бу документларда10.

Дарулар турында мисырлыларның бу язулары да һәм Муса Канунын үз эченә алган Тәүрат та бер чорда язылган булган. Муса б. э. к. 1593 елда туып, Мисырда үскән һәм фиргавен гаиләсендә тәрбияләнгән (Чыгыш 2:1—10). Ул «мисырлыларның барлык гыйлемнәренә» өйрәтелгән булган (Рәсүлләр 7:22). Муса Мисыр «табибләре белән» дә таныш булган (Яратылыш 50:1—3). Муса язган Канунда мисырлылар уйлап чыгарган файдасыз һәм хәтта куркыныч дарулар искә алынамы?

Юк. Киресенчә, анда кешеләргә әле билгеле булмаган гигиена кагыйдәләре язылган булган. Мәсәлән, гаскәрләр берәр урында тукталса, алар шул урыннан читтәрәк тизәкләрне күмеп куярга тиеш булган (Канун 23:13). Бу аларны төрле чирләрдән саклаган, су пычранмаган, чебеннәр дизентерия һәм аңа бәйле башка чирләрне таратмаган. Бүген санитария кагыйдәләре үтәлмәгән илләрдә андый чирләрдән миллионлаган кеше үлә.

Муса Канунында Исраилне йогышлы авыруларның таралуыннан саклаган гигиенаның башка кагыйдәләре дә булган. Мәсәлән, кеше йогышлы авыру белән авырса яки аңарда андый авыруның билгеләре булса, бу кешене карантинга япканнар (Левиләр 13:1—5). Берәр авырудан үлгән хайванга тигән киемнәрне яки савыт-сабаны куллану алдыннан я юганнар, я юк иткәннәр (Левиләр 11:27, 28, 32, 33). Мәеткә кагылган һәрбер кеше пычрак дип саналган һәм киемнәрен һәм тәнен юып чистарынырга тиеш булган. Ул 7 көн пычрак дип саналган һәм башкаларга кагылмаска тиеш булган (Саннар 19:1—13).

Исраилгә күрше халык табибләре андый гигиена кагыйдәләрен үтәмәгән. Әмма бу кагыйдәләр акыллы булган икәнен күрәбез. Әмма мең еллар үткәч кенә кешеләр авырулар ничек тарала икәнен белер. Ә андый авырулардан саклый торган акыллы киңәшләр Изге Язмаларда күптән инде язылган булган. Муса исраиллеләр 70, 80 яшькә кадәр яшәгәннәр дип яза. Моңа шаккатасы да юк * (Мәдхия 89:10).

Шулай итеп, Изге Язмаларда язылган карашлар фәнни яктан төгәл. Моның белән сез дә килешәсездер. Ләкин Изге Язмаларда фән исбат итә алмый торган башка хәбәрләр да бар. Алар Изге Язмаларны фәнгә каршы куямы?

Исбат итеп булмаганны кабул итү

Берәр карашны исбат итеп булмаса, бу караш дөрес түгел дияргә ашыкмагыз. Кешеләр җитәрлек фактлар таба алмаганга һәм аларны дөрес аңлата алмаганга фән бар нәрсәне дә аңлата алмый. Кайбер нәрсәләрне берничек тә исбатлап булмый, чөнки дәлилләр сакланып калмаган, алар аңлашылмый яки табылмаган; төгәл нәтиҗә ясар өчен фән һәм тикшерү түбән дәрәҗәле. Ә бәлки, Изге Язмаларда язылганны раслар өчен фәнни дәлилләр юктыр.

Мәсәлән, Изге Язмаларда рухи затлар яшәүче күзгә күренми торган патшалык турында әйтелә. Фән аның барлыгын исбат итә алмый, әмма юклыгына да дәлилләр китерә алмый. Изге Язмаларда шулай ук могҗизалар турында да әйтелә. Кайбер кешеләр Нух көннәрендәге Туфанның булуын исбатлаучы геологик дәлилләр әз ди (Яратылыш, 7 нче бүлек). Димәк, Туфан булмаганмы? Вакыт һәм төрле үзгәрешләр тарихи вакыйгалар калдырган эзне юкка чыгара. Шуңа күрә меңләгән еллар дәвамындагы геологик үзгәрешләр аркасында Туфан турындагы дәлилләрнең күбесе юкка чыккан дип әйтеп була, шулай бит?

Әйе, Изге Язмалардагы кайбер хәбәрләрне фән алар бар яки юк дип исбат итә алмый. Әмма без моңа гаҗәпләнергә тиешме? Изге Язмалар — бу фәнни китап түгел. Ул хакыйкать китабы. Аны намуслы һәм гадел кешеләр язган икәнен без инде белдек. Алар фәнгә кагылышлы фикерләр язганда, төгәл язганнар. Аны язучылар уйдырма гына булган борынгы «фәнни» карашларга иярмәгән. Шулай итеп фән Изге Язмаларга каршы түгел. Изге Язмаларда әйтелгәнне алдан ук тискәре уйларга бирешмичә җентекләп карап чыгарга кирәк.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. «Антипод — Җир шарының бер-беренә капма-каршы ике ягында яшәүчеләр» («Аңлатмалы сүзлек»)1.

^ 9 абз. Фәнни тел белән әйткәндә Җир — ул сфероид: полюслары бераз кысылган.

^ 10 абз. Шар гына һәр яктан түгәрәк булып күренә. Диск ешрак озынча булып күренер иде.

^ 17 абз. Ньютон көннәрендәге кешеләр Галәм сыеклык, ягъни космик «шулпа» белән тутырылган дип ышанган. Бу сыеклык әйләнгәнгә планеталар да әйләнә дип ышанган кешеләр.

^ 27 абз. Европа илләрендә, Кушма Штатларда 1900 елда гомер озынлыгы 50 яшьтән дә әзрәк булган. Хәзер кешеләр авыруларны дәваларга өйрәнгәнгә түгел, ә санитария һәм тормыш шартлары яхшырганга күрә күбрәк яши.

[18 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда «җирнең түгәрәге» дип әйтелгән. Кешеләр мең еллар үткәч кенә космостан Җирнең шар булуын күргән

[20 нче биттәге иллюстрация]

Исаак Ньютон планеталар үз орбиталарында гравитация ярдәмендә кала дип әйткән

[21 нче биттәге өстәмә сүзләр]

Берәр карашны исбат итеп булмаса, бу ул дөрес түгел дигәнне аңлатмый