Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялган яктан күрсәтелгән китап

Ялган яктан күрсәтелгән китап

Ялган яктан күрсәтелгән китап

«Җир үзе дә әйләнә һәм әле тагын Кояш тирәсендә дә әйләнә дигән теория ялган һәм Изге Язмаларга каршы». Бу сүзләр Рим-католик чиркәвенең Индексы Җыелышы 1616 елда кабул ителгән декретта язылган1. Изге Язмалар чыннан да фәнгә каршы киләме? Ә, бәлки, аны ялган яктан күрсәтәләрдер?

КЫШ. 1609 ел. Галилео Галилей әле генә телескоп ясаган. Ул аның аша күккә карагач, Юпитерның дүрт Ае барлыгын күрә. Ул вакытта кешеләр бар планеталар һәм йолдызлар Җир тирәсендә әйләнә дип уйлаган. Әмма Галилейнең ачышы бу теорияне какшата. Моңа кадәр, 1543 елда, Польша астрономы Николай Коперник барлык планеталар да Кояш тирәсендә әйләнә дигән теория чыгарган, һәм Галилей бу чыннан да фәнни хакыйкать икәнен раслаган.

Ләкин католикларның теологлары бу теория ялган дип аңа каршы чыкканнар, чөнки чиркәүләр күп гасырлар Җирне Галәмнең үзәге дип санаган2. Ни өчен? Бу теологлар Зәбурдагы Җирнең «нигезләре нык беркетелгән, ул гомер-гомергә авышмас» дигән сүзләрне турыдан-туры аңлатканнар (Мәдхия 103:5). Галилейне Римга чакырганнар һәм инквизиция аңардан сорау алган. Шуннан соң ул үз ачышларыннан баш тарткан һәм бар гомерен өйдә, сак астында уздырган.

Галилей үлеп, якынча 350 ел узгач, 1992 елда, Католик чиркәве Галилей хаклы булган дип таныган3. Димәк ул дөресен әйткән. Ләкин бу Изге Язмаларда дөрес язылмаган дигәнне аңлатамы?

Изге Язмалар өзекләренең чын мәгънәсе

Галилей Изге Язмалар хак дип ышанган. Ул вакытта Изге Язмаларның кайбер өзекләрен үзенчә аңлаганнар. Галилей, аның фәнни ачышлары бу аңлауга каршы килә башлагач, теологлар бу өзекләрнең чын мәгънәсен аңламый дигән нәтиҗәгә килгән. Ул «ике хакыйкать беркайчан да бер-берсенә каршы килми» дип язган4. Галилей төгәл фәнни терминнар Изге Язмаларның гади сүзләренә каршы түгел дигән. Әмма теологлар моның белән ризалашмаган. Алар Изге Язмаларда Җир турында әйтелгән бар сүзләрне сүзгә-сүз кабул итәргә кирәк дип ышанган. Нәтиҗәдә, алар Галилей ачышларын да кабул итмәгән һәм Изге Язмаларны да дөрес аңламаган.

Мәсәлән, Инҗилдә «җирнең дүрт почмагы» дигән сүзләр бар. Әмма бу сүзләрне язган кешеләр, әлбәттә, Җирне квадрат дип санамаган! (Ачылыш 7:1). Изге Язмалар гади тел белән язылган, һәм анда еш кына образлы әйтемнәр кулланыла. Шуңа күрә Изге Язмаларда Җирнең «дүрт почмагы», ныклы «нигезе», «баганаларның нигезе» һәм «нигез ташы» бар дип әйтелгәндә, бу аны фәнни яктан сурәтләү түгел. Бу аны төрле чагыштырулар кулланып сурәтләү. Без дә сөйләшкәндә шулай әйтәбез * (Ишагыйя 51:13; Әюб 38:6, АМТ).

Биограф Л. Геймонат «Галилео Галилей» дигән китабында: «Изге Язмалар турында фикер йөртеп, фәнне чикләргә теләүче тар карашлы теологлар Изге Язмаларның үзенә шик тудыра»,— дип язган5. Әйе, алар аркасында шик туган. Әмма фәнне Изге Язмаларда әйтелгәннәр аркасында түгел, ә теологлар Изге Язмаларны үзенчә аңлатканга күрә чикләгәннәр.

Бүген дә иске карашлы дини кешеләр Изге Язмаларны бозып аңлаталар: Җир алты көндә яратылган диләр (Яратылыш 1:3—31). Моны фән дә, Изге Язмалар үзе дә расламый. Изге Язмаларда «көн» дип әйтелгәндә төрле озынлыктагы вакыт күздә тотыла. Без сөйләшкәндә дә бу сүзне шулай кулланабыз. Изге Язмаларда «көн» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «озакка сузылган вакытны» аңлатырга мөмкин6. Шуңа күрә барлыкка китерүнең һәр көне 24 сәгать булган дип әйтер өчен Изге Язмаларда дәлилләр юк. Иске карашлы кешеләр Изге Язмаларны ялган яктан күрсәтәләр. (2 Петер 3:8 не дә карагыз.)

Теологлар Изге Язмаларны еш кына бозып аңлатканнар. Тарихтан моңа күп мисаллар китереп була. Христиан динен тотучылар Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне ничек ялган яктан күрсәтәләр? Әйдәгез моны белик.

Дин аны ялган яктан күрсәтә

Изге Язмалар буенча яшибез һәм аны хөрмәт итәбез дип әйткән кешеләрнең эшләре еш кына бу китапны үзен хурлый. Үзләрен христианнар дип атаучылар Ходай хакына бер-берсен үтергәннәр һәм үтерәләр дә. Әмма Инҗилдә Мәсих шәкертләре «бер-берсен яратырга» тиеш дип әйтелә (Яхъя 13:34, 35; Маттай 26:52).

Кайбер руханилар кешеләрнең эшләп тапкан акчаларын алдап алалар һәм Инҗилдә: «Бушлай алдыгыз, бушлай бирегез»,— дигән сүзләр буенча эш итмиләр (Маттай 10:8; 1 Петер 5:2, 3).

Әйе, Изге Язмалардан өземтә китергән яки аның буенча яшим дигән кешеләрнең сүзләре һәм эшләренә карап, бу китапның үзе турында дөрес нәтиҗә ясап булмый. Шуңа күрә эчкерсез кеше бу китапта әйтелгәнне һәм нәрсә бу китапны шулкадәр гаҗәеп итә икәнен үзе карап чыгарга теләр.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Мәсәлән, хәтта астрономнар да Кояш, йолдыз һәм йолдызлыклар «чыга» һәм «бата» диләр. Әмма кешегә бу Җир әйләнгәнгә күрә генә шулай күренә.

[4 нче биттәге иллюстрация]

Галилейнең ике телескобы

[5 нче биттәге иллюстрация]

Галилей инквизиторлар алдында