Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка аша

Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка аша

Егерме беренче бүлек

Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка аша

1, 2. а) Акылга ия булган затларга карата Йәһвәнең нияте нинди? б) Алланың гыйбадәт кылуда берләшкән гаиләсенә кемнәр кергән?

БАРЛЫК акылга ия булган затларның чын бердәнбер Аллага гыйбадәт кылуда берләшкән булуы һәм аларның барысының Алла балаларының данлы азатлыгы белән файдалануы — бу Йәһвәнең яратучан нияте. Моны тәкъвалыкны сөючеләр дә эчкерсез рәвештә тели.

2 Йәһвә бу бөек ниятне барлыкка китерүгә керешкәч үк тормышка ашыра башлаган. Аның беренче эшләнгән эше Угыл булган; үзенең терелүеннән соң ул «Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының төп-төгәл чагылышы» булып тора (Еврейләргә 1:1—3). Ул Угыл башка яратылган затлардан аерылып тора, чөнки аны Алла берүзе барлыкка китергән. Аннан соң нәкъ шул Угыл аркылы барлык калганнар: башта күктә — фәрештәләр, аннары җирдә кешеләр яратылган булган (Әюб 38:7; Лүк 3:38). Алар барысы да бердәм гаилә тәшкил иткән. Йәһвә аларның барысы өчен Алла, Галәмнең Хакиме һәм яратучы Аталары булган.

3. а) Беренче ата-анабыз барыбызга мирас итеп нәрсә тапшырган? б) Адәм буыннары өчен Йәһвә нинди чара күргән?

3 Безнең беренче ата-анабыз аңлы рәвештә эшләгән гөнаһлары өчен үлемгә хөкем ителгәч, аларны Алла Едем бакчасыннан куып чыгарып алардан баш тарткан. Алар аның бердәм гаиләсенең өлеше булмый калган (Яратылыш 3:22—24; Икенчезаконлык 32:4, 5). Без барыбыз да аларның буыннары һәм шуңа күрә гөнаһка бирелүчән булып туабыз. Ләкин Йәһвә Адәм белән Хаува буыннарының кайберләре тәкъвалыкны яратачагын белгән. Шуңа күрә Йәһвә, алар «Аллаһы балаларының данлы азатлыгына» ирешә алсын өчен, ярату белән чара күргән (Римлыларга 8:20, 21).

Исраил халкы Алланың илтифатлылыгын югалта

4. Борынгы Исраил халкына Йәһвә нинди мөмкинлек биргән?

4 Адәм яратылганнан соң якынча 2500 ел үткәч, Йәһвә кайбер кешеләргә үзе белән махсус мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкинлек булдыра. Ул борынгы Исраилне үзенең халкы итеп сайлаган һәм аңа Канун биргән (Яратылыш 12:1, 2). Алла ул яңа барлыкка килгән халыкны ниятен тормышка ашыруда кулланган (Икенчезаконлык 14:1, 2; Ишагыйя 43:1). Әмма исраиллеләр һаман да үлем белән гөнаһ коллыгында булган, ягъни Адәм белән Хауваның башта булган данлы азатлыгына ия булмаган.

5. Исраиллеләр Алла белән булган махсус мөнәсәбәтләрен ничек югалткан?

5 Шуңа карамастан исраиллеләр Алланың илтифатлылыгына ия булган. Алардан исә Йәһвәне үз Аталары кебек хөрмәт итәргә һәм аның ихтыяры буенча яшәргә таләп ителгән. Моның әһәмиятлелегенә Гайсә басым ясаган (Маттай 5:43—48). Әмма Исраил халкы үз вазыйфаларын башкармаган. Яһүдләр: «Безнең Атабыз бер генә: Ул — Аллаһы»,— дип расласалар да, Гайсә аларның эшләре һәм белдергән рухы капма-каршыны күрсәткәнлеге турында әйткән (Яхъя 8:41, 44, 47). Б. э. 33 елында Алла Канунны юкка чыгарган һәм Исраил белән Йәһвә арасындагы махсус мөнәсәбәтләр өзелгән. Ләкин бу моннан ары кешеләр Алланың илтифатлылыгына беркайчан да ия була алмый икәнен аңлатканмы?

«Күктә... булганнарны» җыю

6. Эфеслеләргә 1:9, 10 да Паул искә алган Алланың «ниятенең» максаты нинди?

6 Рәсүл Паул кайбер кешеләрнең Алла белән махсус мөнәсәбәтләргә ия була алачагын әйтеп киткән. Йәһвә иман белдергән кешеләр Аның гаиләсендәгеләр санына керә алсын өчен чара күргән. Моның турында Паул: «Ул [Алла] Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү»,— дигән (Эфеслеләргә 1:9, 10). Алланың «бу ниятендә» Гайсәгә төп вазыйфа йөкләнгән. Аның аркылы кешеләр Алланың хуплавына ия булачак. Аларның чикләнгән саны күктә булырга өметләнә. Әмма күп кешеләр җирдә мәңге яшәячәк.

7. «Күктә... булганнар» кемнәр алар?

7 Иң элек, б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменнән башлап, «күктә... булганнарга», ягъни күк Патшалыгын Мәсих белән бергә мирас итеп алучыларга игътибар ителгән. Гайсәнең йолым корбанына иман итү нигезендә, Алла аларны аклаган, яки тәкъва дип игълан иткән (Римлыларга 5:1, 2). Тора-бара аларга яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да кушылган, «күктә... булганнарның» саны — 144 000 (Гәләтиялеләргә 3:26—29; Ачылыш 14:1). Хәзерге вакытта җирдә аларның калдыгы гына яшәп килә.

«Җирдә булганнарның» җыелуы

8. «Җирдә булганнар» кемнәр алар һәм Йәһвә белән алар нинди мөнәсәбәттә?

8 Алланың «бу ниятенә» «җирдә булганнарны» җыю да керә. Хәзер җирдә мәңгелек яшәүгә өметләнгән миллионлаган кешеләр җыела. Алар Патшалыкның мирасчыларының калдыгы белән бердәмлектә Йәһвәнең исемен мактый һәм аңа гыйбадәт кылуны данлый (Ишагыйя 2:2, 3; Софония 3:9). Йәһвәнең яшәү чыганагы икәнен таныганлыктан, алар да аңа «Ата» дип мөрәҗәгать итәләр. Гайсәнең түгелгән канына иман итүләре нигезендә алар Алла хуплавыннан файдалана (Ачылыш 7:9, 14). Ләкин алар һаман да камилсез булып кала. Алланың балалары кебек алар тулысынча киләчәктә генә танылачак.

9. Римлыларга 8:21 дә кешелек өчен нинди вәгъдә бирелгән?

9 Җирдә яшәүгә өметләнгәннәр кешелекнең «фанилыкка илтүче коллыктан» азат ителәчәге вакытын түземсезлек белән көтеп яши (Римлыларга 8:21). Бу азат итү Мәсих күк гаскәрләре белән бергә зур газапка Һармагедунда чик куйгач башланачак. Шайтанның бозык дөнья төзелеше тулысынча юк ителәчәк, аннан соң Патша Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе башланачак, ул мул фатихалар алып киләчәк (Ачылыш 19:17—21; 20:6).

10. Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди мактау җырын җырлаячак?

10 Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре аның күктәге хезмәтчеләренең: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки тик бер Син генә изге. Бөтен халыклар килеп, Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды»,— дип куанычлы җырлаган хорына кушылганда, бик шатлыклы булачак (Ачылыш 15:3, 4). Әйе, Йәһвәнең барлык хезмәтчеләре бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылуда берләшәчәк. Хәтта үлгәннәр дә терелтеләчәк һәм Йәһвәне башкалар белән бергә данларга мөмкинлек алачаклар (Рәсүлләр 24:15).

Алда искиткеч азатлык

11. Зур газаптан исән калганнар нинди искиткеч азатлыкка ия булачак?

11 Зур газаптан һәм аның иң югары ноктасы — Һармагедуннан соң җир явызлыктан чистартылган булачак. Шайтан Иблис бүтән бу дөнья төзелешенең «илаһы» булмаячак. Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларга Шайтанның зыянлы йогынтысына каршы торырга башка кирәк булмас (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 20:1, 2). Ялган дин Йәһвәгә бүтән кара якмаячак һәм кешелек җәмгыятенә таркатучы тәэсир ясамаячак. Чын Алланың хезмәтчеләре инде гаделсезлеккә дучар ителмәячәк һәм хакимият кешеләре тарафыннан җәберләнмәячәк. Нинди искиткеч азатлык булачак!

12. Гөнаһтан һәм аның нәтиҗәләреннән барысы да ничек азат ителгән булачак?

12 «Дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне» буларак, Гайсә үзенең корбаны нигезендә кешелек гөнаһларын бетерәчәк (Яхъя 1:29). Гайсә, җирдә яшәгән чакта кемнең дә булса гөнаһларын кичергәндә, моны раслау өчен шул кешене савыктырган (Маттай 9:1—7; 15:30, 31). Шул рәвешчә Мәсих Гайсә, Алланың күк Патшалыгының Патшасы буларак, сукырларны, телсезләрне, чукракларны, гарипләрне, акылы зәгыйфьләнгәннәрне һәм башка төрле авырулар белән интеккән кешеләрне искиткеч рәвештә тазартачак (Ачылыш 21:3, 4). Тыңлаучан кешеләрнең барысы да «гөнаһ канунына» буйсынудан азат ителәчәк, һәм шул чакта аларның уйлары, кылган эшләре үзләренә дә, Аллага да күңелле булачак (Римлыларга 7:21—23). Мәсихнең Меңьеллык патшалык итүенең азагына кешеләр бердәнбер чын Аллага охшашлы булып камиллеккә китерелгән булачак (Яратылыш 1:26).

13. Мең еллык идарә итүнең азагында Мәсих нәрсә кылачак һәм нәтиҗәсе нинди булачак?

13 Мәсих кешелекне камиллеккә китергәч, шушы эшне башкарыр өчен алган хакимиятне кире Атасына кайтарачак. «Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак. Чөнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш» (1 Көринтлеләргә 15:24, 25). Мең еллык идарә итү эчендә Патшалык үзенең максатын тулысынча башкарып чыгачак, һәм шулай итеп Йәһвә белән кешелек арасында торучы хөкүмәт бүтән кирәк булмаячак. Һәм, гөнаһ белән үлем тулысынча юк ителгәнгә күрә, Гайсәгә Йолып алучы булырга инде кирәкмәячәк. Изге Язмаларда: «Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:28).

14. Камиллеккә ирешкән кешеләрнең барысы да нәрсәгә дучар ителәчәк һәм ни өчен?

14 Аннан соң камиллеккә ирешкән кешеләргә бердәнбер чын Аллага мәңге хезмәт итәргә теләгәннәрен дәлилләр өчен мөмкинлек биреләчәк. Менә ни өчен Йәһвә камиллеккә ирешкән кешеләрнең барын да, аларны үзенең балалары кебек кабул иткәнгә кадәр, соңгы тапкыр сынаячак. Шайтан һәм аның җеннәре упкыннан азат ителәчәк. Бу Йәһвәне чынлап та яратканнарга озакка сузылган зыян китермәячәк. Ә менә Йәһвәгә тугрылык сакламаган һәм аңа баш ияргә теләмәгән кешеләр иң беренче фетнәче һәм аның җеннәре белән бергә бөтенләйгә юк ителәчәк (Ачылыш 20:7—10).

15. Йәһвәнең акылга ия булган барлык затлары яңадан нәрсәгә шатланачак?

15 Шуннан соң Йәһвә соңгы сынауда Алланың хакимлеген хуплаган барлык камил кешеләрне үзенең балалары кебек кабул итәчәк. Шул вакыттан башлап, алар Алланың бердәм гаиләсенең өлеше булып Алла балаларының данлы азатлыгыннан тулысынча файдаланачак. Күктәге һәм җирдәге барлык акылга ия булган затлар яңадан бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылуда берләшкән булачак. Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка ашачак! Син шул бәхетле, мәңгелек киләчәкле бердәм гаиләнең әгъзасы булырга телисеңме? Әгәр телисең икән, Изге Язмалардагы 1 Яхъя 2:17 дә: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дигән сүзләрне күңелеңә якын ал.

Кабатлау өчен сораулар

• Едемда фетнә күтәрелгәнче, Йәһвәгә гыйбадәт кылганнарның барысы аның белән нинди мөнәсәбәттә иде?

• Аллага хезмәт кылганнарның нинди бурычы бар?

• Тагы кемнәр Алланың балалары булачак һәм моның Йәһвәнең бердәм гыйбадәт кылуга карата нияте белән нинди бәйләнеше бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[190 биттәге иллюстрация]

Тыңлаучан кешеләр җир йөзендәге оҗмахта рәхәтләнеп яшәячәк.