Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһының Сүзе тере»

«Аллаһының Сүзе тере»

Унөченче бүлек

«Аллаһының Сүзе тере»

Изге Язмалардагы киңәшләр проблемаларны хәл итәргә һәм хаталар эшләмәскә ярдәм итә ала. Моны без үткән бүлектән күрдек. Изге Язмаларның һәрвакыт кулланырлык акыллы киңәшләре бу китапның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына көчле дәлил булып тора. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17). Изге Язмаларда акыллы киңәшләр бирелә, ләкин иң мөһиме — ул, Аллаһы Сүзе буларак, кешеләрне үзгәртә.

1—3. а) Изге Язмаларда сыйфатларны үзгәртергә кирәк икәненә ничек басым ясала? б) Изге Язмалар кеше сыйфатларын үзгәртә ала икәнен нинди очраклар күрсәтә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР чыннан да кешеләрне үзгәртә аламы? Әйе, бу китап хәтта аларның сыйфатларын үзгәртә ала. Әйдәгез, Изге Язмаларның бер киңәшен карап чыгыйк: «Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. Фикерләү рәвешегез исә яңарырга тиеш, һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфеслеләргә 4:22—24).

2 Ә яңа кеше булып киенергә мөмкинме? Һичшиксез! Асылда, кеше мәсихче булып киткәч, аңа үз сыйфатларын үзгәртер өчен күп тырышлыклар куярга туры киләчәк (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Мәсәлән, Көньяк Америкада яшәүче бер малай тугыз яшендә ятим калган. Әти-әнисез үскәнгә күрә, аның холкы бозылган. Ул болай дип сөйли: «Миңа 18 тулганда, мин наркоман булып киттем, наркотиклар сатып алыр өчен акча кирәк иде, шуңа күрә мин урлый башладым. Ахыр чиктә мине төрмәгә утырттылар». Аның әтисенең сеңелесе Йәһвә Шаһите булган, һәм ул аңа ярдәм иткән.

3 Ул болай дип дәвам итә: «Әтиемнең сеңелесе минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башлады, һәм мин, җиде ай үткәч, наркотик куллану гадәтемне ташлый алдым». Ул шулай ук элекке дуслары белән араны өзгән һәм Йәһвә Шаһитләре арасында яңа дуслар тапкан. Ул болай дип дәвам итә: «Яңа дусларым һәм регуляр рәвештә үткәрелгән Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә мин рухи яктан үстем һәм ахырда тормышымны Аллаһыга багышладым». Әйе, бу элеккеге наркоман һәм карак ашкынучан мәсихче булып киткән. Аңа шундый кискен үзгәрешләр ясарга Изге Язмалар ярдәм иткән. Чыннан да, рәсүл Паул әйткәнчә, «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

Белем ярдәмендә үзгәргән кешеләр

4, 5. Көлессәйлеләргә 3:8—10 дагы сүзләр буенча, яңа кеше булып киенер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

4 Изге Язмалар кешеләрне ничек үзгәртә? Бу сорауга җавап Изге Язмаларда язылган: «Сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; бер-берегезгә ялган сөйләмәгез, чөнки сез бөтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора» (Көлессәйлеләргә 3:8—10).

5 Изге Язмалардан алынган төгәл белемнең мөһимлегенә игътибар итик. Анда безгә нинди сыйфатлардан арынырга, ә нинди сыйфатларны үстерергә кирәк икәне турында әйтелә. Изге Язмалардан алынган белем кешегә нык тәэсир итә ала. Моны Төньяк Европада яшәүче егет белән булган бер очрактан күреп була. Ул бик тиз кызып китүчән булган. Үскәндә ул һәрвакыт башкалар белән сугышкан һәм, үз ачуын басар өчен, бокс белән шөгыльләнә башлаган, ләкин үз ярсуын тыя ала алмаган. Армиядә хезмәт иткәндә, ул, бер солдатны кыйнап, зур бәлагә эләккән. Армиядән кайткач, ул өйләнгән, әмма соңрак үз хатынын кыйный башлаган. Бер тапкыр, гаиләдә талаш чыккач, ул хәтта үз әтисен аяктан егып кыйнаган. Нинди ачулы һәм тиз кызып китүчән кеше булган ул!

6, 7. Изге Язмалардан алынган төгәл белем Төньяк Европада яшәүче егеткә үзен үзгәртергә ничек ярдәм иткән?

6 Йәһвә Шаһитләре аның белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башлагач, мондый киңәш биргәннәр: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз... Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз» (Римлыларга 12:17—19). Бу киңәш аңа үзенең тиз кызып китүчән булуы зур кимчелек икәнен аңларга ярдәм иткән. Тату яшәгән мәсихчегә бокс белән шөгыльләнү ярамый икәнен аңлагач, ул аны ташлаган. Әмма аңа үзенең тиз кызып китүчән булуы белән көрәшү авыр булган.

7 Ул Изге Язмалардагы принципларны яхшырак аңлый башлаган, һәм бу аңа ярдәм иткән. Аның вөҗданы чистарган, һәм бу аңа үз начар сыйфатын җиңәргә булышкан, ул рухи яктан үскән. Бер тапкыр бер кешенең шул егеткә ачуы чыккан, һәм ул аны кычкырып мыскыллый башлаган. Егет исә элекке кебек ярсып киткән, әмма оят сизгән, һәм бу аңа үз ярсуына бирелмәскә ярдәм иткән. «Яманлыкка каршы яманлык» кылыр урынына, ул үз-үзен кулга алган. Хәзер ул Изге Язмалардан алынган төгәл белем ярдәмендә үзгәргән, яңа кеше булып киенгән егет инде.

Аллаһы турында белем

8. а) Кемгә охшашлы итеп яңа кеше яңара? б) Яңа кеше нинди белем ярдәмендә үзгәрә?

8 Әйе, күп кешеләр нәрсә дөрес икәнен белә, ләкин тән теләкләренә бирелә. Күрәсең, нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен белү генә әз. Өстә каралган мисаллардагы кешеләргә башка нәрсә үзгәрергә ярдәм иткән. Нәрсә? Дүртенче абзацтагы шигырьдә болай дип әйтелгән иде: «Яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора» (Көлессәйлеләргә 3:10). Адәм Аллаһыга охшатып яратылган кебек, яңа кеше дә Аллаһыга охшашлы итеп яңара (Яратылыш 1:26). Шуңа күрә искә алынган ике яшь кешегә ярдәм иткән төгәл белем — бу Аллаһы турындагы белем. Бу безгә Гайсәнең сүзләрен искә төшерә: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3).

9. Аллаһы турындагы белем безгә үз сыйфатларыбызны үзгәртергә ничек булыша?

9 Аллаһы турындагы белем безгә үз сыйфатларыбызны үзгәртергә ничек ярдәм итә? Ул бездә үзгәрергә теләк тудыра. Изге Язмаларны өйрәнеп Аллаһы турында белем алганда, безгә аның сыйфатлары ачыклана һәм яратуы күренә. Ә бу безне, үз чиратында, аны яратырга дәртләндерә (1 Яхъя 4:19). Шуңа күрә без Гайсә әйткән беренче һәм иң мөһим әмергә буйсына алабыз: «Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37). Аллаһыны яратканга күрә, безнең Йәһвәгә яраклы яңа кеше булып киенергә теләгебез туа. Бу безне аңа охшарга дәртләндерә. Һәм бу авыр булса да, безгә бу яктан көч куярга кирәк.

Тирән тамырланган кимчелекләр

10, 11. Төгәл белем Төньяк Америкада яшәүче бер яшь хатын-кызга үзгәрергә ничек булышкан?

10 Кайвакыт бу чыннан да көрәш булырга мөмкин. Төньяк Америкада яшәүче бер яшь хатын-кызга үзгәрер өчен көрәшергә туры килгән. Бала чагында аны көчләгәннәр, аның гаиләсендә көч кулланганнар һәм ахыр чиктә ул наркотиклар куллана башлаган. Әмма наркотиклар кыйбат булганга, ул, бу гадәткә акчасы булсын өчен, фахишә булып үзен сата башлаган. Ул шулай ук туристларга бәйләнгән, аларны талаган. Аның вакыты күбрәк бильярд уйнап һәм төрмәдә утырып үткән.

11 Йәһвә Шаһитләре аны очраткач, ул инде берничә мәртәбә аборт ясаган һәм никахтан тыш бала тәрбияләүче хатын булган. Әмма аңа Изге Язмалардан ишеткәне ошаган, һәм аның белән өйрәнү башлаганнар. Тиздән ул Аллаһы белән мөнәсәбәтләр төзегән һәм үзгәрә башлаган.

12, 13. Бервакыт тамыр җибәргән төгәл белем кешегә үзгәрергә ничек ярдәм иткән?

12 Ләкин аңа зур көрәш алып барырга туры килгән, чөнки аның элекке гадәтләре тамырланган булган. Бервакыт ул яхшы ниятләрдән чыгып бирелгән киңәшкә үпкәләгән, Изге Язмалар өйрәнүен калдырган һәм үзенең начар яшәү рәвешенә кире кайткан. Әмма Изге Язмалардагы хакыйкать аның тормышында тамыр җибәргәнгә, ул аны оныта алмаган. Ул болай дип әйтә: «Вакыт-вакыт миңа оят булып китә иде һәм мин 2 Петер 2:22 дәге: „Эт үзенең косыгына... [ә] юындырылган дуңгыз пычрак саз[га әйләнеп кайта]“,— дигән сүзләрне искә төшерә идем».

13 Бу сүзләр аны бирешмәскә дәртләндергән. Ул болай дип сөйли: «Мин, Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп һәм ярдәм сорап, еш кына дога кыла идем». Ул үз көрәшүен дәвам иткән, һәм яңа кешегә хас сыйфатлар аңарда тирәнрәк тамыр җибәргән. Бервакыт, йомшаклык күрсәтеп, ул артыгын эчкән һәм зина кылган. Ләкин бу гөнаһка аның карашы инде башка булган һәм аның чынлап та үзгәргәнен күрсәткән. Ул үзенә җирәнеп караган һәм, үзе әйткәнчә, күп дога кылган һәм өйрәнгән. Ахыр чиктә, Аллаһы Сүзе аның тормышына шулкадәр тәэсир иткән ки, хәтта ул чиста һәм лаеклы тормыш алып баручы ашкынучан мәсихче булып киткән. Элек наркотиклар кулланган һәм бозык тормыш алып барган азгын хатын-кыз хәзер инде бөтенләй башка тормыш алып бара.

Аллаһы Сүзе ярдәмендә үзгәргән кешеләр

14, 15. а) Аллаһыдан килгән нинди көч Изге Язмалар аша кешеләргә тәэсир итә? б) Бүгенге чын мәсихчеләрнең кайбер сыйфатларын әйтеп бирегез.

14 Изге Язмалар басынкы кешеләргә үзгәрергә ярдәм итә, һәм бу аның авторы кеше түгел икәнен күрсәтә. Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап булганга, Аллаһы рухы аның аша кешеләрне үзгәртә. Изге рух Гайсәгә могҗизалар кылырга ярдәм иткән, шул ук рух безгә дә начар сыйфатлардан арынырга һәм мәсихчеләргә хас сыйфатларны үстерергә булыша. Мәсәлән мондый сыйфатлар: мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү. Алар Изге Язмаларда «изге рух җимеше» дип атала (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД).

15 Бүген бу рух берничә кешегә генә түгел, ә миллионлаган кешеләргә тәэсир итә. Йәһвә аларны өйрәтә һәм аларга мул тынычлык бирә (Ишагыйя 54:13). Кемнәр алар? Алар турында Гайсә болай дип әйткән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Мәсихче ярату — бу изге рух җимешенең бер сыйфаты һәм яңа кешенең мөһим өлеше. Җирдә андый ярату күрсәткән кешеләр бармы?

16, 17. Кайбер газеталарда Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтелгән?

16 Әйдәгез, Төньяк Америкадагы бер газетада бастырылган хатка игътибар итик: «Аларның үз диннәренә күчерергә тырышлыклары сезне дә, мине кебек, ачуландыра я ярсытадыр да, аларның тугры, акыллы, кешелекле булуы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруы сезне таң калдырырга мөмкин» («New Haven Register»). Бер немец газетасында шул ук кешеләр турында болай дип әйтелә: «Алар Федератив республикада [Германиядә] салымны үз вакытында түләүче иң намуслы кешеләр. Алар машина йөрткәндә бар кагыйдәләрне үтиләр, җинаять кылмыйлар һәм шулай итеп законнарга буйсыналар» («Мюнхнер Меркур»).

17 Бу ике газетада нинди кешеләр турында әйтелә? Нәкъ шул ук кешеләр турында Буэнос-Айреснең (Аргентина) бер газетасында болай дип язылган булган: «Йәһвә Шаһитләре елдан-ел үзләрен эшчән, җитди карашлы, сакчыл һәм Аллаһыдан куркып яшәүчеләр итеп күрсәтәләр. Безнең илебезгә нәкъ шундый кешеләр кирәк» («Herald»). Замбиядә үткәрелгән һәм бер журналда бастырылган социологик тикшерүдә дә шул ук кешеләр турында болай дип әйтелгән: «Башка диннәрдәге кешеләргә караганда, Йәһвә Шаһитләренең никахлары ныграк» («American Ethnologist»).

18, 19. Италиядә һәм Көньяк Африкада Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтәләр?

18 Бер итальян газетасында Йәһвә Шаһитләре турында болай дип әйтелгән: «Алар кебек үрнәк алырлык гражданнар юк, чөнки алар салым түләүдән баш тартмый яки, законнарга буйсынмас өчен, сәбәпләр эзләми. Алар һәр көн әхлакый принциплар буенча яшәргә тырыша: алар якыннарын ярата, сәяси хакимлеккә омтылмый, көч кулланмый һәм намуслы (ә христианнарның күбесе шул принципларны „ял көн“ принциплары дип саный һәм алар кафедра артына басып вәгазь өчен генә яраклы дип уйлый)» («La Stampa»).

19 Көньяк Африкадагы бер университетның профессоры бу илнең элеккеге законнары аркасында раса ягыннан дискриминацияләү белән очрашкан булган. Ул Йәһвә Шаһитләре турында «Изге Язмаларның югары нормалары ярдәмендә расага карап кешеләрне бүлмәскә өйрәтелгән кешеләр» дигән. Бу сүзләрне аңлатып, ул болай дип өстәгән: «Алар тән төсенә карамый, ә кешенең чынбарлыкта нинди икәненә игътибар итә. Бүген Йәһвә Шаһитләре — бердәнбер чын кардәшлек».

20. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре башкалардан аерылып тора?

20 Әйе, Изге Язмаларга үз йөрәкләренә тәэсир итәргә юл куйган һәм изге рух ярдәмендә үзгәргән кешеләр бар. Шунысы игътибарга лаек: Гайсәнең әмерен үтәгән, ягъни, инде әйтелгәнчә, бөтен дөнья буенча Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән кешеләр — бу Йәһвә Шаһитләре (Маттай 24:14). Ни өчен алар бу яктан аерылып тора? Йәһвә Шаһитләре күп яктан башка кешеләргә охшаш. Аларның тән теләкләре, акча ягыннан проблемалары һәм көндәлек ихтыяҗлары шул ук. Ләкин төркем буларак, алар Аллаһыны ярата, Изге Язмалардагы сүзләргә җитди караш белән карый һәм бу китапка үз тормышларына тәэсир итәргә юл куя.

21. Бүгенге нәфрәт белән тулган дөньяда Йәһвә Шаһитләре кебек кешеләрнең булуы нәрсәне исбатлый?

21 236 ил һәм территориядә миллионлаган Йәһвә Шаһите яши. Аларның расалары, телләре һәм иҗтимагый дәрәҗәләре төрле. Моңа карамастан, алар бердәм һәм тату яшәгән халыкара кардәшлек булып тора. Нинди генә илдә яшәсәләр дә, алар — үрнәк алырлык гражданнар, ләкин беренче чиратта, Аллаһы Патшалыгының гражданнары буларак, алар башкаларга Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли. Бу дөнья бүленгән һәм нәфрәт белән тулы булса да, анда Йәһвә Шаһитләре кебек кешеләр бар, һәм бу Аллаһы рухының кешеләргә әле дә тәэсир иткәненә көчле дәлил булып тора. Ә бу, үз чиратында, Изге Язмаларның чынлап та «тере вә куәтле» икәнен раслый.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 177 нче бит]

Изге Язмалар чыннан да кешеләрне үзгәртә

[Тексттан алынган өзек. 181 нче бит]

Аллаһы турындагы белем кешене аңа охшарга дәртләндерә