Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үтәлгән пәйгамбәрлекләр

Үтәлгән пәйгамбәрлекләр

Тугызынчы бүлек

Үтәлгән пәйгамбәрлекләр

Кешеләр киләчәктә нәрсә булачагын алдан әйтә алмый. Бу яктан аларның бар тырышлыклары һәрвакыт уңышсыз булып чыга. Шул ук вакыт бер китапта язылган пәйгамбәрлекләр үтәлгән, шуңа күрә ул безнең игътибарга лаек. Бу Изге Язмалар китабы.

1. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлүе нәрсәне раслый? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА язылган күп кенә пәйгамбәрлекләр төгәл үтәлгән, шуңа күрә кайберәүләр алар инде үтәлгәч язылган булган, ди. Ләкин алар ялгыша. Аллаһы чиксез кодрәтле, һәм ул киләчәктә булачагын әйтә ала (Ишагыйя 41:21—26; 42:8, 9; 46:8—10). Изге Язмалардагы үтәлгән пәйгамбәрлекләр аларның соңрак язылганын түгел, ә Аллаһы тарафыннан рухландырылганын раслый. Без андый гаҗәеп пәйгамбәрлекләрнең кайберләрен карап чыгарбыз, алар Изге Язмалар кеше сүзе түгел, ә Аллаһы сүзе икәненә өстәмә дәлил булып тора.

Бабыл әсирлегенә эләгү

2, 3. Ни өчен Хизәкыйя патша Бабылдан килгән вәкилләргә бар мал-мөлкәтен күрсәткән?

2 Хизәкыйя Иерусалимда якынча 30 ел патшалык иткән, һәм б. э. к. 740 елда төньяк Исраил патшалыгының Ассирия тарафыннан җимерелүенә шаһит булган. Б. э. к. 732 елда ул Аллаһының коткаручы көчен үзе татып караган. Ул елны ассириялеләр Иерусалимны җимерергә дип килсәләр дә, үзләре җиңелгән булган (Ишагыйя 37:33—38).

3 Бер көн Хизәкыйя янына Бабыл патшасы Меродах-Баладан вәкилләре килеп, патшаны каты авырудан соң сәламәтләнеп китүе белән котлаганнар. Әмма аларның төп максатлары башка булган. Күрәсең, Меродах-Баладан Ассириягә каршы торыр өчен, Хизәкыйя патшаны үзенә дус итәргә җыенган. Хизәкыйя моңа каршы булмаган һәм килгән бабыллыларга бар йортын һәм мал-мөлкәтен күрсәткән. Ул да, бәлки, Ассирия гаскәрләренең кире кайтуыннан куркып, үзенә дус ил эзләгәндер (Ишагыйя 39:1, 2).

4. Ишагыйя пәйгамбәрлеге буенча, Хизәкыйянең хатасы нинди аяныч хәлгә китерергә тиеш булган?

4 Шул көннәрдә яшәгән Ишагыйя пәйгамбәр Хизәкыйянең хатасын шунда ук күреп алган. Ул Хизәкыйянең иң ышанычлы яклаучысы Бабыл түгел, ә Йәһвә икәнен белгән һәм патшага аның бабыллыларга үз мал-мөлкәтен күрсәтеп йөрүе һәлакәткә китерәчәк дигән: «Менә, килә көннәр, һәм синең йортыңдагы һәм ата-бабаларың моңа кадәр җыйган бар нәрсәне Бабылга алып китәчәкләр». «Бернәрсә калмаячак»,— дип әйткән Йәһвә (Ишагыйя 39:5, 6).

5, 6. а) Ишагыйя пәйгамбәрлегенең дөреслеген күрсәтеп Иремия нәрсә әйткән? б) Ишагыйя һәм Иремия пәйгамбәрлекләре ничек үтәлгән булган?

5 Б. э. к. VIII гасырда Ишагыйя пәйгамбәрлегенең үтәлүе бик шикле булып күренгәндер. Әмма йөз ел үткәч, хәл үзгәргән: Ассирия урынына бөтендөнья державасы булып Бабыл идарә итә башлаган, ә Яһүдия дини яктан шулкадәр бозылган ки, Аллаһы аңардан үз фатихасын алган. Хәзер инде башка бер пәйгамбәр, Иремия, Ишагыйя кисәтүен кабатлаган: «Мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә каршы [бабыллыларны] алып киләм... Һәм бар бу җир буш, коточкыч урын булачак, һәм бу халыклар Бабыл патшасына җитмеш ел хезмәт итәчәк» (Иремия 25:9, 11).

6 Иремия шул пәйгамбәрлекне әйткәннән соң, якынча дүрт ел үткән, һәм бабыллылар Яһүдияне үз империяләренең бер өлеше иткән. Шуннан соң тагын өч ел үткәч, алар кайбер яһүдләрне һәм Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән кайбер кыйммәтле әйберләрне Бабылга алып киткәннәр. Сигез ел үткәннән соң, Яһүдия фетнә күтәргән, һәм Бабыл патшасы Набуходоносор кабат Яһүдиягә һөҗүм иткән. Бу очракта Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерелгән, ә андагы бар байлыкны һәм яһүдләрне, нәкъ Ишагыйя һәм Иремия әйткәнчә, Бабылга алып киткәннәр (2 Елъязма 36:6, 7, 12, 13, 17—21).

7. Археология Ишагыйя белән Иремиянең Иерусалим турындагы пәйгамбәрлекләренең үтәлгәнен ничек раслаган?

7 Бер энциклопедиядә бабыллыларның һөҗүмнәре аркасында Иерусалим шәһәре «тулысынча җимерелгән булган» дип әйтелә («The Archaeological Encyclopedia of the Holy Land»)1. Археолог Уильям Олбрайт болай дип язган: «Яһүдиядә үткәрелгән казулар һәм җирнең өске катламнарын тикшерү нәтиҗәсендә шул исбатланды: Яһүдиянең шәһәрләре килданиларның [бабыллыларның] ике тапкыр басып керүләре аркасында тулысынча җимерелгән булган, һәм анда гасырлар дәвамында беркем яшәмәгән, ә кайбер урыннарда бүген дә беркем яшәми»2. Шулай итеп, археология бу пәйгамбәрлекнең төгәл үтәлгәнен раслаган.

Тир шәһәренең язмышы

8, 9. Йәзәкил Тир турында нинди пәйгамбәрлек язган булган?

8 Аллаһы иңдергән пәйгамбәрлекләрне Йәзәкил исемле тагын бер борынгы пәйгамбәр язып барган. Ул әле Иерусалим җимерелгәнче, б. э. к. VII гасырның азагында, пәйгамбәрлек итә башлаган һәм яһүдләр инде берничә дистә ел Бабылда әсирлектә яшәгән вакытка, VI гасырга, кадәр хезмәт иткән. Хәтта бүгенге Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре дә Йәзәкил китабының шул чорда язылганы белән ризалаша.

9 Йәзәкил Исраилнең төньяк күршесе Тир шәһәренең җимерелүе турында гаҗәеп пәйгамбәрлек язган. Бу шәһәр башта Аллаһы халкының дусты булган, ә соңыннан аның дошманы булып киткән (3 Патшалык 5:1—9; Мәдхия 82:3—9). Йәзәкил болай дигән: «Менә нәрсә дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә: „И Тир, мин сиңа каршы күтәреләчәкмен, сиңа каршы, диңгез үз дулкыннарын күтәргәндәй, күп халыкларны күтәрәчәкмен. Алар Тир стеналарын җимерәчәк һәм аның манараларын җимереп төшерәчәкләр, ә мин аның туфрагын кырып төшерәчәкмен һәм аны ялангач кыя итәчәкмен... Ә синең ташларыңны, такта-бүрәнәләреңне һәм туфрагыңны суга ыргытачаклар“» (Йәзәкил 26:3, 4, 12).

10—12. Йәзәкил пәйгамбәрлеге кайчан һәм ничек тулысынча үтәлгән булган?

10 Бу пәйгамбәрлек үтәлгәнме? Йәзәкил бу пәйгамбәрлекне әйткәннән соң берничә ел үткәч, Бабыл патшасы Набуходоносор Тирны чолгап алган (Йәзәкил 29:17, 18). Әмма шәһәрне яулап алу җиңел булмаган, чөнки Тирның бер өлеше (Иске Тир) ярда, ә икенче өлеше ярдан якынча 800 метр ераклыктагы утрауда урнашкан булган. Набуходоносорга шәһәрнең утраудагы өлешен яулап алыр өчен 13 ел вакыт кирәк булган.

11 Әмма Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бар сүзләре б. э. к. 332 елда гына тулысынча үтәлгән. Шул елларда Александр Македонский Азия җирләрен яулап алган, әмма Тирның утраудагы өлеше аңа бирешми торган. Әлбәттә, Македонскийның үз империясендә андый дошманны түзеп торасы килмәгән. Ләкин шул ук вакыт ул бу шәһәрне яулап алуга, Набуходоносор кебек, еллар сарыф итәргә җыенмаган.

12 Ул, гаскәрләре шәһәр янына барып аны яулап алсын өчен, утрауга кадәр дамба төзегән. Аны төзер өчен ул нәрсә кулланган? Бер энциклопедиядә болай диелә: «Ул шәһәрнең ярда урнашкан өлешен җимергән һәм 332 елда, аның калдыкларын кулланып, утрауны яр белән ялгар өчен зур дамба төзегән» («The Encyclopedia Americana»). Тиздән утраудагы шәһәр дә җимерелгән булган. Шулай итеп, Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бар сүзләре тулысынча үтәлгән. Иске Тирның хәтта «ташлары, такта-бүрәнәләре һәм туфрагы суга ыргытылган» булган.

13. Бер сәяхәтче XIX гасырда борынгы Тир турында нәрсә язган?

13 Бер сәяхәтче XIX гасырда борынгы Тир калдыклары турында болай дип язган: «Сөләйманга һәм Исраилнең пәйгамбәрләренә таныш булган Тирның эзе дә калмаган. Нибары кыяларны тишеп ясалган каберләр һәм нигезләр генә сакланган... Александр Македонский дамба ярдәмендә яр белән тоташтырган утрауда берәр борынгы нәрсә табылса да, ул инде тәре походлары заманына гына яки соңрак вакытка кагылышлы. Хәзерге чагыштырмача яшь шәһәр кайчандыр утрау булган җирнең төньяк өлешендә урнашкан, ә калган өлеше тулысынча диярлек җимерекләр астында кала»3.

Бабыл турында пәйгамбәрлек

14, 15. Ишагыйя белән Иремия Бабыл турында нинди пәйгамбәрлек язган?

14 Б. э. к. VIII гасырда яһүдләрне бабыллылар яулап алачак дип әйткән Ишагыйя тагын бер гаҗәеп пәйгамбәрлек — Бабылның тулысынча юк ителәчәге турында язган булган. Ул болай дигән: «Мин [Аллаһы] аларга каршы мадайлыларны күтәрәчәкмен... Бабыл, патшалыкларның бизәге, килданиларның матурлыгы һәм горурлыгы, Аллаһы җимергән Сәдүм белән Гамура кебек булачак. Анда инде беркайчан да яшәүче булмаячак, һәм буыннан-буынга беркем тормаячак» (Ишагыйя 13:17—20).

15 Бабылның җимерелүе турында Иремия дә пәйгамбәрлек иткән. Һәм аның сүзләре күп еллар үткәч үтәлгән. Анда кайбер кызык үзенчәлекләр бар: «Аның суларына корылык, һәм алар кибеп бетәчәк... Бабылның көчле гаскәриләре сугышуларын туктатканнар, ныгытмаларда утыралар, алар көчсез калган» (Иремия 50:38; 51:30).

16. Бабылны кем һәм кайчан яулап алган?

16 Б. э. к. 539 елда Бабыл бөтендөнья державасы буларак юкка чыккан. Шул елны Фарсы җитәкчесе Кир мадайлылар армиясе ярдәмендә Бабыл шәһәренә каршы чыккан. Бабыл бик зур шәһәр булган. Аның стеналары калын, биек һәм яулап алмаслык булып күренгән, өстәвенә, шәһәр аша бөек Евфрат елгасы үткән һәм Бабылны җиңә алмаслык иткән.

17, 18. а) Бабылның «суларына корылык» дигән сүзләр ничек үтәлгән? б) Нинди мәгънәдә «Бабылның көчле гаскәриләре сугышуларын туктаткан»?

17 Грек тарихчысы Геродот Кир турында болай дип язган: «Ул үз гаскәрләренең бер өлешен елга шәһәргә кергән урынга, ә икенче өлешен шәһәрдән чыккан урынга куйган. Шуннан соң ул гаскәрләренә елга аша, ул үтә алырлык итеп кимегәч, шәһәргә керергә кушкан. [...] Кир, канал ясап, елга суларын сазлыкка әйләнгән күлгә борган [аны Бабылның элеккеге идарәчесе казыган булган]. Шулай итеп елга сулары кими башлаган. Су тездән булгач, фарсылар елга аша үтеп Бабылга кергәннәр»4.

18 Шулай итеп, Иремия һәм Ишагыйя алдан әйткәнчә, шәһәр яулап алынган булган. Ләкин пәйгамбәрлекнең кайбер үзенчәлекләре ничек үтәлгән? «Аның [Бабылның] сулары» чыннан да корыган, «һәм алар кибеп беткән»: Кир, шәһәргә керер өчен, Евфрат суларын киметкән. Иремия әйткәнчә, «Бабылның көчле гаскәриләре сугышуларын туктатканмы»? Изге Язмалар һәм грек тарихчылары Геродот белән Ксенофонт сүзләре буенча, фарсылар шәһәрне яулаган чакта, бабыллылар мәҗлестә күңел ачканнар5. Набонид елъязмаларында, ягъни чөйязулы рәсми текстта, Кир гаскәриләре Бабылга «сугышмыйча» кергәннәр дип әйтелә. Күрәсең, Фарсы һәм Бабыл гаскәриләре арасында зур бәрелешләр булмаган, һәм Бабылның көчле гаскәриләре әллә ни зур каршылык күрсәтмәгәннәр6.

19. Бабылда «инде беркайчан да яшәүче булмаячак» дигән сүзләр үтәлгәнме? Аңлатыгыз.

19 Бабылда «инде беркайчан да яшәүче булмаячак» дигән сүзләр үтәлгәнме? Б. э. к. 539 елда алар әле үтәлмәгән булган. Әмма пәйгамбәрлек төгәл булып чыккан. Бабыл яулап алынганнан соң, анда яшәүче кешеләр күп тапкыр фетнә күтәргәннәр. Бу хәл б. э. к. 478 елда Ксеркс шәһәрне җимергәнче дәвам иткән. Б. э. к. IV гасыр азагында Александр Македонский шәһәрне яңадан торгызырга план төзесә дә, аның үлеме аркасында бу план тормышка ашмаган. Шуннан соң шәһәр инде таркала гына барган. Шулай да б. э. I гасырында анда әле кешеләр яшәгән, ә бүген борынгы Бабыл урынында (Гыйракта) шәһәр җимерекләре генә калган. Аларны кабат торгыза алсалар да, бу урын тормыш гөрләп торган шәһәр түгел, ә нибары туристлар йөри торган урын гына булачак. Бабылның ташландык хәлдә булуы пәйгамбәрлекнең төгәл үтәлгәнен күрсәтә.

Державалар алмашына

20, 21. Державаларның алмашынуы турында Данил нинди пәйгамбәрлек күргән, һәм ул ничек үтәлгән?

20 Яһүдләр Бабылда әсирлектә булганда, б. э. к. VI гасырда тагын бер пәйгамбәр, Данил, Аллаһы тарафыннан рухланып, киләчәктәге дөнья вакыйгаларына бәйле берничә гаҗәеп күренеш язып куйган. Аларның берсендә ул дөнья «сәхнәсендә» бер-берсен алмаштырып торган символик җанварларны сурәтләп биргән. Бер фәрештә бу җанварлар — дөнья державаларының прообразлары дип аңлаткан. Соңгы ике җанвар турында фәрештә болай дигән: «Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — бу Мадай һәм Фарсы патшалары. Ә йонлач кәҗә — Греция патшасы, ә күзләре арасындагы зур мөгез — аның беренче патшасы. Ул сынды, һәм аның урынына башка дүртәү чыкты. Бу шуны аңлата: бу халыктан дүрт патшалык күтәреләчәк, ләкин аның көче белән түгел» (Данил 8:20—22).

21 Бу пәйгамбәрлек тулысынча үтәлгән булган. Бабыл империясен Мадай белән Фарсы иле җиңгән, ә аларны 200 ел узгач Греция державасы алмаштырган. «Зур мөгез» Греция империясенең җитәкчесе Александр Македонский булган. Александрның үлеменнән соң аның гаскәр башлыклары бер-берсе белән сугыша башлаган, һәм ахыр чиктә зур гына империя дүрт кечерәк империяләргә, «дүрт патшалыкка», бүленгән.

22. Тагын бер пәйгамбәрлектә нинди империя турында алдан әйтелгән булган?

22 Данил китабының 7 нче бүлегендә киләчәк турында тагын бер пәйгамбәрлек язылган. Анда Бабыл империясе арыслан, Фарсы — аю, ә Греция — дүрт канатлы һәм дүрт башлы барс итеп күрсәтелгән. Шуннан соң Данил «куркыныч, коточкыч һәм гаять көчле» тагын бер җанварны күргән. «Аның ун мөгезе» булган (Данил 7:2—7). Бу дүртенче җанвар көчле Рим империясенең прообразы. Бу империя Данил үз пәйгамбәрлеген язганнан соң якынча өч гасыр үткәч үсә башлаган.

23. Данил пәйгамбәрлегендәге дүртенче җанвар нинди мәгънәдә «башка патшалыклардан аерылып торган»?

23 Фәрештә Рим турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Дүртенче җанвар җирдә башка патшалыклардан аерылып тора торган дүртенче патшалык булачак дигәнне аңлата, ул бөтен җирне йотып, таптап һәм җимереп йөриячәк» (Данил 7:23). Герберт Уэллс үзенең бер китабында болай дип язган: «Көнбатыш илләрендә хакимлек итәр өчен, б. э. к. I—II гасырларда Рим державасы барлыкка килгән. Бу яңа держава алдынгы илләр дөньясында аңа кадәр хакимлек иткән башка бөек державалардан кайбер яклары белән бик нык аерылып торган» («A Pocket History of the World»)7. Барлыкка килгәндә, ул республика булган, һәм үз тарихын монархия булып дәвам иткән. Аңа кадәр булган империяләрдән аермалы буларак, Рим империясе берәр җитәкченең яулап алу сугышлары аркасында түгел, ә гасырлар дәвамында әкрен-әкрен генә үсеп барлыкка килгән. Ул шулай ук күпкә озаграк идарә иткән, һәм аның территориясе дә күпкә зуррак булган.

24, 25. а) Җанварның ун мөгезе ничек барлыкка килгән? б) Данил җанварның «мөгезләре» арасындагы нинди сугышны алдан күргән?

24 Бу коточкыч җанварның ун мөгезе турында нәрсә әйтеп була? Фәрештә болай ди: «Ә ун мөгез турында әйткәндә, бу патшалыктан ун патша чыгачак, ә алардан соң беренчеләреннән аерылып торган башка берәү чыгачак һәм өч патшаны кимсетәчәк» (Данил 7:24). Бу сүзләр ничек үтәлгән?

25 Б. э. V гасырында Рим империясе таркала башлагач, аны башка берәр империя алмаштырганчы озак кына вакыт үткән. Ул берничә патшалыкка, «ун патшага», бүленгән. Ахыр чиктә, Британия империясе төп держава булып киткән. Ул Испания, Франция һәм Голландия кебек көндәш империяләрне җиңгән. Шулай итеп яңа чыккан «мөгез» «өч патшаны» кимсеткән.

Бу пәйгамбәрлекләр үтәлгәч язылганмы?

26. Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре Данил китабы кайчан язылган булган диләр, һәм ни өчен алар алай ди?

26 Изге Язмалар буенча, Данил китабы б. э. к. VI гасырда язылган булган. Әмма анда әйтелгән пәйгамбәрлекләрнең кайберләре б. э. к. II гасырга кадәр төгәл үтәлгән, шуңа күрә Изге Язмалар тәнкыйтьчеләре бу китап, күрәсең, якынча б. э. к. 165 елда язылган булган, ди8. Шулай итеп, Данил китабының шул елда язылган булганына бердәнбер сәбәп — бу пәйгамбәрлекләрнең шул елга үтәлгән булуы. Моңа карамастан күп кенә белешмәлекләрдә Данил китабы б. э. к. 165 елда язылган дип күрсәтелә.

27, 28. Данил китабының б. э. к. 165 елда язылмаганын нинди фактлар күрсәтә?

27 Әмма аларның бу фаразларына каршы берничә факт китереп була. Беренчедән, Данил китабы яһүдләрнең б. э. к. II гасырда язылган хезмәтләрендә, мәсәлән, Маккавейларның беренче китабында, искә алына. Икенчедән, ул б. э. к. III гасырда тәрҗемә ителә башлаган грек Септуагинтасының бер өлеше булган9. Өченчедән, Үле диңгез янында табылган кулъязмалар арасында Данил китабының өлешләре дә бик еш очрый, ә алар б. э. к. якынча йөзенче елда язылган булган дип исәплиләр10. Шулай итеп, Данил китабы б. э. к. 165 елда инде яхшы билгеле һәм абруйлы хезмәт булган. Димәк, Данил китабы шул елга кадәр күпкә алдарак язылган булган!

28 Данил китабында шулай ук б. э. к. II гасыр язучыларына билгеле булмаган тарихи фактлар да бар. Күренекле фактларның берсе Бабыл җитәкчесе Балтасар белән бәйле. Ул б. э. к. 539 елда Бабыл яулап алынганда үтерелгән булган. Бабыл турында шулай ук б. э. к. V гасырда Геродот, V—IV гасырларда Ксенофонт, III гасырда Берос кебек тарихчылар язган. Ләкин аларның берсе дә Балтасарны искә алмый11. Алайса б. э. к. II гасыр язучыларына да бу шәхес билгеле булмас иде! Ә Данил китабының 5 нче бүлегендә Балтасар турында әйтелә, һәм бу факт китапның өстә әйтелгән башка хезмәтләрдән алдарак язылганын күрсәтә *.

29. Ни өчен Данил китабының пәйгамбәрлекләре инде үтәлгәннән соң язылган дигән сүзләр дөрес түгел?

29 Шунсын да әйтергә кирәк, Данил китабындагы күп кенә пәйгамбәрлекләр б. э. к. 165 елдан соң озак кына вакыт узгач үтәлгән. Аларның берсендә инде искә алынган Рим империясе турында, ә тагын берсендә Гайсәнең, Мәсихнең, килүе турында язылган.

Мәсихнең килүе

30, 31. а) Мәсихнең килүе турында Данилның нинди пәйгамбәрлегендә әйтелгән булган? б) Данил пәйгамбәрлегенә нигезләнеп, Мәсихнең килү елын ничек санап чыгарып була?

30 Мәсихнең килүе турында пәйгамбәрлек Данил китабының 9 нчы бүлегендә язылган: «Синең халкыңа һәм изге шәһәреңә җитмеш атна [ягъни 490 ел] билгеләнгән» (Данил 9:24). Шул 490 ел дәвамында нәрсә булган? «Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкчегә [аның килүенә] кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк» (Данил 9:25) *. Шулай итеп, бу пәйгамбәрлектә Мәсихнең килү вакыты турында әйтелә. Бу сүзләр ничек үтәлгән?

31 Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерык Фарсы патшасы «Артаксеркс идарә итүенең егерменче елында», ягъни б. э. к. 455 елда, чыккан (Нихами 2:1—9). Кырык тугыз ел (җиде еллык җиде атна) азагына Иерусалимның зур өлеше торгызылган булган. Б. э. к. 455 елдан алып 483 ел (7 һәм 62 җиде еллык атна) санасак, б. э. 29 елына чыгабыз. Шул елны Чумдыручы Яхъя Гайсәне суда чумдырган. Бу ел «Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елы» булган (Лүк 3:1). Шул көннәрдә Гайсә барлык кеше алдында Аллаһы Улы дип игълан ителгән һәм Яһүд халкына яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган (Маттай 3:13—17; 4:23). Шулай итеп ул Мәсих булып киткән.

32. Данил пәйгамбәрлеге буенча, Гайсә җирдә күпме хезмәт иткән, һәм аның хезмәтенең азагында нәрсә булган?

32 Пәйгамбәрлектә шулай ук болай дип әйтелә: «Алтмыш ике атна үткәннән соң, Мәсих үлемгә биреләчәк. [...] Ул килешүне күпләр өчен бер атнага гамәлдә калдырачак, ә атнаның уртасында корбан һәм бүләк китерүне туктатачак» (Данил 9:26, 27). Бу сүзләр буенча эш итеп, Гайсә «күпләр», ягъни яһүдләр, янына барган. Бер тапкыр ул шулай ук самареялеләргә вәгазьләгән. Алар Изге Язманың кайбер өлешләрен генә таныган һәм иудаизмның бер сектасы булган. Шуннан соң «атнаның уртасында», ягъни өч ел ярым вәгазьләгәннән соң, ул үз тормышын корбан итеп биргән, шулай итеп «үлемгә бирелгән» булган. Нәтиҗәдә, Муса Кануны үз корбаннары һәм бүләкләре белән гамәлдән чыккан (Гәләтиялеләргә 3:13, 24, 25). Шулай итеп, Гайсә үз үлеме белән «корбан һәм бүләк китерүне туктаткан».

33. Яһүд халкына күпме вакыт шаһитлек бирелгән булган, һәм бу вакытның тәмамлануын нинди вакыйга күрсәткән?

33 Мәсихчеләрнең яңа оештырылган җыелышлары калган өч ел ярым вакыт яһүдләргә, ә соңрак аларга туган самареялеләргә шаһитлек биргәннәр. Ә б. э. 36 елында, җиде еллык 70 атнаның азагында, рәсүл Петер Көрнили исемле мәҗүсигә вәгазьләгән (Рәсүлләр 10:1—48). Хәзер инде «күпләр өчен» «килешү» яһүдләр белән генә чикләнмәгән, һәм котылу турында хәбәр сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә дә вәгазьләнгән.

34. Данил пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, Мәсихне кире каккан исраиллеләр белән нәрсә булган?

34 Яһүд халкы Гайсәне кире каккан һәм аны үтерер өчен план корган. Шуңа күрә б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны җимергәндә, Йәһвә яһүдләрне яклап тормаган. Шулай итеп Данилның мондый сүзләре үтәлгән: «Ә шәһәр һәм изге урын киләчәк җитәкченең халкы тарафыннан һәлак ителәчәк. Һәм аның ахыры су басудан кебек булачак. Ахырга тикле сугыш булачак» (Данил 9:26б). Бу икенче «җитәкче» б. э. 70 елында Иерусалимны җимергән Рим генералы Тит булган.

Аллаһы иңдергән пәйгамбәрлекләр

35. Гайсәгә кагылышлы тагын нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

35 Шулай итеп, Данилның 70 атна турындагы пәйгамбәрлеге төгәл һәм гаҗәеп үтәлгән. Әйе, Еврей Язмаларында язылган күп кенә пәйгамбәрлекләр б. э. I гасырында үтәлгән, һәм аларның күпчелеге Гайсәгә кагылышлы булган: аның туу урыны, Аллаһы йортына карата ашкынуы, вәгазь эше, 30 көмеш тәңкәгә сатылган булуы, үлеме, киеме турында җирәбә салу һәм башкалар. Бу пәйгамбәрлекләр инде алдан ук әйтелгән булган; аларның үтәлеше Гайсә чыннан да Мәсих булган һәм аларны Аллаһы иңдергән икәнен исбат итә (Михей 5:2; Лүк 2:1—7; Зәкәрия 11:12; 12:10; Маттай 26:15; 27:35; Мәдхия 21:19; 33:21; Яхъя 19:33—37).

36, 37. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлгән булуы нәрсә күрсәтә һәм безне нәрсәгә ышандыра?

36 Чыннан да, Изге Язмалардагы бар пәйгамбәрлекләр нәкъ әйтелгәнчә гаҗәеп төгәл үтәлгән. Бу Изге Язмалар кеше генә уйлап чыгарган китап түгел, ә Аллаһы Сүзе икәнен күрсәтә

37 Ләкин башка кайбер пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдә һәм хәтта киләчәктә генә үтәлергә тиеш булган. Без карап чыккан борынгы пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлгән булуы калган пәйгамбәрлекләрнең дә һичшиксез үтәләчәгенә ышанычыбызны ныгыта. Алар турында без киләсе бүлектән белербез.

[Искәрмәләр]

^ 28 абз. «„Еврей Язмаларына“ ышанып буламы?» дигән 4 нче бүлекнең 16 һәм 17 нче абзацларын карагыз.

^ 30 абз. Шигырьдәге сүзләрнең мәгънәсен ачыклар өчен, шакмак җәяләрдә сүзләр өстәлгән иде.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[133 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы бар пәйгамбәрлекләр нәкъ әйтелгәнчә үтәлгән

[118 нче биттәге иллюстрация]

Археологлар Набуходоносор Иерусалимны тулысынча җимергән икәнен ачыклаган

[121 нче биттәге иллюстрация]

Хәзерге Тир фоторәсеме. Исраил пәйгамбәрләре күргән Тирның эзе дә калмаган

[123 нче биттәге иллюстрация]

Борынгы Бабыл турындагы пәйгамбәрлек төгәл үтәлгән. Моны туристлар үз күзләре белән күрә ала

[126 нчы биттәге иллюстрация]

Данилның бөтендөнья державаларының алмашынып баруы турында пәйгамбәрлекләре шулкадәр төгәл үтәлгән ки, тәнкыйтьчеләр алар үтәлгәч язылган булган, ди

БАБЫЛ

ФАРСЫ

ГРЕЦИЯ

РИМ

БРИТАНИЯ

[130 нчы биттәге иллюстрация]

Данил Мәсихнең Исраилгә килү вакытын алдан төгәл язып куйган