Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла сүзендә нык торыгыз

Алла сүзендә нык торыгыз

Өченче бүлек

Алла сүзендә нык торыгыз

1. а) Борынгы Исраил Алла сүзенең дөреслегенә ничек инанган? б) Безнең өчен моның нинди әһәмияте бар?

«СЕЗ бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән Ходай, сезнең Аллагыз, сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә буш калмаганын беләсез; сезнең өчен барысы чынга ашты» (Ешуа 23:14—16). Бу сүзләрне Ешуа Исраил халкының өлкән ир-атларына Вәгъдә ителгән җиргә урнашканнан соң әйткән. Әйе, Йәһвәнең вәгъдә иткәннәренең барысы да төгәл үтәлгән. Бу сүзләр һәм Изге Язмаларда язылганнарның барысы да «бездә өмет булсын дип» безнең өчен сакланган булган (Римлыларга 15:4).

2. a) Изге Язмаларның «Алла тарафыннан рухландырылган» булуы нәрсәне аңлата? б) Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылганын белү безгә нинди җаваплылык сала?

2 Изге Язмаларны якынча 40 кеше язган булса да, аларның Авторы — Йәһвә үзе. Бу аның бөтен китапның язылуы белән үзе җитәкчелек иткәнен аңлатамы? Әйе. Ул моны үзенең куәтле изге рухы, ягъни үзенең эш итә торган көче ярдәмендә эшләгән. Бу турыда рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган». Һәр җирдә моңа ышанган кешеләр Изге Язмаларда язылганнарга колак сала һәм үз тормышларын аның тәгълиматлары буенча алып бара (2 Тимутегә 3:16, 17; 1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

Башка кешеләргә Изге Язмаларны кадерләргә ярдәм итегез

3. Изге Язмаларның Алла Сүзе икәненә ышанмаган күп кешеләргә ярдәм итүнең иң яхшы ысулы нинди?

3 Без сөйләшкән кешеләрнең күбесе Изге Язмаларның Алла сүзе икәненә ышанмый. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Еш кына иң яхшы юл — Изге Язмаларны ачып, анда язылганнарны күрсәтеп бирү. «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк... Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Еврейләргә 4:12). «Аллаһының сүзе» безнең вакыт өчен әһәмияте булмаган тарих кына түгел, ул тере! Изге Язмалардагы вәгъдәләр үтәлүгә якынлаша һәм бернәрсә дә моңа комачаулый алмый. Изге Язмадагы хәбәрнең кеше йөрәгенең чын омтылышларына тәэсире безнең әйткән барлык сүзләребезгә караганда күпкә көчлерәк.

4. Изге Язмалардагы нинди хакыйкатьләрнең аңлатмалары кайбер кешеләрнең Изге Язмаларга карашларын үзгәртә һәм ни өчен?

4 Күп кешеләр Изге Язмаларда Алла исемен күргәч, аны җентекләп карап чыгарга теләгәннәр. Башкалар, Изге Язмаларда тормышның максаты, Алланың ни өчен явызлык рөхсәт иткәне, хәзерге вакыйгаларның әһәмияте яисә җирдәге оҗмахта мәңгелек тормышка өмет турында нәрсә әйтелгәнен күргәч, аны өйрәнергә карар иткәннәр. Кайбер илдә дини йолалар кешеләрне явыз рухларның борчыганына сәбәп була. Шул илләрдә кеше Изге Язмалар ярдәмендә моның сәбәбе нәрсәдә һәм аннан ничек котылырга икәнен белгәч, ул китапка кызыксыну уяна. Ни өчен андый фикерләр эчкерсез кешеләрдә тәэсир калдыра? Чөнки Изге Язмалар — тормыш өчен кирәкле барлык темаларга кагылган бердәнбер ышанычлы мәгълүматлар чыганагы (Мәдхия 118:130).

5. a) Кешенең Изге Язмаларга ышанмавына нинди сәбәпләр булырга мөмкин? б) Без андый кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз?

5 Шулай да, әгәр кешеләр безгә Изге Язмаларга ышанмыйбыз дип әйтсәләр, ни эшләргә? Сөйләшүне төгәлләргә кирәкме? Юк, әгәр дә алар эзлекле фикер йөртергә әзер икән, сүзне дәвам итәргә була. Бәлкем, алар Изге Язмаларны христиан дөньясының китабы дип уйлыйдыр. Ә христиан дөньясының икейөзлелеге, сәясәткә тыгылуы һәм өзлексез рәвештә акча соравы кешеләрнең Изге Язмаларга карата начар карашына сәбәп булырга мөмкин. Әгәр дә шулай икән, ни өчен алардан моны сорамаска? Андый кешеләргә Изге Язмаларда христиан дөньясының дөньяви юллары хөкем ителгәнен төшендерсәк һәм христиан дөньясы белән чын мәсихчеләр арасындагы аерманы күрсәтсәк, бәлки, аларның кызыксынуы уяныр (Михей 3:11, 12; Маттай 15:7—9; Ягъкуб 4:4).

6. a) Синең үзеңне Изге Язмаларның Алла Сүзе икәненә нәрсә ышандыра? б) Тагын нинди дәлилләрне кешеләргә Изге Язмаларның чынлыкта Алладан булуын аңларга ярдәм итәр өчен кулланырга була?

6 Башкаларга Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылган икәненә ышанычлы дәлилләр тәэсир итәргә мөмкин. Изге Язмаларның Йәһвә Алладан икәнен ачык итеп сиңа нәрсә исбатлый? Бәлки, Изге Язмаларның үзендә аның барлыкка килүе турында нәрсә әйтелгәнедер? Яисә Изге Язмаларда киләчәк турында тәфсилле итеп алдан әйтеп куелган һәм шуңа күрә кеше тарафыннан әйтелә алмаган бик күп пәйгамбәрлекләрнең барлыгымы? (2 Петер 1:20, 21). Бәлкем, моны Изге Язмаларның, хәтта аны якынча 1600 ел дәвамында 40 ка якын кеше язган булса да, искиткеч үзара эчке килешүе күрсәтәдер? Яисә аның, ул вакыттагы башка хезмәтләр белән чагыштырганда, фәнни яктан төгәллегеме? Яки аның язучыларының эчкерсезлегедер? Бәлкем, аны юк итәргә усал ниятле тырышуларга карамастан, аның саклануыдыр? Синең үзеңә тәэсир итә торган нәрсәләр башка кешеләргә дә тәэсир итәргә мөмкин *.

Изге Язмаларны уку безнең өчен мөһим

7, 8. а) Безгә Изге Язмалар нәрсә өчен бирелгән? б) Изге Язмаларны шәхси укудан тыш без нәрсәгә мохтаҗ? в) Йәһвәнең ниятләрен аңлауга сез ничек ирештегез?

7 Башкаларга Изге Язмаларга ышаныч үстерергә ярдәм итү җитәрлек түгел, безнең үзебезгә дә аны даими рәвештә укырга вакыт табарга кирәк. Син моны эшлисеңме? Изге Язмалар — кайчан да булса бастырып чыгарылган барлык китапларның иң мөһиме. Әлбәттә, бу без аны өйдә үзебез укыйбыз икән, безгә башка бернәрсә дә кирәк түгел дигәнне аңлатмый. Изге Язмалар башкалардан читләшмәскә дип кисәтә. Безгә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгәндә бөтенесен үзебез аңлый алабыз дип уйларга кирәк түгел. Безгә, басынкы мәсихче булыр өчен, шәхси өйрәнү дә, даими рәвештә Алла халкының җыелышларында булу да кирәк (Гыйбрәтле хикәя 18:1; Еврейләргә 10:24, 25).

8 Мәсәлән, Изге Язмалардагы Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып барган Хәбәшстан түрәсе турындагы очракны карап чыгыйк. Фәрештә Филип исемле яхшы хәбәр сөйләүчегә ул кешедән: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?»,— дип сорарга күрсәтмә биргән. «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дип, тыйнак кына җавап биргән хәбәш. Һәм ул Филиптән Язманың бу кисәген үзенә аңлатып бирүне үтенгән. Филипнең Язмага аңлатмасы үзенеке булмаган, чөнки ул Изге Язмаларны үзе генә укымаган, ул Алланың җирдәге оешмасы белән якын бәйләнеш саклаган. Шуңа күрә ул хәбәшкә Йәһвәнең бу оешма аша биргән өйрәтүеннән файда алырга ярдәм итә алган (Рәсүлләр 6:5, 6; 8:5, 26—35). Шулай ук бүген дә, беркем берүзе генә Йәһвәнең ниятләрен дөрес аңлауга ирешми. Без барыбыз да Йәһвә яратып үзенең җирдәге оешмасы аша биргән ярдәмгә мохтаҗ.

9. Изге Язмаларны нинди программа буенча уку безнең барыбыз өчен дә файдалы?

9 Безгә Изге Язмаларны аңларга ярдәм итәр өчен, Йәһвәнең оешмасы Изге Язмаларга нигезләнгән искиткеч материалларны үз эченә алган төрле басмалар чыгара. Өстәвенә, безнең Йәһвә Шаһитләренең барлык җыелышларында бөтен дөнья буенча үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбе программасы буенча Изге Язмаларны уку графигыбыз бар. Изге Язманы шәхси өйрәнүнең файдасы зур булырга мөмкин (Мәдхия 1:1—3; 18:8, 9). Изге Язмаларны даими укыр өчен, барлык көчегезне салыгыз. Хәтта сез бөтенесен дә тулысынча төшенмәсәгез дә, Изге Язмаларда гомумән нәрсә турында язылганын белү сезгә зур файда китерәчәк. Мәсәлән, көненә дүрт-биш бит укысагыз, Изге Язмаларны бер ел эчендә укып чыга аласыз.

10. a) Сез Изге Язмаларны кайчан укый аласыз? б) Изге Язмаларны укыганда тагын кем катнаша ала һәм ни өчен даимилек мөһим?

10 Изге Язмаларны сез кайчан укый аласыз? Әгәр дә сез моңа көн дә 10 яисә 15 минут бүлеп куйсагыз, бу сезнең өчен бик файдалы булачак. Әгәр көндәлек графикны тота алмасагыз, укыр өчен атна саен вакыт бүлеп куегыз һәм аннары бу графикны тотыгыз. Сез гаиләле булсагыз, тормыш иптәшегез белән Изге Язмаларны бер-берегезгә укый аласыз. Әгәр дә укый белгән балаларыгыз булса, алар чиратлап кычкырып укый ала. Изге Язмаларны уку ризык ашау кебек гомерлек гадәт булырга тиеш. Кешенең яхшы сыйфатлы ризыгы җитәрлек булмаса, аның физик сәламәтлегенең начарлануы барыбызга да билгеле. Шулай ук безнең рухилыгыбыз һәм, нәтиҗәдә, безнең мәңгелек тормышыбыз да «Аллаһы әйткән һәр сүз белән» даими туклануыбызга бәйле (Маттай 4:4).

Изге Язмаларны укуның максаты

11. Изге Язмаларны укуыбызның максаты нинди булырга тиеш?

11 Изге Язмаларны укуыбызның максаты нинди булырга тиеш? Безнең максатыбыз тик берничә бит уку гына булырга тиеш түгел. Аллага яратуыбыз үссен һәм без Йәһвәгә аңа ярарлык итеп гыйбадәт кыла алсын өчен, безне Алланы яхшырак белү теләге дәртләндерергә тиеш (Яхъя 5:39—42). Безнең карашыбыз: «Әй Раббе, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер»,— дигән мәдхия җырлаучыныкы кебек булырга тиеш (Мәдхия 24:4).

12. a) Ни өчен «тулы белем» алырга кирәк һәм, моңа ирешер өчен, укыганда, бәлкем, нинди көч куярга кирәктер? б) Изге Язмаларны укыганда нинди дүрт пункт турында уйлану файдалы булыр? (30 нчы биттәге рамканы карагыз.) в) Абзацта китерелгән сораулар ярдәмендә бу пунктлар турында уйланыгыз. Изге Язмалардан китерелгән барлык өземтәләрне укып барыгыз.

12 Йәһвәдән өйрәнгән чакта, бездә «тулы белемгә» ирешергә көчле теләк булырга тиеш. Ансыз ничек без үз тормышыбызда Алла Сүзен тиешле итеп куллана яисә башкаларга дөрес итеп аңлата алабыз ди? (Көлессәйлеләргә 3:10; 2 Тимутегә 2:15). Тулы белемгә ирешергә теләсәк, безгә Изге Язмаларны җентекләп укырга кирәк һәм, әгәр дә аңлавы авыр кисәкләр булса, аларның мәгънәсенә төшенер өчен, бәлкем бер генә мәртәбә түгел, ә күбрәк укырга кирәктер. Шулай ук укыганыбыз турында төрле яктан фикер йөртеп, уйланырга вакыт табабыз икән, без тагы да күбрәк файда алырбыз. Өйрәнгән материал турында уйланырга 30 нчы биттә күрсәтелгән дүрт мөһим пункт ярдәм итә ала. Аларның берсе яисә берничәсе турында уйланып, Изге Язмаларны җентекләп карау файдалы булачак. Түбәндә китерелгән сорауларга җавап биргәндә, сез моны ничек итеп эшләргә икәнен күрерсез.

1. Син укый торган Изге Язма кисәге еш кына Йәһвәнең нинди дә булса бер сыйфатына күрсәтә. Мәсәлән, Мәдхия 138:13, 14 тән без Алланың әле тумаган балага карата бөек кайгыртучанлыгы турында беләбез: «Анам карыныннан мине Син күтәреп алдың. Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый». Йәһвәнең иҗади эшләре нинди искиткеч! Кеше тәненең төзелеше Йәһвәнең безгә карата бөек яратуын күрсәтә.

Без Яхъя 14:9, 10 нан Гайсәнең башкалар белән ничек мөгамәлә иткәнен укыганда, чынлыкта Йәһвә үзе ничек эш итә икәнен күрәбез. Моны истә тотып, Лүк 5:12, 13 һәм Лүк 7:11—15 тә тасвирланган вакыйгалардан без Йәһвә турында нәрсә белә алабыз?

2. Изге Язмаларның төп темасы — вәгъдә ителгән Орлык Гайсә Мәсихнең идарәсе астындагы Патшалык ярдәмендә Йәһвәнең хакимлеген аклау һәм аның исемен изгеләндерү. Син укый торган хәбәр Изге Язмаларның төп темасына ничек бәйле икәне турында уйлан.

Йәзәкил белән Данил китапларында Изге Язмаларның төп темасына ничек басым ясала? (Йәзәкил 38:21—23; Данил 2:44; 4:14; 7:9—14).

Изге Язмалар Гайсәнең вәгъдә ителгән Орлык, яки Токым, икәнлеген ничек ачык итеп күрсәтә? (Гәләтиялеләргә 3:16).

Изге Язмаларның төп темасының иң югары ноктасына җитүе Ачылыш китабында ничек тасвирлана? (Ачылыш 11:15; 12:7—10; 17:16—18; 19:11—16; 20:1—3; 21:1—5).

3. Үзеңнән укыганымны ничек куллана алыр идем дип сора. Мәсәлән, Чыгыш китабыннан алып Икенчезаконлык китабының ахырына кадәр без исраиллеләрнең әхлаксыз эшләре һәм фетнәчеләр рухы турында укыйбыз. Без андый карашлар һәм эш итүләр начар нәтиҗәләргә китергәнен беләбез. Шуңа күрә безгә, Исраилнең начар үрнәгенә иярмичә, Йәһвәгә яраклы булырга омтылырга кирәк. «Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды» (1 Көринтлеләргә 10:11).

Кабилнең Һабилне үтергәне турындагы вакыйгада безнең өчен нинди сабак бар? (Яратылыш 4:3—12; Еврейләргә 11:4; 1 Яхъя 3:10—15; 4:20, 21).

Изге Язмалардан күк өметенә ия булган мәсихчеләргә бирелгән киңәшләр җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләргә дә кагыламы? (Саннар 15:16; Яхъя 10:16).

Безне мәсихчеләр җыелышында яхшы дип санасалар да, ни өчен Изге Язмалардагы без инде белгән киңәшләрне тулырак куллануыбыз турында тирәнтен уйларга кирәк? (2 Көринтлеләргә 13:5; 1 Тессалуникәлеләргә 4:1).

4. Укыганыңны башкаларга ярдәм итәр өчен ничек куллана алуың турында уйлан. Барлык кешеләрне сәламәтлек белән бәйле проблемалар борчый, шуңа күрә без аларга Гайсәнең җирдә булган чагында нәрсә эшләгәне турында укый алабыз һәм шуның белән аның, Алла Патшалыгында патша буларак идарә иткәндә, зуррак масштабта нинди эшләр башкарачагын күрсәтәбез: «Аның янына халык төркемнәре аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне алып килделәр... Һәм Гайсә аларны савыктырды» (Маттай 15:30).

Яһир кызының терелүе турындагы хәбәр кем өчен ярдәм була ала? (Лүк 8:41, 42, 49—56).

13. Изге Язмаларны Йәһвәнең оешмасы белән бергә өзлексез уку һәм өйрәнү нинди җимешләр китерә?

13 Без югарыда тасвирланган дүрт пункт турында уйлансак, Изге Язмаларны уку нинди файдалы була! Әйе, Изге Язмаларны уку көч куюны таләп итә. Ләкин бу безгә гомер буена файда китерергә мөмкин, чөнки, без аны укыганда, рухи яктан ныгыйбыз. Изге Язмаларны даими рәвештә уку безне яратучы Атабыз Йәһвәгә һәм мәсихче кардәшләребезгә якынайтачак һәм безгә «тормыш сүзендә» нык торырга дигән киңәшкә колак салырга ярдәм итәчәк (Филиппуйлыларга 2:16).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Изге Язмаларның ни өчен игътибарга лаек икәнлеген Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюрадан кара.

Кабатлау өчен сораулар

• Изге Язмалар ни өчен язылган һәм безнең көннәргә кадәр сакланган булган?

• Без башкаларга Изге Язмаларны аңларга һәм аның кадерен белергә ничек ярдәм итә алабыз?

• Изге Язмаларны даими рәвештә шәхси уку ни өчен файдалы? Укыганыбыз турында уйланганда, нинди дүрт пунктны игътибарга алу яхшы булыр иде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[30 биттәге иллюстрация/рамка]

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКЫГАНДА, УКЫГАННАРЫҢ...

...Йәһвә шәхесе турында нәрсә сөйләве...

...Изге Язмаларның төп темасы белән ничек бәйле булуы...

...тормышыңа ничек тәэсир итәргә тиешлеге...

...башкаларга ярдәм итәр өчен, аны ничек куллана алуың...

...ТУРЫНДА УЙЛАН.