Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Еврей Язмаларына» ышанып буламы?

«Еврей Язмаларына» ышанып буламы?

Дүртенче бүлек

«Еврей Язмаларына» ышанып буламы?

Чираттагы бүлекләрдә без Изге Язмаларны тәнкыйтьчеләр бу китап турында нәрсә язган икәнен карап чыгарбыз. Алар, мәсәлән, Изге Язмалар бу нибары мифлар һәм риваятьләр җыентыгы, ди. Аларның сүзләре хакмы? Бу бүлектә без шул сорауга җавап алырбыз. Ә кайбер тәнкыйтьчеләр Изге Язмаларда каршылыклар бар һәм ул фәнгә каршы килә дип яза. Алай дип әйтер өчен җитди сәбәпләр бармы? Бу сорауга җавап соңрак каралачак. Әйдәгез, башта Изге Язмаларның беренче өлешенә — Еврей Язмаларына игътибар итик.

1, 2. Әрихә шәһәре белән нәрсә булган, һәм моңа бәйле нинди сораулар туа?

БЕР борынгы шәһәрне гаскәрләр камап алган. Алар Үрдүн елгасы аша үтеп, шул шәһәрнең биек стеналары янында туктаган һәм үзләрен бик сәер тота! Алты көн дәвамында бу гаскәрләр шул шәһәрне уратып һәм бер сүз дә дәшмичә уза, нибары алар белән бергә барган руханилар гына быргы кычкырта. Җиденче көнне гаскәрләр шәһәрне уратып җиде тапкыр үтә. Бервакыт руханилар бар көчләрен җыеп быргы кычкырта, һәм шунда гаскәрләр каты тавыш белән кычкырып җибәрә. Шәһәр стеналары тузан күтәреп җимерелеп төшә, һәм гаскәрләргә шәһәрне яулап алырга инде бернәрсә дә комачауламый (Ешуа 6:1—21).

2 Моның турында Еврей Язмаларының алтынчы китабында — Ешуа китабында әйтелә. Анда якынча 3 500 ел элек булган Әрихә шәһәренең җимерелүе турында язылган. Әмма бу вакыйга чыннан да булганмы? Изге Язмаларны тәнкыйтьчеләрнең күбесе булмаган дип әйтә *. Алар мондый фикердә тора: Изге Язмаларның беренче биш китабы һәм Ешуа китабы — бу риваятьләр җыентыгы, һәм аларны шул вакыйгалардан соң күп гасырлар үткәч кенә язганнар. Археологларның күпләре исраиллеләр Кәнган җирләренә кергәндә, Әрихә шәһәре хәтта булмаган да, ди.

3. Ни өчен Изге Язмалардагы тарихның ышанычка лаек булуын тикшерү мөһим?

3 Аларның бу сүзләре белән берничек тә ризалашып булмый. Изге Язмаларны укыганда, сез шуңа игътибар итәрсез: бу китапның тәгълиматлары тарихка бик нык бәйле. Аллаһы җирдә чыннан да яшәгән ир-атлар, хатын-кызлар, гаиләләр һәм милләтләр белән эш иткән, ул үз боерыкларын чыннан да яшәгән кешеләргә биргән. Изге Язмаларда язылган тарихның дөреслеген шик астына алган бүгенге белгечләр андагы хәбәрнең мөһимлеген һәм ышанычлы булуын да шик астына ала. Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүзе икән, димәк, анда мифлар һәм риваятьләр түгел, ә ышанычка лаек тарих язылган. Тәнкыйтьчеләрнең, андагы тарихның ышанычсыз булуын күрсәтер өчен, дәлилләре бармы?

Тәнкыйтьчеләргә ышанып буламы?

4—6. Велльгаузенның теорияләрен әйтеп бирегез.

4 Изге Язмаларны тәнкыйтьләп өйрәнү ысулы үз башлангычын XVIII—XIX гасырларда алган. XIX гасырның азагында Германиянең Изге Язмалар тәнкыйтьчесе Юлиус Велльгаузен Тәүрат һәм Ешуа китаплары б. э. к. V гасырда, ягъни аларда әйтелгән вакыйгалардан соң якынча мең ел үткәч, язылган дигән теорияне киң тарата башлаган. Шулай да ул бу китапларда алдарак язылган материал бар дип таный1. Бу теория 1911 елда «Британника энциклопедиясе»нең 11 нче чыгарылышында бастырылган, һәм анда болай дип әйтелгән булган: «[Тәүратның] Яратылыш китабы — бу Бабыл әсирлегеннән кайткан яһүдләр төзегән китап. Алар аны шул вакытта билгеле булган руханилар чыганагына (Р), шулай ук алдарак язылган башка чыганакларга нигезләнеп язганнар. Бу чыганаклар Р чыганагыннан тел, стиль һәм дини карашлар ягыннан бик нык аерылып тора».

5 Велльгаузен һәм аның теориясен кабул итүчеләр Еврей Язмаларының беренче китапларындагы бар тарих — бу «тарих түгел, ә борынгы риваятьләр» дип санаган2. Алар аны кешеләр Исраил тарихын чагылдырыр өчен генә язган дип уйлаган. Мәсәлән, аларның сүзләре буенча, Ягъкуб белән Эсау арасындагы дошманлык чынында булмаган, аларның мисалы аша Исраил халкы белән Эдом арасындагы соңрак булган дошманлык кына чагылдырылган.

6 Бу тәнкыйтьчеләр шулай ук Мусага килешү сандыгы ясарга әмер дә бирелмәгән һәм исраиллеләрнең чүлдә гыйбадәт кылу үзәге — чатыр да беркайчан булмаган дип уйлаган. Аларның сүзләре буенча, Исраилдә руханилар билгеләнсә дә, Һарун нәселеннән чыккан руханиларны Иерусалим җимерелер алдыннан берничә ел алдарак кына билгели башлаганнар. Алар Иерусалимны бабыллылар б. э. к. VI гасырның башында җимергән дип санаган3.

7, 8. Велльгаузен үз теорияләрен исбатлап нинди «дәлилләр» китергән, һәм алар нигезлеме?

7 Үз теорияләрен раслар өчен, алар нинди «дәлилләр» китергән? Алар Изге Язмаларның беренче китапларын төрле документларга бүлеп була дип санаган. Һәм аны бүлгәндә, алар мондый төп принципны кулланган: әгәр Изге Язмаларның шигырендә «Аллаһы» (’Элохи́м) дигән еврей сүзе кулланылса, димәк, моны бер кеше язган, ә инде Аллаһының исеме «Йәһвә» кулланылса, моны, димәк, башка бер кеше язган. Имеш, бер кеше бу сүзнең икесен дә куллана алмый4.

8 Алар, шулай ук, китапта бер үк вакыйга берничә тапкыр кабатлана икән, бу аны берничә кеше язганын дәлилли дип әйткән, әмма борынгы семит әдәбиятына андый кабатланулар хас. Китапның стиле дә үзгәрсә, бу шулай ук аны берничә кеше язганын күрсәтә дигән алар. Әмма безнең заман язучылары да үз язу стильләрен темаларына карап үзгәрткән бит. Аларның стильләре, шулай ук, тәҗрибәләре үскән саен да үзгәргән *.

9—11. Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре уйлап чыгарган теорияләрнең кайбер хаталарын әйтеп бирегез.

9 Бу теорияләрне исбатлаучы берәр чын дәлил бармы? Юк. Бер китапта болай дип әйтелә: «Тәнкыйтьнең хәтта иң яхшысы да берәр теориягә һәм фаразга нигезләнгән; аңа һәрвакыт берәр нинди үзгәрешләр кертергә кирәк яки ул ахыр чиктә дөрес булып чыкмый, һәм аны башкасы белән алмаштырырга туры килә. Аны акыл өчен „күнегүләр“ дип атап була, ә андый „күнегүләргә“ шикләнүләр, исәпләүләр хас»5. Ә инде Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре турында әйткәндә, алар аеруча «теориягә һәм фаразга нигезләнеп» эш иткән.

10 Глесон Арчер бу тәнкыйтьчеләрнең фикер йөртүенә хас тагын бер хата турында язган: «Велльгаузен мәктәбе бер фараздан башлана (алар аның дөреслегенә бернинди дәлил китерми): Исраил динен, башка диннәрне кебек, кеше уйлап чыгарган һәм ул нибары эволюция аркасында барлыкка килгән»6. Ягъни Велльгаузен һәм аңа иярүчеләр үзләренең бар теорияләрен Изге Язмалар бу кеше сүзе дигән фаразга нигезләнеп төзегәннәр.

11 1909 елда бер энциклопедиядә Велльгаузен теориясенең башка ике хатасы турында әйтелгән: «Велльгаузен үз замандаш тәнкыйтьчеләрен ике фараз ярдәмендә үзенә җәлеп иткән: 1) дин үсү белән йолалар катлаулана, 2) борынгырак чыганаклар [йолалар] алдарак булган йолалар белән бәйле. Беренче фараз борынгы кешеләр культурасы турында билгеле булган фактларга каршы килә, ә икенче фараз, аны Һиндстан кодексы кебек йолалар кодекслары ярдәмендә тикшергәндә, нигезсез булып чыга» («The Jewish Encyclopedia»).

12. Археология ачышларын исәпкә алып тәнкыйтьчеләрнең теорияләре турында нәрсә әйтеп була?

12 Тәнкыйтьчеләрнең теорияләре дөрес яки юкмы икәнен күрергә тагын нәрсә булыша? Шул ук энциклопедиядә болай диелгән: «Велльгаузен Изге Язмаларның үзен генә тикшереп нәтиҗәләр ясый, ә аларны фәнни археологияне исәпкә алып ясарга кирәк». Еллар узгач, археология Велльгаузен теорияләренең дөреслеген раслаганмы? Башка бер энциклопедиядә болай дип әйтелгән: «Археология тәнкыйтьчеләре [Изге Язмалар тарихының] иң борынгы тарихи нечкәлекләренең төгәллеген раслый һәм Тәүраттагы хәбәр бу нибары соңрак булган вакыйгаларның чагылышы гына дигән теорияне шик астына ала» («The New Encyclopædia Britannica»).

13, 14. Ни өчен Велльгаузен теорияләре, үз хаталарына карамастан, киң таралган?

13 Ни өчен бу тәнкыйтьчеләрнең теорияләре, үз хаталарына карамастан, галимнәр арасында шулкадәр киң таралган? Чөнки бу теорияләрдә аларның ишетәсе килгән фикерләр яңгырый. XIX гасырның бер галиме болай дигән: «Велльгаузен китабы турында әйткәндә, мин үзем аны башка китапларга караганда хуп күрәм, чөнки миңа Еврей Язмалары тарихының авыр проблемасы, кеше эволюциясенең принцибы белән туры килеп, ниһаять чишелде кебек күренде. Бу принципны мин бар диннең тарихына кулланырга мәҗбүр»7. Күрәсең, аның эволюционист буларак Изге Язмаларга тискәре карашы бу тәнкыйтьчеләрнең теориясе белән туры килгән. Әйе, бу ике теория дә бер үк максатка хезмәт итә. Эволюция теориясе буенча, Барлыкка Китерүчегә ышану кирәк түгел, ә Велльгаузен теорияләре буенча, Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына ышанасы юк.

14 Без рационализм заманында яшибез, һәм галимнәр Изге Язмалар бу Аллаһы сүзе түгел, ә кеше сүзе дигән фаразны аеруча теләп кабул итәләр *. Алар андагы пәйгамбәрлекләрне чын пәйгамбәрлек дип санамый, һәм аларга пәйгамбәрлекләрдәге вакыйгалар инде үтәлгәч язылган булган дигәнгә ышану күпкә җиңелрәк. Алар Изге Язмалардагы могҗизалар булган дигән фикер белән берничек тә ризалашмый, һәм алар андагы могҗизаларны миф, риваять яки әкият дип аңлатуны яхшырак күрә. Ләкин андый караш гаделсез һәм Изге Язмаларны, ул дөрес түгел дип, кире кагарга җитди сәбәп бирми. Тәнкыйтьчеләр үз теорияләрендә бик җитди хаталар ясаган, һәм аларның Изге Язмаларга ташланулары Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булмаганын исбатламады.

Археология һәм Изге Язмалар

15, 16. Археология Изге Язмаларда искә алынган нинди борынгы идарәченең булганын раслый?

15 Археологлар, тәнкыйтьчеләргә караганда, үз тикшерүләрен күпкә төплерәк үткәрә. Борынгы заманда кешеләр яшәгән урыннарда төрле казулар алып барып, алар безгә шул заман турында күбрәк белергә булыша. Шуңа күрә алар ясаган ачышларның күп кенә очракларда Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән туры килгәненә гаҗәпләнәсе юк. Кайвакыт археология Изге Язмаларны тәнкыйтьчеләрдән хәтта яклап чыга.

16 Мәсәлән, Данил китабы буенча, фарсылар Бабылны җимерер алдыннан, аның идарәчесенең исеме Балтасар булган (Данил 5:1—30). Бу исем башка бернинди чыганакта да искә алынмаганга, Изге Язмаларда дөрес әйтелмәгән һәм андый кеше беркайчан да яшәмәгән дигән фикер таралган. Әмма XIX гасырда Гыйракның көнчыгышында казулар алып барылганда, берничә чөй язулы кечкенә цилиндр табылган. Анда шулай ук Бабыл патшасы Набонидның үзенең беренче улының сәламәтлеге турында догасы язылган булган. Бу угылның исеме ничек? Балтасар.

17. Балтасар күпчелек документларда принц дип аталганын исәпкә алсак, ни өчен ул Изге Язмаларда патша дип атала?

17 Шулай итеп, Балтасар чыннан да яшәгән! Әмма Бабыл шәһәре җимерелгән вакытта, ул патша булганмы? Күпчелек документларда ул патшаның угылы, тәхеткә утырырга тиешле принц, дип аталган. Ләкин «Набонид турында поэма» дип исемләнгән документларның берсе Балтасарның патшалыкта нинди урында утырганын аңларга булышкан. Анда болай дип әйтелгән булган: «Ул [Набонид] үзенең беренче угылына „Лагерь“ны тапшырган, илдәге бар гаскәрләрне аңа буйсындырган. Ул аңа (барысын) биргән һәм патшалыкны ышанып тапшырган»8. Шулай итеп, Балтасарга патшалык тапшырылган булган. Асылда, бу аны патша иткән! * Шуңа күрә Бабылдагы соңгы мәҗлестә Балтасарның Данилга патшалыкта ни өчен өченче идарәче булырга тәкъдим иткәне аңлашыла (Данил 5:16). Набонид Бабылда беренче идарәче булса, Балтасар икенче идарәче булган.

Башка дәлилләр

18. Археология Давыт идарә иткәндә булган тынычлык белән муллыкның дөреслеген ничек раслый?

18 Әйе, археологларның ачышлары Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуын күрсәтә. Менә моңа бер мисал. Изге Язмалар буенча, Сөләйман патша үз әтисе Давыттан соң идарә итә башлагач, Исраил зур муллыкка шатланып яшәгән: «Диңгез янындагы ком шикелле күп санлы Яһүдия һәм Исраил ашаган, эчкән һәм шатланган» (3 Патшалык 4:20). Бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтеп, бер китапта болай дип әйтелә: «Б. э. к. Х гасырда һәм соңыннан, Давыт идарә иткәндә урнаштырылган тынычлык һәм муллык булган. Шуңа күрә күбрәк яңа шәһәрләр төзелгән, Яһүдиядә кеше саны бик нык арткан. Бу археологик ачышлардан күренә»10.

19. Археология Исраил белән Моаб арасындагы сугыш турында нинди мәгълүмат бирә?

19 Соңрак Исраил белән Яһүдия ике халык булып киткән, һәм Исраил күршедәге Моаб җирләрен яулап алган. Бервакыт Меша патша җитәкчелегендә Моаб фетнә күтәргән, һәм Исраил, Моаб иленә каршы сугышыр өчен, Яһүдия һәм күршедәге Эдом халкы белән килешү төзегән (4 Патшалык 3:4—27). Шунсы кызык: 1868 елда Үрдүн елгасы тирәсендә бер стела, ягъни язулы таш плитә, тапканнар, һәм анда моаб телендә Мешаның шул сугыш турында сүзләре язылган булган.

20. Археологлар Ассирия иленең Исраилне җимергәне турында нәрсә ачыклаган?

20 Шуннан соң, б. э. к. 740 елда, Аллаһы Ассирия иленә фетнәче төньяк патшалык Исраилне җимерергә рөхсәт иткән (4 Патшалык 17:6—18). Изге Язмаларның бу өзеге турында Кэтлин Кеньон: «Монда арттырып язганнар дигән шик туарга мөмкин»,— дигән. Әмма арттырганнармы? Ул болай дип дәвам иткән: «Археологик ачышлар Исраил патшалыгының җимерелүен, Изге Язмаларда моның турында әйтелгәннәр белән чагыштырганда, күпкә ачыграк сурәтләп бирә. [...] Археологлар Исраилнең Самарея, Хазор, Мегиддо кебек шәһәрләренең җимерелүен ачыклаганнан соң, моның турында [Изге Язмаларда] бер дә арттырмыйча язылганын күргәннәр»11.

21. Археология бабыллыларның Яһүдияне үзләренә буйсындыруы турында нәрсә ачыклый?

21 Соңрак, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бабыллылар Еһоякин патша җитәкчелегендәге Иерусалимны камап шәһәрне яулап алганнар. Бу вакыйга турында бабыллыларның елъязмасында — археологлар тапкан чөй язулы плитәдә язылган. Анда болай дип әйтелгән: «Аккад [Бабыл] патшасы... Яһүдия (иахуду) шәһәрен камап алды һәм адару аеның икенче көнендә шәһәрне яулап алды»12. Еһоякинны Бабылга алып китеп төрмәгә утыртканнар. Әмма соңрак, Изге Язмалар буенча, аны азат иткәннәр һәм һәр көн ризык биреп торганнар (4 Патшалык 24:8—15; 25:27—30). Бабылда табылган бер рәсми документта «Яһүдия патшасы Еһоякинга» бирелгән ризыклар исемлеге китерелгән. Бу Изге Язмаларда язылганның хак булуын күрсәтә.

22, 23. Тулаем алганда, археология һәм Изге Язмаларда язылган тарих турында нәрсә әйтеп була?

22 Археология һәм Изге Язмаларда язылган тарих турында профессор Дэйвид Ноэл Фридман болай дигән: «Археология Изге Язмаларда әйтелгәннәрнең тарихи булуын, тулаем алганда, раслый. Ыруг башлыкларыннан алып Грек Язмалары заманына кадәр китерелгән киң хронологик мәгълүмат археологиягә билгеле булганнар белән туры килә. [...] Изге Язмалар фәнни яктан караганда тарихи хәбәр булмаса да, алдагы ачышлар бу хәбәр тарих белән бәйле һәм хак дигән карашны раслаячак дип өметләнәбез».

23 Изге Язмалар китабының дөреслеген шик астына алырга тырышкан тәнкыйтьчеләр турында шул ук профессор болай дип язган: «Бүгенге галимнәр Изге Язмалардагы тарихны үзгәртеп күрсәтергә тырышалар. Мәсәлән, Велльгаузен ыруг башлыклары яшәгән заман бу патшалыкның [Исраилнең] бүленгән чагын чагылдыра дигән, ә Нот һәм аңа иярүчеләр, Муса җирдә яшәмәгән һәм Исраилнең Мисырдан чыгуы булмаган дип, Исраилнең тарихын үзгәртергә тырышкан. Әмма археологик ачышлар һәм Изге Язмалар алар хак түгел икәнен күрсәтте»14.

Әрихәнең җимерелүе

24. Әрихәнең җимерелүе турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

24 Археология ачышлары һәм Изге Язмаларда әйтелгәннәр һәр очракта да туры киләме? Юк, һәм моңа мисаллар күп. Аларның берсе — шушы бүлекнең башында китерелгән Әрихә шәһәренең җимерелүе турындагы хәбәр. Изге Язмалар буенча, Ешуа исраиллеләрне Кәнган җиренә алып кергәндә, аларның беренче яулаган шәһәрләре Әрихә булган. Изге Язмаларда китерелгән хронология буенча, бу шәһәр б. э. к. XV гасырның беренче яртысында җимерелгән булган. Шәһәрне яулап алганнан соң, аны тулысынча яндырганнар, һәм анда гасырлар дәвамында беркем яшәмәгән (Ешуа 6:1—26; 3 Патшалык 16:34).

25, 26. Әрихә җирләрендә казу эшләрен алып бару ярдәмендә нинди ике төрле нәтиҗә ясалган?

25 Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан профессор Джон Гарстэнг Әрихә шәһәре урнашкан урынны чамалап шул җирдә казу эшләрен башлаган. Ул бу шәһәр бик борынгы булган, җимерелгән һәм күп тапкыр төзекләндерелгән булган дигән нәтиҗәгә килгән. Ул шулай ук бер тапкыр шәһәрнең стеналары җир тетрәү вакытында кебек ишелеп төшкән, ә шәһәр тулысынча яндырылган булган дигән ачыш ясаган. Аның сүзләре буенча, бу б. э. к. якынча 1400 елларда булган. Һәм Изге Язмалар ярдәмендә санап чыгарылган Әрихәнең җимерелү елы бу елдан бик нык аерылып тормый15.

26 Сугыштан соң башка бер археолог, Кэтлин Кеньон, Әрихә урнашкан җирдә казу эшләрен дәвам иткән һәм мондый нәтиҗәгә килгән: Әрихә стеналарының җимерелү елы Гарстэнг әйткән елдан берничә йөз елга аерылып тора, һәм Әрихәнең төп җимерелүе б. э. к. XVI гасырда булган, ә XV гасырда, Изге Язмалар буенча Ешуа шул җиргә кергән елны, ул урында бернинди шәһәр булмаган. Кеньон язганча, шәһәр, бәлки, тагын башка бер вакытта, б. э. к. 1325 елда, җимерелгән булгандыр. «Әрихә Ешуа яулап алуы аркасында җимерелгән булса, димәк бу, археология фаразлавынча, шул [б. э. к. 1325] елны булган»,— дип язган ул16.

27. Ни өчен археология белән Изге Язмалар арасындагы аерма безне чиктән тыш борчымаска тиеш?

27 Димәк, Изге Язмалар хак түгел булып чыгамы? Һич тә юк. Безгә шуны истә тотарга кирәк: археология безнең өчен борынгы заманга тәрәзә шикелле булса да, бу тәрәзәнең пыяласы кайвакыт пычрак һәм кайвакыт хәтта аның аша бернәрсә күреп тә булмый. «Кызганычка каршы, археология дәлилләре ярты-йорты һәм шуңа күрә чикле»,— дип әйтелә бер журналда17. Бу сүзләр Исраил тарихының аеруча башлангыч еллары турында әйткәндә хак. Чөнки ул вакытка кагылышлы археологик дәлилләр төгәл түгел. Ә инде Әрихәгә кагылышлы дәлилләр турында әйткәндә, җирнең эрозиясе аркасында, алар тагы да күбрәк шик уята.

Археологиянең «йомшак яклары»

28, 29. Археологиянең нинди «йомшак яклары» бар, һәм галимнәр нәрсә таный?

28 Археологлар үзләре археология фәненең «йомшак яклары» бар дип таный. Мәсәлән, Йоханан Ахарони болай дигән: «Әйтик, берәр вакыйганы тарихи һәм тарихи-географик яктан аңлатырга кирәк; шунда археолог, вакыйганы тарихи яктан тулысынча күз алдына китерер өчен, төгәл фәннәр белән генә чикләнми, ә үзенең шәхси карашларына һәм фаразларына нигезләнергә тиеш»18. Археологларның берәр нәрсәне табып аның елын билгеләве турында ул: «Бу елларның кайберләре төгәл түгел һәм төрле дәрәҗәдә шикле икәнен онытмыйк»,— дип өстәгән. Шул ук вакыт Ахарони бүгенге археология, үткәндәгесе белән чагыштырганда, елларны күпкә төгәлрәк билгели дип әйтә19.

29 Бер китапта: «Археология кулланган ысуллар никадәр төгәл һәм фәнни?» — дигән сораудан соң мондый җавап бирелгән: «Археологлар берәр нәрсә тапкач, аны аңлатканда, үз карашларына нигезләнә. Аларның үз эшләре белән мавыккан булуы да казу ысулларына тәэсир итә. Җиргә тирәнрәк кергән саен, алар теләмәсәләр дә, дәлилләрнең өлешләрен „җимерәләр“, нәтиҗәдә үз „экспериментларын“ кабатлап тикшерә алмыйлар. Шуңа күрә археология башка фәннәрдән аерылып тора, ә археологик отчетларны төзү эше бик таләпчән һәм күп тозаклы эш булып китә»20 («The World of the Old Testament»).

30. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр археологиягә ничек карый?

30 Археология бик файдалы фән, ләкин ул, кеше башкарган башка эшләр кебек, хаталы. Археологик теорияләр кызыксыну уятса да, алар һәрвакыт төгәл дип уйламыйк. Археологлар үз ачышларына аңлату биргәндә, бу Изге Язмалар китабында әйтелгәнгә каршы булса, димәк бу китапта хата, ә археологлар хак дигән нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Белгәнебезчә, аларның аңлатулары үзгәреп тора.

31. Бер профессор Әрихәнең җимерелүе турында нәрсә әйткән?

31 Кэтлин Кеньон Әрихә шәһәренең җимерелеп яндырылуы б. э. к. XVI гасырның урталарында булган дип язса да, профессор Джон Бимсон 1981 елны бу фактны кабат тикшереп чыккан. Аның тикшерүе буенча, Изге Язмаларда бу җимерелү һәм шул замандагы Кәнган турында әйтелгәннәр археологик ачышлар белән төгәл туры килә. Ул археологлар бу шәһәрнең җимерелү елын дөрес билгеләмәгән дигән, һәм шәһәр б. э. к. XV гасырның урталарында, ягъни Ешуа яшәгәндә, җимерелгән булган дип язган21.

Изге Язмаларда чын тарих язылган

32. Кайбер белгечләр нинди карашта тора?

32 Өстә әйтелгәннәрдән шуны күрәбез: төрле археологларның бер үк нәрсәгә карашлары да еш кына төрле була. Шуңа күрә аларның кайберләре Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән ризалашса, икенчеләре ризалашмый. Шулай да, кайбер белгечләр Изге Язмалардагы кайбер нәрсәләр белән риза булмаса да, аның, тулаем алганда, тарихи булуын хөрмәт итә. Бер философик агымның вәкиле Уильям Фоксвелл Олбрайт болай дип язган: «Исраилнең дини тарихы, тулаем алганда да, һәм аның кайбер үзенчәлекле яклары каралганда да, төгәл тасвирланган дигән фикер кабат яңгырый башлады... Нәтиҗәдә, без Изге Язмаларны башыннан ахырына кадәр ышанычка лаек тарихи дини документ дип саный алабыз»22.

33, 34. Еврей Язмалары үзе тарихи яктан төгәллеген ничек исбатлый?

33 Изге Язмалар китабы үзе дә төгәл тарих булып яңгырый. Андагы вакыйгаларның еллары һәм берәр нинди чор белән бәйле булулары күрсәтелгән, ә борынгы мифлар белән риваятьләрнең күпчелегендә бу юк. Изге Язмалардагы күп кенә вакыйгалар турында шулай ук шул заманда язылган документларда әйтелә. Кайбер борынгы документлар белән Изге Язмалар арасында аерма булганда, моны еш кына болай аңлатып була: борынгы җитәкчеләр үз хаталары турында язарга әллә ни яратмаганнар, ә менә үз уңышлары белән мактанганнар.

34 Әйе, шул борынгы документларның күпчелеге тарих түгел, ә күбрәк сәясәт. Изге Язмаларны язучылар исә намуслы булган. Муса һәм Һарун кебек атаклы кешеләрнең хаталары һәм көчле яклары турында язганнар. Хәтта бөек патша Давытның да хаталарын язып калдырганнар. Шулай ук халыкның кылган гөнаһлары турында да кат-кат әйткәннәр. Язучыларның эчкерсезлеге Еврей Язмалары дөрес һәм ышанычка лаек икәнен исбатлый. Ул шулай ук Гайсәнең Аллаһыга дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткән сүзләренә тагы да күбрәк куәт өсти (Яхъя 17:17).

35. Рационалистлар нәрсәне исбат итә алмадылар, һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр бу китапның Аллаһы тарафыннан иңдерелгәнен исбат итәр өчен нәрсәгә нигезләнә?

35 Олбрайт болай дип әйткән: «Һәрхәлдә, Изге Язмалар бар борынгы дини әдәбияттан эчтәлек ягыннан мулрак; аның хәбәре гади, һәм аны бар заманнарда яшәгән бар халыклар да үзләренеке итеп кабул иткәннәр, һәм бу яктан ул үзеннән соң язылган бар әдәби әсәрләрдән аерылып тора»23. Аның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын белгечләрнең сүзләре түгел, ә бу китаптагы гаҗәеп хәбәр үзе күрсәтә. Без моны чираттагы бүлекләрдән белербез әле. Ә әлегә шуны әйтә алабыз: безнең заман рационалистлары Еврей Язмалары чын тарих түгел икәнен күрсәтә алмадылар, бу язмаларның төгәллеге турында дәлилләр аның үзендә бар. Ә Мәсихче Грек Язмалары төгәлме? Без моны чираттагы бүлектән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Изге Язмалар китапларын кем һәм кайчан язган, бу мәгълүмат кайдан алынган дигән сорау белән бәйле материалны җыяр өчен, «Изге Язмаларны тәнкыйтьләү» дип аталган өйрәнү ысулы кулланыла.

^ 8 абз. Мәсәлән, Англия шагыйре Джон Мильтон үзенең «Югалтылган оҗмах» дигән эпик поэмасын бер стильдә язса, «Шатлыклы» дигән поэмасын гел башка стильдә язган, ә инде аның сәяси мәкаләләренең стиле бу стильләрнең икесеннән дә аерылып тора.

^ 14 абз. Күп кенә галимнәр рационалист булырга тырыша. Бер сүзлек буенча, рационализм «акылга ятышлы дини тәгълиматларны гына дөрес» дип саный. Рационалистлар барысын, Аллаһыны исәпкә алмыйча, кеше карашыннан гына чыгып аңлатырга тырыша.

^ 17 абз. Төньяк Суриядә 1970 елларда бер борынгы идарәченең сыны табылган. Һәм аның ярдәмендә шундый гадәт ачыкланган: берәр җитәкче патшадан түбәнрәк урында утырса да, аны патша дип атаганнар. Бу сын — Гозан идәрәчесе сыны, һәм сындагы язулар ассирия һәм арамей телләрендә язылган булган. Ассирия телендәге язмада бу кеше Гозан хакиме дип аталса, арамей телендәгесендә ул патша дип аталган9. Шуңа күрә Бабылның рәсми документларында Балтасар принц дип аталса, арамей телендә язылган Данил китабында патша дип аталган.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 53 нче бит]

Изге Язмалар башка борынгы документлардан аерылып тора, һәм анда Муса белән Давыт кебек хөрмәтле кешеләрнең хаталары турында яшермичә язылган

[44 нче биттәге рамка]

Археология нинди файда китерә?

«Кешелек археология ярдәмендә борынгы эш коралларына һәм савытларга, сугыш коралларына һәм бизәнү әйберләренә ия булды; археология шулай ук борынгы стеналар белән биналарны табарга булышты. Аларның күпчелеге кайчан ясалган икәнен билгеләп була, ә Изге Язмаларда әйтелгәннәр буенча инде төгәл вакытын, урынын һәм башкасын белеп була. Бу яктан Изге Язмалар борынгы заман культурасын төгәл тасвирлап бирә. Язучы андагы җентеклекләрне уйлап чыгармаган, ул шул дөньядагы бар вакыйгаларны — көндәлек тормышмы ул, я могҗизалармы — үзгәртмичә чагылдырып биргән» («The Archaeological Encyclopedia of the Holy Land»).

[50 нче биттәге рамка]

Археологиянең мөмкинлекләре

«Археология Изге Язмаларда әйтелгәнне исбат итеп я, киресенчә, аларны исбат итмичә үз сүзен әйтсә дә, бу әле ахыргы сүз түгел. Ул башка күп мөһим яклардан ярдәм итә. Беренчедән, аның ярдәмендә без Изге Язмалардан билгеле булган кешелек дөньясы турында белем алабыз. Мәсәлән, өйнең нинди материаллардан төзелгәнен яки „биеклекләрнең“ нинди булганын белсәк, бу безгә текстны яхшырак аңларга булыша. Икенчедән, археология тарихи язмаларны тулыландыра. Мәсәлән, Моаб ташы 4 Патшалык 3:4 тә һәм аннан соң барган шигырьләрдә әйтелгән вакыйгаларга башка яктан карарга мөмкинлек бирә. [...] Өченчедән, археология борынгы Исраил тирәсендә яшәгән халыкларның тормышларын, фикер йөртүләрен күз алдына китерергә булыша. Ә бу бик кызык, һәм археология борынгы Исраилнең фикер йөртүенә тәэсир иткән кешеләрнең карашларын ачыклый» («Ebla—A Revelation in Archaeology»).

[41 нче биттәге иллюстрация]

Джон Мильтон үз әсәрләрен төрле стильләрдә язган. Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре аның әсәрләрен төрле кешеләр язган дип әйтерме?

[45 нче биттәге иллюстрация]

«Набонид турында поэма»да Набонид патшалыкны үзенең беренче угылына ышанып тапшырган дип әйтелә

[46 нчы биттәге иллюстрация]

Шушы язулы таш плитәгә Исраил белән Моаб сугышы турында Меша патшаның сүзләре язылган

[47 нче биттәге иллюстрация]

Бабылның рәсми документлары Изге Язмаларда Иерусалимның җимерелүе турында әйтелгәнне раслый