Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Барлык пәйгамбәрләр сөйләгән шәхес

Барлык пәйгамбәрләр сөйләгән шәхес

Дүртенче бүлек

Барлык пәйгамбәрләр сөйләгән шәхес

1. Гайсәнең кеше булып туганчыга кадәрге тормышы турында белеп, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтеп була?

«АТА Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә» (Яхъя 5:20). Нинди эчкерсез мөнәсәбәтләре булган Угылның Атасы Йәһвә белән! Бу якын мөнәсәбәтләр Улының барлыкка китерелүеннән алып, аның кеше булып яратылуына кадәр миллиардлаган еллар элек башланган. Ул Алланың бердәнбер Улы, ягъни аны гына Йәһвә үзе барлыкка китергән. Күктәге һәм җирдәге башка барлык нәрсәләр бу сөекле беренче Угыл аркылы яратылган (Көлессәйлеләргә 1:15, 16). Шулай ук ул Алланың Сүзе, башкача әйткәндә аның Вәкиле — Алланың ихтыярын башкаларга игълан итеп Торучы булып хезмәт иткән. Алла аеруча яраткан шул Угыл соңыннан Гайсә Мәсих дип аталган кеше булган (Гыйбрәтле хикәя 8:22—30; Яхъя 1:14, 18; 12:49, 50).

2. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә Гайсә турында никадәр җентекле итеп әйтелә?

2 Алланың беренче Улы могҗизалы рәвештә кеше булып туганчыга кадәр, аның турында күп пәйгамбәрлекләр язылган булган. Рәсүл Петер Көрнили белән гәпләшкәндә: «Барлык пәйгамбәрләр... Аның хакында сөйләделәр»,— дип әйткән (Рәсүлләр 10:43). Изге Язмаларда Гайсәнең роле шулкадәр җентекле итеп тасвирланган булган, хәтта фәрештә рәсүл Яхъяга: «Гайсә турындагы шаһитлек — пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе»,— дигән (Ачылыш 19:10, ЯД). Ул пәйгамбәрлекләр Гайсәнең Мәсих икәнлеген ачык итеп күрсәткән. Алар игътибарны ул Алла ниятләрен үтәүдә башкарачак төрле рольләргә юнәлткән. Боларның барысы да бүген бездә бик зур кызыксыну тудыра.

Пәйгамбәрлекләр ярдәмендә нәрсә ачыкланган

3. а) Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлектә еланны, «хатын-кызны» һәм еланның токымын кем сурәтли? б) Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләрен елан башының ярылуы бик кызыксындыра?

3 Шул пәйгамбәрлекләрнең беренчесе Едем, яки Гадән бакчасындагы фетнәдән соң әйтелгән булган. Йәһвә еланга болай дип әйткән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе [«орлыгы», ЯД] арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе [«орлыгы», ЯД] сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15). Бу пәйгамбәрлек чынлыкта еланны кулланган затка, ягъни Шайтанга әйтелгән булган. «Хатын-кыз» — Йәһвәнең тугрылыклы күк оешмасы, ул чын күңелдән аңа бирелгән хатын белән чагыштырыла. Еланның токымы — Шайтан рухын күрсәткән, Йәһвәгә һәм Аның халкына каршы торган барлык фәрештәләр һәм кешеләрне үз эченә ала. Еланның башын яру Йәһвәгә яла яккан һәм кешелеккә зур кайгы китергән фетнәче Шайтанны тулысынча юк итү дигәнне аңлата. Ләкин бу зарарны китерәчәк «орлыкның» баш әгъзасы кем булган? Гасырлар буена бу изге «сер» булып калган (Римлыларга 16:20, 25, 26).

4. Гайсәнең шәҗәрәсе аның вәгъдә ителгән Орлык икәнен билгеләргә ничек ярдәм итә?

4 Якынча 2 000 ел үткәч, Йәһвә өстәмә мәгълүматлар биргән. Ул Орлыкның Ибраһим нәселеннән чыгачагы турында әйткән (Яратылыш 22:15—18). Ләкин Орлыкның Ибраһим буыннарының кайсысы аша киләчәге кемнеңдер табигый чыгышына түгел, ә Алланың сайлавына бәйле булырга тиеш иде. Ибраһимның Һаҗәрдән туган Исмәгыйл исемле улын яратуына карамастан, Йәһвә болай дигән: «Антлы килешүемне Мин Исхак белән... хатының Сарадан туачак угылың белән беркетеп куячакмын» (Яратылыш 17:18—21). Соңрак Йәһвә бу килешүне Исхакның беренче улы Исав белән түгел, ә Ягъкуб белән раслаган. Ягъкубтан Исраилнең 12 кабиләсе барлыкка килгән (Яратылыш 28:10—14). Вакытлар узу белән Орлыкның Яһүд кабиләсендә, Давыт нәселендә туачагы ачылган булган (Яратылыш 49:10; 1 Паралипоменон 17:3, 4, 11—14).

5. Гайсәнең җирдәге хезмәтенең башында ук аның Мәсих икәнен нәрсә ачык итеп күрсәткән?

5 Орлыкны таныр өчен, нинди башка мәгълүматлар бирелгән булган? Орлыкның барлыкка килүенә кадәр 700 дән артык ел элек Изге Язмаларда аның кеше булып туачак урыны итеп Бәйтлехем шәһәре аталган. Анда шулай ук Орлыкның инде «мәңгелек көннәрдән», аның күктә барлыкка китерелгәненнән бирле булганы ачылган (Михей 5:2). Аның Мәсих булып җиргә килүенең төгәл вакыты шулай ук Данил пәйгамбәр аша алдан әйтелгән булган (Данил 9:24—26). Ә Гайсә изге рух белән майланганда һәм шулай итеп Йәһвәнең Мәсихе булып киткәндә, Алланың күктән тавышы килгән һәм ул аны ачык итеп Үзенең Улы дип атаган (Маттай 3:16, 17). Орлыкның кем икәне ачылган булган! Шуңа күрә Филип: «Без... Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар»,— дип инанганлык белән әйтә алган (Яхъя 1:45).

6. a) Гайсә үлгәннән соң, аның шәкертләре нәрсә аңлаган? б) «Хатын-кыз орлыгының» баш әгъзасы кем һәм еланның башын яру нәрсәне аңлата?

6 Соңыннан Гайсәнең шәкертләре Алла тарафыннан рухландырылган Язмаларда аның турында бик күп пәйгамбәрлекләр бар икәнен аңлаган (Лүк 24:27). Шулай ук Гайсәнең «хатын-кыз орлыгының» баш әгъзасы, еланның башын ярачак, ягъни Шайтанны юк итәчәк шәхес икәнлеге ачыкланган. Алланың кешелеккә карата бөтен вәгъдәләре — без чын күңелдән көтеп торган нәрсәләрнең барысы да — Гайсә аша үтәләчәк (2 Көринтлеләргә 1:20).

7. Пәйгамбәрлекләрдә кем турында әйтелгәнлегенә төшенгәннән соң, безгә нәрсәне аңлау мөһим?

7 Моны белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Изге Язмаларда Хәбәшстан түрәсе турында бәян ителә. Ул киләчәк Коткаручы һәм Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең кайберсен укыган һәм яхшы хәбәрне таратучы Филиптән: «Монда пәйгамбәр кем хакында сөйли?» — дип сораган. Ләкин түрә җавапны алгач тукталмаган. Игътибар белән Филипнең аңлатканын тыңлагач, хәбәш шуны аңлаган: бу үтәлгән пәйгамбәрлекнең зур әһәмиятен күргән кешегә үз ягыннан да эш итәргә кирәк. Ул үзенең суга чумдырылу йоласын үтәргә тиеш икәнлегенә төшенгән (Рәсүлләр 8:32—38; Ишагыйя 53:3—9). Безнең турында да шуны ук әйтеп буламы?

8. a) Ибраһимның Исхакны корбанга китерергә әзер булуы нәрсәне алдан ук белдереп торган? б) Ни өчен, Йәһвә Ибраһимга әйткәнчә, Орлык аша барлык халыклар фатиха алачаклар, һәм моннан без нинди сабак ала алабыз?

8 Шулай ук Ибраһимның Сарадан туган бердәнбер улы Исхакны корбан итәргә әзер булганлыгы турындагы дулкынландыргыч хәбәрне карап чыгыйк (Яратылыш 22:1—18). Бу хәбәр Йәһвәнең үзе нәрсә эшләргә җыенганын, ягъни бердәнбер Улын корбанга китерәчәген, алдан ук белдереп торган: «Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Әгәр Йәһвә, үзенең ниятен үтәр өчен, бердәнбер Улын биргән икән, аның шулай ук «һәрнәрсәне безгә бүләк итеп» бирәчәгенә без нык ышанабыз (Римлыларга 8:32). Ә бездән нәрсә таләп ителә? Яратылыш 22:18 дә язылганча, Йәһвә Ибраһимга, «[ул] Аны тыңлаганы өчен», аның Орлыгы аша барлык халыклар фатиха алачак дип әйткән. Без дә Йәһвәне һәм аның Улын тыңларга тиешбез, чөнки: «Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак» (Яхъя 3:36).

9. Гайсәнең корбаны аркасында мәңгелек тормышка юл ачылганына рәхмәтебезне белдерәсебез килсә, нәрсә эшләргә кирәк?

9 Гайсәнең корбаны аркасында мәңгелек тормышка юл ачылганына рәхмәтебезне белдерәсебез килсә, Йәһвәнең Гайсә аша безгә әйткән барлык әмерләрен үтәрбез. Бу әмерләр Алланы һәм якыннарыбызны ярату белән бәйле (Маттай 22:37—39). Гайсә Йәһвәгә карата яратуыбыз безне башкаларны «[Гайсә безгә] кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә» дәртләндерәчәген күрсәткән (Маттай 28:19, 20). Моннан тыш, бездә Йәһвәнең башка хезмәтчеләренә карата ярату белдерергә теләк туачак, шуңа күрә без даими рәвештә алар белән «бергә җыелачакбыз» (Еврейләргә 10:25; Гәләтиялеләргә 6:10). Аллага һәм аның Улына тыңлаучанлык күрсәткәндә, алар бездән камиллек таләп итәләр дип уйларга кирәкми. Еврейләргә 4:15 тә Гайсә — безнең Баш Руханиебыз — «безнең җитешмәгән якларыбызны» аңлый ала дип әйтелә. Моны белү, бигрәк тә Мәсих аша Аллага догада мөрәҗәгать итеп, көчсезлекләребезне җиңәргә ярдәм сораган чакта, безгә юаныч бирә! (Маттай 6:12).

Мәсихкә иман күрсәтегез

10. Ни өчен Гайсә Мәсихтән башка беркемдә дә котылу юлы юк?

10 Рәсүл Петер, яһүдләрнең Иерусалимдагы югары судына Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең Гайсәдә үтәлгәнен аңлатканнан соң, инанганлык белән болай дип тәмамлаган: «Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк» (Рәсүлләр 4:12). Адәмнең барлык буыннары гөнаһлы булганга, аларның үлеменең беркемне дә йолып алырлык бәясе юк. Әмма Гайсә камил булган, һәм аның гомеренең йолып алырга көче булган (Мәдхия 48:7—10; Еврейләргә 2:9). Ул Аллага Адәм югалткан камил тормыш бәясенә төгәл туры килгән йолым биргән (1 Тимутегә 2:5, 6). Бу безгә Алланың яңа дөньясында мәңгелек тормышка юл ачкан.

11. Гайсәнең корбаны безгә нинди зур файда китерә алганын аңлатыгыз.

11 Гайсәнең йолым корбаны хәзердән үк безгә файда китерә. Мәсәлән, без, гөнаһлылар, Гайсәнең корбаны аркасында гөнаһларыбыз кичерелгәнлектән, саф вөҗданга ия була алабыз. Бу исраиллеләрнең Муса Кануны таләп иткән хайван корбаннары аша ирешкәннәренә караганда шактый күбрәк (Рәсүлләр 13:38, 39; Еврейләргә 9:13, 14; 10:22). Әмма, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, без Мәсих корбанына никадәр нык мохтаҗ икәнебезне чыннан да аңларга тиешбез. «Әгәр: „Гөнаһыбыз юк“,— дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк. Әмма гөнаһларыбызны икърар итсәк, безнең гөнаһларыбызны Аллаһы ярлыкар һәм, һәртөрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чөнки Ул тугры һәм гадел» (1 Яхъя 1:8, 9).

12. Алла алдында саф вөҗданга ия булыр өчен, нигә суга чумдырылу йоласын үтәргә кирәк?

12 Гөнаһлы кешеләр Мәсихкә һәм аның корбанына ничек иман күрсәтә ала? Беренче гасырдагы кешеләр, хакыйкатьне кабул иткәч, моны ачык итеп күрсәткәннәр. Ничек итеп? Алар суга чумдырылу йоласын үтәгәннәр. Ни өчен? Чөнки Гайсә барлык шәкертләренә суга чумдырылу йоласын үтәргә боерган (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 8:12; 18:8). Кеше, йөрәге Йәһвәнең Гайсә аша эшләгән яратучан бүләге өчен рәхмәт белән сугарылган булса, икеләнеп тормаячак. Ул тормышында кирәкле үзгәрешләр ясаячак, үзен дога аркылы Аллага багышлаячак һәм багышлануын суга чумдырылу йоласы белән символлаштырачак. Мондый эшләр белән иман күрсәтеп, ул Аллага «саф вөҗдан» турында сорап мөрәҗәгать иткән кебек була (1 Петер 3:21).

13. Әгәр дә без гөнаһ эшләгәнебезне ачык аңлыйбыз икән, без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

13 Әлбәттә, суга чумдырылу йоласын үтәгәннән соң да, гөнаһлы омтылышлар булачак. Ул чакта нәрсә эшләргә? Рәсүл Яхъя болай дигән: «Боларны сезгә, гөнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гөнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз — һәрвакыт дөрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Мәсих гөнаһларыбызның... кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды» (1 Яхъя 2:1, 2). Бу без нинди генә гөнаһ эшләсәк тә, әгәр Аллага кичерү турында дога кылсак, бөтенесе дә кичереләчәк дигәнне аңлатамы? Юк. Чын күңелдән тәүбә итү — кичерелүгә юл. Шулай ук мәсихчеләр җыелышының өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кешеләреннән ярдәм кирәк булыр. Без эшләгәнебезнең дөрес түгеллеген танырга, эчкерсез үкенеч кичерергә һәм моны кабатламас өчен бөтен көчебезне куярга тырышырга тиешбез (Рәсүлләр 3:19; Ягъкуб 5:13—16). Әгәр дә без шулай эшлибез икән, Гайсәнең ярдәменә һәм Йәһвәнең илтифатлылыгына яңадан ия булуыбызга нык ышана алабыз.

14. a) Гайсәнең корбаны нинди мөһим яктан безнең файдага хезмәт иткәнен аңлатып бирегез. б) Әгәр дә иманыбыз булса, без нәрсә эшләячәкбез?

14 Гайсәнең корбаны «кечкенә көтүгә», Яратылыш 3:15 тә искә алынган орлыкның ярдәмче әгъзасына, күктә мәңгелек тормышка юл ачкан (Лүк 12:32; Гәләтиялеләргә 3:26—29). Ул шулай ук миллиардлаган башка кешеләргә җир йөзендәге оҗмахта мәңгелек тормышка юл ачкан (Мәдхия 36:29; Ачылыш 20:11, 12; 21:3, 4). Мәңгелек тормыш — Раббыбыз Мәсих Гайсә аша бирелгән «Аллаһының мәрхәмәт бүләге» ул (Римлыларга 6:23; Эфеслеләргә 2:8—10). Әгәр дә без бу бүләккә ышансак һәм аның ничек итеп бирелгәне өчен рәхмәтле булсак, без моны эшебездә ачык күрсәтәчәкбез. Гайсәнең Йәһвә ниятендә нинди әһәмиятле урын алып торганын һәм безнең барыбызга да Гайсәнең эзеннән бару никадәр мөһим икәнен аңлап, без мәсихчеләр хезмәтен тормышыбызда иң мөһим эшләрнең берсе итәчәкбез. Безнең иманыбыз Алла биргән бу искиткеч бүләк турында башкаларга инанганлык белән сөйләгәнебездән күренеп торачак (Рәсүлләр 20:24).

15. Гайсә Мәсихкә иман итү ничек берләштерә?

15 Андый иман нинди искиткеч итеп берләштерә! Аның ярдәмендә без Йәһвәгә, аның Улына һәм мәсихчеләр җыелышында бер-беребезгә якынлашабыз (1 Яхъя 3:23, 24). «Күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Ата Аллаһының даны өчен, һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип», Йәһвә үз игелеге аркасында Улын «барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән [Алла исеменнән тыш] бөегрәк исем бирде», һәм бу безне шатландыра (Филиппуйлыларга 2:9—11).

Кабатлау өчен сораулар

• Алла Сүзенә чынлап ышанучы кешеләр, Мәсих килгәч, аны ни өчен ачык итеп аера алганнар?

• Без Гайсә Мәсихнең корбаны өчен рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз?

• Гайсәнең корбаны хәзердән үк безгә ничек итеп файда китерә? Йәһвәгә гөнаһларыбызны кичерү турында дога кылганда, Гайсәнең корбаны безгә ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[36 биттәге иллюстрация]

Гайсә үзенең шәкертләренә башкаларны Алланың әмерләрен үтәргә өйрәтергә кушкан.