Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

Беренче бүлек

Ни өчен Изге Язмаларны укырга кирәк?

Без яшәгән дөньяда авырлыклар күп, ә чишү юллары аз. Миллионнарча кеше ач йөри. Наркотик кулланучы кешеләр, таркалган гаиләләр саны көннән-көн күбәя. Яңалыкларда якын туганнар арасындагы җенси мөнәсәбәтләр һәм гаиләдәге җәбер-золым турында ишетеп торабыз. Сулаган һавабыз һәм эчкән суыбыз пычрана бара. Җинаятьчелектән зыян күргән кеше саны арта. Андый авырлыклар кайчан да булса чишелерме? Сез ничек уйлыйсыз?

1. Кешелеккә җитәкчелек кирәк икәнен бүгенге нинди авырлыклар күрсәтә? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.)

БЕЗ яшәгән заманда кешеләр бер үк нәрсәгә төрле карашта тора. Мәсәлән, күпләр абортны әле тумаган баланы үтерү дип атап, аны ясауга каты каршы чыга. Башкалар исә хатын-кызлар үз тәннәренә үзләре хуҗа һәм аборт ясарга яки юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш дигән карашта тора. Күпләр гомосексуализм, зина кылу һәм никахлашмыйча якынлык кылуны җирәнгеч әхлаксызлык дип саный. Башкалар исә бу һәр кешенең үз эше дигән фикердә тора. Кем хаклы, ә кем юк? Моны ничек белергә?

2, 3. Бүген күп кенә кеше Изге Язмаларга нинди карашта тора?

2 Изге Язмаларда әхлакка кагылышлы җитәкчелек бирелгән. Анда шулай ук тирә-як мохитнең пычрануы, җинаятьчелек һәм ачлык кебек проблемаларның уңышлы хәл ителәчәге турында әйтелә. Кызганычка каршы, безнең көннәрдә күпчелек кеше Изге Язмаларда андый сораулар буенча кирәкле җитәкчелек юк дип саный. Ә кайчандыр, ким дигәндә Көнбатышта, бу китапта язылган сүзләргә колак салганнар, һәм аны хөрмәт иткәннәр. Изге Язмаларны кешеләр язсалар да, үткән гасырларда яшәгән күп кенә дини кеше аны Аллаһы Сүзе дип санаган һәм Аллаһы аны үзе иңдергән дип ышанган.

3 Ләкин бүген гореф-гадәтләргә, карашларга, әхлакка һәм хәтта Аллаһының барлыгына — һәрнәрсәгә шик белән карау модага кереп киткән. Кешеләр аеруча Изге Язмаларның файдалы булуына шикләнә. Күпләр, күрәсең, аның киңәшләре искергән һәм алар файдасыз дип саный. Бүгенге белемле кешеләрнең бик әзе генә аның Аллаһы Сүзе булуына ышана. Күпчелек кеше Джеймс Барр исемле белгечнең мондый сүзләре белән ризалашыр: «Изге Язмалар хәбәренең барлыкка килүе турында докладым — бу кешеләр уйлап чыгарган хәбәрләр турында доклад. Ул китапта үз ышанулары хакында кеше язган»1.

4, 5. Изге Язмаларны Аллаһы иңдергәнме яки юкмы икәнен белү ни өчен мөһим? Бу басманың максаты нинди?

4 Сез бу сүзләр белән ризамы? Сез Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе я кеше сүзе дип саныйсызмы? Әмма уйлап карагыз: Изге Язмалар кеше сүзе генә икән, алайса кешелек проблемаларын берничек тә хәл итеп булмый. Кешеләргә, экология бозылуы аркасында яки атом-төш сугышында юк ителүдән ничек тә булса үзләрен саклап калырга өметләнеп, көчләреннән килгәнне эшләп яшисе генә кала. Әмма Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икән, ул чакта анда бу авыр чорны кичереп чыгар өчен кирәкле җитәкчелек бар.

5 Бу басмада Изге Язмаларның чыннан да Аллаһы Сүзе булуына дәлилләр китерелә. Аларны карап чыккач, сез кеше авырлыкларын чишү юлы Изге Язмаларда гына күрсәтелә икәнен аңларсыз дип өметләнеп калабыз. Изге Язмаларның аны сезнең игътибарыгызга лаеклы китап итүче күп кенә яклары бар. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк.

Иң күп укыла торган китап

6, 7. Изге Язмалар белән бәйле нинди саннар игътибарга лаек?

6 Изге Язмалар — иң күп укыла торган һәм иң киң таралган китап. Соңгы исәпләү буенча, Изге Язмалар китабы һәм аның өлешләре 4 миллиардтан артык данә бастырылган. Бу гаять зур сан. Тарихта аның хәтле күп бастырылган бер китап та юк.

7 Ул шулай ук иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап. Изге Язмаларны тулысынча я өлешчә 2  287 телдә укып була. Америка Изге Язмалар җәмгыяте исәпләвенчә, бу китапны җирдә яшәгән кешеләрнең якынча 90 проценты үз телендә укый ала. Шулкадәр күп тәрҗемәләр ясар өчен күпме тырышлык куярга кирәк булгандыр! Үзенә андый игътибар җәлеп иткән тагын берәр нинди китап бармы?

Кешеләргә йогынты ясый торган китап

8, 9. Изге Язмалар турында кайбер кешеләр нәрсә әйткән?

8 Бер энциклопедиядә Изге Язмалар «кешеләрнең тарихына иң зур йогынты ясаган» китап дип атала («The New Encyclopaedia Britannica»)2. Генрих Гейне, XIX гасыр немец язучысы, болай дигән: «Минем күзләрем бер китап укыганда ачылды... Бу китап Изге Язмалар дип атала. Үз Аллаһысын югалткан кеше аны кабат бу китап ярдәмендә таба ала»3. Коллыкка каршы хәрәкәттә катнашкан аның замандашы Уильям Сьюард: «Кешелекнең прогресска бар өмете Изге Язмаларның өзлексез үсә барган йогынтысына нигезләнгән»,— дигән4.

9 Америка Кушма Штатларының уналтынчы президенты Авраам Линкольн Изге Язмаларны «Аллаһының кешеләргә биргән иң яхшы бүләге» дип атаган. «Бу китап булмаса, без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен белмәс идек»,— дигән ул5. Бөек Британия юристы Уильям Блэкстон Изге Язмаларның кешелеккә ясаган йогынтысы турында болай дип язган: «Кешеләр уйлап чыгарган бар законнар ике терәккә — табигать законнарына һәм ачылыш [Изге Язмалар] законнарына нигезләнгән; ягъни кеше уйлап чыгарган законнар аларга каршы булмаска тиеш»6.

Аны нәфрәт тә иткәннәр, яратканнар да

10. Изге Язмалар китабы нинди каршылыкларга дучар булган?

10 Әмма шул ук вакыт тарихта бернинди китапның да шундый каты каршылыкларга дучар булганы һәм хәтта нәфрәт ителгәне юк. Изге Язмалар китабын урта гасырларда да, XX гасырда да бар кеше алдында учакларда яндырганнар. Бу китапны укыганнары яки таратканнары өчен кешеләргә штраф салганнар һәм төрмәгә утыртканнар, бу хәл хәтта безнең көннәрдә дә саклана. Ә үткән гасырларда андый «җинаять» өчен кешеләрне еш кына җәзалаганнар һәм үтергәннәр.

11, 12. Тиндал Изге Язмаларны яратканын ничек күрсәткән?

11 Шул ук вакыт Изге Язмалар китабы кешеләрне тугры булырга дәртләндергән. Күпләр, каты эзәрлекләүләргә карамастан, аны укуларын дәвам иткән. Мәсәлән, XVI гасырда Англиядә яшәгән Уильям Тиндал мисалына игътибар итик. Ул, Оксфорд университетын тәмамлаганнан соң, Кембридж университетында хөрмәтле бер укытучы булган.

12 Тиндал Изге Язмаларны яраткан. Ләкин ул көннәрдә дини җитәкчеләр бу китапның латин телендә, үле телдә, калуын теләгән. Әмма Тиндал, аның ватандашлары Изге Язмаларны үз телләрендә укый алсын өчен, аны инглиз теленә тәрҗемә итәргә булган. Бу ул яшәгән илнең законына каршы булганга, Тиндал уңайлы эшен калдырып Германиягә киткән. Грек Язмаларын һәм Еврей Язмаларының кайбер китапларын үз туган теленә тәрҗемә итәр өчен, Тиндалга шактый озак вакыт качып йөрергә һәм авыр тормыш алып барырга туры килгән. Ахыр чиктә, аны кулга алганнар һәм, ересьтә гаепләп буып үтергәннән соң, тәнен яндырганнар.

13. Изге Язмалар башка китаплардан кайсы яктан бик нык аерылып тора?

13 Изге Язмаларны укыр өчен һәм аны башкалар да укый алсын өчен, шактый күп кеше, Тиндал кебек, бар нәрсәләрен корбан иткән. Бу китап күп кенә гади ир-ат һәм хатын-кызны зур батырлык күрсәтергә дәртләндергән. Бу яктан аңа тиң китап юк.

Алар аны Аллаһы Сүзе дип атаганнар

14, 15. Изге Язмалар язучылары бу китап турында еш кына нәрсә әйткән?

14 Изге Язмаларны язуда катнашкан күп кенә кешеләрнең бу китап турында әйткән сүзләре дә аны башка китаплардан бик нык аерып тора. Якынча 40 кеше, шул исәптән патшалар, көтүчеләр, балыкчылар, дәүләт хезмәткәрләре, руханилар, ким дигәндә бер гаскәр башлыгы һәм бер табиб, Изге Язмаларны язуда катнашкан. Әмма алар үз фикерләрен түгел, ә Аллаһы фикерләрен язганнар. Моның турында алар үзләре кат-кат әйткәннәр.

15 Шуңа күрә Изге Язмаларда без, мәсәлән, мондый сүзләр укыйбыз: «Йәһвәнең рухы минем аша сөйләде, һәм аның сүзе телемдә иде» яки «Менә нәрсә дип әйтә Аллаһы Тәгалә, гаскәрләр Иясе Йәһвә» (2 Патшалык 23:2; Ишагыйя 22:15). Моңа охшаш сүзләр анда еш кына очрый. Рәсүл Паул үз хезмәттәшенә язган бер хатында болай дигән: «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17).

16. Изге Язмаларда нинди сораулар карала?

16 Изге Язмалар кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе булганга күрә, анда Аллаһы гына җавап бирә алган сорауларга җаваплар бар. Анда, мәсәлән, ни өчен кешелек хөкүмәтләре чын тынычлык урнаштыра алмый, ничек тормышта чын канәгатьлек табып була, җирне һәм кешелекне нинди киләчәк көтә икәне турында әйтелә. Сезнең дә бу һәм моңа охшаш сораулар турында күп тапкыр уйланганыгыз бардыр. Күп кенә кешеләр Изге Язмалар бу Аллаһы Сүзе, һәм шуңа күрә анда ышанычка лаек җаваплар бар дип саный. Бу кешеләр белән ник ризалашып карамаска?

17, 18. а) Бу басмада кешеләр шик астына куйган кайсы фактлар каралачак? б) Анда тагын нинди темалар каралачак?

17 Без сезне бу басмада китерелгән дәлилләрне игътибар белән тикшереп чыгарга чакырабыз. Бу китапта мондый сораулар карала: Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр хакмы? Изге Язмалар фәнни яктан төгәлме? Аның өлешләре бер-берсенә каршы киләме? Анда тарихи фактлар язылганмы яки ул мифмы? Анда язылган могҗизалар чыннан да булганмы? Шушы сорауларга җавап бирер өчен, бу китапта эзлекле дәлилләр китерелә. Шуннан соң Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр, андагы тирән зирәклек һәм аның ярдәмендә кешеләрнең тормышлары ничек үзгәргән икәне каралачак. Моның барысы Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан иңдерелгән булганын күрсәтә. Бу басманың азагында без Изге Язмалар сезнең тормышыгызга нинди йогынты ясый ала икәнен күрербез.

18 Әйдәгез, башта Изге Язмаларның безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калганын белик. Бу гаҗәеп китапның хәтта тарихы да ул кеше уйлап чыгарган китап түгел икәнен күрсәтә.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Бөтен биткә рәсем. 4 нче бит]

[6 нчы биттәге иллюстрация]

Изге Язмалар — тарихта иң киң таралган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап

[9 нчы биттәге иллюстрация]

Бу XV гасыр агач гравюрасында күрсәтелгәнчә, күпләр Изге Язмаларны уку «җинаяте» өчен тере килеш яндырылган булган

[11 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны язган кешеләр бу китапны аларга Аллаһы иңдергән дип әйткәннәр