Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Барыннан да бигрәк, [Алланың] Патшалыгын... эзләгез»

«Барыннан да бигрәк, [Алланың] Патшалыгын... эзләгез»

Унберенче бүлек

«Барыннан да бигрәк, [Алланың] Патшалыгын... эзләгез»

1. а) Ни өчен Гайсә үз тыңлаучыларын барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләргә өндәгән? б) Үзебезгә без нинди сорау бирергә тиеш?

ГАЙСӘ, 1900 елдан артык элек Гәлиләядә үзенең тыңлаучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны болай дип өндәгән: «Барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез». Шулай ашыгыр өчен чыннан да сәбәп булганмы? Мәсихнең патша хакимиятен алуына кадәр әле күп гасырлар үтәргә тиеш түгел иде мени? Шулаен шулай да, ләкин Йәһвә үз хакимлеген аклаячак чара һәм җиргә карата үзенең гаять зур ниятен үтәячәк чара — Мәсих идарәсе астындагы Патшалык булырга тиеш булган. Моның мөһимлеген аңлаган һәрбер кеше үз тормышында Патшалыкны беренче урынга куйган. Әгәр дә беренче гасырда алай булган икән, ни дәрәҗәдә бу хәзер, Мәсих патша тәхетенә утыртылганда, мөһим! Шул сәбәпле һәркем үз-үзеннән сорый ала: минем тормышым барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләгәнемне күрсәтәме? (Маттай 6:33).

2. Кешеләр гомумән нәрсәгә омтыла?

2 Бүген бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр барыннан да бигрәк Патшалыкны эзли. Алар Патшалыкның идарә итүен яклыйлар һәм моны үзләрен Йәһвәгә багышлап, тормышларын аның ихтыярын үтәүгә туплап күрсәтәләр. Ә күпчелек кешеләр турында әйтсәк, алар дөнья эшләре белән мавыккан. Аларның максатлары — акча һәм шул акчага сатып алырлык нәрсәләр, ягъни материаль байлык һәм ләззәтләр. Яисә алар бөтен көчләрен карьера ясау өчен багышлыйлар. Яшәү рәвешләре аларның үз-үзләре белән чиктән тыш мәшгуль икәнлеген һәм материаль әйберләр, рәхәтлекләр турында артык күп уйлаганнарын раслый. Алар өчен Алла, алар аңа гомумән ышанса, икенче урында тора (Маттай 6:31, 32).

3. а) Гайсә үз шәкертләрен нинди байлыклар эзләргә дәртләндергән һәм ни өчен? б) Ни өчен материаль әйберләр турында чиктән тыш борчылырга кирәкми?

3 Гайсә үз шәкертләренә мондый киңәш биргән: «Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз», чөнки андый казанышлар мәңгелек түгел. Йәһвәгә хезмәт итеп, «сез хәзинәне күктә җыегыз». Гайсә үз шәкертләрен аларның күзләре «яхшы» булсын дип, ягъни аларның игътибары һәм көче Алланың ихтыярын үтәүгә туплансын дип өндәгән. «Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз»,— дип әйткән Гайсә. Ләкин ризык, кием һәм тору урыны кебек ихтыяҗлар турында нәрсә әйтеп була? «Борчылмагыз»,— дигән Гайсә. Ул шәкертләренең игътибарын кошларга юнәлдергән — Алла аларны туендыра. Гайсә чәчәкләргә карарга дәртләндергән — Алла аларны киендерә. Әллә Йәһвәнең акылга ия булган хезмәтчеләре теләсә кайсы коштан яисә чәчәктән кыйммәтлерәк түгелме? «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез,— дип йомгаклаган Гайсә,— һәм боларның барысы [иң кирәкле нәрсәләр] сезгә бирелер» (Маттай 6:19—34). Синең эшләрең бу сүзләргә ышанганыңны күрсәтәме?

Бернәрсәгә дә Патшалык турындагы хакыйкатьне басып китәргә рөхсәт итмә

4. Кеше материаль әйберләргә чиктән тыш зур әһәмият бирсә, нәрсә булырга мөмкин?

4 Үзеңнең физик ихтыяҗларың һәм шулай ук үз гаиләңнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында кайгырту дөрес. Әмма, кеше чиктән тыш материаль әйберләр турында борчылса, бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Андый кеше Патшалыкка ышанам дип расларга да мөмкин, ләкин аның йөрәгендә башка нәрсә иң мөһим урынны алса, Патшалык турындагы хакыйкать басылып китә (Маттай 13:18—22). Менә бер мисал. Бервакыт бер бай, яшь башлык Гайсәдән: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган. Бу кеше тәүфыйклы тормыш алып барган һәм башкалар белән яхшы мөгамәлә иткән, әмма чамадан тыш үзенең байлыгына бәйләнгән булган. Ул хәтта Мәсихнең шәкерте булыр өчен дә үзенең байлыгы белән аерыла алмаган. Шулай итеп ул киләчәктә Мәсих белән күктәге Патшалыкта булырга мөмкинлектән баш тарткан. Менә ни өчен Гайсә: «Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!» — дип әйткән (Марк 10:17—23).

5. а) Паул Тимутене нәрсә белән канәгать булырга дәртләндергән һәм ни өчен? б) Шайтан «акчага хирыслыкны» ничек һәлак иткеч тозак итеп куллана?

5 Еллар үткәч, рәсүл Паул Тимутегә хат язган, ул вакытта Тимуте Эфестә — бай шәһәрдә, сәүдә үзәгендә яшәгән. Паул аңа: «Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк»,— дип исенә төшергән. Үзеңне һәм гаиләңне «ризык һәм кием-салым» һәм тору урыны белән тәэмин итәр өчен эшләү — дөрес. Әмма Паул болай дип кисәткән: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә». Шайтан хәйләкәр. Башта ул кешене кечкенә нәрсәдә вәсвәсәләргә мөмкин. Аннары басым көчәергә мөмкин: бәлкем, кинәт кенә кешенең хезмәттә күтәрелергә яисә яхшырак эш алырга мөмкинлеге барлыкка килер, һәм ул эштә эш хакы да күбрәктер, ләкин ул эш моңа кадәр рухи эшләргә бүлеп куелган вакытны алачак. Әгәр дә без сак булмасак, «акчага хирыслык» күпкә мөһимрәк нәрсәне, ягъни Патшалык белән бәйле нәрсәне басып китәргә мөмкин. Паул аны мондый сүзләр белән белдергән: «Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тимутегә 6:7—10).

6. а) Материализм тозагына эләкмәс өчен, нәрсә эшләргә кирәк? б) Дөньяда нинди генә икътисадый хәл булмасын, без нәрсәгә нык ышана алабыз?

6 Паул үзенең мәсихче кардәше Тимутене эчкерсез яратып аны: «Болардан кач. [...] Иман көрәшен каһарманнарча алып бар»,— дип өндәгән (1 Тимутегә 6:11, 12). Әгәр дә бу дөньяның материалистик яшәү рәвеше безне дә мавыктыруын теләмәсәк, безнең яктан тырышлык кую кирәк. Һәм әгәр дә без барлык көчебез белән үз иманыбыз буенча яшәргә тырышсак, Йәһвә безне беркайчан да калдырмый. Ул, югары бәяләргә һәм киң таралган эшсезлеккә карамастан, безнең барлык кирәкле әйберләребезнең булуы турында кайгыртачак. Паул болай дип язган: «Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам“,— дигән. Шуңа күрә кыю булыйк, чөнки без: „Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Еврейләргә 13:5, 6). Ә менә нәрсә Давыт патша язган: «Яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем» (Мәдхия 36:25).

Беренче шәкертләрнең мисалы

7. Гайсә үз шәкертләренә вәгазьгә карата нинди күрсәтмәләр биргән, һәм ни өчен алар урынлы булган?

7 Гайсә үз рәсүлләрен тиешле итеп өйрәткәннән соң, аларны Исраилдә яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм: «Күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип игълан итәргә җибәргән. Нинди соң дулкынландыргыч булган бу хәбәр! Гайсә Мәсих, Майланган Патша, аларның арасында булган. Рәсүлләр үзләрен Аллага хезмәт итүгә тулысынча багышлаганга күрә, Гайсә аларны Алланың алар турында кайгыртачагына ныклы ышаныч үстерергә дәртләндергән. Ул болай дигән: «Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел... Нинди йортка керсәгез, ул шәһәрдән киткәнче, шул йортта калыгыз» (Маттай 10:5—10; Лүк 9:1—6). Йәһвә аларның ихтыяҗларын аларның ук илдәшләре, исраиллеләр, аша канәгатьләндерү турында кайгырткан булыр иде, чөнки исраиллеләр арасында кунакчыллык гадәти булган.

8. а) Ни өчен Гайсә үлеме алдыннан вәгазьгә карата башка күрсәтмәләр биргән? б) Гайсә шәкертләренең тормышында элеккечә беренче урында нәрсә булырга тиеш иде?

8 Соңрак, үлеме алдыннан, Гайсә рәсүлләрен киләчәктә аларга бу эшне башка шартларда башкарырга туры киләчәге турында кисәткән. Аларның эшчәнлегенә рәсми каршылык күрсәтелгәнгә күрә, аларга Исраилдә кунакчыллык, бәлкем, элеккечә, шулай ук теләп күрсәтелмәячәк. Өстәвенә, алар тиздән Патшалык турындагы хәбәрне башка халыкларга таратырга тиеш булган. Шуңа күрә хәзер аларга «янчык», ризык белән «биштәр дә» алырга кирәк булган. Ләкин шулай да аларга, Алланың аларның кирәкле ризык, кием, тору урыны булсын дип тырышуларына фатиха бирәчәгенә ныклы ышаныч саклап, барыннан да бигрәк Йәһвә Патшалыгын һәм Аның тәкъвалыгын эзләүләрен дәвам итәргә кирәк булган (Лүк 22:35—37).

9. Паул үзенең физик ихтыяҗлары турында кайгыртса да, ни өчен аның тормышында Патшалык беренче урында торган дип әйтеп була, һәм ул нәрсәгә өндәгән?

9 Рәсүл Паул Гайсәнең киңәшен кабул итүдә бик яхшы үрнәк биргән. Аның тормышында Аллага хезмәт итү иң беренче урында торган (Рәсүлләр 20:24, 25). Кайда гына вәгазьләргә бармасын, ул үзенең матди ихтыяҗлары турында үзе кайгырткан, ул хәтта чатырлар ясаган. Паул аның турында башкалар кайгыртачак дип көтмәгән (Рәсүлләр 18:1—4; 1 Тессалуникәлеләргә 2:9). Әмма башкалар үз яратуларын кунакчыллык күрсәтеп һәм бүләкләр биреп белдергәндә, ул рәхмәтле булган (Рәсүлләр 16:15, 34; Филиппуйлыларга 4:15—17). Паул мәсихчеләрне, гаилә турында кайгыртудан туктап, тик вәгазьләргә генә дәртләндермәгән, ул аларны төрле йөкләмәләренә дөрес карарга дәртләндергән. Ул аларны эшләргә, үз гаиләләрен яратырга һәм үзләрендә булганнарны башкалар белән бүлешергә өндәгән (Эфеслеләргә 4:28; 2 Тессалуникәлеләргә 3:7—12). Ул аларны матди милеккә түгел, ә Аллага өметләнергә чакырган һәм үз тормышлары белән алар өчен чыннан да «иң яхшысы» нәрсә икәнен аңлаганнарын күрсәтергә өндәгән. Гайсәнең өйрәткәннәре буенча, бу барыннан да бигрәк Алланың Патшалыгын һәм Аның тәкъвалыгын эзләүне аңлаткан (Филиппуйлыларга 1:9—11).

Тормышыгызда Патшалык беренче урында булсын

10. Барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләү нәрсәне аңлата?

10 Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итүдә без үзебез ни дәрәҗәдә катнашабыз? Бу, өлешчә, безнең шартларга һәм шулай ук безнең ни дәрәҗәдә рәхмәтле икәнлегебезгә бәйле. Әйдәгез шуны истә тотыйк: Гайсә: «Сезнең башка эшегез булмаса, Патшалыкны эзләгез»,— дип әйтмәгән. Патшалыкның мөһимлеген белеп, ул: «Аллаһы Патшалыгын эзләгез»,— дип әйтеп, үз Атасының ихтыярын чагылдырган (Лүк 12:31). Безнең күпчелегебезгә үз ихтыяҗларыбызны һәм шулай ук гаиләбезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен эшләргә туры килсә дә, иманыбыз булса, без тормышыбызны Алла безгә биргән Патшалык эшләренә туплаячакбыз. Һәм шул ук вакытта без үзебезнең гаилә бурычларыбыз турында онытмаячакбыз (1 Тимутегә 5:8).

11. а) Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итүдә барысы да бертигез катнаша алмый икәнен Гайсә ничек ачык итеп күрсәткән? б) Кешенең күпме хезмәт итә алуы нинди шартларга бәйле?

11 Безнең кайберләребез Патшалык турындагы яхшы хәбәр вәгазьләүгә башкаларга караганда күбрәк вакыт багышлый ала. Әмма җирнең төрле төрләре турындагы гыйбрәтле хикәясендә Гайсә шуны күрсәткән: кемнең йөрәген «уңдырышлы җир» белән чагыштырып була, шулар барысы да җимеш бирәчәк. Ни дәрәҗәдә? Кешеләрнең шартлары төрле. Яшь, сәламәтлек, гаилә бурычлары роль уйный. Ләкин кеше яхшы хәбәр өчен чын күңелдән рәхмәтле икән, ул күп нәрсәләр эшли ала (Маттай 13:23).

12. Аеруча яшьләргә нинди акылга ярашлы рухи максат турында уйланырга киңәш бирелә?

12 Патшалык хезмәтендә катнашуыбызны киңәйтергә ярдәм итәчәк максатлар куйсак, акыллы булыр иде. Тырыш яшь мәсихче Тимутенең искиткеч үрнәге турында яшьләргә җитди уйланырга кирәк (Филиппуйлыларга 2:19—22). Кирәкле дөньяви белем алганнан соң, алар өчен тулы вакытлы хезмәт башлаудан яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Олыракларга да акылга ярашлы рухи максатлар файда китерәчәк.

13. а) Безнең күпме хезмәт итәргә сәләтле икәнлегебезне кем хәл итә? б) Чын күңелдән барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләсәк, без нәрсә исбатлыйбыз?

13 Безнең уйлавыбызча хезмәттә күбрәк эшли алган, ләкин алай эшләмәгән кешеләрне тәнкыйтьләү урынына, безнең үзебезгә иман үстерергә кирәк. Һәм бу иман безне яхшырырга дәртләндерер иде, һәм безнең шартлар мөмкин иткән дәрәҗәдә без Аллага хезмәт итә алыр идек (Римлыларга 14:10—12; Гәләтиялеләргә 6:4, 5). Әюб мисалыннан без шуны күрәбез: Шайтан безне күбесенчә мал-мөлкәт, үзебез өчен уңайлыклар һәм үз иминлегебез кызыксындыра дип раслый, һәм Аллага без эгоистлык теләкләребездән генә хезмәт итәбез дип әйтә. Әмма без эчкерсез рәвештә барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләсәк, без Иблиснең чын ялганчы икәнен исбатлыйбыз. Һәм шуннан безнең тормышыбызда Аллага хезмәт итү беренче урында тора икәне күренә. Шулай итеп, без сүзебездә дә, эшебездә дә Йәһвәгә карата тирән яратуыбызны, аның хакимлеге ягында торуыбызны һәм якыннарыбызга яратуыбызны күрсәтәбез (Әюб 1:9—11; 2:4, 5; Гыйбрәтле хикәя 27:11).

14. а) Ни өчен вәгазьләү эше өчен график файдалы? б) Күп Шаһитләр вәгазь эшендә ни дәрәҗәдә катнаша?

14 Графиксыз эшләүгә караганда, графигыбыз булса, без күбрәк эшли алабыз. Үз ниятләрен үтәр өчен, Йәһвә үзе дә «вакыт билгели» (Чыгыш 9:5; Эфеслеләргә 1:10). Шуңа күрә без дә, мөмкин булганча, атна саен бер яисә берничә мәртәбә вәгазь эшендә катнашырга вакыт билгеләп куйсак, яхшы булыр иде. Бөтен дөнья буенча йөзәрләгән мең Йәһвә Шаһитләре, яхшы хәбәрне вәгазьләүгә көненә якынча ике сәгать бүлеп куеп, ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Шаһитләрнең башка йөзәрләгән меңе тулы вакытлы пионер булды: алар Патшалык турындагы хәбәрне игълан итүгә көненә якынча ике ярым сәгать багышлыйлар. Махсус пионерлар һәм миссионерлар хезмәттә тагын да күбрәк вакыт үткәрә. Шулай ук һәрберебез һәркайсы шартта Патшалык турындагы хәбәрне аны тыңларга әзер булган һәрбер кеше белән уртаклашырга мөмкинлекләр эзли ала (Яхъя 4:7—15). Безнең бу эштә шартларыбыз мөмкин иткәнчә тулырак катнашырга теләгебез булырга тиеш, чөнки Гайсә болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14; Эфеслеләргә 5:15—17).

15. Ни өчен син безнең хезмәтебезгә карата 1 Көринтлеләргә 15:58 дәге сүзләрне бик вакытлы дип исәплисең?

15 Бөтен җир буенча Йәһвә Шаһитләре, нинди илдә яшәүләренә карамастан, берләшеп бу хезмәттә катнаша. Алар Изге Язмаларда язылган Алла тарафыннан рухландырылган сүзләрне күңелләренә якын алганнар: «Нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» (1 Көринтлеләргә 15:58).

Кабатлау өчен сораулар

• Әгәр дә, Гайсә әйткәнчә, «барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын эзләүне» дәвам итәргә кирәк икән, икенче урынга нәрсә күчәргә тиеш?

• Үзеңнең физик ихтыяҗларың һәм гаиләңнең ихтыяҗлары турында кайгыртуга нинди караш булырга тиеш? Алла безгә ничек ярдәм итәчәк?

• Патшалык хезмәтендә без ничек катнаша алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[107 биттәге иллюстрация]

Бүген, ахыр килгәнче, Йәһвә Шаһитләре барлык илләрдә яхшы хәбәрне вәгазьли.