Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз»

«Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз»

Уналтынчы бүлек

«Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз»

1. Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына беренче тапкыр килүчеләргә еш кына нәрсә тәэсир итә?

ЙӘһВӘ ШАһИТЛӘРЕНЕҢ очрашуларына беренче тапкыр килгән кешеләргә еш кына анда булган ярату тәэсир итә. Алар бу яратуны үзләрен каршы алуларында һәм андагыларның үзара ягымлы итеп аралашуларында күрәләр. Бу яратуны безнең конгрессларга килүчеләр дә күрә. Шундый конгресс турында бер хәбәрче менә нәрсә язган: «Берәү дә аракы яисә наркотик йогынтысы астында түгел. Бернинди дә кычкыру, чинау тавышлары юк. Бернинди этеш-төртеш юк. Берәү дә тиргәшми, оятсыз сүзләр әйтми. Бернинди дә әшәке мәзәкләр һәм әдәпсез сүзләр юк. Берәү дә тәмәке тартмый. Урлашу юк. Берәү дә җиргә буш банкалар ташламый. Бу шулкадәр гадәти булмаган хәл!» Боларның барысы да мәхәббәтне — «дорфа түгел, үз файдасын эзләмәгән» мәхәббәтне күрсәтеп тора (1 Көринтлеләргә 13:4—8).

2. а) Безнең мәхәббәт күрсәтүебездә тора-бара нәрсә күренергә тиеш? б) Мәсихкә охшарга тырышыр өчен, безгә нинди мәхәббәт үстерергә кирәк?

2 Кардәшлек мәхәббәте — чын мәсихчеләргә хас булган үзенчәлек (Яхъя 13:35). Без рухи яктан үскән саен, мәхәббәтне тулырак чагылдырырга өйрәнәбез. Рәсүл Паул мәсихче кардәшләренең мәхәббәте артканнан арта барсын дип дога кылган (Филиппуйлыларга 1:9). Рәсүл Яхъя безнең мәхәббәтебез фидакарь булырга тиеш дип язган: «Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде. Без дә туганнарыбыз өчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез» (1 Яхъя 3:16; Яхъя 15:12, 13). Без кардәшләребез өчен гомеребезне бирер идекме? Күпчелек очракларда бу кирәк булмаса да, үзебездән болай дип сорый алабыз: аларга хәзер ярдәм итәр өчен, хәтта бу миңа уңайсызлыклар китерсә дә, мин мөмкин булганның барсын да эшлимме?

3. а) Мәхәббәтебезне ничек тагы да тулырак чагылдырырга була? б) Ни өчен хәзер бер-беребезгә эчкерсез мәхәббәтнең булуы бик мөһим?

3 Фидакарьлек рухын күрсәтүче эшләрдән тыш, бездә кардәшләребезгә карата җылы, саф хисләр булырга тиеш. Алла Сүзендә безнең өчен: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез»,— дигән өндәү бар (Римлыларга 12:10). Безнең һәрберебез кайбер кешеләргә карата мондый хисләр кичерә. Әмма без башкаларга карата да назлы хисләр үстерә алыр идекме? Бу иске төзелешнең ахыры җитеп килә, шуңа күрә мәсихче кардәшләребез белән тагы да ныграк якынлашу бик мөһим. Изге Язмаларда: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. [...] Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара»,— дип әйтелгән (1 Петер 4:7, 8).

Проблемалар килеп чыкканда

4. а) Ни өчен җыелыш әгъзалары арасында проблемалар килеп чыгарга мөмкин? б) Изге Язмалардагы киңәшләрне тотуыбыз, хәтта кайчакта моны эшләргә теләмәсәк тә, безгә нинди файда китерәчәк?

4 Әлбәттә, камил булмавыбыз аркасында без кайчакта үз тәртибебез белән башкаларны рәнҗетәчәкбез. Кардәшләребезнең дә безгә каршы төрлечә гөнаһ кылуы ихтимал (1 Яхъя 1:8). Әгәр дә син шундый хәлгә эләксәң, нәрсә эшләргә? Изге Язмада моңа карата кирәкле җитәкчелек бар. Әмма бу җитәкчелек без, камил булмаган кешеләр, эшләргә гадәтләнгән нәрсәләрдән аерылып торырга мөмкин (Римлыларга 7:21—23). Ләкин шулай да без Изге Язмалардагы киңәшне тотабыз икән, бу безнең эчкерсез рәвештә Йәһвәне шатландырырга теләвебезне күрсәтә. Моннан тыш, безнең башкаларга карата мәхәббәтебез тагы да ныграк үсәчәк.

5. Ни өчен, кемдер безне рәнҗеткән чакта, үч алу дөрес түгел?

5 Кайвакыт кешеләр, нык рәнҗегән чакта, үпкәләткән кешедән үч алу юлларын эзли. Әмма бу хәлне бары тик кискенләштерә генә. Әгәр җәза кирәк икән, аны Алла бирсен (Гыйбрәтле хикәя 24:29; Римлыларга 12:17—21). Башка кешеләр ничек тә булса үпкәләтүче белән очрашмаска тырыша. Ләкин без имандашларыбызга карата болай эшләргә тиеш түгел, чөнки гыйбадәт кылуыбызның Аллага яраклы булуы өлешчә кардәшләребезгә карата ярату күрсәтүгә бәйле (1 Яхъя 4:20). Рәсүл Паулның ни өчен: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез»,— дип язганы аңлашыла (Көлессәйлеләргә 3:13). Син шулай эшли аласыңмы?

6. а) Кардәшебезне ничә тапкыр кичерергә кирәк? б) Нәрсәне аңлау берәрсенең безгә каршы гөнаһ кылуына дөрес карарга ярдәм итәчәк?

6 Ә кемдер безгә каршы кабат-кабат гөнаһ эшләсә, әмма бу гөнаһлар аны җыелыштан чыгарырлык җитди булмаса, нәрсә эшләргә? Шундый зур булмаган гөнаһларны күздә тотып, рәсүл Петер «җидегә кадәр» кичерергә кирәк дип әйткән. Әмма Гайсә: «Юк, җидегә кадәр түгел, ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр»,— дигән. Кешеләрнең берәрсе безгә, бәлки, бурычлыдыр. Алла каршындагы бурычларыбыз бу кешенең бар бурычларына караганда күпкә зуррак. Гайсә шуңа басым ясаган (Маттай 18:21—35). Без көн саен Алла каршында, хәтта гөнаһ эшләгәнебезне аңламыйча да, төрле юллар белән — сүзләр яки уйлар белән, яисә кайвакыт эгоистларча эш итүебез яки эшләргә тиеш булганны эшләмәвебез белән гөнаһ кылабыз (Римлыларга 3:23). Әмма моңа карамастан Алла безгә мәрхәмәт күрсәтүен дәвам итә (Мәдхия 102:10—14; 129:3, 4). Ул безнең башкалар белән шулай итеп мөгамәлә итүебезне тели (Маттай 6:14, 15; Эфеслеләргә 4:1—3). Шул чакта без «яман эшләрне истә тотмаган» мәхәббәтне гамәлдә күрсәтәчәкбез (1 Көринтлеләргә 13:4, 5; 1 Петер 3:8, 9).

7. Әгәр дә берәр кардәшебезнең безгә каршы берәр нәрсәсе булса, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

7 Кайчакта берәр кардәшебезнең, без аңа карата бернинди дошманлык хисе тоймасак та, безгә каршы берәр нәрсәсе булуын сизә алабыз. 1 Петер 4:8 дә киңәш ителгәнчә, без «моны мәхәббәт белән юкка чыгара» алыр идек. Шулай ук, инициатива күрсәтеп, кардәш белән сөйләшергә һәм мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышырга мөмкин (Маттай 5:23, 24).

8. Әгәр имандаш үзенең эшләре белән безнең ачуны китерсә, нәрсә эшләргә?

8 Кайчакта имандаш үз-үзен тотуы белән синең генә түгел, ә башкаларның да ачуын китерергә мөмкин. Бәлки, аның белән сөйләшеп алырга кирәктер? Бәлки, шулайдыр. Әгәр дә син үзең аңа әдәпле генә итеп сине нәрсә борчыганын аңлатсаң, бу яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ләкин башта үзеңнән болай дип сора: чыннан да аның кылган эшләре Изге Язмалардагы принципларга каршы киләме? Яисә проблема башлыча без төрле шартларда үскәнгә һәм төрле тәрбия алганга күрә барлыкка килдеме? Сак бул, син үз нормаларыңны булдырып шулар буенча кешеләрне хөкем иткән кебек килеп чыкмасын (Ягъкуб 4:11, 12). Йәһвә кешеләрне аермый, ул чыгышлары ягыннан төрле булган кешеләрне кабул итә һәм алар белән, рухи яктан үскән чакларында, түземлек белән мөгамәлә итә.

9. а) Җыелыштагыларның берәрсе эшләгән зур гөнаһларга бәйле мәсьәләләр белән кем шөгыльләнергә тиеш? б) Нинди очракта һәм нинди максат белән кемгә каршы гөнаһ эшләнгән, шул кеше беренче булып эш итәргә тиеш?

9 Әгәр дә җыелышта кемдер әхлаксызлык кебек зур гөнаһка җәлеп ителгән булып чыкса, шунда ук нәрсәдер эшли башларга кирәк. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш? Өлкәннәр (Ягъкуб 5:14, 15). Ләкин гөнаһ кемнеңдер үзенә каршы эшләнсә, мәсәлән эшкә кагылышлы ниндидер мәсьәләне чишкәндә яисә кемдер үзенең сүзләре белән башкага зыян китерсә, ул чакта кемгә каршы гөнаһ эшләнгән, шул беренче булып, бу проблеманы рәнҗетүче белән икәүдән-икәү генә хәл итәр өчен, аның янына килергә тиеш (Маттай 18:15). Бу мәсьәләне хәл итмәсә, ул чакта чираттагы адымнарны ясарга кирәк — алар турында Маттай 18:16, 17 дә әйтелә. Гөнаһ кылган кардәшкә карата ярату һәм аны «үзеңә кайтарырга» теләү безгә барсын да кардәшнең йөрәгенә барып җитәрлек итеп эшләргә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 16:23).

10. Безгә килеп чыккан проблемага дөрес карарга нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Проблема килеп чыкканда, зурмы ул яисә бәләкәйме, әгәр дә без бу проблемага Йәһвәнең ничек караганын аңларга тырышсак, безгә аны җиңү җиңелрәк булачак. Йәһвә бернинди гөнаһны да хупламый, һәм авыр гөнаһ эшләгәннәр һәм гөнаһлары өчен тәүбә итмәгәннәр үз вакытында Алла оешмасыннан чыгарылачаклар. Шулай да әйдәгез барыбызның да бәләкәй генә булса да гөнаһлар эшләвебезне һәм шуңа күрә Алланың түземлегенә һәм мәрхәмәтенә мохтаҗ икәнебезне онытмыйк. Йәһвә шулай итеп безгә үрнәк бирә һәм, башкалар гөнаһ кылганда, безгә Йәһвәгә охшарга тырышырга кирәк. Мәрхәмәт күрсәтеп, без Алланың мәхәббәтен чагылдырабыз (Эфеслеләргә 5:1, 2).

«Күңелләрегезне киңәйтергә» мөмкинлекләр эзләгез

11. Ни өчен Паул көринтлеләрне «күңелләрен киңәйтергә» өндәгән?

11 Берничә ай дәвамында рәсүл Паул Көринттәге (Греция) җыелышны ныгыткан. Ул, андагы кардәшләргә булышыр өчен, тырышып хезмәт иткән, чөнки аларны яраткан. Ләкин аларның кайберләренең Паулга карата җылы хисләре булмаган. Алар бик тәнкыйтьчел булган. Паул аларны назлы хисләр күрсәтүдә «күңелләрен киңәйтергә» өндәгән (2 Көринтлеләргә 6:11—13; 12:15). Әгәр без барыбыз да башкаларга яратуыбызны ни дәрәҗәдә чагылдыруыбыз турында уйлансак һәм «күңелләребезне киңәйтергә» мөмкинлекләр эзләсәк, яхшы булачак (1 Яхъя 3:14).

12. Без җыелыштагыларның барысына карата да яратуда ничек үсә алабыз?

12 Җыелышта безгә якынлашырга авыр булган кешеләр бармы? Әгәр без арабыздагы аермалыкларга игътибар итмәскә тырышсак — без үзебез дә башкалардан шуны көтәбез — безнең мөнәсәбәтләребез һичшиксез җылырак булып китәчәк. Әгәр без аларның яхшы якларын күрергә һәм кадерләргә тырышсак, без бу кешеләргә яхшырак мөгамәлә итәрбез. Моның аркасында аларга карата яратуыбыз һичшиксез үсәчәк (Лүк 6:32, 33, 36).

13. Без җыелышыбыздагыларга мәхәббәт күрсәтүдә ничек «күңелләребезне киңәйтә» алабыз?

13 Безнең башкалар өчен нәрсәдер эшләргә мөмкинлегебез чикләнгәнлеге аңлашыла. Һәр очрашуда һәрбер кешене сәламли алмавыбыз бик ихтимал. Һәм, бәлкем, дусларны төшке ашка чакырганда, без бөтенесен дә чакыра алмабыз. Әмма, үзебезнең җыелыштан берәрсе белән яхшырак танышыр өчен, берничә генә минут бүлеп, «күңелебезне киңәйтә» алмас идекме? Вакыт-вакыт без бик үк яхшы таныш булмаган кардәшләребезнең берәрсен вәгазь хезмәтенә чакыра алыр идекме?

14. Без әле таныш булмаган мәсихчеләр арасында булганда, ничек эчкерсез ярату күрсәтә алабыз?

14 Мәсихчеләрнең зур конгрессларында безгә яратуда «күңелләребезне киңәйтергә» искиткеч мөмкинлек бирелә. Еш кына анда меңләгән кеше була. Аларның барысы белән дә таныша алуыбыз икеле, әмма тәртибебез белән үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлавыбызны күрсәтә алабыз. Тәнәфес вакытында яныбыздагылар белән беренче булып танышып, аларга игътибар күрсәтә алабыз. Бервакыт җирдә яшәүчеләрнең бөтенесе дә чын Аллага һәм барысының Атасына берләшеп гыйбадәт кылучы абыйлар һәм апалар булачак. Ул чакта барысы белән дә танышу нинди шатлыклы булачак! Эчкерсез ярату безне моңа дәртләндерәчәк. Ни өчен моны хәзер үк эшли башламаска?

Кабатлау өчен сораулар

• Мәсихчеләр арасында килеп чыккан проблемаларны ничек хәл итәргә кирәк һәм ни өчен?

• Үзебез рухи яктан үскән саен, безнең яратуыбыз да кайсы яклардан үсәргә тиеш?

• Ничек якын дусларыбызга гына түгел, ә башкаларга да эчкерсез ярату күрсәтергә мөмкин?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[148 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең яратуы күп яклы, ул, мәсәлән, җыелыш очрашуларында күренә.