Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зирәклекнең иң бөек чыганагы

Зирәклекнең иң бөек чыганагы

Уникенче бүлек

Зирәклекнең иң бөек чыганагы

«Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп булдырган; булдырганнарың белән җир өсте тулган» (Мәдхия 103:24). Әйе, яратылган бар нәрсә — гаять зур Галәм дә, кечкенә чәчәк тә — Барлыкка Китерүченең чиксез зирәклеге турында шаһитлек бирә. Кеше уйлап чыгарганнарны Аллаһының барлыкка китергәннәре белән чагыштырып та булмый. Изге Язмалар китабы Аллаһы Сүзе икән, ул чакта анда кеше зирәклегенә караганда күпкә югарырак зирәклек булырга тиеш.

1. а) Аллаһының чиксез зирәк булуы нәрсәдән күренеп тора? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Изге Язмаларда зирәклек турында нинди киңәшләр бирелә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА зирәклек никадәр мөһим икәне турында күп тапкыр әйтелә. Мәсәлән, анда болай дип язылган: «Иң мөһиме — зирәклек; аны эстәп, бөтен барлыгың белән аның кодрәтен казан» (Гыйбрәтле сүзләр 4:7). Анда шулай ук кешеләр еш кына акылсыз эш итә дип әйтелә, шуңа күрә мондый киңәш бирелә: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын... чөнки Аллаһы юмарт һәм... барысына да бирә» (Ягъкуб 1:5).

2. Кеше зирәгрәк булырга теләсә, аңа нәрсә эшләргә кирәк?

2 Юмарт Аллаһы кешеләргә зирәклекне ничек бирә? Мәсәлән, ул безне Изге Язмаларны укып, белем алырга дәртләндерә. «Улым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп... минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң... син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең. Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы үзе күндерә» (Гыйбрәтле сүзләр 2:1, 2, 5, 6). Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып һәм аларның файдалы булуын татып, без бу киңәшләрдә Аллаһы зирәклегенең чагылганын күрәбез.

Зирәк киңәшләр

3, 4. а) Изге Язмаларда акчаны ярату турында нәрсә әйтелә? б) Изге Язмаларда акчага акыллы караш белән карарга булышучы нинди сүзләр язылган?

3 Изге Язмаларның файдалы булуын күрер өчен, әйдәгез, андагы берничә шигырьне карап чыгыйк. Мәсәлән, мондый акыллы сүзләргә игътибар итик: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа... чөнки бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык» (1 Тимутегә 6:9, 10). Бу сүзләрне бүгенге карашлар белән чагыштырыйк. Шул карашларга ияреп, кешеләр, аеруча Көнбатыш илләрендә, акча артыннан куып яши. Кызганычка каршы, күпләр бай булса да, алар күңелләрендә бушлык һәм канәгатьсезлек хис итә. Бер психолог болай дигән: «Данга ирешеп бай булсаң да, бу сине хөрмәт итәчәкләр, яратачаклар һәм син канәгать булачаксың дигән сүз түгел әле»1.

4 Шулай да яшәр өчен акча кирәк, һәм Изге Язмаларда акчага акыллы караш белән карарга булышучы мондый сүзләр язылган: «Көмеш кешегә калкан булган кебек, зирәклек тә аңа шундый ук калкандыр; ләкин гыйлем-зирәклекнең өстенлеге шунда ки, ул гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый» (Вәгазьче 7:12). Шулай итеп, Изге Язмалар безгә шуны аңларга ярдәм итә: акча тормышыбызда мөһим роль уйнаса да, ул иң мөһим нәрсә түгел. Акча безгә үз максатларыбызга ирешергә генә булыша, һәм аның белән кулланыр өчен зирәклек җитмәсә, ул әз файда китерә.

5, 6. а) Ни өчен Изге Язмаларның азгын кешеләр белән аралашмаска дигән киңәше акыллы? б) «Зирәкләр белән аралашу» безгә нинди файда китерә?

5 Изге Язмаларның мондый сүзләре дә хак: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Аралашу безгә бик нык тәэсир итә. Сезнең дә моңа игътибар иткәнегез бардыр. Яшьтәшләрнең басымы аркасында яшьләр эчкечелеккә, наркотиклар куллануга һәм әхлаксызлыкка бирелә. Әдәпсез сүзләр сөйләүче кешеләр белән аралашсак, ахыр чиктә үзебез дә андый сүзләр куллана башларбыз. Намуссыз кешеләр белән дуслашып китсәк, намуссыз булып китәрбез. Дөрестән дә, Изге Язмаларда хак сүзләр язылган: «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» (1 Көринтлеләргә 15:33).

6 Ә яхшы дуслар безгә уңай яктан тәэсир итә ала. «Зирәкләр белән аралашып», без үзебез дә зирәгрәк булып китәрбез. Кеше начар гадәтләрне дә, яхшы гадәтләрне дә үзләштерә. Әйе, Изге Язмалар безгә дуслар сайлаганда игътибарлы булырга киңәш бирә, һәм шулай итеп без кабат аның киңәшләре акыллы икәнен күрәбез.

7. Ни өчен Изге Язмаларга киңәшләр ягыннан тиң китап юк дип әйтеп була?

7 Изге Язмаларда тормышыбызны дөрес алып барырга булышучы андый үгет-нәсихәт күп. Аңа тиң китап юк, чөнки ул — һәрвакыт файда китерә торган төрле-төрле киңәшләр чыганагы. Бу китапта буш һәм безгә зыян китерүче киңәшләр юк. Изге Язмаларның киңәшләрен үз тормышларында кулланган һәм аларның файдалы булуын үзләре татып караган кешеләр бу китап зирәклек ягыннан тиңсез дип саный.

Акыллы принциплар

8. Изге Язмаларда искә алынмаган хәл белән очрашканда, безгә нәрсә булыша ала?

8 Кайвакыт без Изге Язмаларда искә алынмаган хәл белән очрашырга мөмкин. Андый очракларда нәрсә эшләргә? Еш кына бу китапта безгә җитәкчелек бирүче принциплар табып була. Мәсәлән, тәмәке тарту гадәтен карап чыгыйк. Гайсә көннәрендә Якын Көнчыгышта бу гадәт билгеле булмаган, шуңа күрә Изге Язмаларда ул искә алынмый. Шулай да, бу гадәт турында әйткәндә, Изге Язмалардагы кайбер принциплар безгә дөрес карар кабул итәргә булыша.

9—11. Изге Язмаларның принциплары тәмәке тартуга акыллы караш белән карарга ничек булыша, һәм бу принциплар нинди файда китерә?

9 Тәмәке тарту, кайберәүләр ул рәхәтлек китерә дип санаса да, кеше үпкәсен агулы матдәләр белән зарарлый. Тәмәке тартучы үз тәнен, киемен һәм һаваны пычрата. Тәмәке тарту бу шулай ук начар гадәт, һәм күп кенә кешеләргә бу гадәтләрен ташлау бик авыр. Әйдәгез хәзер бу гадәткә кагылышлы Изге Язмаларның кайбер принципларын карап чыгыйк. Алар безгә дөрес карарга килергә булышачак.

10 Беренчедән, тәмәке тартуның начар гадәт булуына игътибар итик. Паул ризык турында әйткәндә болай дип язган: «Минем өстән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш» (1 Көринтлеләргә 6:12). Паулның һәркайсы ризыкны ашарга хакы булган, әмма ул кайбер кешеләргә вөҗданнары берәр төрле ризыкны ашарга рөхсәт итми икәнен белгән. Шуңа күрә ул бернинди ризыкка да, әгәр дә бу ризык башка кеше өчен киртә булса, үзе өстеннән «хакимлек итәргә» рөхсәт итмәгән һәм бу ризыктан баш тартырга әзер булган. Әгәр берәрсе тәмәке тартуын ташлый алмый икән, тәмәке аның өстеннән «хакимлек итә» дип әйтеп була. Шуңа күрә Паулның ризык турында әйткән сүзләрен тәмәке тарту турында әйткәндә дә кулланып була. Начар гадәтнең колы булмыйк!

11 Икенчедән, тәмәке тарту зарарлы. Изге Язмаларда: «Әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк»,— диелгән (2 Көринтлеләргә 7:1). Һичшиксез, тәмәке тарту тәнебезне пычрата яки нәҗесли. Бер отчет буенча, тәмәке тартканга, һәр ел якынча 5 миллион кешенең гомере өзелә. Әгәр Изге Язмалардагы «һәртөрле бозыклыктан үзебезне сафландырыйк» дигән принципны тотсак, без үзебезне тәмәке тарту, наркотик куллану һәм сәламәтлегебезгә зыян китерүче башка начар гадәтләрдән саклаячакбыз.

Файдалы сүзләр

12. Ни өчен Изге Язмалардагы киңәшләр физик һәм эмоциональ яктан һәрвакыт файдалы?

12 Изге Язмалардагы киңәшләрне тоту безнең сәламәтлегебезгә файда китерә, һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки бу киңәшләрне Аллаһы биргән. Барлыкка Китерүче буларак, ул безнең табигатебезне дә, безгә нәрсә кирәк икәнен дә бик яхшы белә (Мәдхия 138:14—16). Ул киңәшләрне һәрвакыт безнең физик һәм эмоциональ иминлегебез турында уйлап бирә.

13, 14. Ни өчен Изге Язмалардагы ялганламаска дигән киңәшне тоту акыллы?

13 Киңәшләрнең файдалы булуы ялганламаска дигән әмердән күренә. Ялган Йәһвә нәфрәт иткән җиде нәрсә арасында искә алына, һәм Ачылыш китабында Аллаһының яңа дөньясында ялганчылар яшәмәячәк дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:19; Ачылыш 21:8). Шулай да ялган бу дөньяда киң таралган. Бизнес турындагы бер журналда: «Кушма Штатларда безнең көннәрдәге кебек ялганлау, караклык һәм алдашуның булганы юк иде әле»,— дип әйтелә2.

14 Шунсын әйтергә кирәк: ялган җәмгыятькә дә, аерым кешегә дә зыян китерә. Клиффорд Лонгли исемле бер корреспондент: «Ялган ялганчының үзенең дә, һәм алданган кешенең дә күңелен җәрәхәтли, ул кешене чынбарлыктан аера»,— дип, бик дөрес әйткән3. Ә бер журналда болай диелә: «Алданган кешегә ялганның психологик йогынтысы зур зыян китерергә мөмкин. Кайчак тормыштагы мөһим карарлар да дөрес дип саналган ялганга нигезләнеп кабул ителә. Ялганчы үзе дә үз ялганыннан зыян күрергә мөмкин» («The American Journal of Psychiatry»)4. Шуңа күрә Изге Язмалардагы акыллы киңәш буенча эш итеп дөресен сөйләү күпкә яхшырак!

15, 16. Изге Язмалардагы башкаларны яратырга дигән әмерне үтәү безгә нинди файда китерә?

15 Изге Язмаларда без башкалар турында уйларга, аларны яратырга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш дип әйтелә. «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 7:12).

16 Һәр кеше бу сүзләрне тотып яшәсә, бүгенге дөнья күпкә яхшырак булыр иде! Кушма Штатлардагы психологлар 1 700 кешене тикшергәннән соң, шунсы ачыкланган: Гайсәнең бу киңәшен тотып яшәгән кешеләрнең кәефләре яхшырак. Бу кешеләр башкаларга ярдәм итү җан тынычлыгы китерә һәм баш авырту, тавыш югалту кебек стресска бәйле авыруларны җиңелрәк кичерергә булыша дигән. Психологлар мондый нәтиҗәгә килгән: «Шулай итеп, башкалар турында кайгырту — бу үзең турында кайгырту кебек кеше табигатенең өлеше»5. Бу безгә Изге Язмаларда язылган мондый әмерне исебезгә төшерә: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Маттай 22:39; шулай ук Яхъя 13:34, 35 не чагыштырыгыз). Без үз-үзебезне яратабыз. Әмма Изге Язмалар буенча, эмоциональ яктан сәламәт булыр өчен, безгә шулай ук башкаларны да яратырга кирәк.

Никах һәм әхлак

17. Ни өчен кайвакыт Изге Язмалардагы киңәшләр искергән дип әйтәләр?

17 Изге Язмаларның киңәшләрендә тирән зирәклек чагылса да, анда әйтелгәннәр кайвакыт кешеләрнең күңелләренә хуш килми. Алар еш кына андагы киңәшләр инде искергән, ди. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларның киңәшләре без мәңге имин яши алсын өчен бирелсә дә, аларны тотар өчен, еш кына тәртиплелек һәм фидакарьлек рухы кирәк. Ә андый сыйфатлар безнең көннәрдә бик сирәк.

18, 19. Изге Язмаларның никахка һәм әхлакка кагылышлы нормаларын әйтеп бирегез.

18 Әйдәгез, никах белән әхлак өлкәләренә игътибар итик. Изге Язмаларның бу өлкәләргә кагылышлы нормалары бик катгый. Анда бер ирнең бер хатыны, ә хатынның бер ире генә булырга тиеш, шулай ук, аерылышу һәм аерым яшәү кайбер очракларда рөхсәт ителсә дә, никах гомерлеккә төзелә дип әйтелә. «„Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни? — дип сорады Гайсә.— Һәм Аллаһы әйткән: „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын“» (Маттай 19:4—6; 1 Көринтлеләргә 7:12—15).

19 Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр никахта гына рөхсәт ителә дип әйтелә. Никахтан тыш андый мөнәсәбәтләр тыела. «Азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр... берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

20. Безнең көннәрдә Изге Язмалардагы әхлакка кагылышлы нинди нормаларны санга сукмыйлар?

20 Бүген бу нормаларны санга да сукмыйлар. Социология профессоры Дейвид Мейс болай ди: «Бу [XX] гасырда культурабыз зур үзгәрешләр кичерә, һәм күп кенә борынгы йолаларның вә иҗтимагый төзелешләрнең нигезләре какшый. Бу никахны да читләтеп үтмәде»6. Әхлаксыз тәртип киң таралган. Бер-берсе белән йөрешкән яшүсмерләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр еш кына гадәти хәл дип санала. Күп кенә парлар да, «бер-берсенә туры килгәннәрен күрер өчен», никахлашыр алдыннан бергә яшәп карыйлар. Ә инде никахлашкач, күпләр бер-берсенә хыянәт итә.

21. Изге Язмаларның никахка һәм әхлакка кагылышлы нормаларын санга сукмау нәрсәгә китерде?

21 Андый әхлаксыз тормыш кешеләргә бәхет китерәме? Юк, кайгыдан башка ул бернәрсә дә китерми. Аның нәтиҗәсендә, кешеләрнең тормышлары бәхетсез булып китә, һәм гаиләләре таркала. Безнең көннәрдә шулай ук җенси юллар аша күчә торган чирләр пандемия дәрәҗәсенә җитте, һәм кешеләрнең әхлаксыз тормышлары моңа зур өлеш кертә. Гонорея, сифилис, хламидиоз һәм башка чирләрне туктату кеше хәленнән инде килми. Соңгы елларда фәхешлек һәм гомосексуализм СПИД чиренең таралуын тизләтә. Әле үзләре балачактан чыгарга өлгермәгән яшь кызларның балага узу очраклары эпидемия дәрәҗәсенә иреште. Бер журналда: «[XX гасырның] 60—70 нче елларында җенси мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирү кешеләргә мәңгелек бәхет түгел, ә газаплар гына китерде»,— дип әйтелә («Ladies’ Home Journal»)7.

22. Әхлак турында әйткәндә, нәрсә иң зур бәхет китерә?

22 Менә ни өчен бүген без социология профессоры Карлфред Бродерик әйткән сүзләргә охшаш сүзләр ишетәбез. Ул болай дигән: «Кешеләрне никахка кадәр гыйффәтлелекне саклагыз дип өйрәтү яхшырак булмасмы? Без инде, күрәсең, өйрәтергә тиеш. Чөнки гыйффәтлелек безнең гражданнарның ихтыяҗларын һәм аларның авырулардан һәм никахсыз балага узудан азатлыкка хокукларын канәгатьләндерә»8. Әйе, әхлакка кагылышлы Изге Язмаларның нормалары иң зур бәхет китерә. Моны тәҗрибә күрсәтте.

Файда китерүче принциплар

23. а) Никах бәхетсез булса, аерылышмыйча аны ничек бәхетле итәргә? б) Гаиләне бәхетле һәм нык итәр өчен, нинди ике киңәш бирелә?

23 Никах гомерлек булырга тиеш, шуңа күрә аны бәхетле итү юлларын белергә кирәк. Кайберәүләр никахың бәхетле булмаса, интегеп яшәгәнче аерылышу яхшырак булыр дип уйлый. Әмма гаилә тормышын бәхетсез иткән проблемаларны хәл итеп карасак, яхшырак булмасмы? Һәм аларны хәл итәргә Изге Язмалар булыша. Без тормыш иптәшенә тугры булырга кирәк дигән аның бер киңәшен инде карап чыккан идек. Бу гаиләне бәхетле һәм нык итә торган беренче киңәш. Изге Язмаларда шулай ук гаиләнең бер башы — ир кеше булырга тиеш дип әйтелә, һәм без моны танырга тиеш. Хатынга үз иренә ярдәм итәргә һәм аның гаилә башы буларак хокукын шик астына алмаска киңәш бирелә. Иргә исә, гаилә башы буларак, үзе турында гына түгел, ә хатыны турында уйлап эш итәргә кирәк (1 Көринтлеләргә 11:3; 1 Тимутегә 2:11—14).

24, 25. Изге Язмаларда ирле-хатынлыларга нинди киңәшләр бирелгән?

24 Ирләргә Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит» (Эфеслеләргә 5:28, 29). Яратучы ир үз хакимлеген акыл белән кулланырга тиеш. Ир шуны истә тота: ул гаилә башы булса да, аңа үз хатыны белән киңәшләшергә һәм аның әйткәннәрен исәпкә алырга кирәк. Никах — бу бер кешенең хакимлеге түгел, ә ике кешенең киңәшләшеп яшәве.

25 Изге Язмалар китабында «хатын исә ирен хөрмәт итсен» дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:33). Хатын үз ирен ул гаилә башы булганга хөрмәт итә һәм үз хөрмәтен аңа ярдәм итеп күрсәтә, ә ирнең яратуы хатыны турында кайгыртуы аша күренә. Кайбер кешеләр андый киңәшләр кулланырлык түгел дип саный. Ләкин Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бер-береңне яратып һәм хөрмәт итеп яшәү гаиләне һәрвакыт бәхетле итә.

26. Изге Язмалардагы никахка кагылышлы киңәшләр файдалымы? Мисал китерегез.

26 Тын океанның көньяк утрауларында булган бер очрак никахка кагылышлы бу киңәшләрнең файдалы булуын күрергә булыша. Бер ир белән хатын ун ел бергә яшәгәннән соң, никахлары уңышсыз дип, аерылышырга булганнар. Шуннан соң бер көн хатын Йәһвә Шаһитләренең берсен очраткан. Алар Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар һәм никахка кагылышлы киңәшләрне карап чыкканнар. Аның ире болай дип сөйли: «Хатыным Изге Язмаларның принципларын өйрәнә башлагач, аларны кулланырга тырышты, һәм, берничә атна узгач, мин моны күрә башладым». Бу ир кеше кызыксынып үзе дә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм ирләргә бирелгән андагы киңәшләр белән танышкан. Моның файдасы турында ул болай ди: «Хәзер без гаилә тормышы бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләбез».

27. Изге Язмалардагы нинди принциплар ярлы булган мәсихчеләргә булыша ала?

27 Изге Язмалардагы киңәшләр шулай ук ярлы булган кешеләргә булыша. Мәсәлән, тәмәке тарту һәм эчкечелек аркасында кеше болай да булмаган акчасын туздыра, ә андый гадәтләр Изге Язмаларда тыела (Гыйбрәтле сүзләр 23:19—21). Анда эшчән булырга киңәш бирелә, чөнки тырышчан кеше үз гаиләсен тәэмин итү юлларын, өметсезлеккә бирелгән һәм ялкау кешегә караганда, күпкә тизрәк таба (Гыйбрәтле сүзләр 6:6—11; 10:26). Шулай ук «канунсызлык кылучылардан көнләшмә» дигән киңәшне тоту кешегә материаль проблемаларын хәл итәр өчен җинаятьчелек һәм комарлы уеннар юлына басмаска булышачак (Мәдхия 36:1). Андый «эшләр» җиңел акча табу юллары кебек күренсә дә, бу юлларның ахыры бик аяныч.

28—30. а) Бер ярлы мәсихче хатынга Изге Язмалардагы принциплар ничек булышкан? б) Меңләгән ярлы мәсихчеләрнең тәҗрибәсе нәрсәне күрсәтә?

28 Бу киңәш чыннан да ярдәм итәме? Әйе, ул буш сүз генә түгел һәм моны күп кенә очраклар исбатлый. Бер мисал карап чыгыйк. Азиядә яшәүче бер мәсихче хатын тол булып калган һәм аның акчасы булмаган, аңа шулай ук үзенең кечкенә улы турында да кайгыртырга кирәк булган. Изге Язмалар аларга ничек ярдәм иткән?

29 Бу хатын Изге Язмалардагы эшчән булырга дигән киңәшне тоткан һәм кием тегеп аны сата башлаган. Шулай ук Изге Язмаларның киңәшен тотып ул намуслы һәм ышанычлы кеше булган, шуңа күрә тиздән кайбер кешеләр аңардан гына тектерә башлаганнар (Көлессәйлеләргә 3:23). Шуннан соң ул үзенең бер кечкенә бүлмәсен ашханә иткән һәм иртәнге дүртләрдә торып ашарга пешереп саткан. Шулай итеп ул үзенә тагын акча эшләгән. «Шулай да,— дип әйтә бу хатын,— безгә бик гади тормыш алып барырга туры килә». Әмма ул Изге Язмалардагы: «Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк»,— дигән киңәшне һәрвакыт истә тота (1 Тимутегә 6:8).

30 «Очын очка ялгап яшәсәм дә, мин үпкәләмим һәм кайгырмыйм. Изге Язмалар миңа бар нәрсәгә уңай караш белән карарга булыша»,— дип әйтә бу хатын. Ул шулай ук Гайсәнең вәгъдә биреп әйткән мондый сүзләренең дөреслеген күрә: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы [яшәр өчен кирәклесе] сезгә бирелер» (Маттай 6:33). Ул үз тәҗрибәсеннән шуны күргән: ул Аллаһыга хезмәт итүен беренче урынга куя, ә аңа яшәр өчен кирәклесе һәрвакыт «бирелеп» тора. Бу мәсихче хатынның һәм башка күпсанлы ярлы мәсихчеләрнең тормышы Изге Язмаларның киңәше һәрвакыт файда китерә икәнен күрсәтә.

31. Изге Язмалардагы киңәшләрне тоту нәрсә китерә, һәм бу нәрсәне исбатлый?

31 Без бу бүлектә Изге Язмалардагы күпсанлы киңәшләрнең нибары берничәсенә генә игътибар иттек. Без шулай ук алар файдалы икәнен күрдек һәм моңа кайбер очракларны карап чыктык. Әмма андый очракларны тагы да күбрәк китереп була. Кешеләр Изге Язмаларның киңәшләрен тотканда, бу аларга файда гына китерә, ә аларны санга сукмаганда, кешеләр газап чигә. Изге Язмалар — бу өзлексез файда китерүче һәм һәр милләт кешесе кулланырлык тиңсез киңәшләр җыентыгы. Андый акыллы киңәшләр җыентыгын кеше төзергә сәләтле түгел. Әйе, Изге Язмалар — бу зирәклек хәзинәсе, һәм бу аның Аллаһы Сүзе булуына көчле дәлил.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 168 нче бит]

Ярдәмчел булу һәркемгә файда китерә

[163 нче биттәге иллюстрация]

Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар

[165 нче биттәге иллюстрация]

Тәмәке тарту тыела, чөнки бу Изге Язмаларның принципларына каршы

[171 нче биттәге иллюстрация]

Никахларында Изге Язмаларның киңәшләрен тотучылар бәхетле тормышка нигез салалар

[173 нче биттәге иллюстрация]

Ярлы кешеләр, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, үз хәлләрен җиңеләйтәләр