Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың явызлыкка юл куюыннан без нәрсәгә өйрәнәбез

Алланың явызлыкка юл куюыннан без нәрсәгә өйрәнәбез

Җиденче бүлек

Алланың явызлыкка юл куюыннан без нәрсәгә өйрәнәбез

1, 2. a) Әгәр дә Йәһвә Едемда фетнәчеләрне шунда ук юк иткән булса, безнең белән нәрсә булыр иде? б) Йәһвә безгә карата нинди яратучан чаралар күргән?

«ГОМЕР елларым аз әле, алары да михнәтләр эчендә үтте»,— дигән ыруг башлыгы Ягъкуб (Яратылыш 47:9). Әюб тә: «Кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган»,— дип билгеләгән (Әюб 14:1). Алар кебек, безнең күбебез авырлыклар, гаделсезлекләр, хәтта фаҗигале вакыйгалар кичергән. Әмма безнең якты дөньяга килүебезне Алла ягыннан гаделсезлек дип атап булмый. Дөрес, безнең акылыбыз белән тәнебез камил түгел һәм без, Адәм белән Хаува башта Оҗмахта яшәгән кебек, анда яшәмибез. Ләкин Йәһвә Адәм белән Хауваны алар фетнә күтәргәч тә юк иткән булса, нәрсә булыр иде? Ул чакта бернинди дә авырулар, кайгы һәм үлем булмас иде, ләкин шулай ук кешеләр дә яшәмәс иде. Без дә беркайчан да дөньяга килмәс идек. Алла, үзенең шәфкате буенча, Адәм белән Хаувага, алар балаларына камилсезлек мирас итеп бирсәләр дә, балалар тудырырга рөхсәт иткән. Һәм Йәһвә, Мәсих аша без Адәм югалтканны — оҗмах җирендәге мәңгелек тормышны — кире алсын өчен, чаралар күргән (Яхъя 10:10; Римлыларга 5:12).

2 Яңа дөньяның оҗмах шартларында авырулар, кайгы, авырту, үлем һәм шулай ук явыз кешеләр булмаячак, һәм андый шартларда мәңгелек тормышка өмет ничек соң безгә көч бирә! (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22; Ачылыш 21:4, 5). Ләкин Изге Язмалардан без шуны беләбез: безнең өчен һәм Йәһвә өчен безнең шәхси котылуыбыз бик мөһим булса да, бу очракта сүз тагын да әһәмиятлерәк нәрсә турында бара.

Үзенең бөек исеме хакына

3. Йәһвәнең җиргә һәм кешелеккә карата ниятенең үтәлүенә нәрсәнең турыдан-туры бәйләнеше бар?

3 Алла исеменең аның җиргә һәм кешелеккә карата ниятенең үтәлүенә турыдан-туры бәйләнеше бар. Бу исем, Йәһвә, «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата, һәм аның Иясен Галәм Хакиме, бөек ниятләр Алласы, хакыйкать Алласы буларак сыйфатлый. Йәһвә шундый зур дәрәҗәгә ия булгач, бөтен Галәмнең иминлеге һәм тынычлыгы өчен, барысына да аңа буйсынырга һәм аның исеменә һәм аңа бәйле булган барлык нәрсәләргә тиешле хөрмәт күрсәтергә кирәк.

4. Йәһвәнең җиргә карата нияте нәрсәдән торган?

4 Адәм белән Хауваны барлыкка китергәч, Йәһвә аларга йөкләмә биргән. Ул аның нияте, Оҗмах чикләрен киңәйтеп, бөтен җирне үзләштерүдән генә түгел, ә аны аларның балалары белән тутырудан гыйбарәт икәнен ачык итеп аңлаткан (Яратылыш 1:28). Әллә аларның гөнаһы аркасында Алланың нияте тормышка ашмас идеме? Чиксез кодрәтле Йәһвәнең исеменә, әгәр ул җир белән кешелеккә карата үз ниятен тормышка ашыра алмаса, нинди хурлык булыр иде!

5. a) Беренче кешеләр, яхшылык һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашаса, кайчан үлгән булырлар иде? б) Йәһвә Яратылыш 2:17 дә язылган сүзләрен ничек үтәгән һәм шул ук вакытта җиргә карата үз ниятен исәпкә алган?

5 Йәһвә Адәм белән Хауваны алар тыңламыйча яхшылык һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашасалар, ашаган «көнне» үк үләчәкләр дип кисәткән (Яратылыш 2:17). Үз сүзенә тугры Йәһвә аларны гөнаһ эшләгән көнне үк җавапка тарткан һәм үлемгә хөкем иткән. Алла карашы буенча, Адәм белән Хаува шул көнне үк үлгәннәр. Ләкин җиргә карата үз ниятен үтәр өчен, Йәһвә аларга физик үлемнәренә кадәр балалар тудырырга рөхсәт иткән. Һәрхәлдә, Адәм, 930 ел яшәп, шул «көнне» үк үлгән, чөнки Алла өчен мең ел бер көн сыман булырга мөмкин (2 Петер 3:8; Яратылыш 5:3—5). Димәк, Йәһвәнең дөреслеге расланган: шул көнне үк Адәм белән Хаува җәзага тартылган, һәм шул ук вакытта аларның үлеме белән аның җиргә карата нияте җимерелмәгән. Шулай итеп, камил булмаган кешеләргә, шул исәптән явызларга, берникадәр вакыт яшәргә рөхсәт ителгән булган.

6, 7. a) Чыгыш 9:15, 16 буенча, ни өчен Йәһвә берникадәр вакытка явызларның булуын рөхсәт иткән? б) Йәһвә фиргавен белән булган очракта үз көчен ничек күрсәткән һәм Аның исеме ничек танылган булган? в) Хәзерге явыз дөнья төзелешенең ахыры нәрсә китерәчәк?

6 Йәһвәнең Муса көннәрендәге Мисыр хакименә әйткән сүзләре Алланың явызларның булуын ни өчен рөхсәт иткәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Фиргавен исраиллеләрне Мисырдан азат итүдән баш тарткач, Йәһвә аны шунда ук юк итмәгән. Ул искиткеч рәвештә үз көчен күрсәтеп, илгә ун җәза җибәргән. Җиденче җәза турында кисәткәндә, Йәһвә фиргавенгә Ул җиңел генә аны һәм аның кешеләрен җир йөзеннән юк итә алыр иде дип белдергән. «Ләкин,— дип өстәгән Йәһвә,— синең аша Үземнең кодрәтемне күрсәтү өчен һәм бөтен җир йөзендә Минем исемем игълан ителсен дип, Мин сине сакладым» (Чыгыш 9:15, 16).

7 Йәһвә исраиллеләрне азат иткәч, аның исеме чыннан да киң танылган булган (Ешуа 2:1, 9—11). Бүген, 3 500 елдан артык вакыт үткәч, аның ул вакытта эшләгәне әле дә онытылмаган. Йәһвәнең шәхси исеме турында гына түгел, ә шулай ук бу исемне Йөртүче турында да хакыйкать игълан ителгән. Моңардан шунсы билгеле булган: Йәһвә — үз вәгъдәләрен үтәүче һәм үз хезмәтчеләрен яклаучы Алла (Ешуа 23:14). Бу шулай ук Чиксез кодрәт Иясенә үз ниятен үтәргә бернәрсә дә комачаулый алмаганын исбатлаган (Ишагыйя 14:24, 27). Шуңа күрә без Йәһвәнең якын арада үзенең тугры хезмәтчеләрен яклаучы булып чыгачагына һәм Шайтанның бөтен явыз дөнья төзелешен юк итәчәгенә ышана алабыз. Мондый чиксез кодрәтле көчнең күрсәтелүе һәм ул Йәһвә исеменә китергән дан беркайчан да онытылмаячак. Һәм моның файдасы мәңгелек булачак (Йәзәкил 38:23; Ачылыш 19:1, 2).

Әй, Аллаһының зирәклеге ничек тирән!

8. Паул безне нәрсә турында уйланырга өнди?

8 Рәсүл Паул римлыларга язган хатында мондый сорау күтәрә: «Әллә Аллаһы гадел түгелме?» һәм үзе катгый итеп җавап бирә: «Һич тә алай түгел!» Аннан соң ул Алланың мәрхәмәтенә басым ясый һәм Йәһвәнең ни өчен ул фиргавенгә берникадәр вакытка яшәргә рөхсәт иткәне турындагы сүзләрен китерә. Паул шулай ук безнең, кешеләрнең, чүлмәкченең кулында балчык кебек икәнлегебезне күрсәтә. Һәм шуннан соң ул болай дип әйтә: «Аллаһы да шулай ук эшләде түгелме соң? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенең ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенең даны өчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенең бай данын белдерү өчен эшләде. Яһүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да — Ул чакырган шундый чүлмәкләр без» (Римлыларга 9:14—24).

9. а) Алланың «ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләр» — кемнәр алар? б) Ни өчен Йәһвә үзенең дошманнарына карата бөек сабырлык күрсәтә, һәм аны яратучы кешеләр өчен ничек бөтенесе уңышлы бетәчәк?

9 Едемда фетнә күтәрелгәннән бирле, Йәһвәгә һәм аның кануннарына каршы килгән барлык кешеләр Алланың «ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләр» булып тора. Бу барлык вакыт дәвамында Йәһвә зур сабырлык күрсәткән. Явыз кешеләр аның юлларыннан көлгәннәр, аның хезмәтчеләрен эзәрлекләгәннәр, хәтта аның Улын да үтергәннәр. Зур түземлек күрсәтеп, Йәһвә барлык акылга ия булган затларга Аллага каршы фетнәнең һәм Аннан бәйсез кеше идарәсенең һәлакәтле нәтиҗәләрен күрергә җитәрлек вакыт биргән. Моннан тыш, ул Гайсәнең үлеме тыңлаучан кешеләрнең коткарылуына юл ачсын һәм «иблис эшләрен җимерергә» хезмәт итсен өчен кайгыртучанлык күрсәткән (1 Яхъя 3:8; Еврейләргә 2:14, 15).

10. Ни өчен Йәһвә соңгы 1900 ел дәвамында явызларны түзгән?

10 Гайсәнең үледән терелүенә инде 1900 елдан артык вакыт үтте, ә Йәһвә «ачуы юнәлгән... чүлмәкләрне» һаман да түзеп тора һәм аларны юк итми. Ни өчен? Чөнки иң элек ул Гайсә Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында берләшәчәк кешеләрне хәзерли. Аларның саны 144 000 һәм алар, рәсүл Паул сүзләре буенча, Алла «шәфкать күрсәткән чүлмәкләр» булып торалар. Башта күк өметен алырга мөмкинлек яһүдләргә бирелгән иде. Соңыннан Алла башка халыклардан кешеләр чакырган. Йәһвә беркемне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итмәгән. Ләкин аның яратып эшләгән эшләренә рәхмәтле булган кешеләрнең кайберләренә ул үзенең Улы белән күктәге Патшалыкта хакимдәшләр булырга искиткеч мөмкинлек биргән. Бу күк сыйныфының хәзерләнүе хәзер инде тәмамланды диярлек (Лүк 22:29; Ачылыш 14:1—4).

11. а) Йәһвәнең зур сабырлыгыннан хәзер нинди төркем файда ала? б) Үлеләрне нәрсә көтә?

11 Ләкин җирдә кем дә булса яшәячәкме? Йәһвәнең зур сабырлыгы аркасында шулай ук барлык халыклардан «бихисап күп кешенең» җыелуы мөмкин булган. Хәзер аларның саны миллионлаган. Йәһвә җирдә яшәргә өметләнгән кешеләрнең шушы төркеме бу дөнья төзелешенең ахырын кичерәчәк һәм аларның җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өмете булачак дип вәгъдә иткән (Ачылыш 7:9, 10; Мәдхия 36:29; Яхъя 10:16). Алла билгеләгән вакытта бик күп кешеләр терелтеп торгызылачак, һәм аларга күктәге Патшалык идарәсе астында җирдә яшәргә мөмкинлек биреләчәк. Алла Сүзендә болай дип укыйбыз: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15; Яхъя 5:28, 29).

12. а) Йәһвә турында аның явызлыкны чыдап торганыннан без нәрсә беләбез? б) Син Йәһвәнең бәхәсле сорауны ничек хәл иткәне турында нәрсә уйлыйсың?

12 Боларның барысында нинди дә булса гаделсезлек бармы? Юк, чөнки явызларның, яисә «ачуы юнәлгән... чүлмәкләрнең», юк ителүен тоткарлап, Алла башкаларга мәрхәмәт күрсәтә һәм үз ниятенең үтәлүенә булыша. Бу аның нинди мәрхәмәтле һәм яратучан икәнлеген күрсәтә. Шулай ук, аның ниятенең эзлекле рәвештә үтәлүен күзәтеп, без Йәһвәнең үзе турында күбрәк беләбез. Без аның ачылган төрле сыйфатларына — гаделлегенә, мәрхәмәтенә, зур сабырлыгына, күпкырлы акыллылыгына таң калабыз. Йәһвәнең Галәмдә хакимлек итү, ягъни аның идарә итәргә хокукы турындагы бәхәсле сорауны акыллылык белән хәл итүе аның хакимлеге иң яхшысы икәненә һәрвакыт дәлил булып торачак. Рәсүл Паул белән бергә без: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» — дип әйтәбез (Римлыларга 11:33).

Тугрылыгыбызны күрсәтергә мөмкинлек

13. Шәхси газаплар кичергәндә, безнең нинди мөмкинлегебез бар, һәм безгә акыллылык белән эш итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Алланың күп хезмәтчеләре газаплар кичерергә туры килә торган шартларда була. Аларның газаплары көннән-көнгә дәвам итә, чөнки Алла әлегә явызларны юк итмәгән һәм кешелекне, алдан әйтелгәнчә, камиллеккә китермәгән. Без моның аркасында явызланырга тиешме? Яисә без мондый шартларга Иблиснең ялганчы икәнен исбатларга мөмкинлеккә кебек карый алабызмы? Әгәр дә без: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә [«гаепләүчемә», ЯД] тиешле җавапны бирә алырмын»,— дигән чакыруны истә тотсак, без Иблиснең ялганчы икәнен исбатларга ныгая алабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Йәһвәне гаепләүче Шайтан, кешеләр байлыкларын югалтса яисә физик авырулар кичерсә, алар Алланы гаепләячәк, хәтта аны каһәрләячәкләр дип раслаган (Әюб 1:9—11; 2:4, 5). Без авырлыклар алдында Йәһвәгә тугры калуыбыз белән аның йөрәгенә шатлык китерәбез һәм безнең очракта Шайтанның гаепләүләре дөрес түгеллеген күрсәтәбез.

14. Без, авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә өмет багласак, нинди фатихаларга ия була алабыз?

14 Әгәр дә без, авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә өмет баглыйбыз икән, без кыйммәтле сыйфатлар үстерә алабыз. Мәсәлән, Гайсә аңа төшкән газаплар аша, ул яңача, моңа кадәр белмәгән рәвешчә, «тыңлаучан булырга өйрәнде». Без дә үз авырлыкларыбыздан өйрәнә алабыз, мәсәлән, зур сабырлык, ныклык, Йәһвәнең гадел юлларын аңлау һәм алар өчен рәхмәтле булуыбызны үстерә алабыз (Еврейләргә 5:8, 9; 12:11; Ягъкуб 1:2—4).

15. Авырлыкларны түземлек белән кичерүебез башкаларга нинди файда китерә ала?

15 Безнең кылган эшләребезне башка кешеләр дә күрми калмас. Гаделлекне яратканга күрә нәрсә кичергәнебезне күреп, аларның кайберләре вакыт узу белән, бәлкем, бүген кемнең чын мәсихчеләр икәнен аңларлар. Һәм гыйбадәт кылуда безгә кушылып, алар мәңгелек тормышның фатихаларын ала алырлар (Маттай 25:34—36, 40, 46). Йәһвә һәм аның Улы кешеләрнең мондый мөмкинлеккә ия булуларын тели.

16. Безнең авырлыкларга карашыбыз бердәмлек турындагы сорауга ничек бәйле?

16 Авыр шартларга да без Йәһвәгә тугрылыгыбызны исбатларга һәм аның ихтыярын үтәүдә катнашырга мөмкинлеккә кебек карасак, бу мактаулы! Шулай эшләсәк, бу ачык итеп безнең чыннан да Алла һәм Мәсих белән бердәмлеккә омтылуыбызны күрсәтәчәк. Гайсә Йәһвәгә барлык чын мәсихчеләр өчен дога кылып, болай дигән: «Мин алар [аның иң якын шәкертләре] өчен генә түгел, бәлки аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм: бөтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар» (Яхъя 17:20, 21).

17. Әгәр дә без Йәһвәгә тугры булсак, без нинди ышанычка ия була алабыз?

17 Әгәр без Йәһвәгә тугры булсак, ул безне мул итеп бүләкләячәк. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» (1 Көринтлеләргә 15:58). Һәм шулай ук анда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип раслана (Еврейләргә 6:10). Ягъкуб 5:11 дә без болай дип укыйбыз: «Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит». Әюб белән булган очракның нәтиҗәсе нинди булган? «Һәм Алла Әюбнең соңгы көннәрен үткәндәге көннәреннән дә күбрәк фатихалады» (Әюб 42:10—16). Әйе, Йәһвә «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» (Еврейләргә 11:6). Ә безне көтә торган бүләк — җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш!

18. Бәлкем, хәзер бездә булган газаплы истәлекләр белән ахыр чиктә нәрсә булачак?

18 Алла Патшалыгының идарәсе үткән меңьеллыклар дәвамында кешеләргә китерелгән барлык зыянны юк итәчәк. Ул вакыттагы шатлыклар без хәзер кичерә торган барлык кайгыларны алмаштырачак. Үткән кайгылар турындагы бернинди яман истәлекләр безне борчымаячак. Яңа дөньяда кешеләрнең көндәлек тормышларындагы иҗади фикерләр һәм эшчәнлек акрынлап газаплы истәлекләрне бетерәчәк. Йәһвә болай дип игълан итә: «Менә мин яңа күк [кешелек белән идарә итүче яңа күк Патшалыгы яисә хөкүмәт] һәм яңа җир [гадел кешеләрнең җәмгыяте] барлыкка китерәм, һәм элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк. Ә сез Мин барлыкка китергәннәр турында мәңге шатланачаксыз һәм күңел ачачаксыз». Әйе, Йәһвәнең яңа дөньясында гадел кешеләр: «Бөтен җир ял итә, тәртипсезлектән азат, шатлыктан кычкыра»,— дип әйтә алачак (Ишагыйя 14:7; 65:17, 18).

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә, явызлыкка юл куйса да, ничек үз исеменә тиешле хөрмәт күрсәткән?

• Йәһвә, «ачуы юнәлгән... чүлмәкләрне» түзеп, ничек безгә мәрхәмәт күрсәтә?

• Газаплар китергән шартларга без ничек карарга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[67 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә «Әюбнең соңгы көннәрен үткәндәге көннәреннән дә күбрәк фатихалады».