Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пәйгамбәрлекләр китабы

Пәйгамбәрлекләр китабы

Пәйгамбәрлекләр китабы

Кешеләр киләчәк белән кызыксына. Алар, мәсәлән һава торышы, экономика хәле турында белергә тели. Әмма еш кына аларның өметләре акланмый. Изге Язмаларда күп кенә пәйгамбәрлекләр бар. Аларга ышанып буламы? Аларны алдан язып куелган тарих дип атап буламы? Яки алар пәйгамбәрлекләр итеп күрсәтелгән тарихмы?

«БЕР күрәзәче икенчесенә карап көлмичә ничек түзеп тора микән?» — дип сораган Римның дәүләт эшлеклесе Катон (б. э. к. 234—149 еллар)1. Хәтта безнең көннәрдә дә күп кешеләр киләчәкне алдан әйтүчеләргә, астрологларга һәм башка күрәзәчеләргә ышанмый. Чөнки аларның әйткәннәре еш кына ачык әйтелмәгән һәм аларның сүзләрен төрлечә аңлатып була.

Ә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында нәрсә әйтеп була? Алар шик тудырамы? Аларга ышанып буламы?

Фактларга нигезләнгән фаразлау гына түгел

Белемле кешеләр киләчәкне, бәлки, вакыйгаларга нигезләнеп төгәл билгеләргә тырышадыр да, әмма алар хаталар ясый. «Һәрбер җәмгыять фаразланган вакыйгалар белән дә очраша һәм күп санлы мөмкин булган киләчәк вакыйгалар белән дә очраша. Аңа шулай ук күрергә теләгән вакыйгалар арасындагы каршылыклар белән очрашырга туры килә»,— дип әйтелә бер китапта («Future Shock»). «Әлбәттә, беркем дә киләчәкне тулысынча „белә“ алмый. Без үз фаразларыбызны берәр тәртипкә кертеп тирәнәйтә генә алабыз. Без шулай ук аларның үтәлеше никадәр төгәл булыр микән дип исәпли генә алабыз»,— дип әйтелә шул китапта2.

Ләкин Изге Язмаларны язучы кешеләр киләчәк турында язганда «фараз» «никадәр төгәл булыр микән дип исәпләп» тормаганнар. Аларның әйткәннәре ачык һәм әйткәннәрен бер генә төрле аңлатып була. Күп пәйгамбәрлекләр гаҗәеп ачык, төгәл әйтелгән һәм еш кына кеше фаразлаганны акламаган. Мисал итеп Изге Язмалардагы борынгы Бабыл шәһәре турындагы пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

«Юк итүче себерке белән себереп чыгарылачак»

Борынгы Бабыл «патшалыкларның иң матуры» булган (Ишагыйя 13:19). Бу шәһәр зур булып төрле якларга үсеп барган һәм сәүдә юлындагы бик мөһим урында торган. Бу юл Фарсы култыгыннан Урта диңгезгә кадәр үткән һәм шәһәр Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы элемтәдә зур урын биләп торган.

Бабыл иленең башкаласы — Бабыл шәһәре б. э. к. VII гасырларга җиңеп булмаслык ныгытма кебек күренгән. Ул Евфрат елгасы ярында урнашкан булган. Елганың сулары шәһәрнең киң һәм тирән арыклары аша үткән, шулай ук төрле каналлар төзелгән булган. Шәһәрнең ике катлы куәтле стеналары, сакчылар өчен манаралары булган. Анда яшәүче халык бер дә курыкмыйча яшәгән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк.

Әмма б. э. к. VII гасырда, Бабыл үз данының иң югары ноктасына җиткәнче, Ишагыйя пәйгамбәр Бабыл «юк итү себеркесе белән себереп чыгарылачак» дип язган булган (Ишагыйя 13:19; 14:22, 23). Ул хәтта ничек бу булачак икәнен дә аңлаткан: дошманнар шәһәрне уратып алган елгаларны «киптерәчәк» һәм шәһәр яклаусыз калачак. Ишагыйя шәһәрне яулап алучының исемен дә язган: бу Фарсы иленең бөек патшасы Кир булган. Бу патша алдында «ишекләр ачыла һәм капкалар ябылмый» дип язган Ишагыйя (Ишагыйя 44:27—45:2).

Әйе, җитди пәйгамбәрлек. Әмма ул үтәлгәнме? Тарихка игътибар итик.

«Сугышсыз»

Ишагыйя бу пәйгамбәрлекне язганнан соң 200 ел үтә һәм б. э. к. 539 елның 5 нче октябрь төнендә Мидия-Фарсы гаскәрләре Бабыл янына килә. Аларның җитәкчесе Бөек Кир була. Әмма бабыллылар бер дә борчылмый. Грек тарихчысы Геродот (б. э. к. V гасыр) сүзләре буенча, алар ризыкны күп елларга җитәрлек итеп әзерләп куйган була3. Аларны шулай ук Евфрат елгасы һәм Бабылның калын стеналары саклап тора. Әмма Набонид елъязмасында язылганча, шул ук төнне «Кирның гаскәрләре Бабылга сугышсыз кергәннәр»4. Ничек?

Геродот моны болай итеп аңлата: шәһәрдәге кешеләр «бәйрәм булганга биеп күңел ачканнар»5, ә шул вакыт Кир Евфрат елгасының суын башка якка борып җибәргән. Шәһәр стеналары янында үткән елга сулары кимегән һәм Кир гаскәрләре елга аша стеналар ягына үткән: су ботларына кадәр генә җиткән. Геродот сүзләре буенча, алар шәһәргә «су янына алып баручы» ачык калдырылган капка аша кергәннәр6. (Данил 5:1—4; Иремия 50:24; 51:31, 32 не карагыз). Ксенофонт (б. э. к. якынча 431 — 352 еллары) һәм башка тарихчылар Кир Бабылны тиз яулап алган дип язганнар. Моны шулай ук археологлар тапкан чөй язулы такталар да раслый7.

Шулай итеп Ишагыйянең Бабыл турындагы пәйгамбәрлеге үтәлгән. Ә бәлки бу пәйгамбәрлек тә булмагандыр? Бәлки ул Бабыл яулап алынганнан соң гына язылгандыр? Дөресен генә әйткәндә, бу сорауны Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләре турында да биреп була.

Пәйгамбәрлек итеп күрсәтелгән тарихмы?

Ишагыйя һәм Изге Язмаларны язган башка пәйгамбәрләр тарихта булган вакыйгаларны, аларны пәйгамбәрлек итеп күрсәтеп, язган булсалар, алар бик оста алдакчылар булыр иде. Әмма алдаудан аларга ни файда? Чын пәйгамбәрләр аларны сатып алып булмый дип бөтен халык алдында әйткәннәр (1 Патшалык 12:3; Данил 5:17). Изге Язмаларны язган кешеләр (ә аларның күбесе пәйгамбәр булган) ышанычка лаеклы, һәм үткән бүлекләрдән алар хәтта үз ялгышлары турында сөйләргә әзер икәнен күрдек һәм моңа ышандырырлык дәлилләр китердек. Андый кешеләр булган вакыйгаларны пәйгамбәрлек итеп күрсәтер идеме? Моңа ышану бик кыен.

Башка якларга да игътибар итәргә кирәк. Күп пәйгамбәрлекләрдә халыкның руханилары, җитәкчеләре кискен рәвештә хөкем ителә. Мәсәлән, Ишагыйя үз көннәрендәге исраиллеләрне — башлыкларны да һәм халыкны да әхлаксыз тәртипләре өчен шелтәләгән (Ишагыйя 1:2—10). Башка пәйгамбәрләр руханиларның гөнаһларын кыюлык белән фаш иткән (Софония 3:4; Малахий 2:1—9). Нәрсәгә дип аларга үз халкын хөкем итеп пәйгамбәрлек уйлап чыгарырга? Нәрсә дип руханиларга андый хәйләгә юл куярга?

Пәйгамбәрләр, алар гади генә алдакчылар булса, бар кешеләрне дә ничек алдый алыр иде? Исраилдә кешеләр укымышлы булган, балаларны яшь чактан ук укырга һәм язарга өйрәткәннәр (Канун 6:6—9). Аларга Изге Язмаларны үзләренә укырга кушканнар (Мәдхия 1:2). Шимбә көнне гыйбадәтханәдә Изге Язмаларны кычкырып укыганнар (Рәсүлләр 15:21). Изге Язмаларны яхшы белгән укымышлы халык үзен алдарга рөхсәт итәр идеме? Моңа ышану бик кыен.

Ишагыйя Бабылның җимерелүе турында башка төрле якларны да ачыклый. Аларның берсен пәйгамбәрлек үтәлгәннән соң берничек тә язып булмаган.

«Анда беркайчан да яшәүче булмаячак»

Бабыл җимерелгәч аның белән нәрсә булган? «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак, һәм буыннардан буыннарга беркем тормаячак. Һәм гарәп кешесе үз чатырларын анда куймаячак, һәм көтүчеләр үз көтүләре белән анда ял итмәячәк»,— дип язган Ишагыйя (Ишагыйя 13:20). Бик яхшы урнашкан шәһәр турында мәңгегә ташландык хәлдә калачак дип алдан әйтү сәер булып күренгәндер. Бәлки Ишагыйя бу сүзләрне Бабыл җимерелгәннән соң язгандыр?

Кир Бабылны яулап алганнан соң, анда әле күп гасырлар, әз булса да, кешеләр яшәгән. Шуны искә төшерик: Үле диңгез янында табылган төргәкләр арасында б. э. к. II гасырда күчереп язылган Ишагыйя китабы булган. Шул ук гасырда парфиялеләр Бабылны яулап алганнар. Рәсүл Петер б. э. I гасырында Бабылга, яһүдләр яшәгән җиргә барып кайткан (1 Петер 5:13). Әмма ул вакытка Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабының төргәге инде 200 ел язылган булган, әмма Бабылда кешеләр әле яшәгән *.

Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Бабыл «хәрабәләр өеме» генә булып калган (Иремия 51:37). Иероним исемле галим (б. э. IV гасыры) сүзләре буенча, ул яшәгән вакытта Бабыл буйлап «төрле ерткычлар» азык эзләп йөргән9. Бүген дә Бабылда беркем яшәми.

Ишагыйя Бабылның ташландык хәлен күрмәгән. Әмма аның: «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак»,— дигән сүзләре үтәлгән. Моңа дәлил булып Багдадтан (Ирак) якынча 80 километр көньякта урнашкан бөек шәһәрнең хәрабәләре тора. Туристларны кызыктырыр өчен бу шәһәрне яңадан торгызып була, ләкин Бабылның «улын да, оныгын да» беркайчан да кайтарып булмаячак (Ишагыйя 13:20; 14:22, 23).

Димәк, Ишагыйя төгәл пәйгамбәрлек язып биргән. Һәм ул киләчәктә бер шәһәрдә генә үтәлгән. Ишагыйя шулай ук тарихны да, аны пәйгамбәрлек итеп күрсәтер өчен, күчереп утырмаган. Үзегез уйлап карагыз: куәтле Бабыл яулап алынгач, бер алдакчы Бабылда беркем дә яшәмәячәк дип «пәйгамбәрлек» яза. Нәрсәгә бу аңа кирәк? Ул бит Бабылда кешеләр яшәмәсен өчен бернәрсә дә эшли алмый.

Бабыл җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек — бу Изге Язмалардан алынган бер мисал гына *. Күп кешеләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күреп, бу китап кешеләрдән югарырак булган Чыганактан бирелгәненә ышана. Сез бу пәйгамбәрлекләр китабын тикшереп чыгарга кирәк дип ризалашырсыз. Бүгенге күрәзәчеләрнең «пәйгамбәрлекләре» белән Изге Язмаларның ачык, гадел, һәм төгәл пәйгамбәрлекләре арасында гаять зур аерма бар. Бу һичшиксез.

[Искәрмәләр]

^ 24 абз. Еврей Язмалары китапларының, шул исәптән Ишагыйя китабының да б. э. I гасырына кадәр язылып беткәненә ышанычлы дәлилләр бар. Тарихчы Иосиф Флавий (б. э. I гасыры) сүзләре буенча, Еврей Язмаларының каноны б. э. I гасырына кадәр күп ел элек билгеләнгән булган8. Өстәвенә грек Септуагинтасы — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе — б. э. к. III гасырда тәрҗемә ителә башлаган һәм б. э. к. II гасырга тәмамланган.

^ 28 абз. Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләре һәм аларның үтәлеше турында тарихи фактларны «Изге Язмалар: Аллаһы сүзе яки кеше сүземе?» (рус) дигән китапның 117—133 нче битләреннән укып чыга аласыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[28 нче биттәге өстәмә сүзләр]

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанып буламы? Яки алар оста ялганмы?

[29 нчы биттәге иллюстрация]

Борынгы Бабыл хәрабәләре