Йәһвә үз оешмасы белән ничек җитәкчелек итә?
Ундүртенче бүлек
Йәһвә үз оешмасы белән ничек җитәкчелек итә?
1. Йәһвәнең оешмасы турында Изге Язмаларда нәрсәләр ачып бирелә, һәм ул мәгълүматлар безнең өчен ни сәбәптән әһәмиятле?
АЛЛАНЫҢ оешмасы бармы? Изге Язмада бар дип әйтелә. Алла үзенең Сүзе аркылы безгә шушы оешманың курку-хөрмәт тудыра торган күктәге өлеше турында кайбер аңлатмалар бирә (Йәзәкил 1:1, 4—14; Данил 7:9, 10, 13, 14). Без аны күрә алмасак та, ул Алланың хәзерге хезмәтчеләренә нык тәэсир итә (4 Патшалык 6:15—17). Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше дә бар. Изге Язмалар ярдәме белән без ул оешманың нинди икәнен һәм Йәһвә аның өстеннән ничек җитәкчелек иткәнен белә алабыз.
Оешманың җирдәге өлеше
2. Алла нинди яңа җыелыш булдырган?
2 Исраил халкы 1545 ел буена Алланың җыелышы булган (Рәсүлләр 7:38). Ләкин Исраил Алланың кануннарын бозган һәм аның Улын кабул итмәгән. Нәтиҗәдә Йәһвә ул җыелышны кире каккан һәм ташлаган. Гайсә яһүдләргә: «Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дигән (Маттай 23:38). Алла соңыннан яңа җыелыш булдырган һәм аның белән яңа килешү төзегән. Ул җыелыш 144 мең кешедән торырга тиеш булган. Аларны күктә үзенең Улы белән берләштерер өчен Алла сайлар иде (Ачылыш 14:1—4).
3. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган кайсы вакыйга Алланың яңа җыелыш куллана башлавына ап-ачык шаһитлек иткән?
3 Бу яңа җыелышның беренче әгъзалары б. э. 33 елының Рәсүлләр 2:1—4). Шулай итеп Алланың изге рухы шуңа ап-ачык шаһитлек биргән: моннан ары Алла үзенең ихтыярын башкару өчен нәкъ шушы кешеләр төркемен кулланачак, ә җитәкчелекне алар күктәге Гайсәдән алачак.
Илленче көн бәйрәмендә Йәһвәнең изге рухы белән майланган. Шул искиткеч вакыйга турында Изге Язмаларда болай язылган: «Илленче көн бәйрәме җиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр. Күктән кинәт көчле җил искән кебек тавыш ишетелде һәм шул тавыш алар булган йортны тутырды. Иман итүчеләр арасында ялкын телләре кебек телләр күренде һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды» (4. Йәһвәнең җирдәге оешмасын кемнәр тәшкил итә?
4 Хәзер җирдә 144 меңнең калдыгы гына яши. Ләкин Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәү максаты белән, майланган калдык белән миллионлаган кеше — «бихисап күп» «башка сарыклар» хезмәттәшлек итә башлаган. Гайсә, Яхшы Көтүче, шул «башка сарыкларны» калдык белән берләштергән, шунлыктан алар бер Көтүчесе булган бер көтү булып калган (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:11, 16). Алар барысы бергә берләшкән бер җыелышны — Йәһвәнең җирдәге оешмасын тәшкил итә.
Алла җитәкләгән оешма
5. Алланың оешмасын кем алып бара һәм ничек?
5 Изге Язмалардагы «тере Аллаһы бердәмлеге [«җыелышы», ЯД]» дигән сүзләр ул җыелышны кем җитәкләгәнен ап-ачык белдерә. Бу — Алла җитәкчелек иткән оешма. Йәһвә үз халкы белән Гайсә аркылы, ул аны җыелышның күзгә күренмәгән Башы итеп куйган, һәм үзенең Сүзе, Изге Язмалар, аша җитәкчелек итә (1 Тимутегә 3:14, 15; Эфеслеләргә 1:22, 23; 2 Тимутегә 3:16, 17).
6. a) Беренче гасырда җыелыш белән күктән җитәкчелек ителгәне нәрсәдән күренә? б) Җыелышның Башы хәзер дә Гайсә икәнен нәрсә күрсәтә?
Рәсүлләр 2:14—18, 32, 33). Шул ук җитәкчелек Йәһвәнең фәрештәсе яхшы хәбәрнең Африкага барып җитүе турында кайгыртканда күренгән, һәм шулай ук Гайсәнең тавышы Шаулны Аллага таба борган чакта күрсәтмәләр биргәндә дә һәм Петер яһүд булмаганнарга вәгазьли башлаганда да сизелгән (Рәсүлләр 8:26, 27; 9:3—7; 10:9—16, 19—22). Ләкин тора-бара күктән тавышлар ишетелми һәм фәрештәләр дә күренми башлаган, беркем дә могҗиза аркылы бирелгән рух бүләкләрен инде алмаган. Шулай да Гайсә: «Мин, дөнья [төзелеше] беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә иткән (Маттай 28:20; 1 Көринтлеләргә 13:8). Бүгенге Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең җитәкчелеген таныйлар. Аның җитәкчелеге булмаса, безгә очрый торган каты каршылыклар алдында Патшалык турында вәгазьләү мөмкин булмас иде.
6 Бу җитәкчелек Илленче көн бәйрәмендә аерата ап-ачык беленгән (7. a) «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул, һәм ни өчен сез шулай җавап бирәсез? б) Ул «хезмәтчегә» нинди йөкләмә бирелгән?
7 Гайсә, үлүенә аз вакыт калгач, шәкертләренә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында һәм үзенең, Хуҗа буларак, аңа махсус йөкләмә ышанып тапшырачагы турында әйткән. Ул «хезмәтче» Раббы күккә киткән чакта инде эш итәргә тиеш булган, һәм Гайсә патша булып күзгә күренмәс рәвештә кире кайтканда ул хезмәтен әле һаман башкарырга тиеш иде. Мондый тасвирлама бер генә кешегә туры килә алмый, ә майланган мәсихчеләрнең җыелышына туры килә. Гайсә ул җыелышны үзенең каны белән сатып алган, шуңа күрә ул аны «хезмәтчем» дип атый. Шул җыелышның әгъзаларына Гайсә шәкертләр булдырырга һәм аларга рухи «ризыкны үз вакытында» Маттай 24:45—47; 28:19; Ишагыйя 43:10; Лүк 12:42; 1 Петер 4:10).
өләшеп торырга кушкан (8. a) Хезмәтче төркеменә хәзер нинди вазыйфа йөкләнгән? б) Ни өчен Алланың хезмәтчесе аша бирелгән җитәкчелеккә мөнәсәбәтебезнең әһәмияте бар?
8 Хуҗа 1914 елда күзгә күренмәгән рәвештә кире кайтканда, хезмәтче төркеме йөкләнгән эшне тугрылык белән башкарып яткан, шунлыктан 1919 елда аңа тагын да зуррак йөкләмә бирелгән. Моны фактлар дәлилләп тора. Шул вакыттан бирле Патшалык турындагы шаһитлек бөтен җир йөзе буенча таратыла, һәм хәзер бихисап күп Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар — зур афәттә исән калачак кешеләр җыела (Маттай 24:14, 21, 22; Ачылыш 7:9, 10). Алар да рухи ризыкка мохтаҗ, аны аларга хезмәтче төркеме бирә. Шулай итеп, Йәһвәгә ярарга теләсәк, хезмәтче аша биреп торган җитәкчелеген кабул итәргә һәм аңа буйсынып эш итәргә кирәк.
9, 10. a) Беренче гасырда тәгълиматка кагылышлы сораулар ничек чишелгән, һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә җитәкчелек ничек бирелгән? б) Йәһвә халкының эшчәнлеген күзәтер өчен бүген нинди төзелеш бар?
9 Кайбер вакыт тәгълиматка яки оештыру тәртибенә кагылышлы сораулар туа. Шулчак нәрсә эшләргә? Рәсүлләр китабының 15 нче бүлегендә Аллага таба борылган мәҗүсиләргә бәйле мәсьәләнең ничек итеп чишелгәне тасвирлана. Ул эш Иерусалимда җитәкче советка кергән илчеләргә һәм өлкәннәргә тапшырылган. Ул ир-атлар гөнаһсыз булмаган, ләкин Алла аларны кулланган. Алар күтәрелгән сорауга кагылышлы Язмада нәрсә әйтелгәнен карап чыккан һәм мәҗүсиләр арасында вәгазь эше Алла рухының тәэсире ярдәмендә башланып киткәнен раслаучы фактларны игътибарга алганнар. Шуннан соң алар карар чыгарган. Алла эшнең шулай итеп алып барылуын фатихалаган (Рәсүлләр 15:1—29; 16:4, 5). Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләр өчен, кемне кая җибәрергә икәнен шул җитәкче совет карар иткән.
10 Бүгенге көннәрдә Йәһвәнең җирдәге оешмасының Җитәкче советына төрле илләрдән булган изге рух белән майланган кардәшләр керә, һәм шул совет Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья баш идарәсендә урнашкан. Гайсә Мәсих җитәкчелеге астында Җитәкче совет, уннарча меңләгән җыелышларда Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләү эшен күзәтеп һәм үзара килештереп, бөтен илләрдә саф гыйбадәт кылуга ярдәм итә. Җитәкче советның әгъзалары рәсүл Паул карашына теләктәшлек белдерә. Ул имандашларына болай дип язган: «Бу — иманыгыз өстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чөнки сез иманыгыз белән нык торасыз» (2 Көринтлеләргә 1:24).
11. a) Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр ничек билгеләнә? б) Билгеләнгән кардәшләр белән ни өчен безгә тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк?
11 Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре Җитәкче совет җаваплы кардәшләрне сайлаячак дип көтә. Һәм бу җаваплы кардәшләрнең җыелышларда өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләргә вәкаләте булачак. Җыелыш турында кайгыртыр өчен билгеләнүче кешеләр өчен таләпләр Изге Язмаларда аңлатып бирелгән. Һәм шул таләпләрдә ул ир-атларның камил булмавы вә ялгыша алулары исәпкә алына. Шушы кардәшләрне тәкъдим итүче өлкәннәр һәм аларны билгеләүчеләр Алла алдында җаваплы (1 Тимутегә 3:1—10, 12, 13; Титуска 1:5—9). Шуңа күрә алар Алланың рухын ярдәмгә сорап дога кыла һәм аның Сүзеннән җитәкчелек эзли (Рәсүлләр 6:2—4, 6; 14:23). Әйдәгез, һәммәбезгә «иманда... бердәм» булырга ярдәм итә торган бу «кешеләр төрендәге бүләкләр» (ЯД) өчен рәхмәтләребезне белдереп торыйк (Эфеслеләргә 4:8, 11—16).
12. Йәһвә үзе җитәкләгән оешмада хатын-кызларны ничек куллана?
12 Изге Язма таләпләре буенча, җыелышта ир-атлар җитәкчелек итәргә тиеш. Бу һич тә хатын-кызларны кимсетми, чөнки аларның кайберләре күк Патшалыгының варислары, һәм хатын-кызлар вәгазьләү эшенә бик зур өлеш кертә (Мәдхия 67:12). Моннан тыш, алар гаиләдәге вазыйфаларын тугры башкарып, җыелышка абруйлы исемгә ия булырга булышлык итә (Титуска 2:3—5). Ләкин җыелышта өйрәтү эше билгеләнгән ир-атларга тапшырылган (1 Тимутегә 2:12, 13).
13. a) Изге Язмалар буенча, өлкәннәр үзләренең вазыйфасына ничек карарга тиеш? б) Һәрберебезнең нинди өстенлеге бар?
13 Дөньяда кем күренекле урын казанган, шул зур дәрәҗәле булып санала. Ләкин Алла оешмасында гамәлдә икенче кагыйдә: «Арагызда иң кечкенәгез чын мәгънәсендә бөек кеше» (Лүк 9:46—48; 22:24—26). Шуңа күрә Изге Язмада өлкәннәр «Алла милеге» (ЯД) өстеннән хакимлек итмәс өчен сак булырга һәм көтүгә үрнәк бирергә чакырыла (1 Петер 5:2, 3). Ә менә Галәм Хакименең вәкиле булып хезмәт итү өстенлегенә барлык Йәһвә Шаһитләре — ир-атлар да, хатын-кызлар да ия. Бу хезмәтне алар басынкылык белән Алланың исеменнән сөйләгәндә һәм аның Патшалыгы турында барлык кешеләргә вәгазьләгәндә башкаралар.
14. Бирелгән шигырьләр ярдәме белән шушы абзац ахырында китерелгән сорауларны карап чыгыгыз.
14 Һәркем үзеннән: «Йәһвәнең җирдәге оешмасы белән җитәкчелек итү өчен кулланган юлларын чынлап торып кадерлимме? Бу карашымда, сөйләгән сүзләремдә, кылган эшләремдә чагыламы?» — дип сорап китсә, яхшы булыр иде. Үзебезне шулай итеп тикшереп чыгарга түбәндәге пунктлар турында уйлану ярдәм итәчәк.
Әгәр дә мин Гайсәгә җыелышның Башына кебек чынлап буйсынам икән, шулчак түбәндәге шигырьләр буенча нәрсә кылачакмын? (Маттай 24:14; 28:19, 20; Яхъя 13:34, 35).
Хезмәтче төркеме һәм аның Җитәкче советы аркылы бирелгән рухи бүләкләрне рәхмәт белән кабул итәм икән, мин кемгә хөрмәт күрсәтәм? (Лүк 10:16).
Җыелыш әгъзалары, аерата өлкәннәр, бер-берсенә карата ничек мөгамәлә итәргә тиеш? (Римлыларга 12:10).
15. a) Йәһвәнең җирдәге оешмасына белдергән мөнәсәбәтебез аркылы нәрсә күрсәтәбез? б) Безнең Йәһвәнең йөрәген куандырырга һәм Шайтанның ялганчы икәнен дәлилләргә нинди мөмкинлекләребез бар?
15 Хәзерге көндә Йәһвә безне Гайсә җитәкчелек иткән җирдәге оешмасы аркылы алып бара. Безнең бу төзелешкә белдергән мөнәсәбәтебез хакимлек турындагы бәхәсле сорауда кайсы якта торганыбызны күрсәтә (Еврейләргә 13:17). Шайтан безне башлыча үз ихтыяҗларыбыз гына кызыксындыра дип раслый. Ләкин без әзерлек белән башкаларга хезмәт итсәк һәм үзебезгә чамадан тыш күп игътибар юнәлтүче нәрсәләрдән саклансак, Иблиснең ялганчы икәнен дәлиллибез. Арабызда җитәкчелекне үз кулына алган кардәшләрне яратсак һәм ихтирам итсәк, әмма үз файдабыз хакына «ялагайланып йөрмәсәк», шулчак Йәһвәне куандырабыз (Яһүд 16; Еврейләргә 13:7). Йәһвәнең оешмасына тугрылыклы калып, Йәһвә безнең Аллабыз икәнен һәм аңа гыйбадәт кылуда берләшкәнебезне белдерәбез (1 Көринтлеләргә 15:58).
Кабатлау өчен сораулар
• Йәһвәнең җирдәге оешмасы бүген нинди? Аның максаты нәрсәдә?
• Җыелышның билгеләнгән Башы кем, һәм ярату белән сугарылган җитәкчелеген ул җирдәге нинди төзелеш аркылы биреп тора?
• Безгә Йәһвәнең оешмасындагы кешеләргә карата нинди акыллы караш үстерергә кирәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[133 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә безне Гайсә җитәкчелек иткән җирдәге оешмасы аркылы алып бара.