Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар файдалана торган азатлык

Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар файдалана торган азатлык

Бишенче бүлек

Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар файдалана торган азатлык

1, 2. a) Беренче кеше парына Алла нинди ирек биргән? б) Адәм белән Хауваның эшчәнлеген билгеләүче кануннарның кайберләрен әйтеп бирегез.

ЙӘҺВӘ беренче ир белән хатынны барлыкка китергәч, алар бүгенге кешелектә булган азатлыкка караганда күпкә өстенрәк азатлыкка ия булганнар. Аларның йорты Оҗмах, гүзәл Едем бакчасы булган. Бернинди дә авырулар аларның тормыш рәхәтен бозмаган, чөнки аларның акылы һәм тәне камил булган. Беренче ир белән хатынны, аларның буыннарын көткән кебек, үлем көтмәгән. Шулай ук алар робот булмаган, аларның искиткеч ихтыяр иреге бүләге — карарлар кабул итү сәләте булган. Әмма андый гаҗәеп ирек белән киләчәктә дә файдаланыр өчен, аларга Алла кануннарын хөрмәтләргә кирәк булган.

2 Мәсәлән, Алла билгеләгән физик кануннарны карыйк. Әлбәттә, бу кануннар сүзләр белән язылып бирелмәгән, ләкин Адәм белән Хаува шулай итеп яратылган ки, ул кануннарга буйсыну алар өчен табигый булган. Аларның ачыгулары ашарга кирәк икәнен, сусавы эчәргә кирәклеген, кояш баюы аларның йоклауга мохтаҗ икәнен белдергән. Йәһвә шулай ук аларга эш кушкан. Бу йөкләмә асылда канун кебек булган, чөнки ул аларның эш итү тәртибен билгеләгән. Адәм белән Хаува балалар тудырырга, җирдәге бик күптөрле тереклек өстеннән хакимлек итәргә һәм, бөтен җир шары Оҗмах булганчы, аның чикләрен киңәйтергә тиеш булганнар (Яратылыш 1:28; 2:15). Нинди күңелле һәм файдалы булган ул канун! Ул аларга канәгатьләнерлек эш биргән, үз сәләтләрен тулысынча файдалы итеп кулланырга мөмкинлек биргән. Өстәвенә, аларның бирелгән йөкләмәне ничек итеп тормышка ашырырга икәнен хәл итәргә җитәрлек иреге булган. Тагын нәрсә теләп булыр иде?

3. Адәм белән Хаува карарлар кабул итү иреген акыл белән файдаланырга ничек өйрәнә алырлар иде?

3 Әлбәттә, Адәм белән Хаувага бирелгән карарлар кабул итәргә мөмкинлек аларның кабул иткән һәрбер карары яхшы нәтиҗәгә китерәчәген аңлатмаган. Аларның карарлар кабул итү иреге Алла кануннары һәм принциплары белән чикләнергә тиеш булган. Алар ул кануннарга һәм принципларга ничек өйрәнә алырлар иде? Барлыкка Китерүчеләрен тыңлап һәм аның иҗади эшләрен күзәтеп. Алла Адәм белән Хаувага өйрәнгәннәрен гамәлдә куллану өчен кирәкле акыл биргән. Камил булып барлыкка китерелгәнгә күрә, алар өчен, карарлар кабул иткәндә, Алланың сыйфатларын чагылдыру табигый булган. Чыннан да, әгәр алар чын күңелдән Алланың аларга эшләгәнен кадерләсәләр һәм аңа ярарга теләсәләр, шулай эшләргә тырышырлар иде (Яратылыш 1:26, 27; Яхъя 8:29).

4. a) Бер агачның җимешен ашамаска дигән боерык Адәм белән Хауваны иректән мәхрүм иткәнме? б) Ни өчен бу урынлы таләп булган?

4 Шуңа күрә, Алланың, Яшәү Бирүче буларак, аларның аңа карата тугрылыгын һәм ул билгеләгән ирекнең чикләрендә калырга әзерлеген сынарга карар иткәне урынлы. Йәһвә Адәмгә мондый боерык биргән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Хаува барлыкка китерелгәч, аңа да бу канун турында хәбәр ителгән булган (Яратылыш 3:2, 3). Бу чикләү аларны иректән мәхрүм иткәнме? Һич тә юк. Аларның ашарга төрле яхшы азыклары мул булган, тик бер генә агачның җимешен ашарга рөхсәт ителмәгән (Яратылыш 2:8, 9). Алардан җирнең Алланыкы икәнен тану таләп ителгән, һәм бу акылга ятышлы, чөнки аны Алла барлыкка китергән. Шуңа күрә аның үз ниятенә туры килә һәм кешелеккә файда китерә торган кануннар бирергә хокукы бар (Мәдхия 23:1, 10).

5. a) Адәм белән Хаува үзләренең искиткеч ирекләрен ничек югалткан? б) Адәм белән Хаува файдаланган ирекне нәрсә алмаштырган, һәм бу безгә ничек тәэсир иткән?

5 Әмма нәрсә булган соң? Эгоистлык һәм шөһрәт яратучы омтылышлар белән дәртләнгән фәрештә үзенең ихтыяр иреген дөрес кулланмаган һәм Шайтан булып киткән, ул «Дошман» дигәнне аңлата. Шайтан, Хаувага Алланың ихтыярына каршы булган нәрсә вәгъдә итеп, аны алдаган (Яратылыш 3:4, 5). Адәм Алла канунын бозуда Хаувага кушылган. Алар, үзләренеке булмаганны алып, искиткеч ирекләрен югалткан. Гөнаһ алар белән җитәкчелек итә башлаган, һәм нәтиҗәдә, Алла кисәткәнчә, алар үлгәннәр. Алар киләчәк буыннарына мирас итеп гөнаһ биргәннәр, ул ярамаган эш эшләргә тумыштан килгән омтылыштан күренә. Авыру, картлык һәм үлем — шулай ук гөнаһ нәтиҗәләре. Ярамаган эшкә омтылыш, Шайтан тәэсире белән көчәйтелеп, нәфрәт, җинаятьләр, җәберләү һәм миллионлаган гомерләрне алып китә торган сугышларның кеше җәмгыятендә гадәти хәл булып китүенә китергән. Алла кешелеккә башта биргән ирек белән нинди аерма! (Икенчезаконлык 32:4, 5; Әюб 14:1, 2; Римлыларга 5:12; Ачылыш 12:9).

Ирекне кайдан табып була

6. а) Чын ирекне кайдан табып була? б) Гайсә нинди ирек турында әйткән?

6 Бүген бар җирдә дә начар шартлар хөкем сөргәнгә, кешеләрнең тагын да күбрәк иреккә омтылганы шаккатырлык түгел. Әмма чын ирекне кайдан табып була? Гайсә: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән (Яхъя 8:31, 32). Кешеләр хакимнәрне яисә идарә итү формаларын алмаштырганда, ирек алырга өметләнә. Ләкин шигырьдә мондый ирек турында сүз бармый. Гайсә кеше проблемалары нәрсәдән килеп чыга, шуннан ирекле булу турында әйткән. Бу — гөнаһ коллыгыннан ирек (Яхъя 8:24, 34—36). Шулай итеп, әгәр дә кеше Гайсә Мәсихнең чын шәкерте булып китсә, ул үз тормышында искиткеч үзгәреш кичерәчәк: иреккә ия булачак!

7. а) Без нинди мәгънәдә инде хәзер гөнаһтан ирекле була алабыз? б) Андый иреккә ия булыр өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

7 Бу чын мәсихчеләрнең тумыштан килгән гөнаһлы тәртипкә омтылышы инде хәзер үк бөтенләй юкка чыгачак икәнен аңлатмый. Гөнаһ мирас итеп алганга күрә, аларга әле хәзер дә аның белән көрәшергә кирәк (Римлыларга 7:21—25). Ләкин, әгәр кеше чыннан да Гайсә тәгълиматы буенча яши икән, ул инде гөнаһның колы булмаячак. Гөнаһ инде диктатор булып тормаячак һәм аның боерыкларына кеше уйламыйча буйсынмаячак. Кеше максатсыз һәм аның вөҗданын борчыган яшәү рәвешенең әсире булмаячак. Ул Алла алдында саф вөҗданга ия булачак, чөнки аның элекке гөнаһлары Мәсихнең йолым корбанына иман итүе нигезендә кичерелгән. Гөнаһлы омтылышлар сизелергә мөмкин, ләкин әгәр дә кеше, Мәсихнең саф тәгълиматларын исендә тотканлыктан, алар буенча эш итәргә баш тарта икән, бу инде гөнаһның аның өстеннән хакимлек итмәгәнен күрсәтә (Римлыларга 6:12—17).

8. a) Чын мәсихчеләр нинди ирек белән файдалана? б) Дөньяви хакимнәргә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

8 Без мәсихчеләр буларак файдалана торган ирек турында уйланыйк. Без ялган тәгълиматларның тәэсиреннән, хорафатлар тоткынлыгыннан һәм гөнаһ коллыгыннан азат. Үлгәннәрнең хәле һәм терелтеп торгызу турындагы искиткеч хакыйкатьләр безне үлем алдында чиктән тыш куркудан азат итә. Камил булмаган хөкүмәтләр тиздән Алланың гадел Патшалыгы белән алмашынуын белү безне өметсезлектән азат итә (Данил 2:44; Маттай 6:10). Ләкин андый ирек безгә дәүләт хакимиятләрен һәм аларның кануннарын санга сукмаска хокук бирми (Титуска 3:1, 2; 1 Петер 2:16, 17).

9. а) Йәһвә ярату белән безгә кешеләр өчен бүген мөмкин булган ирекнең иң зурысы белән файдаланырга ничек ярдәм итә? б) Без ничек акыллы карарлар кабул итә алабыз?

9 Йәһвә яшәүнең иң яхшы юлын сынауларыбыз һәм хаталарыбыз аша эзләвебезне теләми. Ул безнең ничек яратылганыбызны, безгә нәрсә чын канәгатьлек китергәнен һәм безнең мәңгелек файдабызга нәрсә кирәк икәнен белә. Йәһвәгә шунсы да билгеле: кешенең нинди фикерләре вә тәртибе Аның белән һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрен боза ала һәм аңа хәтта яңа дөньяга юлны яба ала. Йәһвә ярату белән безгә боларның барысы турында Изге Язмалар һәм җирдәге оешмасы аша белдереп тора (Марк 13:10; Гәләтиялеләргә 5:19—23; 1 Тимутегә 1:12, 13). Аннан соң Алла биргән ихтыяр иреген кулланып, без үзебез нәрсә эшләргә икәнен сайлыбыз. Әгәр дә Изге Язмаларда әйткәннәрне йөрәгебезгә якын алсак, без, Адәмнән аермалы буларак, акыллы карарлар кабул итәчәкбез. Без Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәт тормышыбызда иң мөһиме икәнен күрсәтәчәкбез.

Башка төрле ирек теләү

10. Кайбер Йәһвә Шаһитләре нинди иреккә омтыла?

10 Кайбер яшь  — һәм алай ук яшь булмаган — Йәһвә Шаһитләре кайчакта икенче төрле ирек теләргә мөмкин. Дөнья аның өчен, бәлкем, кызыгырлык булып тоеладыр, һәм аның турында күбрәк уйлаган саен, аларның бу дөньяда киң таралган, ләкин мәсихчегә яраксыз нәрсәләр эшләргә теләкләре көчәя бара. Алар бәлкем наркотиклар кулланырга, бик күп исерткеч эчемлек эчәргә яисә зина кылырга җыенмыйлардыр да. Ләкин алар чын мәсихчеләр булмаган кешеләр белән аларның хуплавын теләп аралаша башлыйлар. Һәм хәтта сөйләшүдә һәм тәртиптә аларга охшарга тырыша башларга мөмкин (3 Яхъя 11).

11. Явызлык эшләргә вәсвәсә кайчакта кайдан килә?

11 Кайчакта мәсихчегә ярамаган тәртипкә ирек бирү вәсвәсәсе үзен Йәһвәгә хезмәт итүче дип күрсәткән кешедән килә. Кайбер беренче мәсихчеләр белән шулай булган, һәм андый нәрсәләрнең безнең көннәрдә дә булуы мөмкин. Андый кешеләр еш кына Алла кануннарына каршы булган, ләкин, аларның исәпләвенчә, аларга рәхәтлек китерәчәк нәрсәләр эшләргә телиләр. Алар башкаларны да бераз «күңел ачарга» дәртләндерәләр. «Алар... азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре — бозыклык коллары» (2 Петер 2:19).

12. a) Алла кануннары һәм принципларына каршы булган тәртипнең аяныч нәтиҗәләре нинди?

12 Бу дөнья азатлык дип исәпләгәннең нәтиҗәсе һәрвакыт начар була, чөнки кеше Алла кануннарын боза. Мәсәлән, законсыз җенси мөнәсәбәтләр хисләр чуалуына, авыруга, үлемгә, теләмәгән балага узуга һәм, бәлкем, никах таркалуына да китерергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 6:18; 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—8). Наркотиклар куллануның нәтиҗәсе ярсучанлык, аңлаешсыз сөйләү, күрү сәләтенең начарлануы, баш әйләнү, тын кысылу, саташу һәм үлем булырга мөмкин. Шулай ук бу кешедә наркотикларга һәвәслек үсәргә мөмкин, һәм ул аны, наркотиклар өчен түләргә акча табар өчен, җинаятьләр эшләргә этәрергә мөмкин. Исерткеч эчемлекләрне чамадан күп эчү дә шундый ук диярлек нәтиҗәләргә китерә (Гыйбрәтле хикәя 23:29—35). Андый эшләрдә катнашкан кешеләр үзләрен ирекле дип уйларга мөмкин, ләкин аннары, бик соңлап кына, алар гөнаһның коллары булганнарын аңлыйлар. Ә гөнаһ рәхимсез хуҗа! Боларның барысы турында хәзер уйлану безгә андый кичерешләрдән сакланырга ярдәм итәргә мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

Проблемалар кайдан башлана

13. a) Проблемаларга китерүче теләкләрнең тууына еш кына нәрсә китерә? б) «Азгын кешеләрнең» кемнәр икәнен төшенер өчен, безгә кемнең карашын игътибарга алырга кирәк? в) 13 нче абзацның сорауларына җавап биргәндә, Йәһвәнең карашына аерым игътибар итегез.

13 Проблемаларның еш кына кайдан башланганы турында уйлагыз. Изге Язмаларда болай дип аңлатыла: «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гөнаһны, ә гөнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра» (Ягъкуб 1:14, 15). Теләкнең тууына нәрсә китерә? Уйга кергән нәрсәләр. Еш кына бу — Изге Язмалардагы принципларны тотмаган кешеләр белән аралашуның нәтиҗәсе. Әлбәттә, без барыбыз да «азгын кешеләрдән» читләшергә кирәк икәнен беләбез (1 Көринтлеләргә 15:33). Әмма нинди кешеләр азгын? Йәһвә бу сорауга ничек карый? Түбәндәге сораулар турында уйлану һәм Изге Язмалардан китерелгән өземтәләрне карау безгә дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм итәчәк.

Кайберәүләрнең җәмгыятьтә хөрмәтле кешеләр булып саналуы аларның яхшы кешеләр икәнен аңлатамы? (Яратылыш 34:1, 2, 18, 19).

Аларның сөйләшүләре һәм бәлкем шаяртулары безгә алар белән тыгыз мөнәсәбәттә булырга кирәкме икәнен күрсәтә аламы? (Эфеслеләргә 5:3, 4).

Әгәр дә без Йәһвәне яратмаган кешеләр белән якын аралашсак, Алла нәрсә хис итәр иде? (2 Паралипоменон 19:1, 2).

Ышануларыбызны уртаклашмаган кешеләр белән, бәлкем, эшләргә яисә укырга туры килгәнен исәпкә алсак, безгә ни өчен сак булырга кирәк? (1 Петер 4:3, 4).

Телевизион программалар һәм фильмнар карау, Интернет куллану һәм китап, журналлар һәм газеталар уку — болар барысы аралашу ысуллары. Андый чыганакларның нинди мәгълүматларыннан безгә сак булырга кирәк? (Гыйбрәтле хикәя 3:31; Ишагыйя 8:19; Эфеслеләргә 4:17—19).

Дуслар сайлавыбыз Йәһвәгә безнең нинди кешеләр икәнлегебез турында нәрсә белдереп тора? (Мәдхия 25:1, 4, 5; 96:10).

14. Алла Сүзенең киңәшен хәзер тугры кулланган кешеләрне алда нинди искиткеч азатлык көтә?

14 Безнең алдыбызда Алланың яңа дөньясы. Алланың күк Патшалыгы ярдәмендә кешелек Шайтанның һәм аның барлык явыз дөнья төзелешенең тәэсиреннән азат булачак. Акрынлап тыңлаучан кешеләр гөнаһның барлык нәтиҗәләреннән котылачак, һәм ул чакта акыллары һәм тәннәре камил булган кешеләр Оҗмахтагы мәңгелек тормышка ләззәтләнә алачаклар. Нәтиҗәдә барлык затлар «Раббы Рухына» тулысынча туры килгән азатлыкка ия булачак (2 Көринтлеләргә 3:17). Алла Сүзенең киңәшен хәзер санга сукмыйча, боларның барысын да югалту куркынычы астына куярга ярыймы? Мәсихчеләргә бирелгән азатлыкны акыл белән кулланып, без барыбыз да «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» чыннан да теләгәнебезне ачык итеп күрсәтә алабыз (Римлыларга 8:21).

Кабатлау өчен сораулар

• Беренче кеше пары нинди азатлык белән файдаланган? Аны кешелек хәзерге вакытта кичергән хәл белән ничек чагыштырып була?

• Чын мәсихчеләрнең нинди азатлыгы бар? Ул азатлык белән бу дөнья азатлык дип исәпләгәннең арасында нинди аерма бар?

• Начар кешеләрдән саклану ни өчен шулай мөһим? Адәмнән аермалы буларак, нәрсә ул начарлык дигән сорауга килгәндә, без кемнең карарлары буенча эш итәргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[46 биттәге иллюстрацияләр]

Алла Сүзендә кисәтелә: «Алданмагыз: азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».