Төп мәгълуматка күчү

Бу дөнья исән калырмы?

Бу дөнья исән калырмы?

Бу дөнья исән калырмы?

Бу дөнья бетәчәк дип аеруча безнең көннәрдә күп сөйлиләр. Күп кеше бу дөнья атомтөш сугышында бетәр дип курка, икенчеләре тирәякны пычрату дөньяны юкка чыгарыр дип уйлый. Башкалары экономикадагы тәртипсезлек кешеләрне берберсенә каршы күтәрер дип борчыла.

Бу дөнья чыннан да бетәрме? «Дөнья бетә» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Моңа кадәр дөньяның беткәне булганмы?

Бер дөнья бетә, икенчесе килә

Әйе, бер дөнья беткән булган. Бу — Нух пәйгамбәр көннәрендәге борынгы дөнья. Ул вакытта бик явыз кешеләр яшәгән. «Борынгы дөнья... туфан суы белән юк ителгән»,— дип әйтелә Инҗилдә. Анда шулай ук: «Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр [бозыклар] өстенә туфан китерткән»,— дип әйтелә (2 Петер 2:5; 3:6).

Шуңа игътибар ит: ул дөнья беткәндә, кешелек тулысынча юк ителмәгән: Нух һәм аның гаиләсе бу туфанда, ягъни су басуда исән калган. Җир дә һәм йолдызлы матур күк тә юкка чыкмаган. Ул дөнья беткән дигән сүз «дәһриләрнең [бозык кешеләрнең]», ягъни ул вакыттагы явыз дөнья төзелешенең юк ителүен аңлата.

Торабара, Нух нәселе үрчегәч, икенче дөнья барлыкка килгән. Бу икенче дөнья, яки дөнья төзелеше, безнең көннәргә кадәр яшәп килә. Аның тарихы сугыш, җинаять һәм җәберзолым белән тулы. Бу дөнья белән нәрсә булыр? Ул исән калырмы?

Без яшәгән дөньяның киләчәге

Инҗилдә Нух көннәрендәге дөнья юк ителде диелгәннән соң: «Ә Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен... сакланып тора»,— дигән сүзләр китерелә (2 Петер 3:7). Әйе, Инҗилдә: «[Бүгенге] дөнья... үтеп китә»,— дип әйтелгән (1 Яхъя 2:17).

Нух көннәрендәге җир һәм йолдызлы күк «үтеп китмәгән», ягъни юкка чыкмаган. Нәкъ шулай ук Инҗилдән китерелгән сүзләр дә безнең җир һәм йолдызлы күк юкка чыгачак дигәнне аңлатмый (Мәдхия 103:5). Бу дөнья үзенең «күкләре» — Шайтан йогынтысы астындагы дәүләт башлыклары һәм үзенең «җире» — кешелек җәмгыяте белән бергә, утта янган кебек, юк ителәчәк (Яхъя 14:30; 2 Көринтлеләргә 4:4). Нух көннәрендәге дөнья юк ителгән, шулай ук бу дөнья да, ягъни бу дөнья төзелеше дә юк ителәчәк. Бу дөньяның ахыры алдыннан нәрсә булачагын күрсәтер өчен, Гайсә пәйгамбәр дә «Нух көннәрендәге» дөнья хәлен мисал итеп кулланган (Маттай 24:37—39).

Шунсы мөһим: Гайсәнең рәсүлләре: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сорагач, ул Нух көннәрен мисал итеп китергән (Маттай 24:3). Гайсәнең шәкертләре бу дөньяның бетәчәген белгән. Бу аларны куркытканмы?

Киресенчә, Гайсә бу дөнья бетүе алдыннан булачак вакыйгаларны сөйләгәндә, шәкертләрен шатланырга чакырган, «чөнки аларның котылуы инде якын» булган (Лүк 21:28). Әйе, Шайтан һәм аның явыз дөнья төзелеше юк ителәчәк, һәм тыныч яңа дөнья булачак! (2 Петер 3:13).

Ләкин без яшәгән дөнья кайчан бетәчәк? Гайсә үзенең «килүен һәм бу дөньяның бетәчәген» нинди «билге» аша күрсәткән?

«Билге»

«Килү» дип тәрҗемә ителгән «паруси́я» дигән грек сүзе «биредә булуны» аңлата. Шуңа күрә, «билге» инде күренгәндә, ул Гайсәнең тиздән килергә тиешлеген түгел, ә аның инде әйләнеп кайтканын аңлата. Бу билге Гайсә күзгә күренмичә күктән Патша булып идарә итә башлаган һәм тиздән дошманнарын юк итәчәк икәнен күрсәтә (Ачылыш 12:7—12; Мәдхия 109:1, 2).

Гайсә «билге» итеп бер вакыйганы түгел, ә дөньядагы күп вакыйгаларны сурәтләп биргән. Аларның барысы да Инҗилдә «соңгы көннәр» дип аталган вакыт чорында үтәлергә тиеш булган (2 Тимутегә 3:1—5; 2 Петер 3:3, 4). Гайсә алдан ук әйткән «соңгы көннәрне» аерып торучы кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк.

«Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» (Маттай 24:7). Безнең замандагы кебек зур сугышларның булганы юк иде әле. Бер тарихчы: «[1914 елда башланган] беренче бөтендөнья сугышында бар илләр дә катнашты дип әйтеп була. Моңа кадәр андый сугышның булганы юк иде әле»,— дип әйткән. Әмма икенче бөтендөнья сугышы тагы да куркынычлырак булган. Бүген дә кайбер җирләрдә сугышлар бара һәм кешеләргә кайгыхәсрәт китерә. Әйе, Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре тулысынча үтәлде!

«Ачлык... булыр» (Маттай 24:7). Беренче бөтендөнья сугышыннан соң тарихтагы, мөгаен, иң зур ачлык булгандыр. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң да коточкыч ачлык булган. Ачлытуклы яшәү аркасында ел саен 14 миллионга якын бала үлә, бу бәладән кешелекнең биштән бер өлеше интегә. Әйе, «ачлык» чыннан да бар!

«Көчле җир тетрәүләр... булыр» (Лүк 21:11). 1914 елдан башлап җир тетрәүләрдән ел саен, алдагы гасырлар белән чагыштырганда, уртача ун тапкырга күбрәк кеше үлә. Зур җир тетрәүләрнең кайберләренә генә игътибар ит: 1920 ел, Кытай, 200 000 кеше һәлак булган; 1923 ел, Япония, 140 000гә якын кеше үлгән (бу санга хәбәрсез югалганнар да керә); 1939 ел, Төркия, үлгән кешеләр саны 32 700; 1970 ел, Перу, 66 800 кеше һәлак булган; 1976 ел, Кытай, 240 000 (ә кайбер чыганаклар буенча 800 000) кеше үлгән. Һичшиксез, «көчле җир тетрәүләр»!

«Урыныурыны белән... үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). Беренче бөтендөнья сугышы бетү белән, испанка дигән грипп авыруыннан 21 миллионга якын кеше үлгән. «Тарихта иң мәрхәмәтсез, иң тиз үлемгә китергән чир»,— дип язылган бу авыру турында бер журналда («Science Digest»). Шул вакыттан алып йөрәк авыруы, рак, СПИД һәм башка бәлаказалар аркасында йөзләгән миллион кеше гомере өзелде.

«Явызлык көчәя» (Маттай 24:12). 1914 елдан без яшәгән дөньяны — җинаять һәм җәберзолым дөньясы дип атап була. Бик күп җирләрдә, хәтта көндез дә, кешеләр урамда курыкмыйча йөри алмый. Ә кичләрен алар, урамга чыгарга куркып, өйләрендә — бикле һәм ныгытылган ишекләр артында утыралар.

«Соңгы көннәрдә» башка бик күп вакыйгалар булырга тиеш дип алдан әйтелгән булган, һәм алар да үтәлә. Бу вакыйгалар дөнья бетүе якын икәнен аңлата. Әмма, бәхеткә каршы, исән калган кешеләр дә булачак. Инҗилдә «дөнья... үтеп китә» дигән сүзләрдән соң: «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип язылган (1 Яхъя 2:17).

Шуңа күрә безгә Аллаһы ихтыярын белеп, аны үтәргә кирәк. Шул чакта без, бу дөнья беткәндә исән калып, Аллаһының яңа дөньясындагы фатихаларга мәңге шатлана алачакбыз. Бу яңа дөньяда «Аллаһы... аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак». Бу вәгъдә Аллаһы Сүзендә язылган (Ачылыш 21:3, 4).

[Рөхсәте белән]

Чыганак: самолет: USAF photo. Бала: WHO photo by W. Cutting. Җир тетрәү: Y. Ishiyama, Hokkaido University, Japan.