Бишенче дәрес
Бүләк бирсә бер дустың, яхшылык сиңа кылса, елмай! Ике тапкыр елмайсаң рәхәтрәк булыр аңа!
Ярдәм кулы сузсалар, берәр нәрсә бирсәләр, «Рәхмәт!» — диеп әйтергә онытма син кешегә.
КҮНЕГҮЛӘР
Балага укы:
Бала күрсәтсен:
Бүләк Малай
Ишек Ризык
Рәсемдә табыгыз:
Алма Телефон
Балагыздан сорагыз:
Ни өчен «Рәхмәт» дип әйтергә кирәк?