Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иң киң таралган китап

Иң киң таралган китап

Иң киң таралган китап

«Изге Язмалар — иң күп укыла... иң киң таратыла торган китап. Ул башка китапларга караганда күбрәк телләргә тәрҗемә ителгән» («The World Book Encyclopedia»)1.

КИТАПНЫ кеше белән чагыштырып була. Ул туа, таныла башлый, картая һәм үлә. Үлмәгән берничә классик әсәр генә бардыр. Күп очракларда китапханә — бу искергән, укылмаган һәм, асылда, үле китаплар «зираты».

Ләкин Изге Язмалар классик әсәрләрдән дә аерылып тора. Ул 3 500 ел элек языла башласа да, үзенең кыйммәтлеген югалтмаган. Ул иң киң таратылган китап *. Ел саен якынча 60 миллион Изге Язмаларның тулы китабы яки аның өлешләре таратыла. 1455 елларда хәреф җыеп бастырылган беренче басма чыга. Ул станокны немец Иоганн Гутенберг уйлап чыгара. Шул вакыттан алып якынча 4 миллиард Изге Язмалар китабы яки аның өлешләре бастырылган. Башка андый китап юк!

Изге Язмаларны шулай ук иң күп телләргә тәрҗемә иткәннәр: ул тулысынча яки өлешчә 2 100 дән артык телдә яки диалектта бастырылган *. Җирдә яшәүче кешеләрнең 90 проценты, аның өлешләрен булса да, үз туган телендә укый ала2. Бу китап өчен ил чикләре, раса һәм этник аермалары юк.

Бәлки, бу саннар сездә Изге Язмаларны тикшереп чыгарга теләк уятмас. Шулай да алар аша шуны күрәбез: бар кешеләр Изге Язмаларга мохтаҗ. Һичшиксез, кешеләргә бик кирәк булган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап тикшереп чыгуга лаеклы.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. «Мао Цзэдун хезмәтләреннән өземтәләр» дигән кызыл тышлы брошюра икенче урында тора дип санала: якынча 800 миллион брошюра сатылган яки таратылган.

^ 5 абз. Бу саннар Изге Язмаларның Берләшкән Җәмгыятьләре бастырган саннарга нигезләнгән.

[6 нчы биттәге иллюстрация]

Гутенбергның латин телендәге Изге Язмалары. Бу хәреф җыеп бастырылган беренче басма