Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең барыбызга кагыла торган бәхәсле сорау

Безнең барыбызга кагыла торган бәхәсле сорау

Алтынчы бүлек

Безнең барыбызга кагыла торган бәхәсле сорау

1, 2. a) Едемда Шайтан нинди бәхәсле сорау күтәргән? б) Аның сүзләреннән бу сорау ничек ачыклана?

СИН кайчан да булса кешелек алдында торган иң мөһим бәхәсле сорауга җәлеп ителгәнсең. Синең мәңгелек киләчәгең бу сорауда синең кем ягында булуыңа бәйле. Бу бәхәсле сорау Едемда фетнә күтәрелгәндә килеп чыккан. Ул чакта Шайтан Хаувадан: «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» — дип сораган. Хаува бер агачның җимешләре турында Алланың: «Бакча уртасындагы агачның җимешләрен... ашамагыз, юкса үләрсез»,— дигәне турында әйткән. Аннан соң Шайтан, Хауваның да, Адәмнең дә яшәве Аллага буйсынуга бәйле түгел дип әйтеп, ачыктан-ачык Йәһвәне ялганда гаепләгән. Шайтан Алла үзенең барлыкка китергән затларыннан ниндидер яхшы нәрсәне, ягъни тормышта нинди нормалар буенча яшәргә икәнен үзләренә билгеләргә мөмкинлекне яшерә дип раслаган. Ул: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз»,— дип әйткән (Яратылыш 3:1—5).

2 Асылда, Шайтан, кешеләр Алла кануннарына буйсыну урынына үзләре карарлар кабул итсә, кешелек өчен күбрәк файда булачак дип әйткән. Ул шулай итеп Алланың идарә итү рәвешенә каршы чыккан. Шуның аркасында Алланың югары хакимияте, ягъни аның кешеләр өстеннән идарә итәргә хокукы турында үтә мөһим бәхәсле сорау барлыкка килгән. «Кешелек өчен нәрсә яхшырак: Йәһвәнең идарә итү рәвешеме яисә аннан бәйсез идарә итүме?» дигән сорау күтәрелгән булган. Әлбәттә, Йәһвә шунда ук Адәм белән Хауваны юк итә алган, ләкин аларның юк ителүе белән югары хакимият турындагы бәхәсле сорауның тәмам хәл ителәчәге шикле иде. Кеше җәмгыятенә шактый күп вакыт үсәргә рөхсәт итеп, Алла аннан һәм аның кануннарыннан бәйсез булу нәрсәгә китерәчәген ачык итеп күрсәтә алган.

3. Шайтан нинди икенче дәрәҗәдәге бәхәсле сорау күтәргән?

3 Шайтанның Йәһвәнең идарә итәргә хокукына һөҗүме Едемда булган вакыйга белән генә чикләнмәгән. Ул башкаларның Йәһвәгә тугрылык күрсәтүләрен шик астына алган. Шулай итеп беренчесе белән тыгыз бәйле булган икенче дәрәҗәдәге бәхәсле сорау барлыкка килгән. Бу сорау Адәм белән Хауваның киләчәк буыннарына да, Алланың барлык рухи улларына да, хәтта Йәһвәнең бик якын беренче Улына да кагылган. Мәсәлән, Әюб яшәгән көннәрдә, Шайтан Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр моны Алланы һәм аның идарә итү рәвешен яратудан түгел, ә эгоистлык ниятләреннән чыгып эшлиләр дип әйткән. Ул Алланың хезмәтчеләре авырлыклар басымы астында бөтенесе дә эгоистлык теләкләренә буйсыначак дип раслаган (Әюб 2:1—6; Ачылыш 12:10).

Тарих нәрсә күрсәтә

4, 5. Тарих кешеләрнең үз «табаннарына юнәлеш бирергә» тырышулары турында нәрсә күрсәткән?

4 Югары хакимият турындагы бәхәсле сорауда бик мөһим булып торганы шул: Алланың идарә итүеннән бәйсез яшәп кешеләр уңышлы була алмый — Алла аларны шулай барлыкка китергән. Аларның файдасына ул аларны үзенең гадел кануннарына бәйле итеп яраткан. Иремия пәйгамбәр моны болай дип таныган: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм. Җәза бир миңа [«төзәт мине», ЯД], Ходай» (Иремия 10:23, 24). Шуңа күрә Алла Сүзендә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен һәм үз белдегеңә таянма»,— дигән өндәү бар (Гыйбрәтле хикәя 3:5). Алла, кешеләр яши алсын өчен, аларны үзенең физик кануннарына бәйле итеп яраткан, һәм шулай ук Алла әхлакый кануннар биргән, һәм, ул кануннарны үтәп, кешеләр янәшә тыныч яши алырлар иде.

5 Билгеле, Алла кеше гаиләсенең аның идарәсеннән башка беркайчан да уңышлы була алмаячагын белгән. Кешеләр, Алладан бәйсезлек юлына басып һәм уңышлы булырга юкка гына тырышып, төрле сәяси, икътисадый һәм дини системалар барлыкка китергән. Алар исә кешеләрне бер-берсе белән өзлексез рәвештә каршы көрәшүгә китерә, һәм нәтиҗәсе — золым, сугышлар һәм үлем. «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9). Кеше тарихы дәвамында нәкъ менә шулай булган да инде. Алла Сүзендә алдан әйтелгәнчә, мәкерле кешеләр һәм алдакчылар «явызлыкларында тагын да алга китәрләр» (2 Тимутегә 3:13). Ә кешелекнең фәндә һәм сәнәгатьтә иң югары казанышка ирешкәнен күргән XX гасыр шулай ук иң начар бәла-казалар да күргән. Иремия 10:23 тә язылган сүзләр бик яхшы күрсәтә: кешеләр «табаннарына юнәлеш бирерлек» итеп барлыкка китерелмәгән булган.

6. Алла кешеләрнең аннан бәйсез булуы турындагы сорауны тиздән ничек хәл итәчәк?

6 Алладан бәйсезлекнең фаҗигале, дәвамлы нәтиҗәләре кешеләрнең идарәсе беркайчан да уңышлы була алмаячагын бөтенләй исбатлаган. Алланың идарәсе — бәхеткә, бердәмлеккә, сәламәтлеккә һәм яшәүгә бердәнбер юл. Һәм Алла Сүзе шуны күрсәтә: кешеләрнең бәйсез идарәсен Йәһвә түзгән һәм әле дә түзеп торган вакыт тәмамлана (Маттай 24:3—14; 2 Тимутегә 3:1—5). Тиздән ул, җир өстеннән үзенең идарәсен урнаштырыр өчен, кешеләрнең эшләренә катнашачак. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Ул патшалыклар [хәзерге кеше хөкүмәтләре] көннәрендә күктәге Алла [күктә] мәңге җимерелмәячәк патшалык төзеячәк, һәм ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк [җир өстеннән кеше идарәсе башка беркайчан да булмаячак]; ул бөтен [хәзерге] патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44).

Алланың яңа дөньясына керү

7. Алла хакимлеге кеше идарәсен бетергәч, кем исән калачак?

7 Алла хакимлеге кеше идарәсен бетергәч, кем исән калачак? Изге Язмаларда болай дип җавап бирелә: «Мәмләкәттә [«җирдә», ЯД] бары гадел юлдагылар [Алланың идарә итәргә хокукын яклаган кешеләр], бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар [Алланың идарә итәргә хокукын якламаган кешеләр] юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән [«җирдән», ЯД] куып чыгарылачак» (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22). Мәдхия җырлаучы да: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар... Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип раслаган (Мәдхия 36:10, 29).

8. Ничек Алла үзенең хакимлеген тулысынча аклаячак?

8 Шайтан төзелеше юк ителгәч, Алла үзенең яңа дөньясын урнаштырачак, һәм анда мең еллар буена кешелекне өзлексез интектергән коточкыч золым, сугышлар, ярлылык, газаплар, авырулар һәм үлем тулысынча юк ителәчәк. Изге Язмаларда тыңлаучан кешелекне нинди искиткеч фатихалар көтә икәне сурәтләнә: «Ул [Алла] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4). Үзенең Патшалыгы, Мәсих җитәкчелегендәге күк хөкүмәте аша Алла безнең Хөкемдарыбыз, ягъни Хакимебез булырга үзенең хокукын исбатлаячак (Римлыларга 16:20; 2 Петер 3:10—13; Ачылыш 20:1—6).

Алар бәхәсле сорауга мөнәсәбәтләрен ничек күрсәткән

9. a) Йәһвәгә тугры булган кешеләргә аның сүзе ничек тәэсир иткән? б) Нух тугрылыгын ничек исбат иткән, һәм без аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Тарих буена Йәһвәгә, Хаким буларак, үз тугрылыкларын исбат иткән ышанычлы ир-атлар һәм хатыннар булган. Алар яшәүләре Алланы тыңлауга һәм аңа буйсынуга бәйле икәнен белгән. Нух шундый кеше булган. Алла аңа: «Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен... Үзеңә көймә яса»,— дигән. Нух Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынган. Ә ул көннәрдәге башка кешеләр исә, кисәтүгә карамастан, искитәрлек бернәрсә дә булмавына инанып, көндәлек тормышлары белән яшәүләрен дәвам иткән. Нух исә гаять зур көймә төзегән һәм башкаларга өзлексез рәвештә Йәһвәнең гадел юллары турында сөйләгән. Изге Язмаларда: «Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде»,— дип әйтелә (Яратылыш 6:13—22; Еврейләргә 11:7; 2 Петер 2:5).

10. a) Ибраһим белән Сара ничек итеп Йәһвәнең хакимлеген яклаган? б) Ибраһим белән Сараның үрнәкләреннән без нинди файда таба алабыз?

10 Ибраһим белән Сара да искиткеч үрнәк күрсәткән: алар Йәһвәнең барлык кушканнарын эшләп, аның хакимлеген яклаганнар. Алар килданиларның Ур дигән бай шәһәрендә яшәгән. Ләкин Йәһвә Ибраһимга ул белмәгән башка җиргә барырга кушкач, Ибраһим «Раббысы боерганча, юлга чыкты». Һичшиксез, Сара Урда бик яхшы яшәгән: аның өе, дуслары һәм туганнары булган. Шулай да ул Йәһвәгә һәм иренә буйсынган һәм, үзен анда нинди шартлар көткәнен белмәсә дә, Кәнган җиренә киткән (Яратылыш 11:31—12:4; Рәсүлләр 7:2—4).

11. a) Муса Йәһвәнең хакимлеген нинди шартларда яклаган? б) Мусаның үрнәге безгә нинди файда китерә ала?

11 Муса Йәһвә хакимлеген яклаган тагын бер кеше булган. Һәм ул моны бик авыр шартларда — Мисырның фиргавене белән турыдан-туры очрашып эшләгән. Муса үз-үзенә ышанган булган дип әйтеп булмый. Киресенчә, ул үзенең яхшы сөйләү сәләтендә шикләнгән. Ләкин ул Йәһвәгә буйсынган. Йәһвә ярдәме һәм үз абые Һарунның булышлыгы белән, Муса кат-кат Йәһвәнең сүзен үзсүзле фиргавенгә тапшырган. Хәтта кайбер «Исраил уллары» да Мусаны кискен тәнкыйть иткәннәр. Шулай да, Муса Йәһвә боерган бар эшне дә тугрылык белән эшләгән, һәм аның аша Исраил Мисырдан азат ителгән булган (Чыгыш 7:6; 12:50, 51; Еврейләргә 11:24—27).

12. a) Йәһвәгә тугрылык үз эченә Алланың язылган кануннарын үтәүдән күбрәкне алганын нәрсә күрсәтә? б) Тугрылыкның андый төрен аңлау ничек 1 Яхъя 2:15 тә язылганны кулланырга ярдәм итәргә мөмкин?

12 Йәһвәгә тугры булган кешеләр Алланың язылган кануннарын гына тотарга кирәк дип уйламаган. Потифарның хатыны Йосыфны үзе белән йокларга, якынлык кылырга вәсвәсәләргә тырышканда, әле Алланың зина кылуны тыя торган язма әмере булмаган. Ләкин Йосыф Йәһвә Едем бакчасында төзегән никах турында белгән. Ул башка кешенең хатыны белән якынлык кылу Аллага яраклы түгел икәнен аңлаган. Йосыф Алланың аңа никадәр мисырлыларга охшарга рөхсәт итәчәген сынарга җыенмаган. Ул, Алланың кешеләр белән мөгамәлә итүе турында уйланып һәм аннары Алла ихтыяры турында аңлаганнарын намуслы кулланып, Йәһвә хуплаган эш итү рәвешен тоткан (Яратылыш 39:7—12; Мәдхия 76:12, 13).

13. Иблиснең ялганчы икәнлеге а) Әюб очрагында, б) өч яһүд очрагында ничек исбатланган?

13 Чыннан да Йәһвәне белгән кешеләр авыр сынауларда да аннан читләшми. Шайтан, әгәр дә Әюб үзенең күп мал-мөлкәтен яисә сәламәтлеген югалтса, ул да — Йәһвә хуплаган кеше — Алланы ташлаячак дип раслаган. Әмма Әюб, үзенә ни өчен бәла-казалар ява икәнен белмәсә дә, Иблис ялганчы икәнен исбатлаган (Әюб 2:9, 10). Гасырлар үткәч, Шайтан, һаман да үз дөреслеген исбатларга тырышып, ярсыган Бабыл патшасын өч яшь яһүдне, әгәр дә алар патша куйган потка тезләнеп табынмасалар, кызган мичтә үлем белән куркытырга мәҗбүр иткән. Шулай итеп, аларга сайларга туры килгән: патша боерыгына буйсыныргамы яисә потларга табынуны тыючы Йәһвә канунынамы. Һәм өч яшь яһүд тәвәккәл рәвештә Йәһвәгә хезмәт иткәннәрен һәм ул аларның Баш Хакиме икәнлеген игълан иткәннәр. Аллага тугрылык алар өчен үз тормышларына караганда күпкә кыйммәтлерәк булган! (Данил 3:14—18).

14. Без, камил булмаган кешеләр, Йәһвәгә чынлап та тугры икәнебезне ничек исбат итә алабыз?

14 Мондый мисаллардан без Йәһвәгә тугры булыр өчен кешегә камил булырга кирәк яисә хата ясаган кеше инде төзәлә алмый дигән нәтиҗә ясарга тиешме? Һич тә юк! Изге Язмалардан без кайчакта Мусаның да хата ясаганын беләбез. Йәһвәгә бу ошамаса да, ул Мусаны кире какмаган. Гайсә Мәсих рәсүлләренең дә йомшак яклары булган. Йәһвә безнең мирас итеп алынган камилсезлекне исәпкә ала һәм, әгәр дә без аның ихтыярын үтәүдән аңлы рәвештә читкә тайпылмасак, ул канәгать. Әгәр дә без йомшак ягыбыз аркасында ниндидер ярамаган эш эшләгән булсак, безгә эчкерсез тәүбә итәргә һәм аны башка кабатламаска мөһим. Шулай эшләп, без Йәһвәнең яхшы дип санаганын эчкерсез яратканыбызны һәм аның начар дип атаганын нәфрәт иткәнебезне күрсәтәбез. Гайсәнең гөнаһны йолып алучы корбанының бәясенә иман итүебез нигезендә, без Алла алдында саф була алабыз (Амос 5:15; Рәсүлләр 3:19; Еврейләргә 9:14).

15. a) Кешеләр арасында Аллага камил сафлыкны кем саклаган, һәм бу нәрсәне исбатлаган? б) Гайсәнең эшләгәне безгә ничек ярдәм итә?

15 Шулай да, кешеләр өчен әллә Йәһвәнең хакимлегенә камил тыңлаучанлык күрсәтү мөмкин түгелме? Бу сорауга җавап 4 000 ел буена диярлек «сер» булган (1 Тимутегә 3:16). Адәм, камил булып барлыкка китерелгән булса да, Аллага тугрылыкта камил үрнәк бирмәгән. Алайса кем бирә алган соң? Әлбәттә, аның гөнаһлы балалары түгел. Моны эшләрлек бер генә кеше — Гайсә Мәсих булган (Еврейләргә 4:15). Гайсәнең эшләгәне шуны исбатлаган: яхшырак шартларда булган Адәм, әгәр дә ул теләгән булса, камил сафлык саклый алган булыр иде. Алланың иҗади эшләрендә кимчелек булмаган. Шуңа күрә Гайсә Мәсих Алланың кануннарына буйсынуда гына түгел, ә шулай ук Йәһвәгә, Галәмнең Хакименә, шәхси тугрылык күрсәтүдә безгә үрнәк булып тора (Икенчезаконлык 32:4, 5).

Безнең үзебезнең җавабыбыз нинди?

16. Ни өчен без, Йәһвә хакимлегенә кагыла торган сорауны истә тотып, һәрвакыт уяу булырга тиешбез?

16 Бүген безнең һәрберебез Галәмдәге хакимлек турындагы бәхәсле сорау алдында тора. Әгәр дә без Йәһвә ягында икәнлегебезне ачык итеп белдерәбез икән, Шайтан безне үзенең мишене итә. Ул һәр яктан безне кыса һәм үзенең явыз дөнья төзелешенең ахырына кадәр моны эшләвен дәвам итәчәк. Без уяу булырга тиешбез (1 Петер 5:8). Безнең тәртибебез Йәһвә хакимлеге турындагы иң мөһим сорауда һәм сынауларда Аллага тугрылык саклау турындагы икенче дәрәҗәдәге сорауда безнең кайсы якта торганыбызны күрсәтә. Бу дөньяда гадел принциплардан баш тартырга ярый дип исәпләнә, ләкин безгә алай уйларга ярамый. Сафлык саклар өчен, безгә тормышның бөтен өлкәләрендә Алланың тугры нормаларын кулланырга тырышырга кирәк.

17. Ялган белән урлауның барлыкка килүе турында белеп, ни өчен без андый эшләрдән сакланырга тиеш?

17 Мәсәлән, безгә «ялганның атасы» Шайтанга охшарга тырышырга ярамый (Яхъя 8:44). Безгә барлык эшләребездә дә тугры булырга кирәк. Шайтанның бу дөнья төзелешендә яшь кешеләр еш кына ата-аналарына ялган сөйлиләр. Ләкин яшь мәсихчеләр ялганламый, һәм шулай итеп алар Шайтанның Алла хезмәтчеләре сынау вакытларында үз сафлыкларын сакламаячак дигән гаепләвенең ялган икәнен исбат итәләр (Әюб 1:9—11; Гыйбрәтле хикәя 6:16—19). Аннары, кешенең эшкә кагылган сорауларда үз-үзен билгеле бер рәвештә тотуы аның хакыйкать Алласы урынына «ялганның атасы» ягында икәнен күрсәтергә мөмкин. Андый тәртиптән без сакланырга тиешбез (Михей 6:11, 12). Шулай ук урлауны да, хәтта кеше мохтаҗ булган чакта да яисә әйберләр бай кешедән урланган булса да, беркайчан да акларга ярамый (Гыйбрәтле хикәя 6:30, 31; 1 Петер 4:15). Әгәр дә урлау без яшәгән җирдә гадәти яисә урланган әйбер бик кечкенә булса да, урлау — Алла кануннарын бозу (Лүк 16:10; Римлыларга 12:2; Эфеслеләргә 4:28).

18. a) Мәсихнең Меңьеллык идарәсенең ахырында барлык кешелекне нинди сынау көтәчәк? б) Нинди гадәтне безгә хәзер үк үстерергә кирәк?

18 Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында Шайтан һәм аның җеннәре упкында булачаклар һәм кешелеккә тәэсир итә алмаячаклар. Бу нинди җиңеллек булачак! Ләкин мең елдан соң алар аз гына вакытка азат ителәчәк. Шайтан һәм аның артыннан ияргән кешеләр Алла алдында сафлык саклаучы камиллеккә ирешкән кешеләргә басым ясаячаклар (Ачылыш 20:7—10). Әгәр дә без ул вакытта яшәсәк, Галәмдә хакимлек итү турындагы бәхәсле сорауда без кемнең ягына басачакбыз? Ул вакытта барлык кешеләр камил булачак, шуңа күрә һәрбер тугрылыксыз эш итү мәңгелек юк ителүгә китерүче аңлы рәвештә эшләнгән эш булачак. Инде хәзер үк әзерлек белән Йәһвә үзенең Сүзе һәм оешмасы аша биргән һәрбер җитәкчелеккә буйсыну гадәтен үстерү ничек соң мөһим! Шулай эшләп, без аңа Галәмнең Хакиме буларак эчкерсез тугрылыгыбызны исбатлаячакбыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Нинди мөһим бәхәсле сорау безнең барыбызга да кагыла? Ни өчен без ул сорауга җәлеп ителгәнбез?

• Борынгы вакытта яшәгән ир-атлар белән хатын-кызларның Йәһвә алдында үз сафлыгын исбат итүләрендә нәрсә игътибарга лаек?

• Үз тәртибебез белән һәр көн Йәһвәне хөрмәтләү ни өчен шулхәтле мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]