Син үткән суга чумдырылуның мәгънәсе
Уникенче бүлек
Син үткән суга чумдырылуның мәгънәсе
1. Ни өчен безнең һәрберебезне суга чумдырылу йоласы кызыксындырырга тиеш?
БЕЗНЕҢ эраның 29 елында Гайсә Чумдыручы Яхъя тарафыннан Үрдүн елгасына тулысынча батырылып чумдырылган булган. Йәһвә үзе моны күзәткән һәм үз хуплавын белдергән (Маттай 3:16, 17). Шулай итеп Гайсә үрнәк күрсәткән һәм аның барлык шәкертләре бу үрнәк буенча эшләргә тиеш. Өч ел ярым үткәч, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз» (Маттай 28:18, 19). Гайсә боерыгы буенча син суга чумдырылу йоласын үттеңме? Яисә моны эшләргә әзерләнәсеңме?
2. Суга чумдырылу йоласына кагылышлы нинди сорауларга җавап алырга кирәк?
2 Ике очракта да Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм аның гадел дөньясында яшәргә теләгән һәркайсы кешегә моның нәрсә аңлатканын анык итеп төшенү мөһим. Безгә менә мондый сорауларга җавап алырга кирәк: бүген мәсихчеләр үтә торган суга чумдырылу Гайсә үткән суга чумдырылуның мәгънәсе кебек үк мәгънә йөртәме? «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата? Мәсихчеләр үткән суга чумдырылу буенча яшәү нәрсәне аңлата?
Яхъя тарафыннан башкарылган суга чумдырылу
3. Яхъя башкарган суга чумдыру кемнәр өчен генә булган?
3 Гайсәнең суга чумдырылуына кадәр якынча ярты ел Маттай 3:1, 2). Кешеләр Яхъяның сүзләренә колак салган. Алар үз гөнаһларын ачык итеп таныганнар, тәүбәгә килгәннәр һәм, Яхъя аларны Үрдүн елгасында суга чумдырсын өчен, аның янына барганнар. Ул суга чумдырылу яһүдләр өчен булган (Лүк 1:13—16; Рәсүлләр 13:23, 24).
элек Чумдыручы Яхъя: «Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип әйтеп, Яһүдия чүлендә вәгазьли башлаган (4. Ни өчен беренче гасырда яшәгән яһүдләргә тәүбә итәргә бик кирәк булган?
4 Яһүдләргә тәүбә итәргә бик кирәк булган. Б. э. к. 1513 елда Синай тавы янында аларның бабалары, Исраил халкы, Йәһвә Алла белән васыятькә — рәсми, тантаналы килешүгә кергән. Ләкин үзләренең җитди гөнаһлары аркасында, алар бу килешү билгеләгән бурычларын үтәмәгәннәр, шуңа күрә алар бу килешү аркылы хөкем ителгәннәр. Гайсә яшәгән көннәрдә аларның хәлләре коточкыч булган. Малахий алдан әйткән «бөек һәм куркыныч Алла көне» якынлашкан. Ул көн б. э. 70 елында килеп җиткән. Ул вакытта Рим гаскәрләре Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимергән, һәм шул ук вакытта миллионнан артык яһүдләр һәлак булган. Чумдыручы Яхъя — ә аның чын гыйбадәт кылуга ашкынуы булган — «халыкны Раббының килүенә әзерләр» өчен, шушы җимерелү алдыннан җибәрелгән булган. Яһүдләргә Муса кануны килешүенә каршы эшләнгән гөнаһларында тәүбә итәргә һәм Алла Улын, Гайсәне, кабул итәргә әзерләнергә кирәк булган. Йәһвә Гайсәне аларга котылырга мөмкинлек бирер өчен җибәргән (Малахий 4:4—6; Лүк 1:17; Рәсүлләр 19:4).
5. а) Ни өчен Яхъя, Гайсә аның янына суга чумдырылу өчен килгәч, каршы сүз әйткән? б) Гайсәнең суга чумдырылуы нәрсәне символлаштырган?
5 Яхъя янына суга чумдырылырга килүчеләр арасында Гайсә үзе дә булган. Әмма ни өчен? Гайсәнең тәүбә итәрлек гөнаһлары булмаганлыгын белеп, Яхъя каршы Маттай 3:13—15). Гайсә гөнаһсыз булганга күрә, аның суга чумдырылуы гөнаһлардан тәүбә итүне символлаштырмаган; шулай ук аңа үзен Аллага багышларга кирәк булмаган, чөнки ул Йәһвәгә багышланган халыктан булган. Ул 30 яшендә үткән суга чумдырылу дөньяда бер генә тапкыр булган: аның суга чумдырылуы ул үзен күктәге Атасына Аның ихтыярын үтәр өчен биргәнен символлаштырган.
килгән: «Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең!» Әмма Гайсәнең суга чумдырылуы икенче нәрсәне символлаштырырга тиеш булган. Шуңа күрә Гайсә: «Хәзер шулай булсын. Аллаһы ихтыярын без шуның белән үтәрбез»,— дип җавап биргән (6. Гайсә Алланың ниятендә үз ролен башкаруга ни дәрәҗәдә җитди караган?
6 Алланың Мәсих Гайсәгә карата ихтыяры үз эченә аның Патшалыкка бәйле булган эшчәнлеген алган (Лүк 8:1). Шулай ук ул аның үзенең камил кеше гомерен корбанга бирүеннән торган, бу корбан йолым булып һәм яңа килешү өчен нигез булып хезмәт итәр иде (Маттай 20:28; 26:26—28; Еврейләргә 10:5—10). Гайсә үзенең суга чумдырылуы нәрсә символлаштырган, шуңа бик җитди караган. Ул үз игътибарының башка омтылышларга юнәлүенә юл куймаган. Гайсә җирдәге тормышының ахырына кадәр тугрылык белән Алла ихтыярын үтәгән, һәм Алланың Патшалыгы турында вәгазьләү аның иң мөһим эше булган (Яхъя 4:34).
Мәсихче шәкертләр үтә торган суга чумдырылу
7. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып мәсихчеләргә суга чумдырылуга карата нәрсә эшләргә дип әйтелгән булган?
7 Гайсәнең беренче шәкертләрен Яхъя суга чумдырган һәм шуннан соң алар, Гайсәнең күктәге Патшалыгының киләчәктәге әгъзалары буларак, аның янына китерелгән булганнар (Яхъя 3:25—30). Аннары алар Гайсә җитәкчелегендә башкаларны суга чумдырганнар. Бу суга чумдырылу Яхъя үткәрә торган суга чумдырылу кебек үк мәгънә йөрткән (Яхъя 4:1, 2). Әмма б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып алар үзләренә бирелгән «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән» суга чумдырырга дигән йөкләмәне башкара башлаган (Маттай 28:19). Бу суга чумдырылу йоласының мәгънәсен карап чыгу бик файдалы булачак.
8. «Ата... исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата?
8 «Ата... исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата? Бу аның исемен, дәрәҗәсен, хакимлеген, ихтыярын һәм кануннарын тану дигәнне аңлата. Әйдәгез боларның нәрсә аңлатканын карап чыгыйк. 1) Аның исеме турында Мәдхия 82:19 да болай диелә: «Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД; шулай ук Яратылыш 2:4 кә бирелгән искәрмәне кара], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә». 2) Аның дәрәҗәсенә килгәндә Яхъя 17:3 тә: «Син бердәнбер хак Аллаһы»,— диелә. 3) Ачылыш 4:11 дә аның хакимлеге турында без болай дип укыйбыз: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора». 4) Без шулай ук шуны аңларга тиешбез: Йәһвә — Яшәү Бирүче, һәм аның ихтыяры безне гөнаһтан һәм үлемнән коткарудан тора: «Әй Раббе, син Үз халкыңны коткарасың» (Мәдхия 3:9; 35:10). 5) Безгә Йәһвәнең Баш Кануннар Чыгаручы икәнен танырга кирәк: «Йәһвә безнең хакимебез, Йәһвә безнең кануннар чыгаручыбыз, Йәһвә безнең патшабыз» (Ишагыйя 33:22, АМТ). Шуңа күрә безгә: «Раббы [Йәһвә, ЯД] Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән үгет-нәсихәт бирелә (Маттай 22:37).
9. «Угыл... исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата?
9 «Угыл... исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата? Бу Гайсә Мәсихнең исемен, дәрәҗәсен һәм Маттай 16:16; Көлессәйлеләргә 1:15, 16). Бу Угыл турында Яхъя 3:16 да болай диелә: «Аллаһы дөньяны [йолып алуга мохтаҗ кешелекне] шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде». Гайсә тугры булып үлгәнгә күрә, Алла аны үледән терелткән һәм аңа тагы да күбрәк хакимият биргән. Рәсүл Паул әйтүе буенча, Алла Гайсәне «барсыннан да югары күтәрде» һәм хәзер Галәмдә аннан югарырак Йәһвә генә тора. Менә ни өчен «Гайсә исеме» хакына «барысы да... тез чүгәргә» һәм «Ата Аллаһының даны өчен, һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итәргә» тиеш (Филиппуйлыларга 2:9—11). Бу Гайсәнең әмерләрен үтәү дигәнне аңлата. Алар Йәһвәнең үзеннән бирелгән (Яхъя 15:10).
хакимиятен тану дигәнне аңлата. Аның исеме, Гайсә, «Йәһвә — коткару ул» дигәнне белдерә. Югары дәрәҗәне ул Алланың бердәнбер Улы, барлык яратылганнарның беренчесе булганлыктан ала (10. «Изге Рух исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата?
10 «Изге Рух исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата? Бу изге рухның ролен һәм тәэсирен тану дигәнне аңлата. Ә изге рух нәрсә ул? Йәһвәнең эш итүче көче, ул аның ярдәмендә үз ниятләрен гамәлгә ашыра. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Ул Яклаучы-Юатучы — хакыйкать Рухы» (Яхъя 14:16, 17). Алар аның ярдәмендә нәрсә эшли алырлар иде? Берникадәр вакыт үткәч, Гайсә аларга: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дип әйткән (Рәсүлләр 1:8). Моннан тыш, Йәһвә изге рух аша Изге Язманың язылуын рухландырган: «Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр» (2 Петер 1:21). Шулай итеп, без Изге Язмаларны өйрәнәбез икән, димәк без изге рухның ролен таныйбыз. Без шулай ук, Йәһвәне үзебездә «Изге Рух» җимешен — «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне» булдырырга сораганда да, шуны таныйбыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).
11. а) Безнең көннәрдә суга чумдырылуның чын мәгънәсе нинди? б) Кеше суга чумдырылу йоласын үткәндә нинди мәгънәдә башта үлә, ә аннары терелә?
11 Гайсәнең күрсәтмәләре буенча суга чумдырылган кешеләрнең беренчеләре яһүдләр һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән кешеләр булган. Бу суга чумдырылу йоласы б. э. 33 елыннан үткәрелә башлаган. Тиз арада самареялеләр дә мәсихче шәкертләр булырга мөмкинлек алган. Аннары, б. э. 36 елында, шундый ук чакыруны сөннәтсез яһүд булмаганнар да алган. Суга чумдырылу йоласын үтәр алдыннан, самареялеләр белән яһүд булмаганнарга үзләрен Йәһвәгә, аның Улының шәкертләре буларак аңа хезмәт итәр өчен, багышларга кирәк булган. Безнең көннәрдә дә суга чумдырылу йоласы үзенең мәгънәсен югалтмаган. Суга чумдырылу — бу символик җирләү булганга күрә, суга тулысынча батырылу багышлануның яраклы символы булып тора. Син бу йоланы үтәгәндә суга күмелгәч, бу синең элекке тормыш рәвеше өчен үлгәнеңне аңлата. Син судан күтәрелгәч, бу синең Алланың ихтыярын үтәр өчен яңадан терелгәнеңне аңлата. Чын мәсихче булучыларның барысы да шундый йоланы — «бер» «суга чумдырылу йоласын» үтәләр. Суга чумдырылу үтеп, алар мәсихче Йәһвә шаһитләре, Алланың билгеләнгән хезмәтчеләре булып китәләр (Эфеслеләргә 4:5; 2 Көринтлеләргә 6:3, 8).
12. Мәсихчеләр үтә торган суга чумдырылу нәрсәгә охшаш һәм ничек итеп?
1 Петер 3:21). Көймә Нухның Алла йөкләмәсен тугры итеп үтәгәненең күзгә күренә торган дәлиле булган. Көймәнең төзелүе тәмамлангач, «борынгы дөнья... туфан суы белән юк ителгән» (2 Петер 3:6). Ләкин Нух һәм аның гаиләсе, ягъни «сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган» (1 Петер 3:20).
12 Андый суга чумдырылу котылуга алып бара һәм Алла каршында зур әһәмияткә ия. Рәсүл Петер, көймәнең төзелүе һәм ул көймәдә Нухның үз гаиләсе белән котылып калуы турында искә алып, менә нәрсә язган: «Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу — тәннең керен юып төшерү түгел, бәлки саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара» (13. Суга чумдырылу йоласы мәсихчене нәрсәдән коткара?
13 Бүген үзләрен терелтелгән Мәсихкә иман итү нигезендә Йәһвәгә багышлаган кешеләр үз багышлануының билгесе итеп суга чумдырылу үтәләр. Алланың безнең көннәргә карата ихтыярын үтәгәнгә күрә, алар коткарылган, ягъни хәзерге начар заманнан саклап калынган (Гәләтиялеләргә 1:3, 4). Алар хәзерге начар дөнья төзелеше белән юк ителәчәк кешеләрнең арасында түгел инде. Алар юк ителүдән коткарылган, һәм Алла аларны саф вөҗдан белән бүләкли. Рәсүл Яхъя Алла хезмәтчеләрен болай дип ышандыра: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17).
Үз бурычларыңны үтәп яшәү
14. Суга чумдырылу йоласын үтәү үзе ни өчен коткарылуга гарантия бирми?
14 Суга чумдырылу йоласын үтәү үзе коткарылуга гарантия бирә дип уйлау дөрес булмас иде. Суга чумдырылу кеше үзен чын күңелдән Гайсә Мәсих аша Йәһвәгә багышлаган һәм аннары ахырга тикле тугры булып Алла ихтыярын үтәгән чакта гына әһәмияткә ия. «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр» (Маттай 24:13).
15. а) Суга чумдырылу йоласын үткән мәсихчеләргә карата Алланың ихтыяры нәрсәдән тора? б) Безнең тормышыбызда мәсихче шәкерт булу ни дәрәҗәдә мөһим булырга тиеш?
15 Алланың Гайсәгә карата ихтыяры Гайсәнең үз кеше тормышы белән ничек файдаланачагын да үз эченә алган. Ул үз гомерен корбанга китереп, үләргә тиеш булган. Безнең очракта исә без тәннәребезне Аллага бирергә һәм, аның ихтыярын үтәп, фидакарь тормыш алып барырга тиешбез (Римлыларга 12:1, 2). Әгәр дә без, сирәк кенә булса да, белә торып бу дөньяда гадәти булганны эшләсәк, яисә без, формаль рәвештә генә Аллага хезмәт итеп, эгоистлык омтылышларыбыз буенча эш итсәк, безнең турыда без Алланың ихтыярын үтибез дип әйтеп булмас иде (1 Петер 4:1—3; 1 Яхъя 2:15, 16). Бер яһүд мәңгелек тормышны алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сораганда, Гайсә әхлакый яктан саф тормыш алып барырга мөһим икәнлеген раслаган. Әмма аннары ул тагын да мөһимрәк якны, ягъни мәсихче шәкерт, Гайсәнең эзеннән баручы булырга кирәклеген билгеләгән. Бу тормышта иң мөһиме булырга тиеш, һәм байлыкка омтылыш беркайчан да аны икенче урынга этәргә тиеш түгел (Маттай 19:16—21).
16. а) Барлык мәсихчеләрнең Патшалык белән бәйле нинди бурычы бар? б) 116 һәм 117 нче биттәге рәсемнәрне кулланып, Патшалык турындагы вәгазьләү эшендә ничек итеп уңышлы катнашып була икәнен сөйләп бирегез. в) Безнең вәгазь эшендә чын күңелдән катнашуыбыз нәрсә турында шаһитлек итә?
16 Тагын бер мәртәбә шуңа басым ясарга кирәк: Гайсә Алла ихтыяры буенча Алланың Патшалыгы белән бәйле булган мөһим эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиеш иде. Гайсә Патша булып майланган булган. Һәм шулай булса да, җирдә яшәгәндә ул үзе Патшалык турында ашкынып шаһитлек биргән. Безнең дә шаһитлек итәргә йөкләмәбез һәм моны чын күңелдән эшләргә барлык сәбәпләребез дә бар. Шулай эшләп, без Йәһвә хакимлеген таныганыбызны һәм якыннарыбызны яратканыбызны күрсәтәбез (Маттай 22:36—40). Без бөтен дөньяда Йәһвәгә гыйбадәт кылучы барлык кешеләр белән бердәм икәнебезне күрсәтәбез, алар барысы да Патшалык турында игълан итүчеләр. Бергәләп, бердәмлектә без максатыбызга — бу Патшалык идарәсе астындагы җирдә булачак мәңгелек тормышка ашыгабыз.
Кабатлау өчен сораулар
• Гайсәнең суга чумдырылуы белән бүгенге суга чумдырылуның охшашлыклары һәм аермалары нәрсәдә?
• «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән» суга чумдырылган булу нәрсәне аңлата?
• Мәсихчеләр үти торган суга чумдырылу йөкләгән бурычларны үтәп яшәү нәрсәне аңлата?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[116, 117 биттәге иллюстрацияләр]
НИЧЕК ПАТШАЛЫК ТУРЫНДА ИГЪЛАН ИТЕП БУЛА
Өйдән-өйгә
Туганнарга
Хезмәттәшләргә
Мәктәптәге дусларга
Урамда
Кызыксынган кешеләр янына килеп киткәндә
Өйдә Изге Язмалар өйрәнгән вакытта