Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Терелтүгә өмет көче

Терелтүгә өмет көче

Тугызынчы бүлек

Терелтүгә өмет көче

1. Терелтү өмете булмаса, үлеләрне нәрсә көтәр иде?

СИНЕҢ якыннарыңның берәрсе үлгәнме? Терелтү булмаса, аларны яңадан күрергә бернинди өмет булмас иде. Алар Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр... ...Син керәчәк кабердә [евр. шео́л] эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк»,— дип тасвирланган хәлдә калырлар иде (Вәгазьче 9:5, 10).

2. Үледән терелтү нинди искиткеч өмет бирә?

2 Мәрхәмәтле Алла буларак, Йәһвә терелтү аша бихисап күп үлгән кешеләргә үледән терелергә һәм мәңге яшәргә бик кыйммәтле мөмкинлек ачкан. Бу синең берәр көнне, Алланың яңа дөньясында, үлем йокысына киткән якыннарың белән кушылачагыңа шатлыклы өметкә ия була алуыңны аңлата (Марк 5:35, 41, 42; Рәсүлләр 9:36—41).

3. а) Йәһвәнең ниятендә терелтү мөһим урын ала дип ни өчен әйтеп була? б) Аеруча нинди очракларда терелтүгә өмет безнең өчен көч чыганагы булып хезмәт итә?

3 Терелтү булгач, без үлемнән чиктән тыш курыкмыйбыз. Йәһвә Шайтанга аның «үзенең гомере өчен кеше нәрсәсе бар, бөтенесен дә бирәчәк» дигән явыз раславын исбат итәргә тырышуында иң соңгы чараларны күрергә рөхсәт итәргә мөмкин, ләкин бу Йәһвәнең хезмәтчеләре өчен төзәтеп булмый торган зыян түгел (Әюб 2:4). Гайсә үлеменә кадәр Аллага тугры булган, һәм Алла аны күктә яшәргә терелткән. Шулай итеп Гайсә үзенең корбанга бирелгән камил кеше гомеренең бәясен Атасының күктәге тәхете алдында бирә алган. Бу корбан безнең өчен яшәүгә юл ачкан. «Кечкенә көтү» әгъзалары — Мәсихнең варисташлары — терелтү аша күктәге Патшалыкта Мәсих белән кушылырга өметләнә (Лүк 12:32). Башкаларның җирдәге оҗмахта мәңгелек тормышка терелергә өметләре бар (Мәдхия 36:11, 29). Барлык мәсихчеләр өчен, яшәүләренә куркыныч янаган сынаулар белән очрашканда, терелтүгә өмет — «гаять зур» көч чыганагы (2 Көринтлеләргә 4:7).

Ни өчен терелтү — мәсихчеләр иманының нигезе

4. а) Терелтү «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешенә» керә дип ни өчен әйтеп була? б) Терелтүнең гомумән дөнья өчен нинди әһәмияте бар?

4 Еврейләргә 6:1, 2 буенча, терелтү «Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешенә» керә. Ул — иман нигезенең өлеше, һәм ансыз без беркайчан да җитлеккән мәсихчеләр була алмыйбыз (1 Көринтлеләргә 15:16—19). Ләкин Изге Язмалардагы терелтү турындагы тәгълимат гомумән дөнья нәрсәгә ышана, шуннан аерылып тора. Рухилык турында уйламый башлаган һәм хәзерге тормыштан тыш бернәрсә дә булмаячак дип исәпләгән кешеләрнең саны арта бара. Шуңа күрә алар ләззәтләр эзләүгә бирелгән. Күп кенә башка кешеләр — христиан дөньясындагы традицион диннәрне һәм бүтән диннәрне тотучылар — үзләренең үлемсез җаны бар икәненә инана. Ләкин бу дини караш Изге Язмалардагы терелтү турындагы тәгълиматка капма-каршы тора, чөнки кешеләрнең үлемсез җаны булса, терелтү кирәк булмас иде. Бу ике төшенчәне берләштерергә тырышу өмет тудыру урынына күбрәк аптырашта калдыра. Хакыйкатьне белергә теләүче эчкерсез кешеләргә без ничек ярдәм итә алабыз?

5. а) Кешегә, терелтүнең асылын аңлар өчен, нәрсә белергә кирәк? б) Изге Язмалардагы нинди шигырьләрне кулланып, синеңчә, нәрсә ул җан, үлеләр нинди хәлдә булалар дигән сорауларны ачыкларга була? в) Әгәр дә кеше кулланган Изге Язмалар тәрҗемәсе хакыйкатьне томалый икән, аңа ничек ярдәм итеп була?

5 Бу кешеләр терелтү нинди искиткеч чара икәнен аңлаганга кадәр, аларга җанның нәрсә икәнен һәм үлеләрнең нинди хәлдә булуларын ачыкларга кирәк. Бу сорауларны Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә ашкынып торган кешегә ачыклар өчен, еш кына Изге Язманың берничә шигыре генә дә җитәрлек була (Вәгазьче 9:5, 10; Мәдхия 145:3, 4). Әмма Изге Язмаларның кайбер хәзерге тәрҗемәләре һәм аны хикәяләп чыгулар җан турындагы хакыйкатьне томалый. Шуңа күрә ул кеше белән, бәлкем, Изге Язмалар язылган телләрдә нинди тәгъбирләр кулланылганын карап чыгарга кирәк булыр.

6. Кешегә җанның нәрсә икәнен аңларга ничек ярдәм итеп була?

6 Бу яктан «Яңа дөнья тәрҗемәсе» бик кыйммәтле, чөнки анда не́феш дигән яһүд сүзе һәм аңа туры килгән грек сүзе психи́ эзлекле рәвештә «җан» дип тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемәнең кушымтасында ул сүзләр очрый торган күп шигырьләр китерелә. Изге Язмаларның күп кенә башка тәрҗемәләре эзлеклелек белән аерылып тормый, һәм алар төп нөсхәдә кулланылган сүзләрне төрлечә: «җан» дигән сүз белән генә түгел, ә «иҗади эш», «җан иясе», «кеше» һәм «тормыш» дигән сүзләр белән дә белдерә; мәсәлән, «минем не́феш» «мин» һәм «синең не́феш» «син» дип тәрҗемә ителгәне бар. «Яңа дөнья тәрҗемәсен» Изге Язмаларның башка тәрҗемәләре белән чагыштыру эчкерсез өйрәнүчегә төп нөсхәнең теленнән «җан» дип тәрҗемә ителгән төшенчәнең кешеләргә дә, хайваннарга да кагылырга мөмкин икәненә инанырга ярдәм итә. Ләкин беркайчан да бу төшенчә җан — үлгән вакытта тәннән аерылып, кайдадыр башка җирдә аңлы яшәүне дәвам итүче күренми һәм сизелми торган нәрсә дигән идеяне белдерми.

7. Изге Язмаларны кулланып, син шеолда, гадеста, гееннада булганнарның нинди хәлдә икәннәрен ничек аңлатыр идең?

7 Шулай ук «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» эзлекле рәвештә шео́л дигән яһүди әйтемне транслитерацияләү өчен «шеол» дигән сүз кулланыла; «гадес» дигән сүз — а́дис дигән грек әйтемен, ә «геенна» ге́енна дигән грек әйтемен транслитерацияләү өчен кулланыла. «Шеол» һәм «гадес» бер-беренә тиң сүзләр, һәм грек телендәге «гадес» дигән сүз татар телендәге «Инҗилдә» «үлеләр дөньясы» * дип тәрҗемә ителгән (Мәдхия 15:10; Рәсүлләр 2:26). Изге Язмалардан шул ачыклана: бу сүзләр барлык кешеләрнең гомуми каберенә кагыла һәм яшәү белән түгел, ә үлем белән бәйле (Мәдхия 88:49; Ачылыш 20:13). Изге Язмада шулай ук терелтү аша гомуми кабердән кире кайту өмете турында әйтелә (Әюб 14:13; Рәсүлләр 2:31). Моңа капма-каршы буларак, гееннага * төшүчеләрнең кайчан да булса терелүенә бернинди өмет юк, һәм җанның анда аңлы хәлдә булуы турында беркайда да әйтелми (Маттай 10:28).

8. Терелтүнең асылын аңлау ничек кешенең фикер йөртүенә һәм тәртибенә тәэсир итә ала?

8 Кеше бу сорауларны ачыклагач, аңа терелтү аның үзе өчен нәрсә аңлатканын төшенергә ярдәм итәргә мөмкин. Ул чын күңелдән Йәһвәгә аның искиткеч ярату белән бирелгән бүләге өчен рәхмәт белдерә башларга мөмкин. Якыннарының үлүе аркасында кайгырган кешеләр алар белән яңадан Алланың яңа дөньясында күрешергә шатлыклы өметкә юана ала. Моның бөтенесен аңлау Мәсих үлеменең әһәмиятен аңлауга да ачкыч булып тора. Беренче гасыр мәсихчеләре Гайсә Мәсихнең үледән терелүе мәсихчеләр иманының нигезе икәнен һәм башкаларның терелтелүенә юл ача икәнен аңлаганнар. Алар ашкынып Гайсәнең үледән терелүе һәм шушы терелтү бирә торган өмет турында вәгазьләгән. Шулай ук бүген дә терелтүнең әһәмиятен аңлаган кешеләр бу искиткеч хакыйкатьне башкалар белән уртаклашырга омтыла (Рәсүлләр 5:30—32; 10:42, 43).

«Үлем патшалыгы ачкычын» куллану

9. Гайсә «үлем һәм үлем патшалыгы ачкычларын» башта ничек куллана?

9 Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында идарә итәргә сайланган барлык кешеләр ахыр чиктә үләргә тиеш. Әмма алар бөтенесе дә Гайсәнең: «Мин үлгән идем, һәм менә, мәңге яшим. Үлем һәм үлем патшалыгы [грекча а́дис] ачкычлары Минем кулда»,— дигән ышандыруын яхшы беләләр (Ачылыш 1:18). Гайсә нәрсә әйтергә теләгән? Ул аларның игътибарын үзе белән нәрсә булганына юнәлдерергә теләгән. Ул да үлгән булган. Ләкин Алла аны үлем патшалыгында калдырмаган. Өченче көнне Йәһвә үзе аны күктә яшәргә терелтеп торгызган һәм аңа үлемсезлек бүләк иткән (Рәсүлләр 2:32, 33; 10:40). Өстәвенә, Алла, башкаларны барлык кешеләрнең гомуми кабереннән азат итәр һәм Адәмнең гөнаһы нәтиҗәләреннән коткарыр өчен, аңа «үлем һәм үлем патшалыгы ачкычларын» биргән. Бу ачкычларны алып, Гайсә үзенең тугры шәкертләрен үледән терелтә ала. Беренче итеп ул үз җыелышының майланган әгъзаларын терелтеп торгыза һәм аларга, Әтисе аңа биргән кебек, бик кыйммәтле бүләк — күктә үлемсез яшәү бирә (Римлыларга 6:5; Филиппуйлыларга 3:20, 21).

10. Тугры майланган мәсихчеләр кайчан терелтеп торгызыла?

10 Тугры майланган мәсихчеләр күктә яшәргә кайчан терелтеп торгызылачак? Изге Язмалар буенча бу терелтү инде башланган. Рәсүл Паул аңлатканча, алар Мәсих күктә патша булып идарә итәргә «килгәндә» — ә бу 1914 елда башланган — терелтеп торгызылачак (1 Көринтлеләргә 15:23). Хәзер, Мәсих күктә патша булганда, тугры майланган мәсихчеләр җирдәге тормыш юлларын тәмамлагач, аларга, үз Хуҗаларының кайтуын көтеп, үлем йокысы белән йокларга туры килми. Алар, үлү белән, «кинәт, күз ачып йомганчы» үзгәртелеп, рухта терелтеләчәк. Алар бәхетле, чөнки аларның яхшы эшләре «үзләре артыннан бара» (1 Көринтлеләргә 15:51, 52; Ачылыш 14:13).

11. Гомумән кешеләр өчен нинди терелтү булачак, һәм ул кайчан башланачак?

11 Әмма Патшалык мирасчыларының күктә яшәү өчен терелтелүе бердәнбер терелтү түгел. Ул Ачылыш 20:6 да «беренче терелү» дип аталганга күрә, аның артыннан икенчесе булырга тиеш икәне күренә. Бу терелтелгәннәрнең оҗмах җирендә мәңге яшәргә шатлыклы өметләре булачак. Ул терелтү кайчан булачак? Ачылыш китабыннан без шуны күрәбез: ул терелтү «җир белән күк», ягъни бүгенге бозык дөнья төзелеше үзенең җитәкче даирәләре белән юк ителгәннән соң булачак. Иске төзелеш бик тиздән ахырына киләчәк. Шуннан соң, Алла билгеләгән вакытта, җирдә яшәү өчен терелтү башланачак (Ачылыш 20:11, 12).

12. Җирдә яшәү өчен Аллага тугры булган нинди кешеләр терелтеләчәк, һәм ни өчен бу өмет рухландыра?

12 Җирдә яшәр өчен кем терелтеләчәк? Аларның арасында Йәһвәнең борынгы заманнардагы тугры хезмәтчеләре — ир-атлар һәм хатын-кызлар булачак. Алар терелтүгә нык иман иткәнгә берәр йолым аша «азат ителүдән баш тартканнар». Икенче төрле әйткәндә, алар, күпләре көчләүле, вакытсыз үлем куркынычы алдында торганлыкларына карамастан, Алла алдында ахыргача тугрылыкларын саклаганнар. Алар белән танышу һәм Изге Язмаларда кыска гына бәян ителгән вакыйгаларның тәфсилләрен аларның үзләреннән ишетү нинди шатлык китерәчәк! Җирдә яшәү өчен түбәндәге кешеләр дә терелтеләчәк: Һабил — Йәһвәнең беренче тугры шаһите; Ханух һәм Нух — Туфан алды көннәрендә Алланың кисәтүче хәбәрен кыю игълан итүчеләр; фәрештәләргә кунакчыллык күрсәткән Ибраһим белән Сара; Муса, аның аша Синай тавында Канун бирелгән; батыр пәйгамбәрләр: б. э. к. 607 елда Иерусалимның җимерелүен үз күзләре белән күргән Иремия; Алланың Гайсә Аның Улы икәнен раслаган тавышын ишеткән Чумдыручы Яхъя. Шулай ук анда бу хәзерге бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәре дәвамында үлгән күп тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар булачак (Еврейләргә 11:4—38; Маттай 11:11).

13, 14. а) Кешелекнең гомуми кабере һәм андагы үлеләр белән нәрсә булачак? б) Кем тагын терелтелгән булачак һәм ни өчен?

13 Вакытлар узу белән, Алланың тугры хезмәтчеләреннән тыш башка кешеләр дә терелтеләчәк, һәм ахыр чиктә кешелекнең гомуми каберендә беркем дә калмаячак. Кабер бушатылачак, чөнки Гайсә, «үлем патшалыгы ачкычын» кулланып, барлык кешеләрне аннан азат итәчәк. Моны рәсүл Яхъяга бирелгән күренештән беләбез: Яхъя ул күренештә «үлем патшалыгы... утлы күлгә ыргытылганын» күргән (Ачылыш 20:14). Бу барлык кешеләрнең гомуми кабере тулысынча юк ителәчәк дигәнне аңлата. Ул юкка чыгачак, чөнки анда инде үлеләр булмаячак: Гайсә үз мәрхәмәтендә Йәһвәнең барлык тугры хезмәтчеләре белән бергә хәтта тәкъва булмаганнарны да терелтеп торгызачак. Алла Сүзендә без мондый ышандыру укыйбыз: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15).

14 Тәкъва булмаган кешеләрдән беркем дә яңадан үлемгә хөкем ителергә генә дип терелтелгән булмаячак. Аларга бөтен җир буенча Алла Патшалыгы идарәсе астында хөкем сөрәчәк тәкъва даирәдә үз тормышларын Йәһвә нормаларына туры китерергә ярдәм итәчәкләр. Күренештә «тормыш китабы» ачылган булган. Шулай булгач, терелтелгән кешеләрнең ул китапка өстәп язылган булырга мөмкинлекләре булачак. Аларның һәркайсысы үзләренең терелүеннән соң эшләгән «эшләренә карата хөкем ителәчәк» (Ачылыш 20:12, 13). Шулай итеп, аларның терелтелүе ахыргы нәтиҗәдә алар өчен котылгысыз «хөкем ителү өчен» түгел, ә «яшәү өчен» булырга мөмкин (Яхъя 5:28, 29).

15. а) Кем терелтелмәячәк? б) Терелтү турындагы хакыйкатьне белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

15 Ләкин үлгәннәрнең барысы да терелтелгән булмаячак. Кайберәүләр кичерергә мөмкин булмаган гөнаһлар эшләгән. Андый кешеләр кешелекнең гомуми каберендә түгел, ә гееннада, алар өчен бу мәңгелек юк ителүне аңлата. Аларның арасына «зур афәт» вакытында юк ителәчәк кешеләр дә керәчәк, һәм ул вакыт якын инде (Маттай 12:31, 32; 23:33; 24:21, 22; 25:41, 46; 2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Йәһвә үлеләрне кешеләрнең гомуми кабереннән азат иткәндә бөек мәрхәмәтен күрсәтсә дә, терелтүгә өмет тормышыбызны уйламыйча алып барырга бернинди нигез бирми икәне ачык. Йәһвә хакимлегенә белә торып каршы төшүче кешеләр беркайчан да терелтелмәячәк. Моны белү безне Йәһвәгә без лаеклы булмаган мәрхәмәте өчен бик нык рәхмәтле икәнебезне күрсәтергә дәртләндерәчәк, ә моны аның ихтыяры буенча яшәп эшләргә була.

Терелүгә өмет белән ныгытылган

16. Терелтүгә өмет ничек гаять зур көч чыганагы була ала?

16 Безнең арабыздагы терелтүгә өмет чынбарлык икәненә шикләнмәгән кешеләр аннан гаять зур көч ала алалар. Без шуны беләбез: кеше картайгач, ул, медицина процедураларын кулланып та, үлемне күпкә кичектерә алмый (Вәгазьче 8:8). Әмма Йәһвәгә аның оешмасы белән бергә тугры хезмәт итсәк, безгә үз киләчәгебездә һич тә шикләнмәскә була. Без Алла билгеләгән вакытта булачак терелтелү аркылы яңадан яшәячәк икәнебезне беләбез. Нинди соң булачак андагы тормыш! Рәсүл Паул аны «чын тормыш» дип атаган (1 Тимутегә 6:19; Еврейләргә 6:10—12).

17. Йәһвә алдында сафлык сакларга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

17 Терелтү турында белеп һәм бу терелтүнең чыганагы булган Шәхесне белеп, без иманда нык тора алабыз. Бу белем, хәтта рәхимсез эзәрләүчеләр үлем белән куркытканда да, Йәһвәгә тугрылык сакларга тәвәккәллегебезне ныгыта. Вакытыннан элек үлүдән куркуны Шайтан, кешеләрне коллыкта тотар өчен, инде күптән куллана. Әмма Гайсә бу куркуга бирелмәгән. Ул үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булган. Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә башкалар да бу куркудан азат ителергә мөмкинлек алдылар (Еврейләргә 2:14, 15).

18. Йәһвәнең хезмәтчеләренә сафлык сакларга һәрвакыт нәрсә ярдәм иткән?

18 Бөтен тарих буена Мәсих корбанына һәм терелтелүгә иман Йәһвәнең хезмәтчеләренә сафлык сакларга ярдәм иткән. Алар, хәтта авыр сынаулар булганда да, «үзләренең җаннарына» караганда Йәһвәне күбрәк яратуларын исбатларга дәвам итәләр (Ачылыш 12:11). Алар, акыллылык күрсәтеп, хәзерге тормышларын коткарыр өчен, мәсихче принципларын кире какмыйлар (Лүк 9:24, 25). Алар шуны беләләр: әгәр алар, Йәһвә хакимлеген тугры яклаганга күрә, хәзер үз тормышларын югалтсалар да, ул аларны терелтү аша бүләкләячәк. Синең шундый иманың бармы? Андый иман булсын өчен, Йәһвәне бик нык яратырга һәм терелтүгә өметнең чын мәгънәсен тирән аңларга кирәк.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. «Тәмуг», «үлеләр патшалыгы» — шулай ук үлеләр урыны.

^ 7 абз. «Инҗил» китабында «җәһәннәм» дип тәрҗемә ителгән.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен, терелтүнең асылын аңлар өчен, җанның нәрсә икәнен һәм үлеләр нинди хәлдә булганын ачыкларга кирәк?

• Яшәргә кем терелтелгән булачак, һәм моны белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

• Терелтүгә өмет безне ничек ныгыта?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[84, 85 биттәге иллюстрация]

Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип вәгъдә итә Йәһвә.