Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бердәнбер чын Алланы — Йәһвәне данлагыз

Бердәнбер чын Алланы — Йәһвәне данлагыз

Икенче бүлек

Бердәнбер чын Алланы Йәһвәне данлагыз

1. Бердәнбер чын Алла кем ул?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА, илаһлар дип саналганнар күп булса да, «безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар» икәне әйтелә (1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Шул «бер генә Аллаһы» — Йәһвә, бар әйберләрне Барлыкка Китерүче (Икенчезаконлык 6:4; Ачылыш 4:11). Гайсә үзенең Атасы турында «Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз» дип әйткән (Яхъя 20:17). Бу раслау элегрәк Мусаның: «Йәһвә генә... Алла, һәм Аннан башка бүтән юк»,— дигән сүзләре белән туры килә (Икенчезаконлык 4:35, АМТ). Хөрмәтләнгән потлардан һәм алла урынына күргән кешеләрдән беркем һәм бернәрсә дә Йәһвәгә тиң була алмый, һәм ул үзенең дошманы Иблис Шайтаннан, «бу гасырның илаһыннан», күпкә өстенрәк (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Кешеләр кемгә яисә нәрсәгә генә табынмасын, Йәһвә, Гайсә әйткәнчә, «бердәнбер хак Аллаһы» (Яхъя 17:3).

2. Алла турындагы белем безнең тормышыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

2 Рәхмәтле кешеләр, Алланың үзенә җәлеп итүчән сыйфатлары турында, шулай ук аның кешелек өчен нәрсә эшләгәнен һәм киләчәктә нәрсә эшләячәген белгәч, аңа якынлаша башлыйлар. Аларның Йәһвәгә карата яратулары үскән саен, аны данларга теләкләре дә үсә бара. Ничек Алланы данларга була? Моның бер юлы — Йәһвә турында башкаларга сөйләү. «Иманны икърар итү — котылу бирә»,— дип әйтелә Римлыларга 10:10 да. Тагын бер юл — сүзебездә дә, эшебездә дә аңа охшарга тырышу. Эфеслеләргә 5:1 дә: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз»,— дип әйтелә. Моны яхшырак эшләр өчен, безгә Йәһвә белән якыннан танышу бик кирәк.

3. Алланың төп сыйфатлары нинди?

3 Изге Язмаларда Алланың искиткеч сыйфатлары турында күп әйтелә. Аның дүрт төп сыйфаты — акыллылык, гаделлек, көч һәм мәхәббәт. «Анда акыллылык» (Әюб 12:13). Аның «бөтен юллары гадел» (Икенчезаконлык 32:4). Аның «бөек көче» бар (Ишагыйя 40:26). «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Ләкин Алланың дүрт төп сыйфатының кайсысы иң күренеклесе һәм кайсысы Алланы барысыннан да яхшырак сурәтли?

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

4. Алла сыйфатларының кайсысы аны Галәмне һәм барлык яши торган затларны барлыкка китерергә дәртләндергән?

4 Йәһвәне Галәм, акылга ия булган рухи затлар һәм кешеләрне барлыкка китерергә нәрсә дәртләндергән икәнен карап чыгыйк. Бу аның акыллылыгы яисә көче булганмы? Юк, Алла аларны кулланса да, алар этәргеч көч булмаган. Һәм Йәһвәнең гаделлеге аның яшәү бүләге белән уртаклашуын таләп итмәгән. Акыллы шәхесләрне, алар да яшәүгә шатлана алсын өчен, барлыкка китерергә Алланы бөек мәхәббәт дәртләндергән. Әйе, нәкъ мәхәббәт аны тыңлаучан кешеләр Оҗмахта мәңге яшәсеннәр дип ниятләргә рухландырган (Яратылыш 1:28; 2:15). Мәхәббәт аркасында Йәһвә, кешелекне Адәмнең гөнаһы нәтиҗәсендә дучар булган хөкем итүдән коткарыр өчен, бар чараларны күргән.

5. Изге Язмалар буенча, Йәһвә нинди сыйфатның үзе булып тора һәм ни өчен?

5 Шулай итеп, Алланың барлык сыйфатларының иң күренеклесе — бу аның мәхәббәте. Мәхәббәт Алланың асылы яисә табигате. Аның акыллылыгы, гаделлеге һәм көче шулай ук мөһим булса да, Изге Язмаларда беркайчан да Йәһвә — аларның берсе ул дип әйтелми. Ләкин Изге Язмаларда Алла — мәхәббәт ул дип әйтелә. Әйе, Йәһвә — мәхәббәтнең үзе. Бу мәхәббәт тойгыларга түгел, ә принципларга нигезләнә. Алланың мәхәббәте хакыйкать һәм гаделлек принциплары буенча эш итә. Ул мәхәббәтнең иң югары формасы, һәм аның бөек үрнәге булып Йәһвә Алла үзе тора. Андый мәхәббәт тулысынча риясыз, һәм ул һәрвакыт аны ачык дәлилләүче эшләр белән бергә була.

6. Алланың бездән күпкә югарырак булуына карамастан, без нәрсә ярдәмендә аңа охшарга тырыша алабыз?

6 Мәхәббәт — ул искиткеч сыйфат, аның ярдәмендә без Аллага охшарга тырыша алабыз. Кечкенә, камил булмаган, ялгыша торган кешеләр буларак, без, бәлки, беркайчан да Аллага охшый алмабыз дип уйлыйбыздыр. Ләкин монда да Йәһвәнең бөек мәхәббәте күренә: ул безнең мөмкинлекләребезнең чикле икәнен аңлый һәм бездән камиллек таләп итми. Ул безнең камиллектән ерак икәнебезне белә (Мәдхия 50:7). Менә ни өчен Мәдхия 129:3, 4 тә: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән [«билгеләп торсаң», ЯД], әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр? Әмма ярлыкау Синдә»,— дип әйтелә. Әйе, Йәһвә — «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, зур сабырлыклы һәм күп шәфкатьле Алла» (Чыгыш 34:6). «Әй Раббы, Син ярлыкаучы һәм шәфкатьле» (Мәдхия 85:5). Нинди юаныч! Мондый искиткеч Аллага хезмәт итү һәм аның мәхәббәтен һәм мәрхәмәтле кайгыртуын кичерү ничек соң күңелле!

7. Йәһвәнең иҗади эшләрендә аның мәхәббәтен ничек күреп була?

7 Йәһвәнең мәхәббәтен аның иҗади эшләрендә дә күреп була. Йәһвәнең безгә яшәү шатлык китерсен өчен биргән бик күп яхшы эшләре — бик матур таулар, урманнар, күлләр һәм океаннар турында уйлап кына карагыз. Шулай ук ул күптөрле туклыклы да, тәмле дә ризык турында кайгырткан. Өстәвенә, Йәһвә бик күп гүзәл һәм хуш исле чәчәкләр һәм кызыклы хайваннар барлыкка китергән. Ул, моны эшләргә тиеш булмаса да, барлык нәрсәләрне кешеләргә ләззәт китерерлек итеп ясаган. Дөрес, без бу явыз дөньяда хәзерге камил булмаган хәлдә яшәп, аның иҗади эшләренә тулысынча шатлана алмыйбыз (Римлыларга 8:22). Ләкин Йәһвәнең Оҗмахта безнең өчен нәрсә эшләячәген күз алдына китереп кенә карагыз! Мәдхия җырлаучы безне болай дип ышандыра: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың» (Мәдхия 144:16).

8. Безнең өчен Йәһвә мәхәббәтенең иң күренекле үрнәге булып нәрсә тора?

8 Кешелек өчен Йәһвә мәхәббәтенең иң күренекле үрнәге булып нәрсә тора? Изге Язмаларда болай дип аңлатыла: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Моны Йәһвә кешенең игелеклелеге өчен эшләгәнме? Римлыларга 5:8 дә болай дип җавап бирелә: «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде». Әйе, Алла, безне гөнаһ һәм үлем хөкеменнән коткарырга теләп, үзенең камил Улын җиргә ул гомерен йолым корбаны итеп бирсен өчен җибәргән (Маттай 20:28). Моның аркасында Алланы яраткан кешеләр өчен мәңгелек тормышка юл ачылган. Бәхеткә каршы, Алланың мәхәббәте аның ихтыярын үтәргә теләгән барлык кешеләргә дә җәелә. Изге Язмаларда без: «Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип укыйбыз (Рәсүлләр 10:34, 35).

9. Йәһвәнең үз Улын безнең өчен корбан итеп биргәне безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

9 Йәһвә, безнең өчен үз Улын корбан итеп биреп, безгә мәңгелек тормышка юл ачкан. Бу безнең хәзер тормышыбызны алып баруыбызга ничек тә булса тәэсир итәргә тиешме? Бу чын Алла Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне тирәнрәк итәргә тиеш. Шул ук вакытта, бу бездә Алланың вәкиле булып торган Гайсәне тыңларга теләк тудырырга тиеш. «Исәннәр инде үзләре өчен түгел, бәлки үзләре өчен Үлгән... өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы өчен дә үлде» (2 Көринтлеләргә 5:15). Гайсә Йәһвәнең яратуын һәм мәрхәмәтен үрнәк булырлык итеп чагылдырганга күрә, аның эзеннән бару нинди рәхәт! Бу Гайсәнең басынкы кешеләргә әйткән сүзләреннән күренә. Ул болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:28—30).

Башкаларга мәхәббәт күрсәтү

10. Мәсихче имандашларга карата мәхәббәтебезне күрсәтә ала торган юлларның кайберләре нинди?

10 Үзебезнең мәсихче имандашларыбызны Йәһвә һәм Гайсә безне яраткан мәхәббәт белән яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Моны эшләргә күп мөмкинлекләр бар: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. Мәхәббәт ялганга сөенми, бәлки хакыйкатькә шатлана. Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә... Мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көринтлеләргә 13:4—8; 1 Яхъя 3:14—18; 4:7—12).

11. Без мәхәббәтебезне кемгә һәм ничек күрсәтергә тиеш?

11 Без мәхәббәтебезне тагын кемгә һәм ничек күрсәтергә тиеш? Гайсә: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Маттай 28:19, 20). Бу Алланың якынлашып килгән оҗмах шартлары хөкем сөрәчәк яңа дөньясы турындагы яхшы хәбәрне әле безнең мәсихче имандашларыбыз булмаган кешеләр белән уртаклашуны үз эченә ала. Гайсә мәхәббәтебезнең имандашларыбыз белән генә чикләнергә тиеш түгел икәнен ачык итеп күрсәткән. Ул болай дип әйткән: «Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң? Һәм сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, искитәрлек ни эшләгән буласыз? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?» (Маттай 5:46, 47; 24:14; Гәләтиялеләргә 6:10).

«Йәһвә исеме хакына йөрү»

12. Ни өчен Йәһвә дигән исемне Алла гына йөртә ала?

12 Чын Алланы данлауның тагын бер мөһим ягы — бу аның үзенә бертөрле бердәнбер исеме Йәһвәне белү, куллану һәм башкаларга өйрәтү. Андый эчкерсез теләк мәдхия җырлаучыда булган. Ул: «Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстендә Бердәнбер бөек икәнеңне белсеннәр»,— дип җырлаган (Мәдхия 82:19, «Перевод Павского»). Йәһвәнең исеме «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата. Ул бөек ниятләр Алласы һәм һәрвакыт үз ниятләрен гамәлгә ашыра. Һәм бу исемне хокук буенча тик чын Алла гына йөртә ала, чөнки кешеләр үз тырышлыкларының уңышлы булачагына беркайчан да тулысынча ышана алмыйлар (Ягъкуб 4:13, 14). Йәһвә генә аның сүзе «[ул] аны ни өчен җибәргән, ул шуны башкара» дип әйтә ала (Ишагыйя 55:11). Күп кешеләр, Алланың исемен үзләренең Изге Язмаларында беренче мәртәбә күргәч һәм аның нәрсә аңлатканын белгәч, тирән дулкынлану сизгәннәр (Яратылыш 2:4, искәрмә). Әмма бу белем аларга «гасырлардан гасырларга Ходай [«Йәһвә», АМТ] исеме хакына йөрсәләр» генә файда китерәчәк (Михей 4:5).

13. Йәһвәне белү һәм аның исеме хакына йөрү нәрсәне аңлата?

13 Алла исеме турында Мәдхия 9:11 дә болай дип әйтелә: «Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итсеннәр». Бу Йәһвәнең исемен белүдән шактый күбрәкне үз эченә ала, чөнки белү аңа өмет итү дигәнне аңлатмый әле. Алла исемен белү Йәһвәнең нинди Алла икәнен ачык итеп төшенү, аның хакимиятен хөрмәт итү, аның әмерләренә буйсыну, бар эштә дә аңа өмет итүне аңлата (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Шулай ук, «Йәһвә исеме хакына йөрү» аңа багышлануны һәм, аның вәкилләренең берсе булып, Алла ихтыяры буенча яшәп, аңа гыйбадәт кылуны таләп итә (Лүк 10:27). Сез шулай эшлисезме?

14. Әгәр дә без Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә җыенабыз икән, бурыч тойгысыннан башка тагын нәрсә кирәк?

14 Әгәр дә без Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә җыенабыз икән, безне бурыч тойгысы гына дәртләндерергә тиеш түгел. Рәсүл Паул инде күп еллар Йәһвәнең хезмәтчесе булган Тимутене: «Үзеңне диндарлыкка [«Аллага тугрылыкка», ЯД] күнектер»,— дип чакырган (1 Тимутегә 4:7). Тугрылык кемгә дә булса рәхмәт белән тулган йөрәктән килә. «Аллага тугрылык» Йәһвәгә тирән ихтирам күрсәтүне үз эченә ала. Бу Алланы һәм аның юлларын чиксез хөрмәт итүгә нигезләнгән Йәһвәгә яратучан бирелгәнлектән күренә. Бу безне һәрбер кешенең аның исеменә тирән хөрмәт күрсәтүен теләргә дәртләндерә. Әгәр дә без мәңге бердәнбер чын Алла, Йәһвә хакына йөрергә телибез икән, без тормышыбызда Аллага тугрылык үстерергә тиеш (Мәдхия 36:4; 2 Петер 3:11).

15. Без фәкать Аллага гына тугры булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

15 Аллага яраклы итеп хезмәт итәр өчен, без аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш, чөнки ул «Көнләшүче [«фәкать үзенә генә тугрылык таләп итүче», ЯД] Алла» (Чыгыш 20:5). Без Алланы да һәм шул ук вакытта алласы Иблис булган явыз дөньяны да ярата алмыйбыз (Ягъкуб 4:4; 1 Яхъя 2:15—17). Йәһвә безнең һәрберебезнең нинди шәхес булырга тырышканын бик яхшы белә (Йәрәми 17:10). Әгәр дә без гаделлекне эчкерсез яратсак, ул аны күрә һәм безгә көндәлек авырлыкларыбызны кичерергә ярдәм итәчәк. Үзенең куәтле изге рухы белән булышып, ул безгә бу дөньяда шулкадәр киң таралган явызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк (2 Көринтлеләргә 4:7). Ул шулай ук безгә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметебезне нык сакларга ярдәм итәчәк. Нинди искиткеч бу киләчәк! Без моның өчен тирән рәхмәтле булырга һәм мәңгелек тормышның булуын мөмкин иткән чын Алла Йәһвәгә әзерлек белән хезмәт итәргә тиеш.

16. Миллионлаган кеше кебек, сиңа да нинди чакыруны кабул итәргә кирәк?

16 Бөтен җир буенча миллионлаган кеше шатлык белән мәдхия җырлаучының: «Минем белән Ходайны [«Йәһвәне», ЯД] олылагыз, бергәләшеп аның исемен күтәрик»,— дигән чакыруын кабул иткән (Мәдхия 33:4). Аларның саны тагын да күбәя бара, һәм Йәһвә синең дә алар арасында булуыңны тели.

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә нинди шәхес? Аның сыйфатларын ачык аңлау безгә нинди файда китерә?

• Без башка кешеләргә Алла турында хакыйкатьне белергә ничек булыша алабыз?

• Йәһвәнең исемен белү һәм аның исеме хакына йөрү нәрсәне үз эченә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Йәһвә, үзенең бөек мәхәббәтендә, «кулын ачып, һәрбер җанны дәүләте белән тукландырачак».