Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең тәхете алдында бихисап күп кеше

Йәһвәнең тәхете алдында бихисап күп кеше

Унөченче бүлек

Йәһвәнең тәхете алдында бихисап күп кеше

1. а) Алланың беренче мәсихчеләргә кадәрге хезмәтчеләре дә, 144 000 кеше дә үзләренең бүләген алганга кадәр нәрсә кичерергә тиеш? б) Бүген яшәгән «бихисап күп кешенең» нинди өмете бар?

ҺАБИЛДӘН алып Чумдыручы Яхъяга кадәр Алланың тугры хезмәтчеләре Алла ихтыярын үтәүне тормышларында иң беренче урынга куйган. Әмма аларның барысы да үлгән, һәм хәзер аларны Алланың яңа дөньясында җирдәге тормышка терелтү көтә. Алланың күктәге Патшалыгында Мәсих белән идарә итәчәк 144 000 кеше үзләренең бүләген алганга кадәр шулай ук үләргә тиешләр. Ләкин, Ачылыш 7:9 да күрсәтелгәнчә, бу соңгы көннәрдә барлык халыклардан «бихисап күп кеше» булачак. Алар үлем кичермәячәк һәм аларның җирдә мәңге яшәргә өмете булачак. Син дә бу кешеләрнең санына керәсеңме?

Бихисап күп кеше — кемнәр алар

2. Ачылыш 7:9 дагы бихисап күп кешенең кем булуы ничек әкренләп аңлашыла барган?

2 1923 елда Йәһвәнең хезмәтчеләре шуны аңлаган: Гайсәнең без Маттай 25:31—46 да укыган гыйбрәтле хикәясендәге «сарыклар» һәм Яхъя 10:16 дагы ул сөйләгән «башка сарыклар» — җирдә мәңге яшәргә өмете булган кешеләр. Йәзәкил 9:1—11 дә маңгайларына билге алган кешеләр турында әйтелә һәм 1931 елда аларның да җирдә яшәргә өмете булган кешеләр икәнен аңлаганнар. Соңыннан, 1935 елда, бихисап күп кешенең Гайсә сөйләгән башка сарыклар санына керүе аңлашылган. Бүген Алла хуплаган бихисап күп кеше миллионлап исәпләнә.

3. Ни өчен «тәхет... алдында басып тору» дигән гыйбарә күк сыйныфын белдерми?

3 Ачылыш 7:9 да бихисап күп кеше күктә дип әйтелми. Алланың «тәхете... алдында басып торыр» өчен, күктә булу мәҗбүри түгел. Бу кешеләр Алланың күз күремендә генә тора (Мәдхия 10:4). «Һичкем санап чыга алмас» бихисап күп кеше чыннан да күк сыйныфы түгел. Бу, бихисап күп кешенең саны әйтелмәгәнен истә тотып, Ачылыш 7:4—8 һәм Ачылыш 14:1—4 не укысак, ачыклана төшә. Анда җирдән күккә алыначак кешеләрнең саны 144 000 тәшкил итүе турында әйтелә.

4. а) Бихисап күп кеше исән калачак «зур афәт» нәрсә ул? б) Ачылыш 7:11, 12 буенча, бихисап күп кешене кем күзәтә һәм кем алар белән бергә гыйбадәт кылуда катнаша?

4 Ачылыш 7:14 тә бихисап күп кеше турында: «Алар зур газап [«зур афәт», ЯД] кичереп килгәннәр»,— дип әйтелгән (Ачылыш 7:14). Алар кешелек кайчан да булса дучар булган иң зур афәттә исән калачаклар (Маттай 24:21). Үзләренең котылуы өчен алар Алла һәм Мәсихкә рәхмәт белдерәчәк, һәм шул чакта күктәге барлык тугры затлар аларга кушылып: «Амин! Аллаһыбызга мактау һәм дан, тирән гакыл һәм рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге булсын! Амин»,— дип әйтәчәк (Ачылыш 7:11, 12).

Лаеклы булу

5. Бихисап күп кешенең санына керергә теләүчеләрдән нәрсә таләп ителүен ничек белергә?

5 Бихисап күп кешенең зур афәттә котылуы Йәһвәнең гадел нормалары буенча була. Коткарылачак кешеләрне аерып торучы сыйфатлар Изге Язмаларда ачык итеп тасвирлап бирелгән. Шулай итеп, гаделлекне яратучы кешеләр хәзерге вакытта ук котылуга лаеклы булырлык итеп эш итә ала. Алар нәрсә эшләргә тиеш?

6. Ни өчен бихисап күп кешене урынлы рәвештә сарыклар белән чагыштырырга мөмкин?

6 Сарыклар юаш һәм тыңлаучан. Димәк, Гайсә, күк сыйныфыннан булмаган башка сарыкларының да барлыгы турында әйткәндә, җирдә мәңге яшәргә теләячәк кенә түгел, ә күндәм рәвештә аның тәгълиматларын игътибарга алачак кешеләрне күздә тоткан. «Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар»,— дип әйткән ул (Яхъя 10:16, 27). Андый кешеләр бар нәрсәдә дә Гайсәгә тыңлаучан, шуңа күрә алар аның шәкерте булалар.

7. Гайсәнең шәкертләренә нинди сыйфатлар үстерергә кирәк?

7 Гайсә шәкертләренең һәрберсенә тагы нинди сыйфатлар үстерергә кирәк? Алла Сүзендә мондый җавап бирелә: «Элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз... һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфеслеләргә 4:22—24). Алар Алла хезмәтчеләре арасындагы бердәмлекне ныгыта торган сыйфатлар үстерә. Бу сыйфатлар — «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

8. Майланган мәсихчеләрнең калдыгына булышлык күрсәтеп, бихисап күп кеше нәрсә белән очраша?

8 Бихисап күп кеше күк өмете булган һәм вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өстенә алган кечкенә санлы кешеләргә ярдәм күрсәтә (Маттай 24:14; 25:40). Башка сарыклар аларга булыша, хәтта каршылыклар белән очрашачакларын белсәләр дә, чөнки бу соңгы көннәрнең иң башында Гайсә Мәсих һәм аның фәрештәләре Шайтан һәм аның явыз фәрештәләрен күктән бәреп төшергән. Бу җир өчен нәрсә аңлаткан? «Җиргә... кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» (Ачылыш 12:7—12). Бу төзелешнең ахыры якынлашкан саен, Шайтан Алланың хезмәтчеләренә күбрәк каршылык күрсәтә.

9. Алланың хезмәтчеләре яхшы хәбәрне никадәр уңышлы вәгазьли һәм бу ни өчен шулай?

9 Бик көчле эзәрлекләүләргә карамастан, вәгазь эше алга таба бара. Беренче бөтендөнья сугышы ахырында тик берничә мең генә Патшалыкны вәгазьләүче булса, хәзер алар миллионлаган, чөнки Йәһвә: «Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмаячак»,— дип вәгъдә иткән (Ишагыйя 54:17). Хәтта яһүдләрнең Югары киңәшмәсенең беренче гасырда яшәгән бер әгъзасы Алла эшенә комачаулау мөмкин түгеллеген таныган. Фарисейләргә мөрәҗәгать итеп, ул Гайсәнең шәкертләре турында болай дигән: «Аларны җибәрегез! Чөнки бу ният һәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак. Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез» (Рәсүлләр 5:38, 39).

10. а) Бихисап күп кешеләрдәге «билге» нәрсәне аңлата? б) Алла хезмәтчеләренең «күктән килгән... тавышка» колак салулары нәрсәдән күренә?

10 Бихисап күп кешеләр турында алар котылу өчен билгеләнгәннәр дип әйтелә (Йәзәкил 9:4—6). Бу «билге» аларның үзләрен Йәһвәгә багышлавын, Гайсәнең шәкертләре буларак суга чумдырылуын һәм Мәсихкә хас булган сыйфатлар үстерергә омтылуын күрсәтә. Алар Шайтанның бөтендөнья ялган дин империясе турында: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан чык»,— дип әйткән «күктән килгән... тавышка» колак сала (Ачылыш 18:1—5).

11. Бихисап күп кешеләр үзләренең Йәһвә хезмәтчеләре икәнен ничек күрсәтә?

11 Моннан тыш, Гайсә үзенең шәкертләренә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35). Бу дөньяның диннәрен тотучылар исә, киресенчә, сугышта үз диннәренең вәкилләрен үтерә — еш кына алар башка милләттән булган өчен генә! Алла Сүзендә: «Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел... Без бер-беребезне яратырга тиешбез. Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый»,— дип әйтелә (1 Яхъя 3:10—12).

12. Зур афәт вакытында Йәһвә начар җимеш китергән «агачлар» белән чагыштырылган диннәр белән нәрсә эшләячәк?

12 Гайсә болай дип әйткән: «Яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә. Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, һәм начар агач яхшы җимеш бирә алмый. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз» (Маттай 7:17—20). Бу дөнья диннәренең җимешләре аларның начар «агачлар» булганнарын күрсәтә, һәм тиздән Йәһвә аларны зур афәттә юк итәчәк (Ачылыш 17:16).

13. Бихисап күп кешенең бергәләп Йәһвәнең «тәхете... алдында басып торуы» нәрсәдән күренә?

13 Ачылыш 7:9—15 тә бихисап күп кешенең ни өчен коткарылачагына игътибар ителә. Бу шигырьләрдән күренгәнчә, барлык бу кешеләр, Йәһвәнең югары хакимлеген танып, бергәләп аның «тәхете... алдында басып торалар». Алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар», һәм шуның белән алар Гайсәнең гөнаһны йолып алучы корбанының кадерен белгәннәрен күрсәтәләр (Яхъя 1:29). Алар үзләрен Аллага багышлаган һәм моны суга чумдырылу белән символлаштырганнар. Аларның Алла алдында чиста булуларын ак киемнәре күрсәтә, һәм алар «Аңа көне-төне хезмәт итәләр». Синеңчә, үз тормышыңны монда әйтелгәннәргә тагы да ныграк туры китерү өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Бүген алган фатихалар

14. Йәһвәнең хезмәтчеләре бүген үк алган гаҗәеп фатихаларның кайберләре нинди?

14 Син, мөгаен, Йәһвәгә хезмәт итүчеләрнең инде бүген үк нинди гаҗәеп фатихалар алуына игътибар иткәнсеңдер. Мәсәлән, Йәһвәнең гадел ниятләре турында белгәннән соң, син киләчәккә искиткеч өмет барлыгын аңладың. Хәзер синең тормышыңның мәгънәсе бар — оҗмах җирендә мәңге яшәргә шатлыклы өмет белән чын Аллага хезмәт итү. Әйе, Патша Гайсә Мәсих «[бихисап күп кешене] тереклек суы чишмәләренә алып барачак» (Ачылыш 7:17).

15. Йәһвә Шаһитләренең, алар сәясәт һәм әхлаклылыкка карата Изге Язма принциплары буенча яшәгәнгә күрә, нинди фатихалары бар?

15 Бихисап күп кешенең искитәрлек фатихасы — бөтен дөнья буенча Йәһвәнең хезмәтчеләре арасындагы ярату, бердәмлек һәм татулык. Барыбыз да бертөрле рухи ризык алганга күрә, без Алла Сүзендәге бер үк кануннар һәм принциплар буенча эш итәбез. Менә ни өчен бездә төрле сәяси һәм милли карашлар һәм фикерләр аркасында килеп чыккан бүленешләр юк. Моннан тыш, без Алла үзенең халкы өчен урнаштырган югары әхлакый нормалар буенча яшибез (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Шуңа күрә Йәһвәнең халкы арасында бу дөньяда киң таралган дошманлык, аралашмау һәм әхлаксызлык юк — киресенчә, алар рухи яктан оҗмахта яшиләр дип әйтеп була. Моның Ишагыйя 65:13, 14 тә ничек итеп тасвирлануына игътибар итегез.

16. Бу дөньяда очрашырга туры килгән авырлыкларга карамастан, бихисап күп кешенең нинди өмете бар?

16 Әлбәттә, Йәһвәгә хезмәт итүче кешеләр камил түгел. Алар да бу дөньяда күпләрдә булган авырлыклар белән очраша: кайчакларда алар кайгы-хәсрәт кичерә, ә кайвакыт халыклар арасындагы сугышларның гаепсез корбаннары була. Алар да авыру, газап һәм үлемнең нәрсә икәнен белә. Ләкин алар яңа дөньяда Алла «аларның һәр күз яшен сөртәчәгенә һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячагына» тулысынча ышана (Ачылыш 21:4).

17. Чын Аллага гыйбадәт кылучыларны, хәтта алар белән хәзер нәрсәдер булса да, нинди искиткеч киләчәк көтә?

17 Хәтта син хәзер картлык, авырулар, эзәрлекләү яисә бәхетсез очрак аркасында гомереңне югалтсаң да, Йәһвә сине Оҗмахтагы тормышка терелтәчәк (Рәсүлләр 24:15). Һәм син яңадан рухи мәҗлескә эләгәчәксең — бу мәҗлес Мәсихнең Меңьеллык идарәсе буена дәвам ителәчәк. Алла ниятләренең гаҗәеп итеп тормышка ашуын күргәч, синең Аңа карата яратуың тагы да ныграк үсәчәк. Йәһвәнең кешеләрнең физик ихтыяҗлары турында кайгыртуы шулай ук синең яратуыңны тирәнәйтәчәк (Ишагыйя 25:6—9). Алла халкын нинди искиткеч киләчәк көтә!

Кабатлау өчен сораулар

• Изге Язмаларда бихисап күп кеше нинди гаҗәп мөһим вакыйга уңае белән искә алына?

• Әгәр Алла хуплаган бихисап күп кеше санына чыннан да керергә теләсәк, без хәзер нәрсә эшләргә тиеш?

• Бихисап күп кешенең хәзерге вакытта алган фатихалары һәм Алланың яңа дөньясында алачак фатихалары синең өчен никадәр мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[123 биттәге иллюстрация]

Күп миллионлы бихисап күп кеше бергәләп чын Аллага гыйбадәт кыла.