Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кадерле әти-әниләр!

Кадерле әти-әниләр!

Сез балагызга бирә алган бүләкләрнең иң яхшысы нинди? Бала күп нәрсәгә мохтаҗ: аңа сезнең яратуыгыз да, киңәшләрегез дә һәм яклавыгыз да кирәк. Ләкин сез бирә алган бүләкләрнең иң яхшысы — Йәһвә турында белем һәм аның Сүзендәге, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр (Яхъя 17:3). Андый белем балагызга Йәһвәне тагы да ныграк яратырга һәм аңа хәтта сабый чактан ук чын күңелдән хезмәт итәргә булыша ала (Маттай 21:16).

Сезгә үзегезгә яхшы билгеле булганча, бала сабый чактан ук кыска гына сорауларга җавап бирергә, кыска гына күнегүләрне ясарга ярата. Бу яктан сезгә «Изге Язмалардан сабаклар» дигән шушы брошюра булышыр. Һәр дәрес баланы гади телдә өйрәтер өчен төзелгән. Рәсемнәр һәм текст аеруча өч яшьлек я олырак балалар өчен әзерләнгән. Шулай ук күнегүләр китерелә. «Изге Язмалардан сабаклар» дигән брошюра күңел ачар өчен түгел, ә баланы өйрәтер өчен бастырылган. Балагызга аны укыгыз, шулай итеп бер-берегезгә тагын да якынрак булып китәрсез.

Бу басма балагызны «сабый чактан ук» Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән таныштырырга булышыр дип өметләнеп калабыз (2 Тимутигә 3:14, 15).

Сезнең кардәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы.