Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тере телләрдә «сөйләүче» китап

Тере телләрдә «сөйләүче» китап

Тере телләрдә «сөйләүче» китап

Китап язылган тел үлсә, китап та үлә. Бүген Изге Язмалар язылган борынгы телләрдә бик әз кеше генә укый ала. Әмма Изге Язмалар үлмәгән. Ул кешеләр сөйләшкән телләрдә «сөйләргә өйрәнгәнгә» сакланып калган. Аны төрле телләрдә сөйләргә «өйрәткән» тәрҗемәчеләр кайвакыт бик зур авырлыклар белән очрашкан.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА 1 100 дән артык бүлек һәм 31 000 нән артык шигырь бар. Шуңа күрә аны тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Әмма үз эшләренә чын күңелдән бирелгән күп кенә тәрҗемәчеләр бу эшкә теләп тотынганнар. Аларның күпләре авырлыклар кичерергә һәм хәтта үз эшләре өчен үләргә дә әзер булган. Изге Язмаларны төрле телләргә тәрҗемә итүнең тарихы — ул чыдамлылык һәм тапкырлык турындагы искиткеч хикәя. Әйдәгез, аның кечкенә өлешен карап чыгыйк.

Тәрҗемәчеләрнең авырлыклары

Берәр телнең алфавиты булмаса, бу телгә ничек тәрҗемә итәргә? Изге Язмаларны тәрҗемә иткән кешеләр нәкъ шундый кыенлык белән очрашкан. Мәсәлән, б. э. IV гасырында яшәгән Ульфила Изге Язмаларны алфавиты булмаган гот теленә тәрҗемә итәргә теләгән. Башта ул грек һәм латин алфавитына нигезләнеп 27 хәрефтән торган гот алфавитын төзегән. Һәм б. э. 381 елына Изге Язмаларның зур өлешен тәрҗемә иткән.

Күренекле галимнәр, лингвистлар Кирилл (чын исеме Константин) һәм абыйсы Мефодий (икесе дә грек) IX гасырда славян телендә сөйләшүче кешеләр өчен Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә теләгәннәр. Ләкин бүгенге славян теленә нигез салган борынгы славян теленең алфавиты булмаган. Шуңа күрә алар тәрҗемә ясар өчен алфавит төзегәннәр. Һәм Изге Язмалар славян илләрдә яшәүче күп санлы кешеләр белән «сөйләшә» башлаган.

Вильям Тиндаль XVI гасырда Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә тели, әмма чиркәү һәм дәүләт аңа каршы чыга. Оксфордта белем алган Тиндаль «авыл малае» аңлый алырлык тәрҗемә ясарга ниятли1. Әмма эшен тәмамлар өчен аңа Германиягә качарга туры килә. Анда 1526 елда аның инглиз теленә тәрҗемә ителгән «Инҗил» китабы бастырыла. Китапларны Англиягә алып кайткач, хакимият кешеләре шундый ярсулана ки, хәтта аларны халык алдында яндыра башлый. Хыянәтчеләр Тиндальне сата, аны тоталар һәм буып үтергәч, гәүдәсен яндыралар. Үлеме алдыннан ул: «Ходаем, Англия короленең күзләрен ач!» — дип кычкыра2.

Изге Язмаларны тәрҗемә итү эше дәвам иткән, аны туктатып булмаган. XIX гасырның башына аның өлешләре якынча 68 телдә «сөйләргә өйрәнгән». Ә 1804 елда Британия һәм Чит ил Изге Язмалар Җәмгыяте оешу белән бу китап тагы да күбрәк яңа телләрдә «сөйләшә» башлаган. Күп яшьләр башка илләргә миссионер булып китәргә һәм күпләр Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә теләгән.

Африка телләрен өйрәнү

1800 елда Африкада алфавиты булган бер дистә генә тел булгандыр. Калганнарына — алфавитсыз йөзләгән телләргә — берәрсе алфавит уйлап тапканга хәтле көтәргә туры килгән. Миссионерлар килгәч, телне дәреслекләрсез һәм сүзлекләрсез өйрәнгәннәр. Аннан соң алар, бу телләрдә алфавит төзеп, кешеләрне, алар үз туган телләрендә Изге Язмаларны укый алсын өчен, укырга өйрәткәннәр3.

Андый миссионерларның берсе Роберт Моффат исемле Шотландия кешесе булган. 1821 елда 25 яшьлек Моффат Африканың көньяк өлешенә тсвана телендә сөйләшүче кешеләрдән бер төркем җыйган. Бу телнең алфавиты булмаган, һәм телне өйрәнер өчен Моффат кешеләр белән аралашкан, алар арасында яшәр өчен вакыт-вакыт ил буйлап сәяхәт иткән. Соңрак ул моның турында болай дип язган: «Кешеләр бик мөлаем иде. Ялгышсам, көләләр иде. Беркем дә сүзләремне дә, җөмләләремне дә төзәтмәде. Ә әйткәнемне төгәл кабатлап, башкаларны көлдертә иде»4. Шулай да Моффат телне үзләштереп алфавит төзегән.

Моффат 1829 елда, сигез ел тсвана телен өйрәнгәннән соң, Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрне тәрҗемә иткән. Аны бастырыр өчен ул үгез җиккән арбада 960 километр үткән һәм корабльдә Кейптаунга киткән. Анда губернатор аңа хөкүмәтнең бастыру станогы белән файдаланырга рөхсәт биргән, ләкин китапны Моффатның үзенә, хәрефләрне җыеп, бастырырга туры килгән. Лүк китабы 1830 елда чыккан һәм тсвана халкы Изге Язмаларның өлешен үз туган телендә беренче тапкыр укый алган. 1857 елда Моффат тсвана теленә Изге Язмаларны тулысынча тәрҗемә иткән.

Лүк китабын үз туган телләрендә алгач, кешеләр нәрсә эшләгән? Моффат болай дип яза: «Лүк китабын алыр өчен кайбер кешеләр йөзәрләгән километр үтеп киләләр иде. [...] Күпләр китапны күкрәкләренә кысып елыйлар иде. Мин аларга: „Күз яшьләрегез белән китапны бозачаксыз“,— дип әйткәч кенә елаудан туктый иделәр»5.

Африкада яшәүче кайбер халык язып-укуның кирәклеген күрмәсә дә, Моффат кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелгән тәрҗемәчеләр аларга андый мөмкинлек биргәннәр. Әмма тәрҗемәчеләр аларга тагы да кыйммәтлерәк бүләк бирдек дип санаган: кешеләр үз туган телләрендә Изге Язмаларны укый алган. Бүген Изге Язмаларны тулысынча яки аның өлешләрен 600 дән артык Африка телендә укып була.

Азия телләрен өйрәнү

Африкада бер авырлык булса, кайбер телләргә алфавит төзергә кирәк булса, башка илләрдә башка төрле кыенлык туган: Изге Язмаларны язулары катлаулы булган телләргә тәрҗемә итәргә туры килгән. Мондый авырлык белән, мәсәлән, Азия телләренә тәрҗемә итүчеләр очрашкан.

XIX гасыр башында Вильям Кэри һәм Джошуа Маршман Һиндстанга китеп, язулары булган күп телләрне өйрәнгәннәр. Алар китап бастыручы Вильям Уорд ярдәмендә Изге Язмаларның өлешләрен 40 телгә тәрҗемә итеп бастырганнар6. Язучы Дж. Херберт Кейн болай дип язган: «Ул [Вильям Кэри] [бенгаль теленең] матур сөйләм стилен уйлап чыгарган. Һәм шулай итеп иске классик формасын алыштырган. Тел укучылар өчен аңлаешлы һәм җиңел укыла торган булып киткән»7.

Кушма Штатларда туып-үскән Адонайрам Джадсон Бирма иленә киткән һәм 1817 елда Изге Язмаларны бирма теленә тәрҗемә итә башлаган. Ул көнчыгыш телләрен өйрәнү бик авыр дип язган: «Бу кешеләр җирнең икенче ягында яши, алар башкача фикер йөртә һәм үз фикерләрен башкача аңлата. Аларның хәрефләрен һәм сүзләрен безнең күргәнебез дә юк иде. Шулай ук сүзлекләр һәм тәрҗемәчеләр дә юк. Һәм мондагы укытучылар ярдәм итә башлаганчы, безгә бу телдә нәрсә булса да аңларга өйрәнергә кирәк. Әйе, чыннан да зур эш!»8.

Джадсон якынча 18 ел тырышып хезмәт иткән. Изге Язмаларның бирма телендәге соңгы өлеше 1835 елда бастырып чыгарылган. Ләкин Бирмада яшәү өчен ул бик зур бәя түләгән: тәрҗемә иткәндә аны шпион дип гаепләгәннәр һәм ул черки тулы төрмәдә ике елга якын вакыт үткәргән. Ул иреккә чыккач аның хатыны һәм яшь кызы бизгәк чире белән авырып киткән һәм үлгәннәр.

1807 елда Кытайга 25 яшьлек егет килә. Аның исеме Роберт Моррисон. Ул Изге Язмаларны язуы иң катлаулы дип саналган кытай теленә тәрҗемә итәргә керешә. Китер алдыннан ул ике ел дәвамында кытай телен өйрәнсә дә, аны начар белә. Моррисонга Кытайдагы бер закон комачаулый. Бу закон буенча, Кытайда яшәүчеләргә чит ил кешеләрен телгә өйрәтү тыелган булган. Законны бозсаң — үлем. Изге Язмаларны Кытай теленә тәрҗемә иткән чит ил кешесе үлем җәзасына лаек җинаять кылучы булып саналган.

Моррисон куркуга бирешмәгән һәм саклык күрсәтеп телне өйрәнүен дәвам иткән һәм аны бик тиз үзләштергән. Ике ел эчендә ул Ост-Һинд Компаниясендә тәрҗемәче булып урнашкан. Компаниядә эшләсә дә, ул үзен куркыныч астына куеп Изге Язмаларны тәрҗемә итү эшен дәвам иткән. 1814 елда, Кытайда 7 ел яшәгәннән соң, Моррисон тәрҗемә иткән Инҗил инде бастырыр өчен әзер булган9. Биш елдан соң ул Вильям Милн ярдәме белән Еврей Язмаларын тәмамлаган.

Шулай итеп Изге Язмалар иң күп кеше белгән телдә «сөйли» башлаган! Соңрак сәләтле тәрҗемәчеләр Аллаһы Сүзен Азиянең башка телләренә дә тәрҗемә иткән. Бүгенге көндә Изге Язмаларның өлешләре Азиядәге 500 дән артык телдә бар.

Ни өчен Тиндаль, Моффат, Джадсон һәм Моррисон кебек кешеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп еллар буе эшләгәннәр? Ни өчен алар таныш булмаган, ә кайвакыт алфавитсыз халыклар хакына тырышкан? Һичшиксез, дан алыр өчен яки үзләренә файда булсын өчен түгел. Алар Изге Язмалар — бу Аллаһы Сүзе һәм бу китап кешеләр белән аларның туган телләрендә «сөйләшергә» тиеш дип ышанган.

Сез Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип саныйсызмы? Бу сорауга сез, бәлки, «әйе», ә бәлки «юк» дип җавап бирерсез. Әмма бу тугры тәрҗемәчеләр күрсәткән фидакарьлек рухы бик сирәк очрый дип ризалашырсыз. Һичшиксез, андый эшләргә дәртләндерүче китап игътибарга лаек.

[10 нчы биттәге иллюстрация]

Тиндаль Изге Язмаларны тәрҗемә итә

[11 нче биттәге иллюстрация]

Роберт Моффат

[12 нче биттәге иллюстрация]

Адонайрам Джадсон

[13 нче биттәге иллюстрация]

Роберт Моррисон