Алла сүзен кыюлык белән сөйләүне дәвам итегез
Унтугызынчы бүлек
Алла сүзен кыюлык белән сөйләүне дәвам итегез
1. а) Гайсәнең шәкертләре нинди яхшы хәбәрне игълан иткән, һәм кайбер яһүдләрнең моңа мөнәсәбәте нинди булган? б) Шуңа бәйле нинди сораулар биреп китсәк була?
ЯКЫНЧА 2000 ел элек Алланың Улы, Гайсә Мәсих, бөтен җир өстеннән идарә итәчәк Патша буларак майланган булган. Гайсәне дини дошманнарның коткысы буенча үтергәннәр, ләкин Йәһвә аны үлемнән терелткән. Гайсә аша мәңгелек тормышка юл ачылган. Ләкин Гайсәнең шәкертләре бу яхшы хәбәрне халык арасында игълан итә башлагач, алар өстенә эзәрлекләүләр яуган. Гайсә турында сөйләмәскә боерып, шәкертләрнең кайберләрен төрмәгә утыртканнар, хәтта кыйнаганнар да (Рәсүлләр 4:1—3, 17; 5:17, 18, 40). Алар нәрсә эшләргә тиеш булган? Син нәрсә эшләр идең? Кыюлык белән шаһитлек бирүеңне дәвам итәр идеңме?
2. а) Хәзерге вакытта нинди искиткеч яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш? б) Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше кем өстенә йөкләнгән?
2 Алла Патшалыгының Патшасы булып Гайсә Мәсих, үз «дошманнары арасында» хакимлек итәр өчен, 1914 елны күктә тәхеткә утыртылган (Мәдхия 109:2). Аннан соң Шайтан һәм аның җеннәре җиргә бәреп төшерелгән (Ачылыш 12:1—5, 7—12). Шуннан алып хәзерге бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәре башланган. Соңгы көннәрнең азагында Алла Шайтан җитәкләгән бар дөнья төзелешен тар-мар итәчәк (Данил 2:44; Маттай 24:21). Ул тар-мар итүдән соң исән калганнарның оҗмахка әвереләчәк җир йөзендә мәңге яшәргә өмете булачак. Шул яхшы хәбәрне син кабул иткән булсаң, аны башкаларга вәгазьләргә телисеңдер (Маттай 24:14). Әмма кешеләр ничегрәк кабул итәрләр икән?
3. а) Патшалык турындагы хәбәргә кешеләр ничек җавап кайтара? б) Үзебезгә нинди сорау бирергә кирәк?
3 Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, кайберәүләр, бәлкем, аны кабул итәр, әмма күпчелеге ваемсызлык белдерер (Маттай 24:37—39). Кемнеңдер көлкегә күтәрүе яки каршылык күрсәтүе ихтимал. Каршылык күрсәтүнең хәтта туганнар тарафыннан да булырга мөмкин икәнен Гайсә алдан искәртеп куйган (Лүк 21:16—19). Андый каршылыклар эшләгән җиреңдә яисә мәктәптә дә булырга мөмкин. Кайсыбер илләрдәге хөкүмәт Йәһвә Шаһитләренең эшләрен тулысынча тыйган. Әгәр дә син шундый шартларда булсаң, Алла сүзен кыюлык белән сөйләвеңне һәм «иманда торуыңны» дәвам итәчәксеңме? (1 Көринтлеләргә 16:13).
Үз көчебезгә таянмаска
4. а) Алланың тугры хезмәтчеләре булырга теләсәк, безгә нәрсә бик кирәк? б) Ни өчен мәсихче очрашулар шул хәтле мөһим?
4 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә аның рухи иминлегебез өчен бирелгән чаралары бик кирәк. Аларның берсе — җыелыш очрашулары. Изге Язмада безгә аларны калдырмаска дигән өндәү бар (Еврейләргә 10:23—25). Тугры Йәһвә Шаһитләре булып калучылар, имандашлары белән җыелышларга даими рәвештә йөрер өчен, бөтен көчләрен куялар. Бу очрашуларда Изге Язмалардан алган белемебезне киңәйтәбез. Моннан тыш, безгә яхшы билгеле хакыйкатьләрне аңлавыбыз үсә һәм аларның безгә һәм башкаларга ничек файда китерә алганын ачыграк күрәбез. Без Аллага бердәмлектә гыйбадәт кылган имандашларыбыз белән якынаеп, Алланың ихтыярын моннан ары да үтәп яшәр өчен ныгыйбыз. Йәһвәнең рухы безгә җыелыш аркылы җитәкчелек бирә, һәм шул рух ярдәмендә Гайсә безнең арабызда (Маттай 18:20; Ачылыш 3:6).
5. Йәһвә Шаһитләренең эшенә тыю салынган җирләрдә җыелышлар ничек үткәрелә?
5 Син җыелышларга даими рәвештә йөрисеңме һәм анда ишеткәннәрне тормышыңда кулланасыңмы? Кайчакта Йәһвә Шаһитләренең эше тыелган җирләрдә җыелыш очрашуларын, кечкенә төркемнәргә бүленеп, хосусый йортларда үткәрергә туры килә. Җыелышны үткәрергә сайланган вакыт белән урын алмашынып торырга мөмкин, һәм һәрвакыт уңайлы булмаска да мөмкин, әйтик, кайбер очрашулар бик соң үткәрелә. Ләкин уңайсызлыкларга яисә хәвеф-хәтәргә карамастан тугры кардәшләр, һәрбер җыелышка килеп китәр өчен, барлык көчләрен куялар.
6. Йәһвәгә ышанганыбызны ничек белдерә алабыз һәм бу безгә ничек кыюлык белән вәгазьләүне дәвам итәргә ярдәм итә ала?
6 Алланың ярдәменә мохтаҗ икәнебезне аңлап, аңа өзлексез һәм чын күңелдән дога кылсак, Йәһвәгә ышанычыбыз үсәчәк. Син дә шулай эшлисеңме? Гайсә җирдә хезмәт иткәндә бик еш дога кылган (Лүк 3:21; 6:12, 13; 22:39—44). Бүрәнәгә кадакланыр алдындагы төнне ул шәкертләрен: «Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз»,— дип өндәгән (Марк 14:38). Әгәр кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне сөйләгән чакта ваемсызлык очратсак, без хезмәткә карата ашкынуыбызны киметү коткысына бирешергә мөмкин. Безне көлкегә күтәрсәләр яисә эзәрлекләсәләр, авырлыклардан качар өчен, без вәгазьләү эшен бөтенләй туктату вәсвәсәсенә бирелүебез ихтимал. Ләкин без, Алланың рухы кыюлык белән вәгазьләвебезне дәвам итәргә ярдәм итсен өчен, ихлас күңелдән дога кылсак, шундый коткыларга каршы торырга ярдәм алырбыз (Лүк 11:13; Эфеслеләргә 6:18—20).
Алар кыюлык белән шаһитлек иткән
7. а) Рәсүлләр китабында язылганнар ни сәбәптән безгә аеруча кызыклы? б) Абзацның азагында китерелгән сорауларга җавап биргәндә, ул мәгълүматлар безгә нәрсәсе белән файдалы икәне турында уйлан.
7 Рәсүлләр китабында язылган вакыйгалар һәрберебез өчен аеруча кызыклы. Ул китапта рәсүлләр белән беренче шәкертләрнең — безнекедәй тойгылы кешеләр — Йәһвәнең тугры һәм кыю шаһитләре булып калып, авырлыкларны ничек итеп җиңеп чыкканнары турында бәян ителә. Әйдә шушы китапның аерым җирләрен түбәндәге сораулар һәм шигырьләр ярдәмендә карап чыгыйк. Һәм син белгән мәгълүматлар үзеңә нинди файда китергәне турында уйланырга тырыш.
Рәсүлләр югары белемле кешеләр булганмы? Алар табигате белән, нәрсә генә булмасын, куркуга бирелми торган кешеләр идеме? (Яхъя 18:17, 25—27; 20:19; Рәсүлләр 4:13).
Петергә Алла Улына гаепләү карары чыгарган яһүдләрнең суды алдында кыюлык белән сөйләргә нәрсә мөмкинлек биргән? (Маттай 10:19, 20; Рәсүлләр 4:8).
Югары киңәшмә каршысына алып китерелгәнгә кадәр берничә атна буе рәсүлләр нәрсә эшләгән? (Рәсүлләр 1:14; 2:1, 42).
Халык башлыклары рәсүлләргә Гайсә исеменнән вәгазьләмәскә әмер биргәч, Петер белән Яхъя нәрсә дип җавап биргән? (Рәсүлләр 4:19, 20).
Рәсүлләр, азат ителгәннән соң, ярдәмне кемнән эзләгән? Алар эзәрлекләүләрнең тукталуы турында дога кылганмы яки башка нәрсә турындамы? (Рәсүлләр 4:24—31).
Дошманнар вәгазьләү эшен туктатырга тырышкан чакта, Йәһвә кем аркылы ярдәм күрсәткән? (Рәсүлләр ни өчен азат ителгәннәрен белгәннәр. Бу нәрсәдән күренә? (Рәсүлләр 5:21, 41, 42).
Шәкертләрнең күбесе эзәрлекләүләр аркасында таралышкан булса да, алар нәрсә кылуны дәвам иткән? (Рәсүлләр 8:3, 4; 11:19—21).
8. Беренче шәкертләрнең хезмәте илһамландырырлык нинди җимешләр китергән, һәм ни өчен шундый ук хезмәттә без дә катнаша алабыз?
8 Яхшы хәбәр вәгазьләү эше уңышлы булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә өч меңгә якын кеше суга чумдырылган. «Бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр һәм аларның саны арта барды» (Рәсүлләр 2:41; 4:4; 5:14). Вакыт узу белән Алла халкын бик каты эзәрлекләүче Тарс шәһәреннән булган Шаул да мәсихче булып, хакыйкать турында кыюлык белән игълан итә башлый. Соңыннан ул рәсүл Паул дип билгеле булган (Гәләтиялеләргә 1:22—24). Беренче гасырда башланган бу эш туктамаган. Шушы соңгы көннәрдә ул яңа көч белән киң җәелеп, бөтен җир буенча таралып китте. Безнең ул эштә катнашырга искиткеч өстенлегебез бар. Ул эшне башкарырга безгә кадәр хезмәт иткән тугры шаһитләр калдырган үрнәктән өйрәнә алабыз.
9. а) Шаһитлек итәр өчен Паул нинди мөмкинлекләрне файдаланган? б) Патшалык турындагы хәбәрне син нинди юллар белән таратасың?
9 Паул Гайсә Мәсих турында хакыйкатьне белгәч нәрсә эшләгән? «Ул шундук: „Гайсә — Аллаһы Улы“,— дип... вәгазь сөйләп йөри башлады» (Рәсүлләр 9:20). Паул Алланың үзенә күрсәткән рәхим-шәфкате өчен рәхмәтле булган һәм үзе ишеткән яхшы хәбәрнең һәрбер кешегә дә кирәклеген төшенгән. Ул яһүд булган һәм, шул көннәр гадәте буенча, синагогаларга йөреп анда шаһитлек иткән. Шулай ук ул өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән һәм базар мәйданында кешеләр белән сөйләшкән. Паул яңа җирләргә хәбәр сөйләргә әзерлек белән китеп барган (Рәсүлләр 17:17; 20:20; Римлыларга 15:23, 24).
10. а) Паулның шаһитлек иткән чакта кыюлык кына түгел, зирәклек тә күрсәткәне нәрсәдән күренә? б) Туганнарга, хезмәттәшләргә яки мәктәптә бергә укыганнарга вәгазьләгәндә, Паулның сыйфатларын ничек чагылдырырга була?
10 Паул кыюлык кына түгел, зирәклек тә күрсәткән, безгә дә шулай эш итәргә кирәк. Яһүдләр белән ул Алланың аларның ата-бабаларына бирелгән вәгъдәләре нигезендә сөйләшкән. Греклар белән аларга бик яхшы билгеле нәрсәләргә таянып сөйләшкән. Шаһитлек бирер өчен кайбер очракта үзенең хакыйкать белән ничек танышып киткәнен сөйләп биргән. Паул: «Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашу өчен, мин боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 9:20—23; Рәсүлләр 22:3—21).
11. а) Дошманнары белән даими бәрелешүләрдән качар өчен, Паул нәрсә кылган? б) Кайсы очракларда Паулга охшау акыллы һәм моны ничек итеп эшләргә була? в) Вәгазьләүне кыюлык белән башкаруны дәвам итәр өчен, көч-куәтне кайдан алабыз?
11 Каршылыклар аркасында вакытлыча башка җиргә барып вәгазьләү яхшырак булыр кебек тоелганда, Паул шулай эшләгән дә: ул дошманнары белән даими бәрелешүләрдән качкан (Рәсүлләр 14:5—7; 18:5—7; Римлыларга 12:18). Ләкин ул яхшы хәбәрдән беркайчан да оялмаган (Римлыларга 1:16). Паулга дошманнарның кимсетүле, хәтта рәхимсез мөнәсәбәтләре рәхәтлек китермәсә дә, ул «Аллаһыбыз... кыюлык биргәнгә» вәгазьләвен дәвам иткән. Ул: «Раббы исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен... өчен көч бирде»,— дигән (1 Тессалуникәлеләргә 2:2; 2 Тимутегә 4:17). Мәсихче җыелышның Башы Гайсә вәгазь эше безнең көннәрдә башкарылачагын алдан әйткән, һәм ул шул эшне башкарыр өчен кирәкле көчне бирүен дәвам итә (Марк 13:10).
12. Мәсихчеләрнең кыюлыгы нәрсәдә күренә һәм андый булуга нинди сәбәпләр бар?
12 Гайсә һәм Алланың беренче гасырдагы тугры хезмәтчеләре кебек Алланың сүзен кыюлык белән сөйләүне дәвам итәргә бездә барлык сәбәпләр бар. Бу тупас булу яисә безне тыңларга теләмәгән кешеләргә бернәрсәгә дә карамыйча хәбәрне җиткерү дигәнне аңлатмый. Әмма, кешеләрнең ваемсыз булуларына карамастан, без бирешмибез һәм безгә каршылык күрсәтсәләр дә, без сөйлибез. Гайсәгә охшап, Алла Патшалыгы бөтен җирнең хокуклы хөкүмәте икәне турында вәгазьлибез. Йәһвәнең, Галәм Хакименең, исеменнән эш алып барганга һәм тараткан хәбәребез безнеке түгел, аныкы булганга, без ышаныч белән сөйлибез. Һәм Йәһвәгә карата яратуыбыз аңа дан китерергә иң көчле сәбәп булырга тиеш (Филиппуйлыларга 1:27, 28; 1 Тессалуникәлеләргә 2:13).
Кабатлау өчен сораулар
• Ни өчен Патшалык турындагы хәбәрне мөмкин кадәр һәркемгә җиткерү мөһим, ләкин кешеләрдән нинди җавап көтәргә була?
• Йәһвәгә хезмәт кылуда үз көчебезгә таянмаганыбызны ничек күрсәтә алабыз?
• Рәсүлләр китабыннан нинди кыйммәтле сабаклар ала алабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[173 биттәге иллюстрация]
Элекке вакытлардагы кебек, бүген дә Йәһвәнең хезмәтчеләре Алланың сүзен кыюлык белән вәгазьли.