Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киңәшне тыңла, үгет-нәсихәтне кабул ит

Киңәшне тыңла, үгет-нәсихәтне кабул ит

Унбишенче бүлек

Киңәшне тыңла, үгет-нәсихәтне кабул ит

1. а) Ни өчен без барыбыз да киңәшкә һәм үгет-нәсихәткә мохтаҗ? б) Безгә нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

«БЕЗ барыбыз да төрлечә абынабыз»,— дип әйтелә Изге Язмаларда Ягъкуб 3:2 дә. Без үзебез Алланың Сүзендә кушылганча эшләмәгән күп очракларны искә төшерә алабыз. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Зирәк булыр өчен хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсихәтне кабул ит»,— дип әйтелгәндә, без моның хак булуын таныйбыз (Гыйбрәтле хикәя 19:20). Үзебезнең тормышыбызны Изге Язмаларның өйрәткәннәренә ярашлы итәр өчен, һичшиксез, без үзгәрешләр ясадык инде. Әмма имандашыбыз билгеле бер очракта безгә киңәш бирсә, без моңа ничек җавап кайтарабыз?

2. Берәрсе безгә шәхси киңәш биргәндә, без нәрсә эшләргә тиеш?

2 Кайберәүләр, берәрсе аларга киңәш биргәндә, үзләрен акларга, хәлнең җитдилеген киметергә яисә гаепне башка берәүгә аударырга тырыша. Әмма киңәшне тыңлау һәм аны тоту яхшырак булачак (Еврейләргә 12:11). Әлбәттә, берәү дә башкалардан камиллек көтәргә тиеш түгел, шулай ук вак-төяк эшләр буенча яки Изге Язмалар үзебезнең карамакка калдырган сораулар буенча өзлексез киңәшләр бирергә дә кирәкми. Шуның өстәвенә, киңәш бирүче, бәлки, барлык фактларны да исәпкә алмагандыр, һәм алар турында аңа әдәпле итеп әйтергә мөмкин. Ләкин хәзер әйдәгез бирелә торган киңәш яисә үгет-нәсихәт урынлы булган һәм Изге Язмаларга нигезләнгән очраклар турында сөйләшик. Ул чакта без ничек эш итәргә тиеш?

Безне үгетләр өчен бирелгән мисаллар

3, 4. а) Изге Язмалардагы нинди мәгълүмат безгә киңәш һәм үгет-нәсихәткә дөрес караш үстерергә ярдәм итә ала? б) Шаул патша киңәшкә нинди җавап кайтарган һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

3 Алла Сүзендә кешеләрнең тормыштан алынган мисаллары бар, алар киңәшкә мохтаҗ булган һәм аны алган. Кайчакта кеше киңәштән тыш үгет-нәсихәт тә алган. Шундый кешеләрнең берсе — Исраил патшасы Шаул. Ул амаликиләргә карата Йәһвәнең боерыгын үтәмәгән. Бу халык Алланың хезмәтчеләренә каршылык күрсәткән, менә ни өчен Йәһвә амаликиләрнең үзләрен дә, аларның мал-туарын да тере калдырмагыз дип әйткән. Ләкин Шаул патша аларның патшасын һәм хайваннарының иң яхшысын кызганган (1 Патшалык 15:1—11).

4 Йәһвә, Шаулның гаебен ачар өчен, Шамуил пәйгамбәрне җибәргән. Шаул моңа ничек җавап кайтарган? Ул амаликиләрне тар-мар иткәнен һәм тик аларның патшасын гына кызганганын исбат итә башлаган. Ләкин бу Йәһвәнең боерыгына каршы килгән (1 Патшалык 15:20). Шаул: «Мин халыктан курыктым һәм аларның тавышын тыңладым»,— диеп, мал-туарны тере калдыруда халыкны гаепләргә тырышкан (1 Патшалык 15:24). Башкаларның аның турында нәрсә уйлавы аны күбрәк кызыксындырган булса кирәк, ул хәтта Шамуилдан аңа халык каршында хөрмәт күрсәтүен үтенгән (1 Патшалык 15:30). Ахыр чиктә Йәһвә Шаулны ул патша булмасын дип кире каккан (1 Патшалык 16:1).

5. Киңәшне кире каккач, Уззия патша белән нәрсә булган?

5 Яһүдиянең патшасы Уззия «үзенең Алласы, Ходай каршында җинаятьче булып киткән, чөнки хуш исле сумала белән төтәсләү өчен Ходай гыйбадәтханәсенә кергән» (2 Паралипоменон 26:16). Ләкин канун буенча тик руханиларның гына хуш исле сумала белән төтәсләргә хакы булган. Баш рухани патшаны тыярга тырышканда, патшаның ачуы чыккан. Шуннан нәрсә булган? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аның маңгаена махау чыккан... чөнки аңа Ходай җәза биргән. Һәм Уззия патша үзенең үлем көненә кадәр махаулы булып калган» (2 Паралипоменон 26:19—21).

6. а) Ни өчен Шаул да, Уззия дә киңәшне кабул итмәгән? б) Ни өчен киңәшне тотарга теләмәү бүген дә җитди проблема булып тора?

6 Ни өчен Шаулга да, Уззиягә дә киңәшне кабул итәргә авыр булган? Моның төп сәбәбе — горурлык, алар икесе дә үзләрен бик зурга куйганнар. Күпләр бу сыйфат аркасында үзләренә шактый күп кайгы китерә. Андый кешеләр киңәшне кабул итү үзеңнең кимчелекләреңне тану һәм абруеңны төшерү дигәнне аңлата дип уйлый булса кирәк. Әмма горурлык — кимчелек ул. Ул кешенең фикер йөртүен боза, шуңа күрә кешегә Йәһвәнең үзенең Сүзе һәм оешмасы аша биргән ярдәмен кабул итәргә авыр була башлый. Шунлыктан Йәһвә болай дип кисәтә: «Горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә» (Гыйбрәтле хикәя 16:18; Римлыларга 12:3).

Киңәшне кабул итү

7. Мусаның киңәшкә күрсәткән мөнәсәбәтеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Изге Язмаларда шулай ук киңәшне кабул иткән кешеләрнең мисаллары бар, һәм бу искиткеч мисаллар безне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Мәсәлән, Муса мисалын карап чыгыйк. Каенатасы аңа авыр эшен ничек итеп башкарып чыгу турында киңәш биргән. Аны тыңлап, Муса шунда ук киңәшне тоткан (Чыгыш 18:13—24). Зур хакимлеккә ия булуына карамастан, ни өчен ул киңәшне тиз кабул иткән? Чөнки ул басынкы булган. «Муса исә җирдәге бар кешеләрнең иң юашы булган» (Саннар 12:3). Басынкылык никадәр мөһим? Софония 2:3 тә күрсәтелгәнчә, бу сыйфатка безнең яшәвебез бәйле.

8. а) Давыт нинди гөнаһлар эшләгән? б) Натан Давытны фаш иткәч, ул үзен ничек тоткан? в) Давытның кылган гөнаһларының нәтиҗәсе нинди булган?

8 Давыт патша Бирсәбия белән зина кылган һәм, аның ире Үрияне үтертеп, моны яшерергә тырышкан. Йәһвә, Давытны фаш итәр өчен, Натан пәйгамбәрне җибәргән. Давыт тәүбә иткән һәм: «Мин Ходай алдында гөнаһ кылдым»,— дип үз гаебен таныган (2 Патшалык 12:13). Ләкин, Давытның тәүбә итүенә карамастан, Йәһвә аны дөрес булмаган эшләренең нәтиҗәсеннән коткармаган. Йәһвә аңа «[аның] өеннән мәңгелеккә кылыч китмәячәк», хатыннары аның «якынына биреләчәк» һәм зина кылудан «туган» улы «үләчәк» дигән (2 Патшалык 12:10, 11, 14).

9. Әгәр безгә киңәш бирәләр яисә безне үгетлиләр икән, безгә нәрсәне онытмаска кирәк?

9 Давыт патша акыллы киңәшне тыңлау никадәр файдалы икәнен белгән. Бер тапкыр ул хәтта үзенә шундый киңәш биргән кеше өчен Аллага рәхмәт әйткән (1 Патшалык 25:32—35). Безнең дә шундый теләгебез бармы? Әгәр дә бар икән, без үзебезне соңрак үкенерлек нәрсәдер әйтүдән яисә эшләүдән саклап калачакбыз. Ә киңәш яисә хәтта үгет-нәсихәт кирәк булган шартларга эләксәк, нәрсә эшләргә? Әйдәгез киңәш тә, үгет-нәсихәт тә Йәһвәнең яратуын күрсәтә һәм безгә мәңгелек файда китерә икәнен онытмыйк (Гыйбрәтле хикәя 3:11, 12; 4:13).

Әһәмиятле сыйфатлар үстерү

10. Патшалыкка керергә теләгәннәргә, Гайсәнең сүзләре буенча, нинди сыйфат кирәк булган?

10 Йәһвә һәм мәсихче кардәшләребез белән яхшы мөнәсәбәткә ия булыр өчен, безгә билгеле бер сыйфатлар үстерергә кирәк. Гайсә, шәкертләренең арасына бер баланы бастырып куйганнан соң, шул сыйфатларның берсенә игътибар итеп, болай дигән: «Әгәр сез үзгәреп, шушындый балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез... Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр» (Маттай 18:3, 4). Гайсәнең шәкертләре бер-берсе белән кайсыбыз иң бөеге дип бәхәсләшкәнгә күрә, аларга басынкылык үстерергә кирәк булган (Лүк 22:24—27).

11. а) Кем алдында басынкы булырга кирәк һәм ни өчен? б) Әгәр дә без басынкы булсак, киңәшкә нинди мөнәсәбәт күрсәтәчәкбез?

11 Рәсүл Петер: «Шулай ук һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чөнки Изге язмада язылганча: „Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә“»,— дип язган (1 Петер 5:5). Безгә Алла каршында басынкы булырга кирәк икәнен беләбез, әмма бу шигырьдән күренгәнчә, безгә үзебезнең имандашларыбыз белән дә басынкы булырга кирәк. Әгәр дә шулай эшлибез икән, без башкалар биргән яхшы киңәшләрне кире какмаячакбыз, киресенчә, имандашларыбыздан өйрәнәчәкбез (Гыйбрәтле хикәя 12:15).

12. а) Нинди мөһим сыйфат басынкылык белән тыгыз бәйләнгән? б) Тәртибебезнең башкаларга тәэсир итүе безне ни өчен борчырга тиеш?

12 Башкаларның иминлеге турында кайгырту басынкылык белән тыгыз бәйләнештә тора. Рәсүл Паул болай дип язган: «Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен. [...] Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез. Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз» (1 Көринтлеләргә 10:24—33). Паул безгә үзебез яхшырак дип исәпләгән барлык нәрсәләрдән баш тартырга кирәк дип әйтмәгән, ләкин ул башка кешене вөҗданы хөкем итәрлек эшкә этәрә алган бернәрсә дә эшләмәскә үгетләгән.

13. Нинди мисал Изге Язмалардагы киңәшләрне тормышыбызда тотабызмы икәнен күрсәтә ала?

13 Син башка кешеләрнең иминлеген үзең яхшырак дип исәпләгән нәрсәләрдән өстенрәк куясыңмы? Безнең барыбызга да моны эшләргә өйрәнергә кирәк. Моны эшләргә күп мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, киенү рәвешен һәм тышкы кыяфәтне алыйк. Бу сорауларга карата Изге Язмалардагы таләпләр — тыйнаклык, пөхтәлек һәм чисталык, ә калганында кемгә нәрсә ошый, шуны кияргә була дип әйтергә мөмкин. Әмма әгәр дә синең киенү рәвешең яисә тышкы кыяфәтең син яшәгән җирдәге кешеләргә, аларның тәрбиясе аркасында, Патшалык хакындагы хәбәрне тыңларга комачаулаганын белеп калсаң, нинди дә булса үзгәрешләр ясар идеңме? Әлбәттә, башка кешегә мәңгелек тормышка ирешергә ярдәм итү үзеңне канәгатьләндерүгә караганда күпкә мөһимрәк.

14. Ни өчен басынкылык һәм башкалар турында кайгырту күрсәтергә өйрәнү мөһим?

14 Басынкылык һәм башкалар турында кайгыртуның искиткеч үрнәген Гайсә күрсәткән, ул хәтта үзенең шәкертләренең аягын юган (Яхъя 13:12—15). Алла Сүзендә аның турында болай дип әйтелгән: «Фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. Алла кыяфәтендә булып та, ул кул сузу турында — Аллага тиң булу турында уйламады. Киресенчә, ул үзен бар нәрсәдән мәхрүм итте һәм, кешеләр кебек булып, кол кыяфәте алды. Һәм, кеше булып, үзен буйсындырды һәм үлеменә кадәр күндәм булды» (Филиппуйлыларга 2:5—8, ЯД; Римлыларга 15:2, 3).

Йәһвәнең үгет-нәсихәтен кире какмагыз

15. а) Аллага яраклы шәхес булыр өчен, безгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк? б) Без барыбыз да Йәһвәдән ничек итеп киңәш һәм үгет-нәсихәт алабыз?

15 Без барыбыз да гөнаһлы булганга күрә, безгә, Аллабызның сыйфатларын чагылдырыр өчен, үзебезнең карашларыбызны һәм тәртибебезне үзгәртергә кирәк. Безгә «яңа кеше булып» киенергә кирәк (Көлессәйлеләргә 3:5—14). Киңәш һәм үгет-нәсихәт безгә нәрсәдә үзгәрергә кирәк икәнен билгеләргә һәм моны ничек эшләргә икәнен аңларга ярдәм итә. Кирәкле җитәкчелекне без башлыча Изге Язмалардан алабыз (2 Тимутегә 3:16, 17). Йәһвәнең оешмасы әзерләгән Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар һәм очрашулар безгә Алла Сүзен тормышыбызда кулланырга ярдәм итә. Ниндидер киңәшне элек ишеткән булсак та, аның безгә файдалы икәнлеге белән ризалашырбызмы һәм аны тагы да тулырак кулланырга тырышачакбызмы?

16. Йәһвә безнең һәрберебезгә шәхси рәвештә нинди ярдәм күрсәтә?

16 Безгә авырлыкларны кичерергә ярдәм итеп, Йәһвә ярату белән безнең турыда кайгырта. Миллионлаган кешеләр өйдә Изге Язмалар өйрәнү аркасында ярдәм алды. Ата-аналар, күп кайгы китерә алган эшләрдән саклап калыр өчен, балаларына киңәшләр бирә һәм аларны үгетли (Гыйбрәтле хикәя 6:20—23). Җыелышта кардәшләребез еш кына, тагы да яхшырак вәгазьләргә өйрәнер өчен, тәҗрибәле игълан итүчеләргә киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Өлкәннәр бер-берсеннән яисә хезмәт итүдә тәҗрибәсе бай булганнардан киңәш сорый ала. Изге Язмалар ярдәмендә «рухлы кешеләр» мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтә һәм моны «басынкылык белән» эшли. Әгәр син киңәш бирәсең икән, «вәсвәсәгә бирелмәс өчен... үз-үзеңне дә күзәтергә» онытма (Гәләтиялеләргә 6:1, 2). Әйе, бердәнбер чын Аллага бердәм рәвештә гыйбадәт кылыр өчен, безнең барыбызга да киңәш һәм үгет-нәсихәт кирәк.

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә безнең үзебезгә нәрсәдә үзгәрергә кирәк икәнен күрергә ничек яратып ярдәм итә?

• Күпләргә үзләренә кирәкле киңәшне кабул итәргә ни өчен авыр һәм бу проблема никадәр җитди?

• Безгә киңәшне тиз кабул итәргә нинди кыйммәтле сыйфатлар ярдәм итәчәк, һәм бу сыйфатларны Гайсә ничек күрсәткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[142 биттәге иллюстрация]

Уззия киңәшне кире каккан һәм махау белән җәзаланган.

[142 биттәге иллюстрация]

Муса Йофардан киңәшне кабул иткән, һәм бу аңа файда китергән.