Төп мәгълуматка күчү

Гаилә тормышына шатлан

Гаилә тормышына шатлан

Гаилә тормышына шатлан

Гаиләләр бәхетле була аламы?

Моның өчен нәрсә эшләргә?

Монда, рәсемдә, күрсәтелгән гаилә кебек бәхетле һәм тату яшәгән берәр гаиләне беләсеңме? Бүген гаиләләр аяныч хәлдә. Аерылышулар, эшне югалтудан курку, ялгыз әти-әниләрнең авырлыклары моңа үз өлешен кертә. Гаиләләр буенча бер белгеч: «Гаиләләрнең җимерелүе турындагы фаразның үтәлеп баруы һәр кешегә мәгълүм»,— дип әйткән.

Ни өчен гаиләләр андый авырлыклар кичерә? Гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

Беренче гаилә башлангычы

Китерелгән сорауларга җавап алыр өчен, никах белән гаиләнең ничек барлыкка килүен белергә кирәк. Аларга Нигез Салучы һәм аларны Барлыкка Китерүче булса, бәхетле яшәр өчен киңәшләрне аңардан алырга кирәк, чөнки ул гына аларны белә.

Әмма күпләр никахка Нигез Салучы юк дип саный. Бер китапта болай дип әйтелә: «Аңсыз хайваннар үзләренә пар табып яшәгән кебек, кешеләр дә шулай ук никахлашып яши башлаганнар дип саный кайбер галимнәр» («The Encyclopedia Americana»). Әмма Гайсә пәйгамбәр ир-ат белән хатын-кыз барлыкка китерелгән булган дигән һәм моны дәлилләп, Тәүраттан өзек китергәннән соң: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дип әйткән (Маттай 19:4—6).

Гайсә Мәсихнең сүзләре хак. Аллаһы беренче кешеләрне яраткан һәм гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, барысын әзерләгән. Ул аларны никахлаштырган һәм кеше «хатынына багланып, икәве бер тән булып яшәячәк» дигән (Яратылыш 2:22—24). Әмма бүген күпчелек гаиләләр Барлыкка Китерүченең үзенең Сүзе Изге Язмаларда, биргән таләпләрен үтәми. Бәлки, шуңа күрә гаиләдә авырлыклар туадыр?

Гаилә бәхетле булсын өчен киңәшләр

Бүгенге дөнья кешеләрне үз-үзләре турында гына уйлап, үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яшәргә өнди. АКШта, университетны тәмамлаучыларга бер финанс хезмәткәре: «Комсызлык файдалы. Син комсыз да була аласың һәм үзеңне дә хөрмәт итеп яши аласың»,— дигән. Ләкин байлык артыннан куып яшәү уңыш китерми. Киресенчә, мал-мөлкәт җыю гаилә тормышын җимерүче иң куркыныч сәбәпләрнең берсе, чөнки андый тормыш кешеләр арасын боза, аларның вакытын һәм акчасын урлый. Ә Аллаһы Сүзендә бәхетле булыр өчен нинди киңәшләр бирелә? Ике өзеккә игътибар итик:

«Яшел азыкка канәгать булып дуслыкта яшәү симез үгез ите ашап дошманлыкта яшәүдән яхшырак»

«Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормыштан бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк»

Гыйбрәтле сүзләр 15:17; 17:1

«Бу сүзләр хак»,— дип сез дә ризалашырсыз. Һәр гаилә бу сүзләр буенча яшәсә, бүгенге дөнья андый хәлдә булмас иде. Аллаһы Сүзендә гаиләдәге һәр кеше өчен мөһим киңәшләр бар. Астарак аларның кайберләре китерелә.

Ирләргә: «Үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш» (Эфеслеләргә 5:28—30).

Гади киңәш, әмма аны куллану зур файда китерә! Инҗилдә шулай ук ирләр үз хатыннарын «хөрмәт итәргә» тиеш дип әйтелә (1 Петер 3:7). Андый хөрмәтне ир үз хатынына игътибарлы, назлы булып, аның хәленә кереп һәм аңа булышып күрсәтә. Ул үз хатынының әйткәннәрен игътибарга ала. (Яратылыш 21:12 не чагыштырыгыз.) Ирләр хатыныгызның үзегезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, шуны аңа эшләгез. Бу һәр гаиләгә файда китерәчәк, шулай бит? (Маттай 7:12).

Хатыннарга: «Хатын... ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33).

Хатыннар үз ирләренә аларның авыр бурычларын үтәргә булышып гаилә бәхетенә үз өлешләрен кертәләр. Аллаһы хатынны иргә «тиң бер ярдәмче» итеп яраткан, шуңа күрә хатыннар ирләренә ярдәм итәргә тиеш (Яратылыш 2:18). Хатын үз иренең сүзләрен хуплап һәм аңа гаиләдә куелган максатларга ирешергә булышып, аны хөрмәт итә. Ул алай эшләсә, бу гаиләгә зур файда китерәчәк!

Никахтагыларга: «Никахыгыз чиста булырга тиеш» (Еврейләргә 13:4).

Ир белән хатын бер-берсенә тугры булса, гаилә тормышы, һичшиксез, бәхетле булачак. Зина кылу еш кына гаиләләрне тарката гына (Гыйбрәтле сүзләр 6:27—29, 32). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендәге: «Яшьлегеңдәге... хатының белән күңелең ач... нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга?» — дигән сүзләргә колак салу акыллы булыр (Гыйбрәтле сүзләр 5:18—20).

Ата-аналарга: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

Ата-аналар үз балалары белән бергә вакытларын үткәрсә һәм аларга игътибарлы булса, гаилә тормышы яхшыра. Алар үз балаларын тәкъва принципларга «өйдә утырганда да, юлда йөргәндә дә, ятканда да, торганда да» өйрәтергә тиеш дип әйтелә Тәүратта (Канун 11:19). Ә Инҗилдә ата-аналар балаларын тәрбияләргә һәм шуның белән аларны яратканнарын күрсәтергә тиеш дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:4).

Балаларга: «Балалар, ата-аналарыгызга Раббы теләгәнчә итагать итегез» (Эфеслеләргә 6:1).

Без законнарны хөрмәт итмәгән дөньяда яшибез, шуңа күрә әти-әнигә буйсыну җиңел түгел. Әмма гаиләгә Нигез Салучының әмерләрен үтәү акыллы. Ул гаилә тормышын ничек бәхетле итәргә икәнен белә. Шуңа күрә әти-әниеңә тыңлаучан булырга тырыш. Бу дөнья бозык эшләргә котырта, аңа бирешмә, нык тор (Гыйбрәтле сүзләр 1:10—19).

Гаиләдәге һәр кеше Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне никадәр төгәлрәк кулланса, шулкадәр бу гаиләгә файда китерәчәк. Ул чакта гаилә хәзер дә бәхетле булачак, һәм аның Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньядагы искиткеч тормышка өмете булачак (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4). Изге Язмаларны гаиләгез белән бергә өйрәнегез! Җир шарында яшәгән миллионлаган гаиләгә Аллаһы Сүзеннән җитәкчелекне алырга «Гаилә бәхетенең сере» дигән китап булышкан.

Инҗил, Тәүрат өземтәләре татар телендәге «Инҗил», «Тәүрат», «Гыйбрәтле сүзләр» китапларыннан алынган. Калганнары рус телендәге «Изге Язма—Яңа дөнья тәрҗемәсе» китабыннан тәрҗемә ителгән.