Гаиләдә Аллага тугрылык күрсәтегез
Унҗиденче бүлек
Гаиләдә Аллага тугрылык күрсәтегез
1. Алла Сүзендәге җитәкчелеккә буйсыну гаиләләргә ничек тәэсир
ЙӘҺВӘ — никахка нигез Салучы, һәм аның Сүзендә гаиләләр өчен иң яхшы җитәкчелек бирелә. Күп кешеләр, бу җитәкчелеккә буйсынып, никахларында бәхеткә ирешкән. Бер-берсе белән язылышмыйча яшәгән кайберәүләрнең никахларын рәсмиләштерү теләге туган, һәм бу мактауга лаек. Башкалар никахтан тыш мөнәсәбәтләрен өзгән. Хатыннары һәм балалары белән рәхимсез мөгамәлә иткән ирләр ярату һәм ягымлылык күрсәтергә өйрәнгәннәр.
2. Мәсихчеләргә гаилә тормышына кагылышлы нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
2 Гаилә тормышының мәсихчеләргә исәпкә алырга кирәк булган күп яклары бар, мәсәлән: никахның гомерлек союз булуына без ничек карыйбыз, үзебезнең гаилә вазыйфаларын ничек үтибез һәм гаилә әгъзалары белән ничек мөгамәлә итәбез (Эфеслеләргә 5:33—6:4). Изге Язмаларда гаилә тормышы турында нәрсә әйтелүен белү — бер нәрсә, ә андагы киңәшне тоту — бөтенләй башка мәсьәлә. Безнең беребез дә Гайсә шелтәләгән кешеләргә охшарга теләми: алар Алланың әмерләрен үтәүдән тайпылган. Алар Аллага карата ашкыну гына да җитәрлек дип ялгыш уйлаганнар (Маттай 15:4—9). Без тышкы яктан гына Аллага тугры булып күренергә, ә өебездә моның турында онытырга теләмибез. Киресенчә, без Аллага чын тугрылык күрсәтергә телибез һәм бу безнең «тормышны бик нык баета» (1 Тимутегә 5:4; 6:6; 2 Тимутегә 3:5).
Никах союзы никадәр озак булачак?
3. а) Күп никахлар белән нәрсә була, әмма без кыюлык белән нәрсә эшләргә ниятләнергә тиеш? б) Изге Язмаларны кулланып, абзацта китерелгән сорауларга җавап бирегез.
3 Еш кына очракларда гаилә бәйләнешләре нык булмый. Күп еллар бергә яшәгән кайбер ирле-хатынлылар, башка кеше белән никахка керер өчен, аерылышырга карар итәләр. Моннан тыш, яшь ирле-хатынлыларның бик аз гына бергә яшәп аерылышулары гадәттән тыш хәл булып саналмый. Безнең, башкаларның ничек эш итүләренә карамастан, Йәһвәгә ярарга теләгебез булырга тиеш. Шуңа күрә әйдәгез, Алла Сүзендә гаилә бәйләнешләренең ныклыгы турында нәрсә әйтелүен күрер өчен, түбәндәге сораулар һәм Изге Язмалар өземтәләре турында уйланыйк.
Никахка керүче ир-ат һәм хатын-кыз никадәр озак бергә яшәргә ниятләнергә тиешләр? (Марк 10:6—9; Римлыларга 7:2, 3).
Аерылышыр өчен Алла карашы буенча бердәнбер нигезле булган һәм яңа никахка керергә хокук биргән нинди сәбәп бар? (Маттай 5:31, 32; 19:3—9).
Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбе булмаган аерылышулар турында Йәһвә нәрсә уйлый? (Малахий 2:13—16, АМТ).
Изге Язмаларда аерым яшәү никахтагы кыенлыкларны чишү чарасы буларак хупланамы? (1 Көринтлеләргә 7:10—13).
Нинди очракларда аерым яшәү дөрес дип саналырга мөмкин? (Мәдхия 10:5; Лүк 4:8; 1 Тимутегә 5:8).
4. Никахны нәрсә нык итә?
4 Кайсыбер никахлар уңышлы һәм нык. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — ир-ат белән хатынның, икесе дә никахка керергә әзер булмыйча, мондый адым ясамаулары. Мәдхия 118:97, 104; 2 Тимутегә 3:16, 17). Андый кеше, әгәр гаилә тормышы килеп чыкмаса, һәрвакыт китәргә яисә аерылышырга мөмкин дип уйламаячак. Ул тормыш иптәшенең хаталарын үзенең вазыйфаларын үтәмәскә сәбәп итеп кулланмаячак. Моның урынына, ул, кыенлыклар белән очрашканда, аларны ничек җиңеп чыгарга дип уйлаячак.
Тормыш иптәше итеп омтылышлары охшаш һәм ачыктан-ачык аралаша белгән кешене сайлау шулай ук мөһим. Ләкин моннан да мөһимрәге, Йәһвәне яраткан һәм кыенлыкларны чишәр өчен аның Сүзенә мөрәҗәгать иткән тормыш иптәше табу (5. а) Йәһвәгә тугрылык никахта нинди роль уйный? б) Хәтта каршылыклар белән очрашып та, Йәһвәнең нормаларын тоткан кешене нинди фатихалар көтә?
5 Шайтанның раславы буенча, без газапларга дучар булгач, Йәһвәнең юлларын калдырачакбыз (Әюб 2:4, 5; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Ләкин, хакыйкатькә каршы килгән тормыш иптәше булганлыктан газап чиккән Йәһвә Шаһитләренең күпчелеге өйләнешкәндә биргән вәгъдәләрен бозмаганнар. Алар Йәһвәгә һәм аның әмерләренә тугры булып калалар (Маттай 5:37). Кайберәүләрнең түземлекләре бүләкләнгән: еллар узганнан соң, аларның хакыйкатьне кабул итмәгән тормыш иптәшләре аларга Йәһвәгә хезмәт итүдә кушылган (1 Петер 3:1, 2). Ләкин кайсыбер мәсихчеләрнең ирләре я хатыннары үзләренең карашларын үзгәртмәгән яисә хәтта, мәсихчеләр Йәһвәгә хезмәт иткәнгә күрә, аларны калдырып киткән. Бу мәсихчеләр дә гаиләдә Аллага тугрылык күрсәтергә тырышканнары өчен фатиха алачакларына тулысынча ышана (Мәдхия 54:23; 144:16).
Гаиләдә һәркемнең үз роле
6. Никах уңышлы булсын өчен, нинди принципны тотарга кирәк?
6 Әлбәттә, никах уңышлы булсын өчен, бергә калу гына җитми. Ирнең дә, хатынның да Йәһвә урнаштырган башчылык принцибын хөрмәт итүләре мөһим. 1 Көринтлеләргә 11:3 тә без болай дип укыйбыз: «Һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы».
Бу гаиләдә тәртипкә булышлык итә һәм безгә үзебезне имин хис итәргә ярдәм итә.7. Гаиләдә башчылык ничек гамәлгә ашырылырга тиеш?
7 Бу шигырьнең башында нәрсә турында әйтелүен күрдеңме? Әйе, һәр ирнең ул буйсынырга тиеш булган Башы — Мәсих бар. Бу ир башчылыкны гамәлгә ашырганда, Гайсәнең сыйфатларын чагылдырырга тиеш дигәнне аңлата. Мәсих Йәһвәгә буйсына, ул җыелышны бик ярата һәм аның турында кайгырта (1 Тимутегә 3:15). Ул хәтта аның өчен «Үз тормышын корбан иткән». Гайсә горур һәм үз-үзен яратучан түгел, ә «юаш, басынкы күңелле». Ул кем белән башчылык итә, шулар күңелләренә «тынычлык таба». Ир үзенең гаилә әгъзалары белән шулай мөгамәлә иткәндә, ул үзенең Мәсихкә буйсынуын күрсәтә. Шул чакта мәсихче-хатынга иренә булышу күпкә җиңелрәк һәм күңеллерәк булачак, һәм ул аның башчылыгына буйсынуның файдасын күрәчәк (Эфеслеләргә 5:25—33; Маттай 11:28, 29; Гыйбрәтле хикәя 31:10, 28).
8. а) Ни өчен кайбер гаиләләрдә мәсихчеләрчә эш итү теләгән нәтиҗәләргә китермәс кебек тоелырга мөмкин? б) Әгәр без шундый хәлгә эләксәк, нәрсә эшләргә?
8 Шулай да проблемалар барыбер килеп чыгачак. Бәлкем, башкаларның күрсәтмәләре буенча эшләргә теләмәү гаиләдә кемдер Изге Язмалар принципларын куллана башлаганга кадәр тирән тамыр җәйгәндер. Кайчакта әдәпле үтенеч һәм яхшы мөгамәлә бернинди нәтиҗәгә китермәс кебек тоелырга мөмкин. Без Изге Язмаларда «ачыну, ярсу, Эфеслеләргә 4:31). Ләкин гаилә әгъзаларының кайберсенә башка бернәрсә дә тәэсир итми кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Гайсә беркайчан да янауга янау белән җавап бирмәгән һәм мыскыл ителгән вакытта мыскыл итмәгән, ә Атасына таянган (1 Петер 2:22, 23). Шуңа күрә, гаиләдә авыр хәл килеп чыкса, бу дөньяда кабул ителгәнчә эшләү урынына, Йәһвәгә ярдәм турында дога кылып, Аллага тугрылык күрсәт (Гыйбрәтле хикәя 3:5—7).
ачу, кычкыру, яман теллелектән» баш тартыгыз дип әйтелгәне турында беләбез (9. Кимчелекләр табу урынына, күп мәсихче ирләр нәрсә эшләргә өйрәнгән?
9 Үзгәрешләр һәрвакытта да тиз генә килми, әмма тырышлык һәм түземлелек белән Изге Язмалардагы киңәшләрне тотсак, бу һичшиксез яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. Күп ирләр, Мәсихнең җыелыш белән ничек мөгамәлә итүен аңлагач, никахтагы мөнәсәбәтләренең яхшыруын сизгән. Бу җыелыш камил булмаган кешеләрдән тора. Шуңа карамастан Гайсә җыелышны ярата, аңа яхшы үрнәк бирә һәм, Изге Язма ярдәмендә кайгыртучанлык белән үгетләп, аңа 1 Петер 2:21). Аның үрнәге күп мәсихче ирләрдә башчылыкны дөрес итеп гамәлгә ашырырга һәм, гаилә тормышы яхшырсын өчен, ярату белән барысын да эшләргә теләк тудырган. Андый эш итүләр бик яхшы нәтиҗәләргә китерә, ә бәйләнүләр яки сөйләшүдән баш тарту белән андый нәтиҗәләргә ирешеп булмый.
яхшыга таба үзгәрергә ярдәм итә. Гайсә хәтта җыелыш өчен гомерен биргән (10. а) Ничек итеп ир яисә хатын, хәтта мәсихчеләр булсалар да, гаиләнең башка әгъзаларына кыенлыклар тудыра ала? б) Хәлне яхшыртыр өчен нәрсә эшләргә була?
10 Ә ир кеше гаиләсенең эмоциональ ихтыяҗларын исәпкә алмаса һәм гаилә белән Изге Язма буенча фикер алышу һәм башка чаралар оештыруда җитәкчелек итмәсә, нәрсә эшләргә? Яки хатын иренә булышмаса һәм Аллага яраклы булган буйсыну күрсәтмәсә? Кайбер гаиләләр килеп чыккан кыенлыклар турында ихтирамлы рәвештә фикер алышу аркасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән (Яратылыш 21:10—12; Гыйбрәтле хикәя 15:22). Ләкин хәтта нәтиҗәләр көтелгәндәге кебек үк булмаса да, безнең һәрберебез гаиләдәге хәлнең яхшыруына булышлык итә ала. Моңа әгәр һәрберебез Алла рухының җимешен күрсәтсә һәм гаиләбезнең әгъзалары турында ярату белән кайгыртса ирешеп була (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Уңыш башкаларның эш итүен көткәндә түгел, ә без үзебез эшләргә тиеш булганны эшләгән чакта һәм шуның белән Аллага тугрылык күрсәткәндә киләчәк (Көлессәйлеләргә 3:18—21).
Кайдан җаваплар табарга?
11, 12. Гаилә тормышыбыз бәхетле булсын өчен, Йәһвә нәрсә биргән?
11 Кешеләр гаилә мәсьәләләре буенча киңәш эзләп мөрәҗәгать иткән күп чыганаклар бар. Ләкин без иң яхшы киңәшләрнең Алла Сүзендә икәнен беләбез, һәм үзенең җирдәге оешмасы аша Алла безгә аларны кулланырга ярдәм Мәдхия 118:129, 130; Михей 4:2).
иткән өчен рәхмәтлебез. Син бу ярдәмнән тулысынча файдаланасыңмы? (12 Җыелыш очрашуларына йөрүдән тыш, Изге Язмаларны даими рәвештә гаилә белән өйрәнер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Сез шулай эшлисезме? Бу гаиләнең гыйбадәт кылуда берләшүенә булышлык итәчәк. Гаиләләр Алла Сүзен үзләренең шартларына кулланганда, бу аларның гаилә тормышын баета (Икенчезаконлык 11:18—21).
13. а) Гаилә тормышы мәсьәләләре буенча еш кына кайдан ярдәм табып була? б) Безнең барлык карарларыбыз нәрсә күрсәтергә тиеш?
13 Сезнең, бәлки, гаилә тормышына кагылышлы сорауларыгыз бардыр. Мәсәлән, гаилә планлаштыру турында нәрсә әйтеп була? Ниндидер очракларда бала төшерүне акларга мөмкинме? Рухи нәрсәләр белән әз кызыксынган баладан гаилә белән бергә гыйбадәт кылуда катнашуны ни дәрәҗәдә таләп итәргә? Күп мондый сораулар Йәһвә Шаһитләре бастырган әдәбиятта каралды. Сорауларыгызга индекслар һәм Изге Язмаларны өйрәнү өчен билгеләнгән башка кулланмалар ярдәмендә җавап эзләргә өйрәнегез. Өегездә индекста күрсәтелгән басмалар булмаса, Патшалык Залындагы китапханәдән карагыз. Ә бәлки, сезнең аларны компьютер ярдәмендә укырга мөмкинлегегез бардыр. Сорауларыгыз буенча шулай ук мәсихчеләр җыелышындагы тәҗрибәле кардәшләр белән фикер алышып була. Ләкин һәрбер сорауга «әйе» я «юк» дигән җавап көтәргә кирәкми. Еш кына синең үзеңә яисә ир белән хатын буларак сезгә хәл итәргә туры киләчәк. Син кабул иткән карарлар синең кешеләр арасында гына түгел, ә үзеңнең гаиләңдә дә Аллага тугры икәнеңне күрсәтсен (Римлыларга 14:19; Эфеслеләргә 5:10).
Кабатлау өчен сораулар
• Йәһвәгә тугрылык һәм үзеңнең тормыш иптәшеңә тугрылык үзара ничек бәйләнгән?
• Гаилә тормышында авырлыклар белән очрашкан чакта, безгә Аллага яраклы рәвештә эш итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?
• Без гаиләдәге хәлнең яхшыруына, хәтта башка гаилә әгъзалары моны эшләргә тырышмасалар да, ничек булышлык итә алыр идек?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[155 биттәге иллюстрация]
Башчылыкны гамәлгә ашырганда, ир Гайсәнең сыйфатларын чагылдырырга тиеш.
[157 биттәге иллюстрация]
Бергәләп даими рәвештә Изге Язма өйрәнү гаиләне берләштерә.