Төп мәгълуматка күчү

Дөнья белән кем идарә итә?

Дөнья белән кем идарә итә?

Дөнья белән кем идарә итә?

Күп кешеләр бу сорауга: «Аллаһы»,— дип җавап бирер. Кызык, әмма Изге Язмаларның бер урынында да бу дөнья белән Гайсә Мәсих яки Аллаһы идарә итә дип әйтелми. Гайсә пәйгамбәр хәтта: «Бу дөньяның мирзасы куып чыгарылачак»,— дигән һәм соңыннан: «Бу дөньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк»,— дип өстәгән (Яхъя 12:31; 14:30; 16:11).

Димәк, бу дөньяның идарәчесе Гайсәнең дошманы. Кем соң ул?

Дөнья хәленнән җавап алабыз

Кешеләр башкаларга яхшылык эшләр өчен тырышлык куйсалар да, тарих кайгы-хәсрәт белән тулы. Бу уйланып яшәгән кешеләрне аптырашта калдыра. Аларның берсе, инде вафат журналист Дэйвид Лоренс болай дип язган: «Һәрбер кеше диярлек җирдә тынычлык тели. Бер кеше дә башкаларга начарлык теләми дип әйтеп була. Әмма ни өчен соң, кешеләрнең тумыштан шундый теләкләре булса, дөньяга һәрвакыт сугыш янап тора?»

Моны аңлап булмый, шулай бит? Кешеләр тату яшәргә теләсәләр дә, бер-берсен нәфрәт итәләр, үтерәләр һәм шәфкатьле булу турында уйламыйлар да. Мәсәлән, кешеләр бер-берсен аяусыз җәзалау өчен һәм күпләп үтерү өчен, газ камералары, концлагерьләр, янып торучы сыекча белән атучы кораллар, напалмлы бомбалар һәм башка котычкыч нәрсәләрне кулланганнар.

Син бәхетле, тату яшәргә теләгән кешеләр үзләре генә мондый явызлыкка сәләтле дип саныйсыңмы? Нинди көчләр кешеләрне мондый җирәнгеч эшләргә котырта, аларны явызлык эшләргә мәҗбүр итә, аларны ничек теләсә шулай куллана? Кешеләрне мондый мәрхәмәтсез эшләргә берәр нинди күзгә күренми торган явыз көч котыртмыймы? Синдә андый сорау туганы бармы?

Дөнья белән идарә итүчеләр билгеле

Инҗилдә кешеләр белән һәм халыклар белән күзгә күренми торган акылга ия шәхес җитәкчелек итә дип ачыктан-ачык әйтелә: «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында». Шулай ук анда: «Бу... бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан»,— дип язылган (1 Яхъя 5:19; Ачылыш 12:9).

Бер тапкыр Гайсәне «иблис сынаган». Ул вакытта Гайсә бу дөньяның идарәчесе Иблис икәненә бер дә шикләнмәгәнен күрсәткән. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Иблис Аны [Гайсәне] бик биек тауга алып менеп, дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәтте һәм әйтте: „Әгәр Син йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен!“ „Кит, шайтан!“ — дип җавап бирде Гайсә» (Маттай 4:1, 8—10).

Игътибар ит: Шайтан Гайсәне аңа «дөньядагы барлык патшалыкларны» тәкъдим итеп сынаган. Бу патшалыклар Шайтанныкы булмаса, бу Гайсә өчен сынау булыр идеме? Булмас иде. Шунсына да игътибар ит: Гайсә Шайтанга: «Бу патшалыклар синеке түгел»,— дип әйтмәгән. Алар Шайтанныкы булмаса, Гайсә моны әйтер иде. Әйе, бу дөньяның күзгә күренми торган идарәчесе — Шайтан Иблис! Инҗилдә ул «бу гасырның илаһы» дип атала (2 Көринтлеләргә 4:4). Әмма ничек соң андый явыз шәхес бу зур урынга утырган?

Шайтан булып киткән бу шәхес Аллаһы барлыкка китергән фәрештә булган, әмма вакыт узу белән Аллаһы дәрәҗәсеннән көнләшә башлаган. Ул Аллаһының идарә итәргә хокукын шик астына алган. Һәм беренче хатын-кызны, Хауваны, алдар өчен еланны кулланган һәм шулай итеп аны да һәм аның ирен Адәмне дә Аллаһыны түгел, ә үзен тыңларга мәҗбүр итә алган (Яратылыш 3:1—6; 2 Көринтлеләргә 11:3). Ул шулай ук Адәм белән Хаувадан туачак бар кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китә алам дигән. Шуңа күрә Аллаһы, Шайтан үз сүзләренең дөреслеген исбат итә алсын өчен, аңа вакыт биргән. Әмма Шайтан уңышсыз булган (Әюб 1:6—12; 2:1—10).

Әмма Шайтан берүзе генә идарә итми: ул кайбер фәрештәләрне үзенә кушылырга чакырган. Хәзер алар да Аллаһыга каршы фетнәдә катнаша. Алар аның рухи ярдәмчеләре — җеннәр булып киткән. Инҗилдә, мәсихчеләргә киңәш бирелгәндә, алар турында болай дип әйтелә: «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. Чөнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә... бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:11, 12).

Явыз рухларга каршы тор

Бу күзгә күренми торган явыз идарә итүчеләр барлык кешеләрне, Аллаһыга гыйбадәт кылудан читкә алып китеп, ялгыш юлдан алып барыр өчен бар көчләрен куялар. Ялгыш юлларның берсе — бу кешене ул үлгәч яшәвен дәвам итә дигәнгә ышандыру. Әмма Аллаһы Сүзендә үлеләр бернәрсә дә белмиләр дип әйтелә (Яратылыш 2:17; 3:19; Йәзәкил 18:4; Мәдхия 145:3, 4; Вәгазьче 9:5, 10). Мәсәлән, явыз рух үлгән кешенең тавышына охшаш итеп аның туганнары яки дуслары белән сөйләшә ала. Моның өчен ул рухларны чакыра ала торган кешене куллана ала яки «теге дөньядан» килгән тавыш булып кылана. «Тавыш» мин үлгән кеше дип ышандырырга мөмкин, әмма чынлыкта ул җен!

Мондый тавыш ишетсәң, алданма. Ул әйткәннең барысын кире как, һәм Гайсә кебек үзеңне тот. Ул: «Кит, шайтан!» — дигән (Маттай 4:10; Ягъкуб 4:7). «Теге дөнья» белән кызыксынуың сине явыз рухлар белән бәйләнешкә алып кереп китмәсен. Сак бул! Мондый бәйләнеш спиритизм белән шөгыльләнү дип атала. Аллаһы үз хезмәтчеләрен андый эшләрдә катнашмагыз дип кисәтә. Изге Язмаларда «күрәзәче, ...рухларны чакыручы, тылсымчы һәм үлеләрне чакыручы» кешеләр хөкем ителә (Канун 18:10—12; Гәләтиялеләргә 5:19—21; Ачылыш 21:8).

Спиритизм төрләре кызык һәм мавыктыргыч булып күренергә мөмкин, әмма аларның берсендә дә катнашма, чөнки спиритизм аша кеше белән җеннәр идарә итә башлый. «Магик кристалл» куланып багу, спиритик сеанслар өчен планшеткалар куллану, экстрасенс сеанслары, хиромантия һәм астрология — бу спиритизмның кайбер төрләре генә. Җеннәр шулай ук кеше яшәгән йортта төрле тавыш, галәмәтләр чыгарырга мөмкин.

Явыз рухлар шулай ук кешеләрнең гөнаһлы теләкләрен куллана: алар әдәбиятта, фильмнарда, телевизор программаларында бозык җенси тәртип күрсәтелсен яки андый рәсемнәр бастырылсын өчен көч куялар. Җеннәр шуны белә: дөрес булмаган фикерләрне уйларыңнан алып ташламасаң, алар хәтердә уелып кала һәм кешеләрне, җеннәрне кебек, әхлаксыз тәртипкә этәрә (Яратылыш 6:1, 2; 1 Тессалуникәлеләргә 4:3—8; Яһүд 6).

Әйе, күп кешеләр дөнья белән явыз рухлар идарә итә дигән сүзләрдән көлер. Әмма моңа шаккатасы юк, чөнки Инҗилдә: «Шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 11:13, 14). Шайтан һәм җеннәр юк дип ышандырырга тели ул. Әмма үзеңне алдарга юл куйма! Шайтан һәм җеннәр бар, һәм сиңа аларга каршы һәрвакыт көрәшергә кирәк (1 Петер 5:8, 9).

Бәхеткә каршы, Шайтан һәм аның ярдәмчеләре тиздән юк ителәчәк! «Дөнья [шул исәптән идарә итүче җеннәр дә] һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 2:17). Алар юк ителгәч, кешеләр җиңел сулап куячак! Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы ихтыярын үтик, шул чакта без Аллаһының гадел яңа дөньясында мәңге шатланып яши алырбыз (Мәдхия 36:9—11, 29; 2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4).

[4 биттәге иллюстрация]

Шайтан бу дөнья хөкүмәтләрен, алар аныкы булмаса, Гайсәгә тәкъдим итә алыр идеме?