Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Явыз рухи көчләргә каршы көрәшү

Явыз рухи көчләргә каршы көрәшү

Сигезенче бүлек

Явыз рухи көчләргә каршы көрәшү

1. Явыз рухларның эш итүе ни өчен безне аеруча кызыксындырырга тиеш?

КҮП кешеләр явыз рухлар бар дигән фикердән көләләр. Ләкин алар юкка гына көлә. Ышанамы моңа кешеләр, юкмы, явыз рухлар бар, һәм алар һәрбер кешегә, шул исәптән Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларга да, басым ясарга тырышалар. Алар хәтта — явыз рухларның төп мишеньнәре. Моның турында безне рәсүл Паул кисәткән, ул болай дигән: «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12). Безнең көннәрдә явыз рухи көчләрнең басымы бервакытта да булмагандай көчле, чөнки Шайтан күктән бәреп төшерелгән, һәм ул вакыты аз калганын белеп котырына (Ачылыш 12:12).

2. Кеше көче җитмәслек рухи көчләргә каршы көрәштә без ничек җиңә алабыз?

2 Кеше көче җитмәслек рухи көчләргә каршы көрәштә җиңеп буламы? Әйе, тулысынча Йәһвәгә таянсак, була. Без аны тыңларга һәм аның Сүзенә буйсынырга тиеш. Шулай эшләп, без үзебезне Шайтан тәэсире астындагы кешеләр кача алмаган физик, әхлакый һәм эмоциональ зыяннан саклый алабыз (Ягъкуб 4:7).

Күкләрдәге бу дөнья белән идарә итүчеләр

3. Кемгә каршы һәм ничек итеп Шайтан ярсулы көрәш алып бара?

3 Йәһвә безгә дөньядагы хәлне күктәге уңайлы урыныннан ничек күрә, шулай ачык итеп тасвирлый. Ул рәсүл Яхъяга Шайтан «кызыл төстәге гаять зур аждаһа» булып сурәтләнгән күренеш биргән. Бу аждаһа, 1914 елда күктә Алланың Мәсих идарәсе астындагы Патшалыгы тугач та, аны мөмкинлек чыгу белән ашарга әзер булган. Уңышсызлыкка очрагач, Шайтан Патшалыкның җирдәге вәкилләренә каршы ярсулы көрәш башлаган (Ачылыш 12:3, 4, 13, 17). Шайтан бу көрәшне ничек итеп алып бара? Үзенең кешеләрдән торган вәкилләре аша.

4. Кеше хөкүмәтләре хакимлекне кемнән ала, һәм без моны кайдан беләбез?

4 Аннары Яхъяга ун мөгезле һәм җиде башлы җанвар — «һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт өстеннән» хакимлеккә ия булган җанвар күрсәтелгән булган. Җанвар бөтендөнья сәяси төзелешне сурәтли. Яхъяга «Аждаһа [Иблис Шайтан] аңа [җанварга] үзенең көчен, тәхетен һәм зур вәкаләтен бирде» дип әйтелгән булган (Ачылыш 13:1, 2, 7). Әйе, кеше хөкүмәтләре көч һәм хакимлекне Шайтаннан алалар. Һәм, рәсүл Паул язганча, «бу... дөнья белән» чын мәгънәдә «идарә итүчеләр» — «күкләрдәге явыз рухи көчләр», нәкъ алар кеше хөкүмәтләре белән җитәкчелек итәләр. Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләүче кешеләр моны яхшы аңларга тиеш (Лүк 4:5, 6).

5. Бу дөньяның җитәкчеләре хәзер кая җыела?

5 Күп кенә сәяси җитәкчеләр ниндидер бер динне тотса да, бу дөньядагы бер халык та Йәһвәнең һәм ул билгеләгән Патша Гайсә Мәсихнең идарәсенә буйсынмый. Барысы да, үз хакимиятен кулдан ычкындырмас өчен, бик каты сугыша. Бүген, Ачылышта бәян ителгәнчә, «явыз рухлар» бу дөньяның хакимнәрен Һармагедунда «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә сугышка» җыялар (Ачылыш 16:13, 14, 16; 19:17—19).

6. Шайтан төзелешен яклаучыларның берсе булмас өчен, нигә саклык күрсәтергә кирәк?

6 Көн саен кешеләргә сәяси, иҗтимагый, икътисадый һәм дини бәрелешләр тәэсир итә, һәм ул бәрелешләр кешелек гаиләсен эчтән тарката. Бу бәрелешләрдә кешеләр өчен үзләре нинди милләт, кабилә, тел төркеме яисә иҗтимагый сыйныфныкы, шул якны сүзләр яисә эшләр белән яклау гадәти. Кешеләр бәрелешләрдә турыдан-туры катнашмасалар да, алар еш кына бәрелешләргә җәлеп ителгән якларның берсен хуплыйлар. Ләкин алар нинди генә кешене яисә нинди генә агымны якламасын, чынлыкта алар кем ягына баса? Изге Язмаларда: «Бөтен дөнья исә явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип ачык әйтелә (1 Яхъя 5:19). Алай булгач, башкалар кебек алданган булмас өчен, нәрсә эшләргә соң? Тулысынча Алла Патшалыгын гына якларга һәм бу дөньяның бәрешләрендә тулы нейтралитет саклап калырга кирәк (Яхъя 17:15, 16).

Явызның мәкерле алымнары

7. Ни өчен Шайтан ялган динне бик оста куллана дип әйтеп була?

7 Бөтен гасырлар буена Шайтан төрле эзәрлекләүләр аркылы кешеләрне чын гыйбадәт кылудан читкә алып китәргә тырышкан. Аның үткенрәк алымнары да бар, алар — хәйлә һәм мәкер. Ул кешеләрнең күбесен бик оста итеп ялган дин аркылы караңгылыкта тоткан, өстәвенә аларны Аллага хезмәт итәләр дип уйларга мәҗбүр иткән. Андый кешеләргә Алла турындагы белем һәм хакыйкатькә ярату җитмәгәч, аларны, бәлкем, серле йолалар һәм хис белән тулы дини табынулар җәлеп итәдер яисә аларны «зур көчләр» таң калдырадыр (2 Тессалуникәлеләргә 2:9, 10). Әмма Изге Язмаларда хәтта кайчандыр чын гыйбадәт кылуда катнашкан кешеләрнең «кайберәүләре, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып... чигенерләр» дигән кисәтү бар (1 Тимутегә 4:1). Ничек моның булуы мөмкин?

8. Без Йәһвәгә гыйбадәт кылсак та, Шайтан безне ничек ялган дингә хәйләләп кертә ала?

8 Шайтан безнең йомшак якларыбыздан мәкерле рәвештә файдалана. Кешедән курку бездә әле дә бармы? Әгәр бар икән, туганнарыбызның яисә күршеләребезнең басымына бирешеп, безнең ялган дингә нигезләнгән йолаларда катнашуыбыз да мөмкин. Без горурмы? Алай булса, кемдер безгә киңәш биргәндә яисә башкалар безнең ниндидер фикеребезне хупларга теләмәгәндә, үпкәләвебез дә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 15:10; 29:25; 1 Тимутегә 6:3, 4). Мәсих үрнәгенә иярергә тырышып фикер йөртүебезне үзгәртер урынына, без, бәлкем, Изге Язмаларны уку һәм намуслы кеше булу гына да җитәрлек дип, колакларыбызга ятышлы итеп өйрәтүче кешеләргә тартыла башларбыз (2 Тимутегә 4:3). Шайтан өчен чынлыкта, без башка дини төркемгә кушылабызмы яисә үзебезнең дини карашларыбызны тотабызмы, моның әһәмияте юк — тик без Йәһвәгә генә, Алла үзенең Сүзе һәм оешмасы аша билгеләгәнчә, гыйбадәт кылмасак иде.

9. Шайтан, үз максатларына ирешер өчен, ничек оста итеп җенси теләкне куллана?

9 Шайтан шулай ук оста итеп кешеләрне табигый теләкләрен дөрес булмаган юллар аша канәгатьләндерергә котырта. Мәсәлән, җенси якынлык теләген алыйк. Бу дөньядагы күп кешеләр Изге Язмалардагы әхлакны кире кагалар һәм өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне бик яраклы күңел ачу яисә олыгайганнарын исбат итү юлы дип саныйлар. Ә өйләнешкән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Күпләр зина кыла. Башкалары, хыянәт итмәсә дә, бүтән берәрсе белән яшәр өчен, аерылышырга яисә аерым яшәргә тырыша. Шайтанның мәкерле алымы шуннан тора: кешеләрдә ләззәткә хәзер омтылырга теләк тудыру; шулай ук аларны моның соңыннан аларның үзләренә һәм башкаларга гына түгел, ә Йәһвә һәм аның Улы белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итүе турында уйламаска дәртләндерү (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Гәләтиялеләргә 6:7, 8).

10. Шайтан безнең әхлаксызлыкка һәм көч куллануга карашыбызны нинди чаралар белән бозарга тырыша?

10 Башка табигый теләк — ял итәргә һәм күңел ачарга теләк. Файдалы ял физик, акыл һәм эмоциональ яктан көч бирергә мөмкин. Ләкин Шайтан хәйләле рәвештә күңел ачулар аша безнең фикер йөртүебезне Алланыкыннан читләштерергә тырышканда, без нәрсә эшлибез? Мәсәлән, без Йәһвәнең җенси әхлаксызлык белән көч куллануны нәфрәт иткәнен беләбез. Андый нәрсәләр фильмнарда, телевидение программаларында яисә театрда күрсәтелгәндә, без тик кенә утырып карарга дәвам итәбезме? Шулай ук Шайтанның, үзенең упкынга ташланачак вакыты якынлашканын белгәнгә, шартларны тагын да кискенләштерергә тырышачагын истә тотарга кирәк, шуңа күрә «мәкерле кешеләр һәм алдакчылар... адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр» (2 Тимутегә 3:13; Ачылыш 20:1—3). Шайтанның хәйләләренә бирешмәс өчен, безгә һәрвакыт сак булырга кирәк (Яратылыш 6:13; Мәдхия 10:5; Римлыларга 1:24—32).

11. Ничек итеп спиритизм турында дөресне белгән кеше дә, әгәр ул сак булмаса, тозакка эләгергә мөмкин?

11 Без шулай ук спиритизмның берәр төре — күрәзәлек итү, сихерчелек, үлеләрне чакырырга тырышу — белән шөгыльләнгән кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч икәнен беләбез (Икенчезаконлык 18:10—12). Моны истә тотып, без спиритик медиум булган кешеләргә киңәш алырга бармас идек һәм, әлбәттә, аларны, җеннәр ярдәме белән эшләнгән осталыкларын кулланыр өчен, үз өйләребезгә чакырмас идек. Ләкин, алар телевизор яисә Интернетка тоташтырылган компьютерыбыз экранында пәйдә булса, без аларны тыңлар идекме? Без беркайчан да им-том итүчедә дәваланырга ризалашмасак та, без, бәлкем, балабызның кулына, бу баланы ничектер зыяннан сакларга мөмкин дип, җеп бәйлибездер? Изге Язмаларда сихерчеләрнең эш итүләре хөкем ителгәнен белеп, без гипнозчыга үз акылыбызны буйсындырырга рөхсәт итәбезме? (Гәләтиялеләргә 5:19—21).

12. а) Музыка безне ничек дөрес булмаган нәрсәләр турында уйларга дәртләндерергә мөмкин? б) Ничек кешенең киеме, прическасы яисә сөйләшүе Йәһвә хупламаган кешеләрнең яшәү рәвешенә ул соклана икәнен күрсәтә ала? в) Әгәр дә без Шайтанның мәкерле алымнарының корбаны булырга теләмибез икән, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

12 Изге Язмаларда фәхешлек һәм һичнинди бозыклык турында безнең арада (бозык теләк белән) сүз дә булырга тиеш түгел дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:3—5). Ләкин әгәр дә андый темалар күңелгә ятышлы, җиңел истә калырлык моңлы яисә тиз бию ритмлы музыка белән бергә булса, нәрсә эшләргә? Зина кылу яисә уйнашлыкны, наркотиклар куллануны һәм башка гөнаһлы эшләрне мактый торган җырларның сүзләрен кабатлый башларбызмы? Яисә андый эшләр белән шөгыльләнүче кешеләрнең яшәү рәвешенә иярергә тиеш түгел икәнебезне белсәк тә, киемдә, прическа яисә сөйләшүдә аларга охшарга тырышмыйбызмы? Кешеләрне юлдан яздырыр өчен, аларның фикер йөртүен үзенеке кебек үк азгын итәр өчен, ни хәтле мәкерле алымнар куллана соң Шайтан! (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Бу алымнарның корбаны булмас өчен, безгә бу дөньяга ияреп яшәргә ярамый. Безгә «бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләрнең» кемнәр икәнен гел истә тотарга һәм аларның тәэсиренә ныклап каршы торырга кирәк (1 Петер 5:8).

Җиңүчеләр булырга коралланган

13. Безнең һәрберебез, үзенең камил булмавына карамастан, ничек Шайтан идарә иткән дөньяны җиңә ала?

13 Үлеме алдыннан, Гайсә рәсүлләренә: «Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйткән (Яхъя 16:33). Һәм алар да җиңүчеләр була алган. Якынча 60 ел үткәч, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Гайсәнең Аллаһы Улы булуына инанучы дөньяны җиңүче булмый кем булсын?» (1 Яхъя 5:5). Андый иманыбыз бар икәнлеген без Гайсәнең боерыкларын үтәвебез һәм, аның кебек, Алланың Сүзенә ышануыбыз белән күрсәтәбез. Тагын нәрсә кирәк? Гайсә Баш булган җыелыш белән тыгыз бәйләнештә булырга кирәк. Ниндидер гөнаһ эшләсәк, без эчкерсез тәүбә итәргә һәм Гайсәнең корбаны нигезендә Алладан кичерү сорарга тиешбез. Шулай итеп, камил булмавыбызга һәм хаталарыбызга карамастан, без дә җиңүчеләр була алабыз (Мәдхия 129:3, 4).

14. Эфеслеләргә 6:13—17 не укыгыз, сораулар һәм абзацта китерелгән шигырьләр ярдәмендә рухи хәрби киемнәрнең һәрберсе нинди файда китергәнен сөйләп бирегез.

14 Җиңеп чыгар өчен, безгә «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне» берсен дә онытмыйча кияргә кирәк. Рәхим итеп, үзегезнең Изге Язмаларыгызны Эфеслеләргә 6:13—17 дә ачып, бу махсус хәрби киемнәрнең тасвирлавын укыгыз. Аннан соң, хәрби киемнәрнең һәрберсе безне ничек саклаганы турында уйланып, аста китерелгән сорауларга җавап бирегез.

«Билне хакыйкать билбавы белән буу»

Без хакыйкатьне белсәк тә, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында уйлану һәм җыелыш очрашуларына йөрү безне ничек итеп саклый? (1 Көринтлеләргә 10:12, 13; 2 Көринтлеләргә 13:5; Филиппуйлыларга 4:8, 9).

«Тәкъвалык көбәсе»

Тәкъвалык нормаларын кем билгели? (Ачылыш 15:3).

Йәһвәнең тәкъва нормаларын үтәмәү кешенең рухилыгына ничек зыян китерергә мөмкин? Мисал белән күрсәтегез (Икенчезаконлык 7:3, 4; 1 Патшалык 15:22, 23).

«Иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кию»

Кешеләргә килеп-китү һәм аларга Алланың иминлеккә булыша торган эшләре турында сөйләү белән мәшгуль булу безгә ничек саклык бирә? (Мәдхия 72:2, 3; Римлыларга 10:15; 1 Тимутегә 5:13).

«Иман калканы»

Безнең иманыбыз нык нигезле булса, кемнең дә булса бездә шик тудырырга яисә курку уятырга тырышуларына нинди мөнәсәбәт күрсәтәчәкбез? (4 Патшалык 6:15—17; 2 Тимутегә 1:12).

«Коткаруны тимер башлык итеп кию»

Коткарылуга өмет ничек материаль байлыклар турында чиктән тыш борчылудан сакланырга ярдәм итә? (1 Тимутегә 6:7—10, 19).

«Рух кылычы»

Безнең яисә башкаларның рухилыгына куркыныч булып торган нәрсәләр белән көрәшкәндә, без һәрвакыт нәрсәгә өметләнергә тиеш? (Мәдхия 118:98; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Маттай 4:3, 4).

Рухи сугышны уңышлы алып барыр өчен, тагын нәрсә кирәк? Аны еш кулланырга кирәкме? Һәм ул чакта кем турында онытмаска яхшы булыр иде? (Эфеслеләргә 6:18, 19).

15. Рухи сугыш алып барганда, без ничек һөҗүмгә күчә алабыз?

15 Без — Мәсихнең гаскәриләре, һәм без рухи сугыш алып барабыз. Без берүзебез түгел, без бик зур армия. Әгәр без уяу булсак һәм Алла биргән махсус хәрби киемнәрне дөрес куллансак, без бу сугышта һәлак булмаячакбыз. Киресенчә, безнең белән бергә Аллага хезмәт иткән кешеләргә без яхшы таяныч булабыз. Алланың Мәсих идарәсе астындагы Патшалыгына, башкача әйткәндә күктәге хөкүмәткә, Шайтан каты итеп каршы тора. Әмма без бу хөкүмәт турындагы яхшы хәбәрне таратып, һәрвакыт һөҗүмгә күчәргә әзер булачакбыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар бу дөньяның бәрелешләрендә ни өчен тулы нейтралитет саклап калалар?

• Шайтан мәсихчеләргә рухи зыян китерер өчен кулланган мәкерле алымнарның кайберләре нинди?

• Алла биргән рухи хәрби киемнәр безне ничек рухи сугышта саклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[76 биттәге иллюстрацияләр]

Бу дөньяның халыклары Һармагедунда җыела.