Төп мәгълуматка күчү

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсә Мәсих кем ул?

«ХӘТТА христиан динен тотмаучы күп кенә кешеләр дә, Аны бөек һәм акыллы укытучы дип исәплиләр. Ул, һичшиксез, барлык вакытларда яшәгән аеруча йогынтылы кешеләрнең берсе булган» («The World Book Encyclopedia»). Сүз мәсихчелеккә нигез салучы — Гайсә Мәсих турында бара. Сез аның кем икәнлеген беләсезме? Ул сезнең тормышыгызга ничек тә булса тәэсир итәме?

Гайсәнең хезмәт итүе Изге Язмаларның Инҗил дип аталучы дүрт тарихи хезмәтендә сурәтләнелгән. Бу хикәяләүләрнең дөреслеге хакында ни дәрәҗәдә әйтеп була? Инҗилләрне тикшерү белән шөгыльләнүче танылган тарихчы Уилл Дьюрант: «Берничә унъеллык эчендә бер төркем гади кешеләрнең шулкадәр көчле, үзенә җәлеп итүче шәхесне, шулкадәр югары әхлак нормаларын һәм туганнарча мөнәсәбәтне рухландыручы образын уйлап табулары Инҗилдә язылган барлык могҗизаларга караганда бигрәк тә дөрескә охшаш түгел кебек тоела»,— дип язган.

Әмма Көнчыгышта һәм дөньяның башка өлкәләрендә яшәүче күп кенә кешеләр Гайсә Мәсих турында аз беләләр. Бәлкем, алар аның кайчан да булса яшәгәненә ышаналардыр, ләкин аларга карата ниндидер шәхси мөнәсәбәте юк дип, уйлыйлардыр. Башкалар, аның эшен дәвам иттерүче дип аталучыларның эшләгәннәренә карап, Гайсәне кабул итмиләр. Мәсәлән, японнар: «Алар Япониянең башка шәһәрләренә караганда да христианнар күбрәк булган Нагасакига атом бомбасын ташладылар»,— дип әйтерләр.

Әгәр дә авыру кеше табиб кушканнарга игътибар итмәгәнлектән сәламәтләнмәсә, сез табибны гаепләр идегезме? Әлбәттә, юк. Христиан дөньясы озак вакыт Гайсәнең көндәлек тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуга карата булган киңәшләренә игътибар итмәгән. Шуңа күрә, үзләрен мәсихчеләр дип атаучы кешеләр Гайсәнең кушканнарын үтәмәгәнгә күрә генә, аны кире кагарга ашыкмагыз. Ә аның турында үзегез белергә тырышсагыз яхшырак. Изге Язмаларга күз салыгыз һәм сез Гайсәнең кем булганын һәм аның сезнең тормышыгызны ничек үзгәртә алуын күрерсез.

Гайсә башкаларны яратырга киңәш бирә

Гайсә Мәсих 2 000 елга якын элек Палестинада яшәгән һәм бөек укытучы булган. Аның тормышының баштагы еллары турында бик аз билгеле (Матфей 1 һәм 2 бүлек; Лука 1 һәм 2 бүлек). Үзенең йөкләмәсенә — «хакыйкать хакында шаһитлык бирүенә» — ул 30 яше тулгач керешкән (Яхъя 18:37; Лука 3:21—23). Дүрт Инҗилне язучылар аның җирдәге тормышының соңгы өч ярым елына аеруча игътибар биргәннәр.

Үзенең эшен дәвам иттерүчеләрне өйрәтеп, Гайсә тормышның төрле авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүче төп принципны күрсәткән. Моның ачкычы нинди? Ул — ярату. Таудагы вәгазендә — барлык вакытларның аеруча билгеле булган вәгазендә — Гайсә үзенең укучыларын ничек итеп якыннарына ярату күрсәтергә икәнлегенә өйрәткән. Ул: «Бөтен нәрсәдә кешеләрнең үзегез белән ничек мөгамәлә итүләрен теләсәгез, үзегез дә алар белән шулай мөгамәлә итегез»,— дип әйткән (Матфей 7:12). Ул принцип алтын кагыйдә дип атала. Гайсә әйткән «кешеләр» санына хәтта дошманнары да керә. Шушы ук вәгазендә ул: «Дошманнарыгызны яратыгыз, сезгә ләгънәт укучыларга фатиха бирегез, сезгә нәфрәт итүчеләргә яхшылык итегез, сезне кыерсытучылар һәм эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дип әйткән (Матфей 5:44). Әллә мондый ярату бүгенге күп проблемаларны хәл итмәсме? Менә моның хакында Һиндстан җитәкчесе Моһандас Ганди: «Әгәр [без] Мәсихнең Таудагы вәгазе нигезендә дуслашсак, без... бөтен дөньяның проблемаларын да хәл итәчәкбез»,— дип әйткән. Әйе, Гайсә өйрәткәнчә, ярату күрсәтү кешелекне авырулардан савыктырырга мөмкин.

Гайсә ничек ярату күрсәткән

Гайсәнең өйрәтүләре аның эшләреннән аерылмаган. Мәсәлән, ул үзенең яратуын эш белән исбатлап, һәрвакыт башта башкалар турында уйлаган. Аның үз укучылары белән вәгазь сөйләгәндә бераз ашап алырга да вакыты булмаган. Гайсә укучыларына ял кирәклеген күргән, шуңа күрә алар көймәдә аулак урынга киткәннәр. Ләкин халык аларны узып китеп яр буенда көтеп тора башлаган. Сез Гайсә урынында булсагыз, моңа ничек карар идегез?.. Гайсә «аларны кызганган... һәм Ул аларны күп нәрсәгә өйрәтә башлаган» (Марк 6:30—34). Әйе, кызгану хисе көчле булганга ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итмичә кала алмаган.

Әмма Гайсәнең башкалар бәхете өчен эшләгәннәре рухи нәсихәт белән генә чикләнмәгән. Ул үзенең эшләре белән ярдәм иткән. Бервакыт ул аны тыңларга килгән һәм соңга калып тоткарланган 5 000 кешене ашаткан (хатын-кызлардан һәм балалардан башка). Икенче тапкыр ул 4 000 кешене ашаткан. Әйтик, беренче очракта аның биш икмәге һәм ике балыгы, ә икенчесендә — җиде икмәге һәм бераз балыклары гына булган (Матфей 14:14—22; 15:32—38; Марк 6:35—44; 8:1—9). Могҗиза дип әйтерсезме? Әйе, Гайсә могҗизалар эшли алган.

Моннан тыш ул бик күп кешеләрне савыктырган, алар арасында сукыр, аксак, саңгырау һәм махау авырулылар булган. Ул хәтта үлгән кешене дә терелткән! (Лука 7:22; Яхъя 11:30—45).

Бервакыт Гайсәгә махау авырулы кеше килгән һәм: «Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең»,— дип ялварган. Гайсә моңа ничек җавап биргән? Аны кызганып ул аңа кулын сузган һәм: «Телим, тазарын»,— дип әйткән (Марк 1:40, 41). Гайсә авыруларны һәм гарипләрне савыктырган, чөнки ул аларга бик ярдәм итәргә теләгән. Бу могҗизалары аның газап чиккәннәргә карата яратуын күрсәткән.

Могҗизалар булмый дип әйтерсезме? Әмма аларның күбесен Гайсә күп кешеләрнең күз алларында эшләгән. Хәтта Гайсәне һәрвакыт шелтәләргә сәбәп эзләгән дошманнары да аның могҗизалар эшләгәнен кире кага алмаганнар (Яхъя 9:1—34). Моннан тыш могҗизалар билгеле бер максатка хезмәт иткәннәр. Алар кешеләргә Гайсәнең Алла тарафыннан җибәрелгән булуына ышанырга ярдәм иткәннәр (Яхъя 6:14).

Гайсәнең тормышын һәм өйрәтүләрен бары тик аз гына карап та без аңа ярату белән сугарылабыз һәм ул эшләгәнчә башкаларга ярату күрсәтергә телибез. Ләкин бу әле барысы да түгел, аның безнең тормышка тәэсире моның белән генә чикләнми. Гайсә яратуга өйрәтүче бөек укытучы гына булмаган. Ул җиргә килгәнгә кадәр күктә яшәгән һәм Алланың бердәнбер улы булганын аңларга биргән (Яхъя 1:14; 3:16; 8:58; 17:5; 1 Яхъя 4:9). Алай гына да түгел, ул хәзер дә яшәвен дәвам итә, моның безнең өчен тагын да күбрәк мәгънәсе бар. Изге Язмаларда Гайсә терелгән һәм хәзер ул Алла Патшалыгының патшасы дип әйтелә (Ачыш 11:15). Бервакыт Гайсә: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3, Яхъя тәгъбир иткән Инҗил; 20:31). Уйлап кына карагыз, Гайсә Мәсих турындагы белем сезгә мәңгелек тормыш алып килә алачак! Бу ничек мөмкин соң? Нигә сезгә Гайсә турында күбрәк белмәскә һәм ничек «Мәсихнең яратуы безне» аңа охшарга «мәҗбүр иткәнен» карамаска? (2 Коринфлыларга 5:14, Кузнецова тәрҗемәсе). Сезгә монда Йәһвә Шаһитләре ярдәм итәргә шат булырлар (Яхъя 13:34, 35).

Әгәр дә башкача күрсәтелмәгән булса, Изге Язмаларның өземтәләре Синодаль тәрҗемәсеннән алынган.