Төп мәгълуматка күчү

Бар нәрсә дә язмыш кулындамы? Яки без Аллаһы каршында җаваплымы?

Бар нәрсә дә язмыш кулындамы? Яки без Аллаһы каршында җаваплымы?

Бар нәрсә дә язмыш кулындамы? Яки без Аллаһы каршында җаваплымы?

БУ СОРАУЛАРГА сез ничек җавап бирер идегез? Сезнең, бәлки, мондый сораулар турында уйлаганыгыз да булмагандыр. Яки бу сорауларның нинди уртак ягы бар икән дип аптырарсыз һәм: «Әлбәттә, без барлык эшләребез өчен Аллаһы алдында җаваплы. Ә шулай да, язмыштан узмыш юк»,— дип әйтерсез.

Алай булса, бер генә минутка туктап уйланыгыз!

Без кем алдында җаваплы? Аллаһы алдында. Алайса, кем безнең язмышны билгели? Күпләр: «Аллаһы»,— дияр. Ләкин бу шулаймы? Сез кешене берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итеп, соңыннан аны сүзегезне үтәгәне өчен гаепләр идегезме? Бер мисал карап чыгыйк. Әти кеше, улы чыкмасын дип, иртән аны бикләп китә. Кичен кайткач, әтисе улының көне буе өйдә утырганын күрә. Әгәр ул хәзер улыннан нигә тышка чыкмадың дип сорый башласа яки нәрсә ялкауланып өйдә ятасың дип кыйный башласа, бу гадел булыр идеме? Мондый ата турында сез нәрсә уйлар идегез?

Сез: «Андый хәл булмый»,— дип әйтерсез. Ләкин, кайбер кешеләрнең сүзләре буенча, Аллаһы нәкъ шулай эшли булып чыга. Әгәр яхшылык һәм явызлык Аллаһыдан һәм ул тормышыбызны алдан язып куйган икән, нигә безгә кылган явыз эшләребез өчен аның алдында җавап бирергә? Эшләребезне Аллаһы алдан билгеләп куйган икән, ни өчен безне җавапка тарталар? Сайларга ирегебез юк икән, ни өчен Аллаһы каршында җавап тотарга тиешбез?

Бәлки, син: «Бу бик катлаулы сораулар. Бездә Аллаһы юлларын аңларлык акыл юк. Бу сораулар турында дин белгечләре бәхәсләшсен»,— дип уйларсың.

Беркем дә читтә калмый

Шулай да уйларга кирәк, чөнки бу сораулар безнең барыбызга да кагыла. Бу дөньяда без бер генә тапкыр яшибез, ә гомер бик тиз үтә. Тормышыбызны ничек алып барырбыз? Бу өстәге сорауларга биргән җавабыбызга бәйле. Әгәр Аллаһы язмышыбызны алдан билгеләгән икән, нигә безгә яхшырак булыр өчен тырышлык куярга? Нәрсәгә Аллаһы турында белем алырга? Чөнки «яхшылык» һәм «явызлык», «гөнаһ» һәм «гаделлек» кебек сүзләр үз мәгънәсен югалталар. Без явызлык эшләргә тиеш дип алдан язып куелган икән, без аны начар дип санасак та, барыбер эшләячәкбез, чөнки үзгәртергә ирегебез юк.

Алай булса, ни өчен Аллаһы безгә үз законнарын биргән? Нигә пәйгамбәрләр җибәргән? Ни өчен Аллаһы Сүзе дип аталган китап язылган? Әгәр язмыштан узмыш юк икән, боларның барысы да кирәкми булып чыкмыймы? Әлбәттә, кеше акылы мондый капмакаршылыкларны кабул итми. Эзлекле фикер йөртүче кеше алар белән беркайчан да ризалашмас.

Ә инде ихтыяр ирегебез бар икән һәм без Аллаһы каршында җаваплы икән, ул чакта кыска гомеребезне Аллаһы һәм аның ниятләре турында төгәл белем алу өчен һәм аның таләпләре буенча яшәргә өйрәнү өчен файдаланырга кирәк. Һәм һәрбер кеше моның өчен үзе җаваплы. Беркем дә безнең өчен Аллаһыга хезмәт итмәячәк. Төрекләрнең бер мәкалендә: «Һәрбер түшкә үз аягында эленеп тора»,— дип әйтелә. Әйе, үзенең явыз эшләре өчен һәркем үзе җавап бирә.

Хәзер сез: «Без Аллаһы каршында җаваплымы? Яки барысы да язмыш кулындамы?» — дигән сорауларга дөрес җавап табу ни өчен шулкадәр мөһим икәнен аңлыйсызмы?

Җавапларны кайдан табарга?

Бу сорауларга җавапны кайдан табып була? Изге Язмалардан. Ислам дөньясында Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китаплары аның өлеше буларак билгеле һәм Аллаһы Сүзе дип санала *. Изге Язмаларда без мондый сүзләр укыйбыз: «Һәм канунсыз, әгәр бөтен кыла торган гөнаһларын эшләми башласа һәм минем барлык кушканнарымны үтәсә һәм дөрес, гадел эш итсә, яшәячәк, үлмәячәк. Мин канунсызның үлүен телиммени?.. Аның үз юлларыннан баш тартуын һәм исән булуын түгел мени?» (Йәзәкил 18:21, 23). Шулай итеп, шуны күрәбез: канунсызлык эшләүче кеше үз юлларын үзгәртә ала. Аңа гомер буена явыз булып калу язмышы бирелмәгән.

Изге Язмаларның тагын бер өземтәсен укысак, шундый ук нәтиҗәгә киләбез. «Адәм улы! Мин сине сакчы итеп куйдым... син минем авызымнан чыккан сүзне тыңлаячаксың һәм миннән аларны акылга өйрәтәчәксең. Мин канунсызга: „Үлем белән үләчәксең!“ — дип әйтсәм, ә син, канунсыз исән булсын дип аны канунсыз юлыннан кисәтер өчен, аны акылга өйрәтмәсәң һәм аңа әйтмәсәң, ул канунсыз үз канунсызлыгында үләчәк, ләкин аның канын мин синең кулларыңнан түләтәчәкмен» (Йәзәкил 3:17, 18).

Әйе, Аллаһы Сүзеннән кешенең тормышы язмыш кулында түгел икәнлеге ачык күренә. Кешенең сайлау иреге бар. Яхшылык эшләргәме яки явызлыкмы — моны ул үзе сайлый. Кеше явызлыкны белми эшләсә, хакыйкатьне белгәч, ул яхшы якка үзгәреп, тормышка ия була ала. Шулай итеп, үз эшләребез өчен без үзебез җаваплы.

Сезгә ничек сайларга?

Изге Язмаларда безнең Барлыкка Китерүчебез — мәхәббәт Аллаһысы һәм аңарда явызлык юк дип әйтелә. «Мин сиңа тормыш һәм үлем, фатиха һәм каргыш тәкъдим иттем. Син һәм синең нәселең яшәсен өчен, тормышны сайла»,— дип әйтә Аллаһы (Канун 30:19). Ул кешене ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Кешеләр Аллаһы ниятенә буйсынырга теләмәгән һәм үлә башлаганнар. Ә сез тормыш сайлый аласыз. Ләкин моны һәрбер кеше үзе эшләргә тиеш. Моны сезнең өчен беркем дә эшләмәс.

Тормыш сайлар өчен, нәрсә эшләргә? Беренчедән, Изге Язмалар — бу Аллаһының рухландырылган Сүзе икәненә инанырга кирәк. Моның өчен бу китапны җитди һәм эчкерсез өйрәнергә кирәк. Икенчедән, ни өчен Аллаһы кешене барлыкка китергән, ни өчен без үләбез, үлгәч кеше белән нәрсә була һәм Аллаһыга ничек ярап була икәнен белергә кирәк. Моны да без Изге Язмалардан белә алабыз.

«Бу бик авыр, минем моңа көчем җитмәячәк»,— дип әйтмәгез. Аллаһы тормыш вәгъдә итә икән, ул кешегә бу тормышны ала алмаслык итүче таләпләр куярмы? Әгәр безгә кирәкле белемнәр Изге Язмаларда язылган икән, Аллаһы аларны табарга ярдәм итмәсмени? Сезгә чын күңелдән тырышырга кирәк. Бу тормышыгыздагы иң мөһим эш.

Вакыт көтми

Ашыгыгыз. Вакыт көтми. Изге Язмаларда бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре турында җыелма «билге» бирелә (Маттай 24:3). Инҗилдә мондый сүзләр укыйбыз:

«Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар». «Ачлык... булыр» (Маттай 24:7). «Көчле җир тетрәүләр... булыр». «Урыныурыны белән... үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). «Явызлык көчәер» (Маттай 24:12).

Бу билгенең башка өлешләре дә бар. Изге Язмаларда соңгы көннәрдә алар барысы бергә үтәлергә тиеш дип әйтелә. Бу билге 1914 елда башланган беренче бөтендөнья сугышыннан бирле дөнья вакыйгаларыннан күренеп тора.

Шуңа күрә кичектермичә Изге Язмаларны өйрәнә башлагыз. Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт. Мәгәр Аллаһы һәртөрле эшгамәлне, һәр яшерен шөгыльне — яхшысын да, яманын да — Үзенең хөкеме алдына куячак» (Вәгазьче 12:13, 14).

Без авыр соңгы көннәрдә яшибез. Дөрес адым ясап, ничек тормыш сайларга? Моны белергә теләсәгез, китерелгән адресларның берсе буенча языгыз, һәм без сезгә ярдәм итәрбез.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Коръәндә болай дип әйтелә: «Аңа кадәр Тәүратта иңдерелгәннәрне раслап, аларның эзеннән Без Мәрйәм улы Гыйсәне җибәрдек һәм Без аңа Инҗилне китереп бирдек, анда җитәкчелек һәм нур бар. Һәм аңа кадәр Тәүратта иңдерелгәнне раслау, һәм тәкъваларга җитәкчелек, һәм вәгазьләү итеп. Инҗил ияләре андагы Аллаһ иңдергән нәрсә белән хөкем кылсыннар. Әгәр берәү Аллаһ иңдергән буенча хөкем итмәсә, алар — азгынлык кылучылар» («әл-Маидә» [5 нче сүрә], 46, 47 нче аятьләр, 105 нче бит, Фәрид хәзрәт Хәйдар Сәлман). Кайбер кешеләр Изге Язмалар — Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил үзгәртелгән дип саный. Әмма мондый караш Аллаһы үзенең китапларын саклый алмаган дигәнне аңлата. Мондый кеше Аллаһыны көчсезлектә гаепли.

[6 нчы биттәге иллюстрация]

Фоторәсем: Car interior on cover: H. Armstrong Roberts.