Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда каршылыклар бармы?

Изге Язмаларда каршылыклар бармы?

Җиденче бүлек

Изге Язмаларда каршылыклар бармы?

Изге Язмаларда каршылыклар бар дигән фикер киң таралган. Андый сүзләрне әйткән кешеләр, гадәттә, үзләре Изге Язмаларны укымаган, ә нибары ишеткәннәрен генә кабатлый. Шулай да кайберәүләр Изге Язмаларда каршылык булып күренгән урыннар тапкан, һәм бу аларга тынычлык бирми.

1, 2. а) Изге Язмалар турында нинди фикер киң таралган? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Изге Язмаларның өзекләрен бер-берсе белән чагыштырганда, нәрсәне истә тотарга кирәк? в) Ни өчен Изге Язмаларның ике төрле язучысы бер үк вакыйга турында төрлечә яза?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР чыннан да Аллаһы Сүзе икән, ул чакта аның төрле өлешләре бер-берсенә каршы килмичә бәйле булырга тиеш. Алайса ни өчен соң аның кайбер өзекләре бер-берсенә каршы килә кебек күренә? Шуны истә тотарга кирәк: Изге Язмалар Аллаһы Сүзе булса да, аны гасырлар дәвамында кешеләр язган. Алар чыгышлары буенча төрле булган, язу стильләре һәм сәләтләре дә бер-берсеннән аерылып торган; әлбәттә, бу аларның язганнарына тәэсир иткән.

2 Өстәвенә, бер үк вакыйга турында ике я күбрәк язучы язса, аларның берсе кайбер якларга игътибар итәргә, ә икенчесе аларны төшереп калдырырга мөмкин. Төрле язучылар бер үк нәрсә турында төрлечә яза. Берсе вакыйгаларны хронологик тәртиптә урнаштырса, икенчесе алар турында башка тәртип буенча язарга мөмкин. Бу бүлектә без Изге Язмалардагы кайбер «каршылыкларны» карап чыгарбыз һәм, өстә әйтелгәнне исәпкә алып, ни өчен алар чынында каршылык түгел икәнен аңлатырбыз.

Бер-берсеннән аерым язганнар

3, 4. Йөзбашы турындагы Маттай белән Лүкнең хәбәрләрендә нинди аерма бар, һәм моны ничек аңлатып була?

3 Кайбер «каршылыклар» бер үк вакыйга турында ике я күбрәк кеше язганда туа. Мәсәлән, Маттай 8:5 тә Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, аңардан хезмәтчесен савыктырырга сорап, «йөзбашы килде» дип әйтелә. Әмма Лүк 7:3 тә язылганча, бу йөзбашы Гайсә янына, «килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яһүдләрнең аксакалларын» җибәргән. Ул үзе Гайсәгә мөрәҗәгать иткәнме яки аксакалларны җибәргәнме?

4 Әлбәттә, ул яһүдләрнең аксакалларын җибәргән. Алайса ни өчен соң Маттай ул үзе Гайсә янына үтенеч белән килгән дип яза? Чөнки йөзбашы Гайсәгә яһүдләрнең аксакаллары аша мөрәҗәгать иткән, алар аның исеменнән сөйләгән.

5. Ни өчен гыйбадәтханәне башкалар төзесә дә, Изге Язмаларда Сөләйман төзегән дип әйтелә?

5 Бер мисалга игътибар итик. 2 Елъязма 3:1 дә: «Ахыр чиктә, Сөләйман Иерусалимда Йәһвә йортын төзи башлаган»,— дип әйтелә. Ә 2 Елъязма 7:11 дә: «Шулай итеп Сөләйман Йәһвә йортын тәмамлады»,— дип язылган. Сөләйман гыйбадәтханәне үзе төзегәнме? Әлбәттә, юк. Бу эшне күпсанлы остазлар һәм эшчеләр башкарган. Сөләйман исә бу эшне оештырган һәм аның өчен җаваплы булган. Шулай да Изге Язмаларда ул төзегән дип әйтелә. Нәкъ шулай ук Маттай йөзбашы үзе Гайсә янына килгән, ди, ә Лүк, бу урынны ачыклап, йөзбашы яһүдләрнең аксакаллары аша мөрәҗәгать иткән дип яза.

6, 7. Зебедәй улларының үтенече турындагы Маттай белән Маркның хәбәрләрендәге аерманы ничек аңлатып була?

6 Тагын бер мисал карап чыгыйк. Маттай 20:20, 21 дә: «Зебедәйнең хатыны, уллары белән Гайсә янына килеп, Аның алдында тезләнде. Ул Аннан нәрсәдер сорарга теләде»,— дип әйтелә. Ул, Гайсә үз Патшалыгына килгәч, уллары дәрәҗәле урыннар алсыннар дип үтенгән. Марк шул ук вакыйга турында болай дип яза: «Гайсә янына Зебедәй уллары — Ягъкуб белән Яхъя килеп: „Остаз, без сораганны үтәсәң иде“,— диделәр» (Марк 10:35—37). Гайсә янына үтенеч белән Зебедәй уллары я аларның әниләре килгәнме?

7 Әлбәттә, Марк язганча, үтенеч белән Зебедәй уллары мөрәҗәгать иткән, әмма алар Гайсәгә бу үтенечне үз аналары аша җиткергән. Аларның исеменнән аналары сөйләгән. Моның дөреслеген Маттай хәбәре раслый, чөнки башка рәсүлләр Зебедәй улларының әнисе нәрсә эшләгәнен белгәч, ачулары Зебедәй улларының әнисенә түгел, ә бу ике «туганнарына каршы» чыккан (Маттай 20:24).

8. Бер үк вакыйга турында ике төрле хәбәр аерылып торса да, икесенең дә хак булуы ничек мөмкин?

8 Ике кешенең үзләре күргән бер үк вакыйга турында сөйләгәннәрен ишеткәнегез бармы? Аларның һәрберсе үзенә тәэсир иткән якларга игътибар итә. Берсе әйткәнне икенчесе төшереп калдырырга мөмкин. Әмма икесе дә хак сүз сөйли. Гайсәнең хезмәтен сурәтләп биргән Яхшы хәбәр китаплары да нәкъ шулай ук язылган. Һәм бер үк тарихи вакыйга турында берничә Изге Язмалар язучысы язганда да, шул ук хәл булган. Аларның берсе берәр якны төшереп калдырып, икенчесе моны искә алса да, һәрбер язучы төгәл сурәтләп язган. Бар хәбәрләрне укып чыккач, без булган вакыйганы яхшырак күз алдына китерәбез. Язучыларның хәбәрләрендәге кечкенә генә аермалар алар бер-берсеннән аерым язган икәнен исбатлый, ә хәбәрләренең, тулаем алганда, бер-берсенә туры килүе бу хәбәрләрнең хак булуларын раслый.

Контекстны исәпкә алыгыз

9, 10. Контекст Кабилнең үзенә хатын кайдан алганын аңларга ничек булыша?

9 Кайбер өзекләр бер-берсенә каршы килә кебек күренсә, бу чыннан да шулаймы икәнен белергә еш кына контекстны карап чыгу булыша. Мәсәлән, күпләр: «Кабил үзенә хатын кайдан алган?» — дигән сорау бирәләр. Яратылыш 4:1, 2 дә болай дип әйтелә: «Хаува, йөккә узып, Кабилне тудырды. „Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем“,— диде. Тагы да соңрак Кабилнең энесе Һабилне тудырды». Билгеле булганча, Кабил Һабилне үтерә, шуннан соң ул үзенә хатын ала, һәм аның балалары туа (Яратылыш 4:17). Адәм белән Хауваның ике генә улы туган булса, алайса кайдан Кабил үзенә хатын алган?

10 Адәм белән Хауваның башка балалары да туган, һәм, контекст буенча, аларның гаиләләре зур булган. Яратылыш 5:3 тә Адәм белән Хауваның Шет исемле тагын бер угылы туган һәм Яратылыш 5:4 тә: «Башка угыллары һәм кызлары булды»,— дип әйтелә. Шуңа күрә Кабил үз сеңелләренең берсенә я башка бер туганына өйләнә алган. Ул вакытта кешеләр камиллеккә якын булганга, андый никахлар бала сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган.

11. Рәсүл Паул белән Ягъкуб сүзләре арасында кайберәүләр нинди аерма күрә?

11 Кайберәүләр рәсүл Паул белән Ягъкуб сүзләре бер-берсенә туры килми дип әйтә. Контекстны исәпкә алу безгә бу өзекләрне дә дөрес аңларга булыша. Паул Эфеслеләргә 2:8, 9 да мәсихчеләр эшләре аша түгел, ә иманнары аша котыла дип әйткән: «Сез... иман аша котылдыгыз... Бу — кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел». Ә Ягъкуб эшләрнең мөһимлегенә басым ясаган. «Җансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле»,— дигән ул (Ягъкуб 2:26). Бу ике өзек чыннан да бер-берсенә туры килмиме?

12, 13. Ягъкубның сүзләре рәсүл Паулның сүзләрен, аларга каршы килмичә, ничек тулыландыра?

12 Паул әйткән сүзләрнең контекстын карап чыгып, без бу ике өзек бер-берсен тулыландыра икәнен күрәбез. Контекст буенча, рәсүл Паул яһүдләрнең Муса канунын тотарга тырышлыклары турында яза. Бу яһүдләр Канунны җентекләп үтәсәләр генә, тәкъва булачаклар дип уйлаган. Паул исә алар ялгыша дип әйтә. Без гөнаһны мирас итеп алганбыз, шуңа күрә беркайчан да үз эшләребез нигезендә генә тәкъва була алмыйбыз, димәк котылуга да лаек була алмыйбыз. Без Гайсәнең йолым корбанына иман итеп кенә котыла алабыз (Римлыларга 5:18).

13 Ягъкуб исә мондый мөһим фикер өсти: иман, эшләр аша күрсәтелмәсә, файдасыз. Гайсәгә иман иткән кеше моны үз эшләре белән күрсәтергә тиеш. Андый эшләр булмаса, аның иманы үле һәм андый иман котылу китерми.

14. Паулның тере иманны эшләр белән күрсәтергә кирәк дигән сүзләр белән риза булганын нинди өзекләрдән күреп була?

14 Рәсүл Паул да Ягъкуб сүзләре белән риза булган һәм мәсихчеләр, үз иманнарын күрсәтер өчен, нинди эшләр башкарырга тиеш икәнен еш кына искә алган. Мәсәлән, римлыларга ул болай дип язган: «Йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү — котылу бирә». «Иманны икърар итү», ягъни башкаларга үз иманың турында сөйләү, котылу өчен мөһим (Римлыларга 10:10; шулай ук 1 Көринтлеләргә 15:58; Эфеслеләргә 5:15, 21—33; 6:15; 1 Тимутегә 4:16; 2 Тимутегә 4:5; Еврейләргә 10:23—25 не дә карагыз). Әмма мәсихче башкарган бернинди эш тә һәм, әлбәттә, Муса Канунын үтәр өчен куелган бернинди тырышлык та мәсихчене мәңгелек тормышка лаек итми. Мәңгелек тормыш — бу Аллаһының иманнарын күрсәтеп яшәүчеләргә бирелгән «бүләге» (Римлыларга 6:23; Яхъя 3:16).

Ике төрле караш

15, 16. Ни өчен Мусаның да, Ешуаның да Үрдүннең көнчыгыш ягы турында әйткән сүзләре хак булган?

15 Изге Язмалар язучылары бер үк вакыйга турында кайвакыт ике төрле караштан чыгып яки шул вакыйганы төрлечә сурәтләп язган. Моны исәпкә алсак, «каршылыкларны» бик җиңел аңлап була. Мәсәлән, Саннар 35:14 буенча, Муса Үрдүн елгасыннан көнчыгышта яткан җир турында «Үрдүннең бу ягында» дип сөйли. Ешуа исә шул ук җирне «Үрдүннең теге ягы» дип атый (Ешуа 22:4). Кем хак булган соң?

16 Аларның икесе дә хак. Саннар китабы буенча, исраиллеләр ул вакытта Үрдүн елгасын әле үтмәгән һәм Вәгъдә ителгән җиргә әле кермәгән, шуңа күрә Үрдүннең көнчыгыш ягы алар өчен «бу як» булган. Ә Ешуа үз сүзләрен инде Үрдүнне үткәч, елганың көнбатыш ягына, Кәнган җирләренә, кергәч, язган булган. Шуңа күрә Үрдүннең көнчыгыш ягы аның өчен «теге як» булган.

17. а) Яратылыш китабының беренче ике бүлегендә кайберәүләр нинди «каршылык» таба? б) Андый каршылыкның төп сәбәбе нәрсәдә?

17 Өстәвенә, «каршылыклар» бер үк хикәя төрлечә төзелгәнгә туарга мөмкин. Мәсәлән, Яратылыш 1:24—26 да хайваннар кеше яратылганчы барлыкка китерелгән булган дип әйтелә. Ә Яратылыш 2:7, 19, 20 буенча, башта кеше, ә аннан соң хайваннар яратылган дигән нәтиҗәгә килеп була. Ни өчен андый аерма? Чөнки бу ике өзектә барлыкка китерү турында хәбәр ике төрле караш белән карала. Беренчесендә күкләр белән җир һәм алардагы бар нәрсәне ярату турында әйтелә (Яратылыш 1:1—2:4). Икенчесендә игътибар күбрәк кешеләрнең барлыкка китерелгәненә һәм гөнаһка төшкәннәренә бирелә (Яратылыш 2:5—4:26).

18. Яратылыш китабының беренче ике бүлегендәге «каршылыкны» ничек аңлатып була?

18 Беренче хәбәр хронологик тәртиптә төзелгән һәм алты «көнгә» бүленгән. Икенчесе исә тематик рәвештә язылган. Анда, кыска гына кереш сүзләрдән соң, Адәмнең яратылуы турында әйтелгән, чөнки бу өзектә сүз аның гаиләсе турында бара (Яратылыш 2:7). Ә инде башка мәгълүмат кирәк булганда гына китерелә. Мәсәлән, Гадән бакчасы искә алына, чөнки, яратылгач, Адәм анда яшәргә һәм аны эшкәртергә тиеш булган (Яратылыш 2:8, 9, 15). Йәһвә Адәмгә «хайваннарның, күктәге кошларның барчасына» исем кушарга боерган. Шуңа күрә аннары Йәһвә Аллаһы аларны «туфрактан яраткан» дип әйтелә, әмма алар Адәм яратылганчы күпкә алдарак барлыкка китерелгән булган (Яратылыш 2:19; 1:20, 24, 26).

Өзекләрне игътибар белән укыгыз

19. Иерусалимны яулап алу турындагы хәбәрләрдә нәрсә аптырашта калдыра?

19 Кайчакта «каршылыкларны» аңлар өчен өзекне игътибар белән укып чыгу һәм уйлану җитә. Мәсәлән, исраиллеләрнең Иерусалим шәһәрен яулап алулары турындагы хәбәрләрне карап чыгыйк. Бер хәбәр буенча, Иерусалим Ибнеямин мирасының өлешенә керсә дә, аның кабиләсе ул шәһәрне яулап ала алмаган (Ешуа 18:28; Хакимнәр 1:21). Икенче хәбәр буенча, Яһүд кабиләсе, Иерусалим аның мирасының өлеше булгандай, бу шәһәрне яулап алырга тырышкан, әмма ул да уңышка ирешмәгән. Ахыр чиктә, Яһүд кабиләсе Иерусалимны яулап алган һәм яндырган (Ешуа 15:63; Хакимнәр 1:8). Ә тагын бер хәбәрдә Давыт, гасырлар узгач, бу шәһәрне яулап алган дип әйтелә (2 Патшалык 5:5—9).

20, 21. Иерусалимны яулап алу белән бәйле бар якларны игътибар белән тикшерү нәрсәне ачыклый?

20 Бер караганда, бу өзекләрне чагыштыру аптырашта калдыра, әмма аларда бернинди каршылык юк. Ибнеямин белән Яһүдкә мирас итеп бирелгән җирләрнең чиге Енном тигезлеге, борынгы Иерусалим шәһәре аша үткән. Ешуа 18:28 дә әйтелгән шәһәр (соңрак ул Давыт шәһәре дип атала башлаган) Ибнеямин җирендә урнашкан булган. Әмма, күрәсең, йәвүсиләрнең Иерусалим шәһәре Енном тигезлегенә җәелеп төзелгән булган һәм шуңа күрә өлешчә Яһүд мирасына кергән. Менә ни өчен Яһүд тә кәнганлыларга каршы сугыш алып барырга тиеш булган.

21 Ибнеямин шәһәрне яулап ала алмаган, ә Яһүд бер тапкыр шәһәрне яулап алып яндырган (Хакимнәр 1:8, 9). Әмма Яһүд гаскәрләре киткәч, шул җирдә яшәгән халык, күрәсең, бу шәһәрдә кабат яши башлаган. Һәм соңрак бу шәһәрне Яһүд тә, Ибнеямин дә инде яулап ала алмаган. Шулай итеп, йәвүсиләр Иерусалимда, аны Давыт яулап алганчы, берничә гасыр яшәгәннәр.

22, 23. Гайсәнең җәфалану баганасын Гөлгетәгә кадәр кем алып барган?

22 Тагын бер мисалны Яхшы хәбәр китапларыннан карап чыгыйк. Яхъя язганча, Гайсә җәзалап үтереләчәк урынга, Гөлгетәгә, «Үзенең хачын [үзе] күтәреп» барган (Яхъя 19:17). Ә Лүк: «Гаскәриләр Аны алып барганда, кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене туктаттылар да, хачны аның җилкәсенә салып, Гайсә артыннан алып барырга куштылар»,— дип язган (Лүк 23:26). Бу багананы кем күтәреп барган?

23 Күрәсең, башта бу багананы, Яхъя язганча, Гайсә үзе күтәреп барган. Ә соңыннан, Маттай, Марк һәм Лүк әйткәнчә, багананы Гөлгетәгә кадәр күриниле Шимунга алып барырга кушканнар.

Алар бер-берсеннән бәйсез язганнар

24. Изге Язмаларда кайбер «каршылыклар» күрсәк, ни өчен без гаҗәпләнмәскә һәм нинди нәтиҗә ясарга ашыкмаска тиеш?

24 Әлбәттә, Изге Язмалардагы кайбер «каршылыкларны» аңлату авыр. Шулай да аларны каршылык дип атарга ашыкмыйк. Күп кенә очракларда алар кайбер җентеклекләр төшереп калдырылганга күрә генә каршылык булып күренә. Изге Язмаларда рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерер өчен белем җитәрлек. Ләкин бу китапта һәрбер вакыйганың бар җентеклекләре турында язылып барса, ул, бүгенге кебек, уңайлы гына бер китап түгел, ә гаять зур китапханә булыр иде.

25. Яхъя Гайсәнең хезмәте турында нәрсә язган, һәм бу җентеклекләр турында нәрсәне аңларга булыша?

25 Гайсәнең хезмәте турында рәсүл Яхъя, арттырып булса да, мондый хак сүзләр язган: «Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде дип уйлыйм» (Яхъя 21:25). Әйе, Аллаһы халкының тарихын ыруг башлыкларыннан алып беренче гасыр мәсихчеләренә кадәр җентекләп сурәтләп бирү — бу хәтта булдыра алмаслык эш!

26. Изге Язмаларда нәрсә өчен җитәрлек мәгълүмат бар?

26 Изге Язмаларда барысы кыска һәм ачык язылган. Ул кеше сүзе түгел икәнен күрер өчен, анда җитәрлек мәгълүмат бар. Аны язуда катнашкан кешеләрнең, бер үк нәрсәне сурәтләгәндә, язулары чак кына аерылып торса да, бу аларның бер-берсеннән бәйсез язганнарын исбатлый. Икенче яктан, Изге Язмаларның гаҗәеп бердәмлеге (моның турында без чираттагы бер бүлектән белербез) аның һичшиксез Аллаһы тарафыннан иңдерелгәнен күрсәтә. Бу китап кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 89 нчы бит]

Изге Язмалардагы «каршылыклар» аны язучыларның бер-берсеннән бәйсез язганнарын исбатлый

[Тексттан алынган өзек. 91 нче бит]

«Каршылыкларны» аңларга еш кына контекстны карап чыгу булыша

[93 нче биттәге рамка]

Аерма бу каршылык дигән сүз түгел

Кеннет Канцер исемле бер теолог ике кешенең бер вакыйга турында сөйләгәнен мисал итеп китерә. Алар вакыйганы төрлечә сурәтләп бирә, әмма икесе дә хак була. Кеннет болай дип яза: «Бер тапкыр безгә якын дустыбызның әнисенең үлеме турында хәбәр иттеләр. Беренче булып моның турында безгә ышанычлы бер дустыбыз сөйләде. Ул болай диде: дустыбызның әнисе урам почмагында автобус көтеп торганда, башка бер автобус аны бәреп киткән, һәм ул алган җәрәхәтләре аркасында берничә минуттан соң үлгән».

Шуннан соң Кеннетка шул ук вакыйганы башка төрле сөйләп биргәннәр. Кеннет болай ди: «Үлгән хатынның оныгы әйткәнчә, әбисе бер машинада барганда, авариягә эләккән. Аны машинадан алып ташлаган, һәм ул җиргә бәрелеп үлгән. Оныгы моны бер дә шикләнмичә сөйләде.

Күпкә соңрак... без чыннан да нәрсә булганын белер өчен, барысын тикшереп чыктык. Дустыбызның әнисе автобус көтеп торганда, башка бер автобус аны бәреп киткән, һәм ул каты җәрәхәтләнгән. Үтеп баручы бер машина аны хастаханәгә илтер өчен үзенә алган, әмма ашыгып барганда, аңа башка машина бәрелгән. Моның нәтиҗәсендә, дустыбызның әнисен машинадан алып ташлаган, һәм ул җиргә бәрелеп шунда ук үлгән».

Әйе, ике кеше бер үк вакыйга турында сөйләгәндә, аларның сүзләре аерылып торса да, алар икесе дә хак булырга мөмкин. Кайвакыт андый хәл Изге Язмаларда да булгалый. Шаһитләр бер үк вакыйганың төрле якларын сурәтләп бирергә мөмкин. Әмма аларның шаһитлеге бер-берсенә каршы килми, ә бер-берсен тулыландыра гына, һәм бар шаһитләрнең сөйләгәннәрен исәпкә алсак, без булган вакыйганы яхшырак аңларбыз.